Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Артистлар Зәйнәб Фәрхетдинованы сәхнә артында ничек котлаган? (видео)

Казанның Спорт Сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты узды.

Казанның Спорт Сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты узды. Татар эстрадасы кызлары юбилярга истәлекле һәм телне йотарлык бүләк ясады - торт бүләк итте. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Мәңге яшь, чибәр, халкыбызның яраткан кызы Зәйнәб өчен безнең килү зур сюрприз булды. Без аны беренче бүлектән соң сәхнә артында Салават Фәтхетдиновның "Туган көн" җырын җырлап каршы алдык. Боларны җырчы Фирдүс Тямаев үзенең телефонына төшереп торды. Зәйнәб ханым шаккатуыннан туктап калды, аннары нәни баладай чын күңелдән шатланды. "Кызлар, мине "Кызлар пати"га аласызмы?" - дип тә сорады. Шулай итеп, киләсе Кызлар патида Зәйнәб Фәрхетдинова да булыр дип өметләнәбез.

Тортка килгәндә, аны барыбыз исеменнән Айгөл Бариева ясатты. Ул - шоколадлы, катлам аралары карамель һәм чикләвекләр белән ясалган. Тортның түбәсендә Зәйнәб үзе басып тора, нәкъ сәхнәдәгечә - кулына микрофон тоткан. Ян-ягында - ноталар һәм 50 саны. Торт астына "ЯРАТАБЫЗ" дип язылган, бу сүзләрне моң алиһәсенә һәркайсыбыз чын күңелдән җиткерде. Зәйнәб Фәрхетдинова кызларның һәрвакыт актив һәм бердәм булуларын әйтеп, рәхмәтләрен белдерде.

 

 

чыганак: http://intertat.ru

Теги: Зәйнәб Фәрхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар