Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Ана васыяте

Татар актерлары арасында иң романтигы ул! Һәм иң моңсу карашлысыдыр, мөгаен. Күзләр – күңел көзгесе шул. Нинди генә битлекләр киеп яшәсәк тә, алар барысын да сөйли, яшерә белми. Әмма сәхнәдә ул төрле. Яраткан сәхнәсе... Икеләтә ярата бугай ул сәхнәне. Әнисенең кабул булмаган хыялын да чынга ашыра бит. Ә моңсу күзләр нинди җылы хатирәләр саклый? Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры, республика кино йолдызы, Татарстанның атказанган артисты Динар ХӨСНЕТДИНОВ белән ачыктан-ачык сөйләшәбез.



Татар актерлары арасында иң романтигы ул! Һәм иң моңсу карашлысыдыр, мөгаен. Күзләр – күңел көзгесе шул. Нинди генә битлекләр киеп яшәсәк тә, алар барысын да сөйли, яшерә белми. Әмма сәхнәдә ул төрле. Яраткан сәхнәсе... Икеләтә ярата бугай ул сәхнәне. Әнисенең кабул булмаган хыялын да чынга ашыра бит. Ә моңсу күзләр нинди җылы хатирәләр саклый? Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры, республика кино йолдызы, Татарстанның атказанган артисты Динар ХӨСНЕТДИНОВ белән ачыктан-ачык сөйләшәбез.


...Мин әле укырга кермәгән. Әнинең яраткан җырчысы Айдар Галимов концертына җыенабыз. Әни миңа иң матур костюм-чалбар кигезә, муеныма күбәләк-галстук тага, чәчәк кибетенә кереп чәчәкләр алабыз. Аларны миңа тоттыра. Бу чәчәкне ничек чыгарып бирермен икән, дип, концерт буе дулкынланып утырам. Мөгаен, әнинең иң яраткан җыры җырлангач менгереп биргәнмендер. Концерттан соң сәхнә артына кереп, әни мине Айдар абый белән фотога төшерә. (Ул фото-ны ясатып, телефон торган өстәлдәге пыяла астында саклый.) Ә концерттан соң артистлардан аерылып өйгә кайтасым килми. Сәхнә арты бик серле тоела. Алар анда бөтенләй башка тормышта яшидер кебек. Минем ул тормышны беләсем, күрәсем килә. Берничә көн алар белән «яшим». Әни мине концерт-театрларга һәрвакыт үзе белән йөртте. Ә мин алардан шулай «аерыла» алмый интегәм. Хәзер уйлыйм: шул рәвешле әни сәнгатькә мәхәббәт уяткан. Сәхнәнең никадәр серле дөнья булуын күңелемә салган. Ул минем дә сәхнәдә булуымны теләгән... Шулай булмаса, мин башлангыч сыйныфта укыганда Муса Җәлил шигырьләрен сатып алып, шигырь ятлатып, нәфис сүз бәйгеләренә йөртмәс иде, мине театр мәктәбенә бирмәс иде. Югыйсә кечкенә чакта баланың нәрсәгә сәләтле булуын төгәл белеп бетермәскә дә мөмкин. Әни сәләтемне күргәнме, җайлап кына күңелгә орлык салганмы, әйтә алмыйм. Югыйсә миннән ун яшькә олырак абыем Эльвир да бар бит әле. Бер дә аннан артист ясарга омтылмаган. Бәлки, холыклар төрле булуын аңлагандыр. Абый минем аз сүзле, принципиаль, укымышлы – бик тыйнак кеше, ә миндә әни холкы: тиктормас, тәвәккәл, назлы...


Әнинең бик тә артист буласы килгән, әмма тормыш авырлыклары мөмкинлек бирмәгән шул. Чистай районы Мөслим авылыннан ул минем. Әтиләре яшьли үлеп китә дә, әби биш баланы ялгызы аякка бастыра. Тормыш итәрдәй һөнәргә укыгыз диде микән әби, белмим, әни Арча районына барып пешекче булырга укыган. Аннан Чаллыга кайтып эшкә урнашкан, әти белән танышып гаилә корганнар, абыем туган. Әнә шулай тормыш тәгәрмәче бер бөтереп алган да, әйләнгән дә әйләнгән. Кисәк туктап калып, бөтенләй башкача гомер итә башларга бик авыр бит ул. Бигрәк тә хатын-кызга. Әни шулай хыялын тормышка ашыра алмый калган. Аннан соң аларның яшьлекләре дә авыр вакытларга туры килгән: үзгәртеп кору еллары, эшсезлек, акчасызлык... Шул елларда мин туганмын. Ул вакытларда әни мине ни йөрәкләре белән тапкандыр?! 90 нчы еллар башында бала табу бик күпкә кимегән булган, ә мин туганмын. Ярату өчен туган бала булганмындыр инде мин. Авырга узганын әтигә дә соң гына әйткән ул. Әни, әйткәнемчә, бик тәвәккәл булган. Шулай булмаса, 90 нчы елларда гаиләсен ашату өчен «челнок хатыннар» армиясенә кушылмаган булыр иде. Куркыныч рэкет заманнары бит ул!

Әни Мәскәүдән, Польшадан, Төркиядән товар алып кайтып базарда сата башлады. Аңа бик авыр булгандыр: сумкаларын күтәреп иртән чыгып китә, кич кайтып керә, ул вакытта элемтә чаралары да юк. Ярый ла күңеле тыныч булып кына эшләсә... 
Миңа 5 яшь иде... Әти белән әни аерылышты. Кечкенә булсам да ул көнне яхшы хәтерлим. Менә өчәүләп урамнан барабыз, бергәләп каядыр кердек. Аннан чыккач, әни әти белән мине фотога төшерде. «Истәлек булып калсын әле», – дигән сүзләре исемдә. Рәсми рәвештә аерылып чыкканнан соң төшкән сурәт, ул фотоальбомымда әле дә саклана. Әни әтине бик ярата иде. Әти теләмәсә, бәлки, аерылмаган да булыр иде. Хыянәтенә түзеп яшәр иде, мөгаен. Кайбер хатын-кызлар ирләре белән аерылышкач, балаларын да әтиләреннән аера. Безнең әни киресенчә: «Ни генә булса да, ул сезнең әтигез, аралашып яшәгез», – дип әйтә иде. Әти белән ерагайдык дип әйтә алмыйм, элемтәләр өзелмәде. Гаиләдә әтинең юклыгын шәхсән мин тоймадым да. Әни шуның кадәр көчле рухлы кеше иде, балалар кимсенмәсен дип тырышты. Интегеп яшәгәнебезне хәтерләмим. 


Назда, яратуда коенган бала мин. Абый корырак булгач, әни бөтен назын миңа бирде дип уйлыйм. Абыйны ул зур кеше итеп сөйләшсә, мин аңа кечкенә бала булдым. Әнинең туганнары: «Динарны артык иркәләп үстерәсең», – диләр иде. «Минем бердәнбер кечкенәм бит ул», – ди торган иде. «Әни малае» булып үстем шулай. Үземне белгәнчегә кадәр күкрәк имдем, әнинең куенында гына йокладым. Кечкенәдән Польша дигән илне яратмадым. Әни анда товарга китсә, бер атна йөреп кайта иде. Күз алдыгызга китерегез: бер атна әнисез яшим! Өйдә әби һәм абый гына. Әнине бик сагынам. Тормышның төсләре югала кебек. Хәтта бүлмәдәге лампочка да тоныграк яна. Әни кайтасы көнне тәрәзә яныннан китмим. Ул өйгә кайтып кергәч, кояш чыгып, дөнья яктырамыни: күңелләр күтә-релә! Өйдә рәхәт! Мин кабат назга коена башлыйм. Әни кабат, «тозлы балыгым» дия-дия, һәр кич аркамнан сыйпап кына йоклата. Әни өйдә булганда бер көн дә үзем генә ятып йокламый идем. Ул үзенә күрә бер традиция иде. Аның рәхәтлекләре инде ике дистә ел үткәч тә онытылмый. Онытылмас та – балачакның якты бер мизгеле булып, күңелне җылытып яшәр ул хатирә. 
13 яшемдә кояш сүнде, дөнья салкынаеп калды. Әнине югалттык. Әнисез калу һәр кеше өчен тормышындагы әйтеп бетергесез ачы кайгыдыр ул. Ә минем өчен ул икеләтә, бишләтә, унлата... авыр булды. Үсмерлек чорында болай да күңелнең айкалган-чайкалган чагы, ә мин әнисез калдым. Әни белән бергә ярату да, наз да югалды... Әни миңа чын-чынлап җитми калды. Хәер, аның җиткән чагы булмыйдыр да...


Әнигә беренче тапкыр өянәк булганда, Анапада лагерьда идем. Мине шулай лагерьларга җибәрә иде, ә мин яратмыйм. Анда бит әни юк! Хастаханәгә салганнарын шалтыратып хәбәр иттеләр. Миңа ул вакытта стресс булды. Ничек инде әни хастаханәдә?! Аның бит бер тапкыр да авырганы юк. Гомумән, балалар, үсмерләр әниләренең авыруын бик авыр кабул итә. «Әни күп эшли, аңа ял итәргә кирәк», – дип, үземне тынычландырдым. Кайту көннәрен ничек кирәк шулай көтеп җиткердем. Поезддан төшүгә хастаханәгә чаптым. Көннәр буе әни янында утырам. Одеял астына кереп качып, төнгә дә калам. Ул үзе дә янында булуымны теләгәндер. «Әнине алҗытып бетерәсең», – дип, абый мине орыша. Ничек алҗытыйм, мин бит әнигә ярдәм итәм, дип уйлыйм һәм моңа чын күңелемнән ышанам. Әнинең кулын көзән җыера башласа, ышкыйм да, бетә. «Дәвалыйм бит менә», – дип фикерлим үземчә. «Сине соңрак тапканмын шул», – дигән иде әни шунда. Ул чакта бу сүзгә ачуым килгән иде. Хәзер аңлыйм: бу бала минсез калса нишләр дип уйлагандыр. «Эльвир, зинһар өчен, Динарны ташлама», – диде әни хастаханәдә. Ул аның васыяте булган инде. Хастаханәдән чыккач, Казанга тикшерелергә киттеләр. Табиблар әнигә инсульт дип әйткәннәр. Үзендә яман шеш дип шикләнгән булгандыр, бу диагнозга шулкадәр сөенеп кайткан иде әни. Безнең өчен шатлангандыр инде ул... Минем өчен! 


Әмма әнигә бары ярты ел яшисе калган булган. Моны әнидән һәм миннән кала бөтенесе белгән.
Әни бары сизенгәндер. Ул чакта безне финанс яктан тәэмин итәргә тырышты. Абыйга фатир, гараж, бакча сатып алды. Берсендә абый белән машинада барабыз. «Әни кайчан ныклап терелеп бетәр икән?» – дип сорыйм абыйдан. «Туганнар сиңа әйтмәскә кушканнар иде. Әнигә озак яшисе калмаган, әмма аңа сиздермә», – диде. Башыма китереп суктылармыни. Өйгә кай-тып кердем дә туп-туры әни янына килдем. Ул ятып тора иде. Сиздермәскә, еламаска тырышам үзем, әмма хисләремне яшерә алмаганмындыр... Әни кабат хастаханәгә эләкте. Янына баргач, кулымны алып башына куеп кыса иде. Башы авырткандыр инде аның... Сөйләшә алмады, китап тышларына язып булса да, аңлашырга тырыша идек. Ул китапларны һаман да саклыйм. Аннан соң әни комага китте...


Әнине хастаханәдән өйгә чыгардылар. Өмет калмагач, җибәргәннәрдер инде аны. Абый, апалар чиратлашып карады. Мин 8 нче сыйныфка киттем. Хәтеремдә, кайткач, әни янына утырып мәктәптә күргәннәремне сөйләдем. Ул минем әниле соңгы 1 сентябрем булган... Беренче сыйныфтан башлап нинди костюм киюемне, нинди чәчәк күтәреп мәктәпкә ничек баруымны хәтерлим. Әни вафатыннан соң булган Белем бәйрәм-нәре берсе дә истә калмаган. Хәтер күңелсез вакытларны үзеннән-үзе җуя икән шулай... 4 сентябрь кичендә әнине җайлап кына креслога утыртып куйдык та, абый белән урын-җирен тәртипкә китерә башладык. Шул вакытта әни соңгы сулышын алды... Минем күз алдымда... (Күз яшьләре тәгәрәп төшә.) Шул көнне тормышның матурлыгы, өйнең яме бетте... Өйдә чыдап булмаслык дәрәҗәдә моңсу... Без өчәү генә: әби, абый һәм мин. Әни инде кайтып кермәячәк... Әбигә рәхмәт, бөтен йорт эшләрен алып барды. Бик озак яшәде. «Балаларымның да гомерен яшим бугай», – дип ачына иде... 
Әни үлгән көннән башлап абый миңа әнине дә, әтине дә алыштырды. Әнинең васыятен бөтен җаны-тәне белән үтәде ул. «Сине өйләндерми торып, җиңел сулыш алмам», – дип әйтә иде. Әле дә борчыла кебек минем өчен, сиздерми генә. Абый миңа опекунлык рәсмиләштерергә теләгән иде, булмады. Әти исән булгач, закон рөхсәт бирми икән. Закон буенча әтигә бирерләр, ул мине алып китәр, дип бик курыккан идем. Хәтта өйдән чыгып качарга теләдем. Тик абый яныннан, өйдән беркая да китәсем килмәде. Абый белән ничек кенә үпкәләшсәк тә, аннан китү уе бервакытта да башыма килмәде. 


