Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«7 ел эшсез яткан мыек эшле булды...»

Татарстанда коронавирустан үзизоляция, мөгаен, Шарапҗан образы белән истә калыр. Аңладыгыз инде кем хакында сөйләгәнемне. Юморист Рамил Шарапов үзизоляция вакытында тамашачыларына көн саен иртәнге унда бүләк ясый.

Татарстанда коронавирустан үзизоляция, мөгаен, Шарапҗан образы белән истә калыр. Аңладыгыз инде кем хакында сөйләгәнемне. Юморист Рамил Шарапов үзизоляция вакытында тамашачыларына көн саен иртәнге унда бүләк ясый. Үз социаль челтәрләрендәге битенә көн кадагында торган темага багышланган кызыклы видео урнаштыра. Ул уйнаган образ, шул рәвешле, иртә таңнан халыкның күңелен күтәрә. Аның миниатюралары беренче көннән үк популярлашты. Ул әйткән сүз тезмәләр канатлы сүзләргә әйләнде.

«Көлеп үләм инде»

«Син чын артист, Рамил. Халык артисты дигән исемгә бик лаексың. Илгә килгән коронавирус афәте вакытында халыкның күңелен интернет киңлегендә күтәреп, яшәүгә ямь биреп торасың...»

«Әле дә син бар кәефне күтәрергә...»

«Син татарның Райкины...»

«Сине карау традициягә керде. Көне буе югары кәеф белән йөрим»

«Иртән торуга ук сине көтә башлыйбыз» дигән комментарийлар саны меңнән артык.

Чын-чынлап халык артистына әйләнде Рамил. Хәлләрен белешеп үзенә шалтыраттык.

 

– Рамил, бу образ ничек барлыкка килде?

– Быел мин беренче сезон концертларымны башлаган идем. Концерт өчен коллегаларым белән скетч ясадык. Мин анда мыеклы кеше образында идем. Аның ул вакытта исеме дә юк иде. Коронавирус сәбәпле, концертларны күчерә башладылар. Халык эшләми, ә бит ашарга да, кредит түләргә дә кирәк. Ә аннан чыгу юлын күрсәтмиләр. Миңа калса, ай саен бурыч түләгән һәр кешенең җанына тиде ул проблема. Бу идея концерт вакытында туды. Образга киенгән чак иде. Коллегама телефон тоттырдым да, бик тиз генә видео төшердек тә, инстаграммга куйдым. 200 комментарий җыйды. Ә безнең концертлар бер-ике булды да тукталды. Төркемебез таралышты. Мин туган ягым – Буага кайтым киттем. Шәһәрдә безнең фатир бар. Карантинны гаилә белән шунда каршыладык. Театрда эшләгән вакытта мыеклар ясата идем. Бер мыек сакланып калган бит. 7 ел буе шунда киштәдә яткан. Моны күреп алдым да, мин әйтәм, төшереп карыйм әле кызыклы видео, идея дә бар иде. Халыкка ошады. Йокларга яттым тагын идеяләр килә. Өч видео рәттән төшердек. Ул видео астына язган комментарийларны укып, канатланып киттем. Көндә миниатюра ясарга максат куйдым. Бер дә уйламаган идем бер айда 30 дан артык серия төшерербез дип.

– Бу образның прототибы бармы?

– Юк, аның прототибы. Күчерелмә дә түгел. Мин Россиядә ясалган юмористик киносериаллар карарга яратам. Алардагы геройларны хәтерләткән яклары бардыр. Шарапҗан – җыелма образ. Күңелдән чыккан.

– Сценарийларны үзең генә язып өлгерәсеңме, әллә ярдәмчеләрең бармы?

– Коллегаларым да: «Сиңа кемнәр язып бирә соң?» – дип сорый. Ышанасызмы юкмы, мактанып әйтүем түгел, үзем язам. Мин әбидә яшим әлегә. Тёща язып бирми бит инде аны. Запаста 6-7 серия юк минем. Иртәгә күрсәтәсе миниатюраның нәрсә хакында барачагын бүген белмим кайчак. Идеяләр төрле вакытта килә. Мәсәлән, бакча казыганда. Кайбер көннәрне тугызынчы яртыда торам. Ә сәгать унда халык социаль челтәрләрдә Шарапҗан белән очрашырга күнеккән. Ничектер бик тиз генә идея килә дә, хатын белән 15 минутта төшереп тә атабыз. Кайвакыт Рамил Шарапов әйткән фикер юмор чыгармаска мөмкин, ә Шарапҗан авызыннан ул башкача яңгырый – мәзәк.

– Рамил, миниатюраларыңда дәүләт сәясәтен дә чеметеп аласың...

– Әйе, кайбер урыннарда кыл өстеннән барам. Тик, күрәсез, бер кешене дә гаепләп калдырмыйм. Барысы да халыкны борчыган актуаль темалар. Кайбер проблемаларга юмор белән карасаң, җиңелрәк булып китә бит ул.

– Хатыныгыз Земфира да үз ролен шәп башкара. Әле бит аның ике вазифа – оператор да, рольдә дә...

– Потому что мин өйрәттем аны (көлә). Хатыным актриса түгел минем. Театрда костюмер булып эшләде. Бөтен видео да бер дубльдә барып чыкмый инде. Кайчак җидешәрне төшерәбез. Мин үземә бик тәнкыйть белән карыйм. Күрәсең, хатынымның уенына да. Монда синең сүз басымың, минем уйнавым дөресрәк булмаган дип кат-кат төшертәм.

 

– Рамил, ни өчен төшерәсең бу видеоларны?

– Мин артист! Халыкны шатландырыр өчен эшлим. Ул видеолар миңа акча китерми. Бу дөнья галәмәте бар кешегә дә тиде. Авыр вакытлар. Бераз халыкның күңелен күтәрү йөзеннән эшлим. Аларның күңелләрен күрәсе килә.

– Хәзер комментарийлардагы иң популяр сорауны бирәм. Үзизоляция бетсә дә, Шарапҗан дәвам итәчәкме? Башка кызык видеолар булмас дип бик куркалар бит интернет – тамашачыларың.

– Шарапҗан яшәячәк! Карантин бетүгә һәр кешенең үз эше башланачак. Минем дә эшләрем бар. Һәр көнне төшерә алмасам да, атнага бер-ике тапкыр

чыгачак, алла бирсә. Халык та мине дөрес аңлар. Безгә дә концертларга әзерләнергә кирәк. Фантазия бетмәсен дә, илһам килүдән туктамасын.

– Үзең дә кредит түлисеңме?

– Түлим. Мин дә шул инде. Артистлар бай дип сөйлиләр дә ул. Һәр кешенең үз ипие. Булган запаслар кемнеке дә бетә инде ул.

– Рамил, синең үзизоляция ничек үтә?

– Бер урында тора алмыйм. Казанда калган булсам, депрессиягә киткән булыр идем. Мин – хәрәкәт кешесе. Йөрергә яратам. Буага кайткач рәхәт. Буада – тёща, авылда әти-әнием яши. Ике арада йөрим шулай. Ике якка да ярдәм итеп.

– Миниатюраларыгызны әбиегездә дә төшерәсез. Кызык ясап йөрүегезне аңлыймы?

– Видеоны төшергәч иң элек тёщама күрсәтәм. Кызыкмы, юкмы икәнен билгелим шулай итеп. Аңа күбесе ошый. Әби дә комментарийларны укып, куана, шатлана.

– Синең бит әле үзизоляция вакытында юбилеең да узды...

– Алдан ук 30 яшем уңаеннан концерт куярмын дип планлаштырган идем. Ышанасызмы, 3 тапкыр чигерелде ул концертлар. Берсе дә минем теләк белән түгел. Хәзер инде көзгә күчте. Шулай 30 яшьне тутыра алмыйча, сикереп йөрим әле (көлә). Туган көнемне зур итеп кафеда үткәрәсем килми иде. Дус егетнең гаиләсе белән шашлык ясап, беседкада рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Икенче көнне эшкә керештем инде – миниатюра ясарга.

– Үзизоляция бетүнең беренче көнендә нишләргә уйлыйсың?

– Эшлисе килә минем. Кулга-кул тотынып, гаиләм белән урманда йөрер идем. Хәзер бит урманда йөрүчеләргә дә штраф салалар. Ирекнең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен бер мин генә аңламаганмындыр. Чумып, рәхәтләнеп эшлисе иде.

– Шундый зыялы матур итеп сөйләшәсең, Шарапҗан образын ничек тудыра ала икән дигән уй һаман китми...

– (Образга кереп) Оставь на меня покой. Иди, рабатай (рәхәтләнеп көлә.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айе Шарапжанга халык артисты диган исем бирерга кирак. Ул чын артист. Кунеле матур барлык видеолары да халыкка бик ошый. Артист буларак та бик оста. Кемнар минем фикер белан килеша языгыз уз фикерларегезне.

    Хәзер укыйлар