Эмиль ТАЛИПОВ турында кызыклы 11 факт

1. 1984 елның 27 гыйнварында Казанда туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Шул ук елны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйный башлый.
2. Мәктәптә укыганда КВНнарда катнаша, мәктәп театрында уйный, район фестивальләрендә җиңеп чыга. Берара вокал буенча китәргә дә уйлый. Соңыннан язмышның башкача борылыш алуына сөенә дә – чөнки җырлаучылар болай да күп.
3. Рольләрнең барысын да ярата. Юкса алар үземне яратмаячак ди.
4. Иң матур татар ир-атлары исемлегендә дүртенче урында тору хәбәрен очраклылык дип аңлата. Гомумән, ир-ат матур була алмый, дигән фикердә. Ир кеше матур сөйләргә, матур эшләр башкарырга яки маймылдан чак кына кайтыш булырга мөмкин. Хатын-кыз гына матур була ала, ди Эмиль.
5. «Мулла» спектаклендәге роленә кереп китәр өчен Коръәнне күп укыган, сүрәләр, аятьләр ятлаган. Өйләре янындагы мәчеткә йөреп, яшь мулланың үз-үзен тотышын өйрәнгән. Алар бернинди изгеләр түгел, бары тик яхшы мәгънәдә әйбәт кешеләр, ди Эмиль. Мәдрәсәдә дә шәкертләр үзләрен гадәти мәктәп укучылары кебек тота икән: кемдер лекциядә йоклап утыра, кемдер СМС яза.
6. «Үлеп яраттым» спектаклендә Эмиль Талипов, сорау алганда, Дания Нуруллинага кычкырырга тиеш була. Ә ул баштагы мәлләрдә берничек тә кычкыра алмый, сугып җибәрү турында сүз дә булу мөмкин түгел. «Ул бит Дания Нуруллина! Ничек аңа кычкырыйм!» – ди яшь артист һәм репетиция саен аңардан гафу үтенә. Ә Дания апасы, киресенчә: «Катырак тот, кычкыр, бар көчеңә җилтерәт, паригыма гына тия күрмә!» – дип өйрәтә икән.
8. Өйләнмәгән егет буларак, Эмильгә кызлар күп шалтырата. Подъездында, машинасында «хат»лар калдыралар. Идәндә роза чәчәге таҗлары белән дә язалар. Көннәрдән бер көнне машинасының дворнигына кыстырып, бер кыз мондый хат калдыра: «Элек телевизордан татар спектакльләрен күрсәтә башласалар, карый алмыйм, «Дом-2»га күчерик, дия идем әнигә. Театрга килгәч, башта – сез тудырган образларга, аннары театрга ук гашыйк булдым». Кызлар өчен театр дөньясын да ача Эмиль шулай!
9. Эмиль әти-әнисе белән бергә яшәгәндә, ашарга әзерләү, кер үтүкләү мәшәкатьләреннән азат була. Хәзер аның үз фатиры. Егет мөстәкыйль тормышка өйрәнә. Тузан да сөртергә кирәк, идән дә юарга...
10. Эмиль Рөстәм Миңнехановка пародияләр уйнавын болай аңлата: «Һәр кешедә нәрсәдер булмый калмый. Ул һәрчак төгәл сөйләшә, менә шундый президент. Аның елмаюын тотып ала алмыйм менә. Андый елмаю беркемдә дә юк».
11. Хатын-кызларга пародияләр уйнарга җөрьәт итми. Ир кеше хатын-кыз булып кыланса, зәвыксыз килеп чыга дип исәпли. Ә Салават менә пародияләрне рәхәтләнеп кабул итә икән. «Эмиль дускай, мин булып кайда телисең шунда сөйләп йөр», – ди икән. Эмильнең Минтимер Шәймиевкә пародиясен тамашачылар гына түгел, Беренче Президентыбыз үзе дә яратып кабул итә икән.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
15 гыйнвар 2021 - 19:32Без имениУл егет белэн бэхетле була алмас.Ярый егете уз башы белэн яшэсэ,э монда энисе сузеннэн чыкмавы куренеп тора«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 19:51Без имениай аллам.шулай ярымы сон.сенлем.нык бул.кэефенне тэшерме.«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 19:52Без имениАлия Ленар белэн бэхетле булмас дип уйлыйм.,Ярый Ленарнын уз акылы,фикере булса.Энисе сузеннэн чыкмаучыга ошаган бит«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 20:28Без имениИнде моңа кадәр түзгәч, өстеңә гонаһ алма, Аллаһ барын да күрә, белә, сабырлыгыңның савабын әхирәттә насыйп итсен, Ин шәә Ллаһ! Бу доньяга без сынаулар үтәргә килгәнбез, Аллаһка гыйбадәт кылу өчен,... Ислам динен өйрәнеп, намазга басып, җаныңа тынычлык табырга язсын сезгә! Амин!Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
15 гыйнвар 2021 - 21:27Без имениБолай мыскыл ителеп яшэгэнче,бер генэ мэртэбэ хыянэт итсэ узенэ тынычрак була минемчэ.мин уземнэн чыгып язам.беркем дэ белмэслек булсын только.бигерэк тэ улын.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.