Әни булмау күңелдә генә түгел, көнкүрештә дә сиздерде. Каты тышлы матур көндәлекләрне гадәти юка тышлылары алыштырды, китап киштәмдә бары яшел тышлы дәфтәрләр генә булды. Бу халәтне кабул итү авыр иде. Әмма аңлыйм: абый ялгызы гына эшли. Ничек барысына да җиткерсен?! Әни үлгәннән соң ике ел бик соры, салкын булды тормыш. Минем өчен иң авыр чор ул. Аннан абый Гөлназ апага өйләнде дә өйгә ямь, җылылык иңде. Өйдә хатын-кыз барлыгын сизү, аның энергетикасын тою бик рәхәт ул. Тормыш бераз булса да ямьләнде. Кызлары Мәрьям тугач ул ямь тагын да артты. Аннан кечкенәсе туды. Бик яратам абыйның кызларын!


Абый мине бик кырыс тәрбияләде. Хәзер аңа шуның өчен рәхмәтлемен. Үсмер чак бит, урам малайларына иярергә дә мөмкин идем. Абый бик катгый иде ул мәсьәләдә. Төрле чаклар булды. Абыйдан курку, аны борчырга теләмәү начар юллардан алып калды. Берчакны кыш буе урамга чыгармады. Укырга, театр мәктәбенә барып кайтам да өйдә утырам. Тәртип бозганымны аңлыйм, карышмыйм да. Ә берсендә абый миңа эләктерде. Нибары бер тапкыр. «Безнең бүген мәктәптә субботник», – дип, өйдән көнкүреш химияләре алып чыгып киттем дә көне буе урамда йөрдем. Абыйга мәктәптән шалтыратканнар. Кайтып керүгә абый нык кына эләктерде, мәктәпкә бармаганым өчен түгел, аны алдаганым өчен. Бик шәп дәрес булды ул миңа. Аның сүзләрен һәрвакыт тыңламасам да, күңелдә кала иде. 9 нчы сыйныфтан соң Казанга театр училищесына укырга китәргә теләдем. Абый җибәрмәде. 15–16 яшьлек үсмерне ялгызын гына олы шәһәргә чыгарып җибәрергә курыккандыр инде. Караштырып торырга Казанда туганнар юк, үсмер нинди юлга кереп китмәс?! Мәктәптә укыйсым килми, Алабугага булса да чыгып китәргә әзермен. Анда да җибәрмәде. «Барсаң, Казанга гына барасың, анысы да бары 11 нче сыйныфтан соң», – диде. Шулай итеп, мәктәпне тәмамлагач кына Казанга килдем. Монысы өчен дә абыйга рәхмәтлемен. Тугыздан соң киткән булсам, нинди остазга туры килгән булыр идем, нинди театрда эшләгән булыр идем. Актерның үсеше өчен бу бик мөһим. Училищега имтиханнар тапшырганда Фәридә Бәгыйсовна (Фәридә Исмәгыйлева – Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры – ред.): «Безнең театрга кайтырга риза булсаң, стипендия алып укырсың», – диде. Ризалаштым, килешү буенча өч ел эшләргә тиеш идем Әлмәттә. Менә инде унике ел эшлим.


