Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Азат Фазлыев: “Әни төшкә бик матур итеп керә”

Бу атнада популяр җырчы Азат Фазлыевның әнисе вафат булганга 40 көн тулды.

 


Бу атнада популяр җырчы Азат Фазлыевның әнисе вафат булганга 40 көн тулды. Азат та, Алсу да әниләре турында бик матур һәм күңелгә тия торган истәлекләре белән уртаклаштылар.   

– Сагындырасың. Көннән-көн ныграк. Кайгыдан бер дәва да юк, бераз онытылыр өчен генә эшкә чумабыз. Шул эш вакытында бөтенләй онытылып китеп: "Бу атнада әти-әни янына кайтып килергә кирәк... Болай итәсе, шулай итәсе бар. Хәзер әнигә генә генә шалтыратып алыйм әле". 

Һәм кул телефонга үрелә, әнинең номерын эзлисең... Ә номеры бар, аны алып куярга берничек тә батырчылык итә алмыйм. 

Шалтыратырыр идем, рәхәтләнеп сөйләшер идек. Сөйләшкән саен теләкләреңне теләр идең, ә синең олы йөрәгеңнән алар ташып тора иде. Иде... 

Төшләребезгә дә матур булып керә әни. Янәсе, әни өч табак тутырып ашарга әзерләгән дә, безне — өч баласын чакыра. Һәм безгә аскы каттан өскә таба баскычтан менәргә ярдәм итә. Төшнең эчтәлеге бик матур. Тик, кызганыч, ул нибары төш кенә. 

Әни, син мәңге йөрәкләрдә. Юксынабыз. Авыр туфрагың җиңел, урының оҗмах түрендә булсын, – дип язган Азат.  

Алсу да каенанасын зур ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алган.  

"Быел туган көнемдә иң беренче булып, кайнана-әнием котлаган иде! Китәсен сизгән кебек, елый-елый барысы өчен зур рәхмәтләр әйтте... Киткәненә әле дә ышанмыйбыз... Куңел ышанмый... 

Туганнарның төшенә бик матур итеп керәсен... Риза булып ятасыңдыр дип уйлыйбыз... Кулдан, көчтән килгән барлык эшләр дә эшләнде кебек... Ләкин, Аллаhтан узып булмый икән... 

Безгә хәер-дога теләп ятканыңны беләбез. Барлык безгә эшләгән изгелегең өчен Зур Рәхмәт, Әни!" 

 

 

Теги: Азат Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны ожмахта булсын бер Аллам.

    Хәзер укыйлар