Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Без белмәгән Зәйнәб Фәрхетдинова яки аның турында 10 факт

Ул – рәссам. «Рәсем ясау хоббием кечкенәдән минем. Әле балачакта ук телевизордан күңелемә керердәй берәр нәрсә күреп калсам, аның сурәтен һичшиксез ясый идем. Минем сурәтләргә, детальләргә хәтерем әйбәт. Картиналар язганда бик булыша ул». 

Зәйнәб Фәрхетдинова – перфекционист. «Бөтен нәрсәдә симметрия булганын яратам. Өйдәге пәрдәләрне тигезләп мәш киләм. Кайчак, илһамым килә дә, пыр тузып өй җыештыра башлыйм. Миңа һәр нәрсә үз урынында һәм тип-тигез булып ятып торсын». 

 

Стресстан котылу юлын белә.  «Күңелем төшкән чакларда ялгызыма гына тынычлыкта калырга кирәк. Гомумән, гомерем буе тынычлык яраттым. Стресска китерә торган нәрсәләр тормышта бик күп. Мин исә стресслардан котылуның бик шәп юлын беләм: аның өчен озаклап җәяү йөрергә кирәк. Без Горький паркы янәшәсендә генә яшибез. Кыш көне чаңгы белән чыгып китеп,  12шәр чакрым йөреп кайтабыз». 

 

Мактаганны яратмый. «Тәнкыйтьнең дә, мактауның да чамасы булырга тиеш. Тәнкыйть ишетсәм, маңгайга чүкеч белән суккан кебек була. Артык күп мактасалар да, ышандырмый, хәтта ачу килә. Алдыңа, артыңа төшеп мактый башласалар, моңа миннән ни кирәк икән, дип уйлый башлыйсың». 

 

Зәйнәб Фәрхетдинова – йомшак әни. «Гастрольләрдән кайтып кермәдек. Әллә нигә бер күргәндә, баланы иркәлисең шул инде. Ләкин таләпчәнлек кирәк икән ул. Ярый әле әтиләре бераз катырак булды. Кайчак мин дә ачуланам, ләкин малайларны бик ачуланып та булмый. Алар икесе дә инглиз телен өйрәнде. Берсе – 39нчы мәктәпне, икенчесе 18нчесен тәмамлады». 

 

Гаилә корганда расчет булырга тиеш дип саный. «Кечкенәсе беркөнне фото күрсәтә. Яшь чибәр кызның фотосы. «Ошыймы?» – ди. «Татар кызымы соң?» – беренче соравым шундый иде. «Татар кызы, әни, татар кызы. Мин бит сиңа ошыймы, дип кенә сорыйм», – ди. Минем белән киңәшләшүе икән шулай. «Башыгызны югалтып, гашыйк булмагыз», – дим аларга. Гаилә корганда бераз расчеты да кирәк. Ашыкмаска кушам». 

 

Фермада сыер савучы булып эшләгән. «Элек мәктәпне тәмамлагач, класс белән колхозда калу гадәте бар иде бит. Без дә классыбыз белән авылда калырга планлаштырдык. Малайлар – механизатор, кызлар – сыер савучы. Бер ел фермада сыер саудым. Группамда 25 сыер иде. Еш кына ут бетә, генератор да эшләмәгән чакка туры килсә, кул белән савасың. 25 сыерны кул белән савып, беләкләремә көч килеп калган иде». 

 

Тегү цехы ачарга хыяллана. «10 класста безне тегүчелеккә укыттылар. Тегәргә яратам. Тегәргә дә, чигәргә дә. Әле менә тегү машинкамны каратып куйдым. Кайчак тегү сагындыра. Хәтта үз мастерскоемны ачу хыялым да бар. Анысы, Алла боерса, киләчәктә булыр инде». 

 

Җырчы булмаса, Зәйнәб ханым табиб булыр иде. «Мин табиб булырга хыялланып үстем. Рус теленнән безне Роза Фатыйховна укытты. Ул әнигә гел әйтә иде:  «Зәйнәбне фәкать культура өлкәсенә генә җибәр». Әмма мин мәктәпне тәмамлагач та документларымны медицина институтына бирдем. Ләкин докуметлар тапшыру вакытының иң соңгы көнендә укытучымның әйткәне җиңде: аттестатымны алып, мәдәният институтына йөгердем». 

 

Беренче гастролен бүгенгедәй хәтерли. «Чаллыга килеп төштек. Безне Ринат Габдрахманов каршы алды. Кыш көне бу, 1992нче ел. Телефоннар заманы әле кермәгән. «Билетлар сатыламы?» – дип борчылабыз. Концертыбыз Сара Садыйкова исемендәге концерт залында узасы. Пәрдә читен генә ачып, залга карыйм. Шыгрым тулы. Бер көнгә дип килгән җирдән, 28 көн тоташтан концерт куйдык Чаллы якларында». 

 

Милли кухнябыз белән бергә көнчыгышныкы да үз итә. «Миңа студент вакытымда эшче вьетнамлылар белән бер тулай торакта яшәргә туры килде. Шунда беренче тапкыр кыяр кыздырганнарын күрдем. Тозлы балык кыздыралар иде. Аның исе! Ә тәме тәмле үзенең. Хәзер дә шул як халыкларының аш-суларын яратам. Том Ян ашын еш әзерлим». 

 

Зәйнәп Фәрхетдиновадан атаклы Том Ям ашы рецепты: 

Иң элек елга балыгыннан озаклап шулпа кайнатам. Аны сөзәм. Аерым табада суган кыздырам, томат пастасы һәм дөге оны кушам. Соңыннан сарымсак өстим. Шуларны шулпага бушатам, барысын да кайнатып чыгарам, аннары кылчыксыз кызыл балык һәм аерым савытта пешергән креветкалар салам. Иң ахырдан гына кокос сөте кушам. Бик тәмле була. 

Теги: Зәйнәб Фәрхетдинова Зайнаб Фархуидинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Картиналарыгызны кайда курергэ булыр икэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Артист булмаса hичшиксез яхшы балалар табибы булыр иде Зэйнэп апабыз?

      Хәзер укыйлар