Бүгенге мин – абыйның тырышлыгы, хезмәте. Хәзер дә абыйга бәйлемен. Миңа инде 33 яшь, ә аның янында балага әйләнәм дә куям. Күрәсең, ошыйдыр ул халәт. Абыйга шалтыратмый калган бер көнем юк. Миңа аның тавышын ишетү мөһим. Казанга йә берәр кая барырга чыксам, абыйга шалтыратып әйтәм. Шулай гадәтләнгәнмен инде. Аңа әйтмичә китсәм, күңелем тыныч түгел. Абый белән Гөлназ апа мине үз балаларыдай карадылар, финанс яктан ярдәм иттеләр. Моның өчен, әлбәттә, бик зур рәхмәт аларга! Әле театрда эшли башлаган вакытта да булыштылар. Хәзер инде мөстәкыйль тормышта яшим, әмма күңелем алардан аерылып бетә алмый. Абый җылы сүзгә саранрак булса да, аның барлыгын тою рәхәт. Кечкенә чакта ук ул миңа карата таләпчән булды, хәзер дә шулай. Минем үсүемне тели ул. Бу – гадәти халәт. Бөтен ата-ана баласының зур үрләр яулавына өметләнә. Абый спектакльләремне карарга бик сирәк килә. Мөкиббән булып карап утырыр, әмма бервакыт-та да «булдырдың, молодец», димәс. Быел менә туган көнемдә «яратам сине» дип язып җибәргән. Әллә ниш-ләп киттем. Күңеле белән мине бик яратканын да, горурланганын да аңлыйм, әмма бервакытта да теле белән әйтмәс. Бик басынкы, тыйнак холыклы ул минем. Ә менә әти минем белән хәзер бик горурлана, мактана.

Әле күптән түгел әтигә авылга кунакка кайттым. Бергәләп балыкка төштек. Әтидән нәрсәдер сорарга булдым да, «әти» дип эндәштем. Шул вакыт күземнән яшь ага башлады. Әти сүзе минем өчен яңача яңгыраш алдымы соң?! Бик озак уйландым. Баксаң, тормышта «әти» һәм «әни» сүзләрен бик аз әйткәнмен бит мин. Әтигә эндәшкәндә шуны аңладым. Никадәр җитми икән ул сүзләрне әйтү миңа. Кадерен белергә кирәк икән. Югыйсә гадәти тормышта ул сүзләрнең күпме мәгънә йөрткәнен, никадәр кадерле булганын аңламыйбыз да. Ураза тотканда суның тәмен тоя башлыйсың бит, бу сүзләрнең дә әнә шулай кадерен аңлыйсың икән ул. «Әни» дип әйтү миңа җитми калды... Киңәшләре, яратуы, назы, җылы сүзе җитми калды. Яратылып туймаган бала мин... 


Әни исән булса, театрдан чыкмас та иде, һәр спектаклемә йөрер иде. Премьерага кешеләрнең әниләре килә. Менә шул вакытта авыр булып китә. Әни үзе дә ихлас шатланыр иде, мине дә канатландырыр иде. Әле яңарак кына мәртәбәле исем бирделәр. Әнине юксындым. Бу көнне күрә алмады. Бик горурланыр иде. Күптән түгел Айдар Галимов белән бер сәхнәдә эшләдек. Мин хәзер аның коллегасы. Селфи ясап абыйга җибәрәм. «Моны әни күрсәме!..» дип язам. Хәзер әнине сәхнә артына алып кереп Айдар абый белән сөйләштерер, яраткан җырчысы белән фотога төшерер идем. Әни тырышлыгының әҗерен, бүгенге тормыш-ның ямен күрми китте. Яныбызда булса, тормышның бөтен рәхәтен күрсәтер идек. Абыйның балаларын, уңышларымны бик тә әнигә күрсәтәсем килә. «Менә, әни, синең хыялыңны чынга ашырдым бит», – дип әйтәсем килә. Сәхнә минем өчен – әнинең васыяте. Сәхнәдә уйныйм икән, димәк, аның васыятен үтәп яшим дип саныйм. 


Әни – Аллаһы Тәгаләгә тиң. Аллаһыны да күрмибез, ишетмибез, әмма барлыгын беләбез. Мин дә бит әни белән сөйләшә алмыйм, җылылыгын тоймыйм, әмма ярдәмен сизеп яшим. Әнине беркем алыштыра алмый. Онытасым да, әнине ерагайтасым да килми. Мин бит бер генә кешенең карынында, йөрәк астында булганмын. Ул берәү генә! Мөдәррис Әгъләм шигырендәгечә: бердәнбер!


Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт эниенне шулкадэр яратуына мине дэ энием бик яратып кына устерде хэзер мина анын нуры жылы куллары житми урыннары жэннэттэ булын

    Хәзер укыйлар