Логотип
Сердәшем

«Тормышым — тоташ җәйге каникул»

Алсу безгә – яшьләргә, студентларга инглиз телен ныклап өйрәнергә, үзебезне яңа өлкәләрдә сынап карау мөмкинлеген ычкындырмаска киңәш бирә. Курыкмаска! Грантлар һәм стажировка турында мәгълүматны җыерга, эзләнергә!

Тормышны тоташ җәйге каникул итү, чит илләргә сәяхәтләрдән кайтып кермәү яки анда эшли башлау... Чынга авыр ашыра торган хыялга охшаган сүзләр, шулай бит? Ә бүгенге героебыз — КФУның халыкара журналистика бүлегенең 3нче курс студенты Алсу Зарипова барлык киртәләрне җиңеп, шул канатлы хыялын чынга ашырды. Аңа нибары 21 яшь һәм ул хәзер чит илдә интернациональ компаниядә эшли. 

Алсу Казанда укыганда да бик актив кыз иде, ул үз институтның «Нетехнарь» дигән медиаүзәге җитәкчесе вазифасын башкарды. Беренче тапкыр чит илгә озак вакытка 19 яшендә очты — Көньяк Корея башкаласы Сеул шәһәрендә стажировка үтте. «Нәкъ менә бу сәфәрне икенче илгә «күченү репетициясе» дип атыйм, чөнки шул вакытта чит илгә бөтенләйгә чыгу теләге белән янып яши башладым», – ди Алсу.

– Әле кичә генә булган кебек хәтеремдә. Стажировка үтәчәк офиска килеп, киң панорамалы тәрәзәләр каршындагы кәнәфигә утырдым да, бер сүз дә әйтә алмыйча: «Монда ничек матур!» – дип сокландым. Шул ук минутта үз-үземә сүз бирдем: «Нәрсә генә булмасын, мин киләчәктә нәкъ шундый тормыш белән яшәячәкмен. Һичшиксез, монда кабат кайтачакмын», – дип искә төшерә Алсу.

Өч елдан соң ул шул ук офиска әйләнеп кайтты. Тик инде стажер булып түгел, ә чын эш контракты белән.

Мотивация көчле

Кыенлыклар турында әйтеп китсәк, алар бихисап. Киртәләр төрле эштә дә барлыкка килә, әмма аларны хәл итә белергә генә кирәк. Әйтик, Алсуны тел белү мәсьәләсе борчый иде. Ягъни, компаниядә җитди вазифа алу өчен телне тиешле дәрәҗәдә белү җитми кебек тоелган иде. Практикант чакта җаваплылык башкаларның җилкәсендә ятканда, бу әле бер хәл. Тик сиңа очрашулар үткәрергә йөклиләр икән, хәтта компаниянең киләчәге аңарга бәйле булырга мөмкин дип – бу чыннан да бик җаваплы. 

– Күпме документлар әзерләргә тиешлегемне күргәч, уңайлылык зонасыннан чыгу турында тагын бер кат уйландым. Әмма шул курку әзерләнү процессында тиз генә юкка чыкты, чөнки аны нәрсә һәм кем өчен эшләвемне аңладым. Бу минем өчен бик көчле мотивация иде, – ди Алсу. 

«Беренче чиратта әти-әниемә рәхмәтлемен»

Чит илгә озакка чыгып киткәч, гадәттә, туганнар турында уйлый башлыйсың. Әле ярый гаджетлар бар – якын кешеләрең белән элемтәне югалтмыйсың. Алсу да көн саен гаиләсе белән видеоэлемтәгә чыга. «Әти-әнием һәр көнемнең ничек узганын белә. Хәтта иң тыгыз көннәрдә дә бер-беребез белән сөйләшергә вакыт табарга тырышабыз», – дип сөйли ул. Моннан тыш, ул туган илендә нәрсәләр булганын һәрвакыт интернеттан укып белеп тора.

– Әлбәттә, гаджет аша аралашу беркайчан да гаилә белән өйдә булган җылы хис-тойгыларны алмаштыра алмаячак. Тик хәзер мин балачакта йоклар алдыннан хыялланган тормыш белән яшим. Моның өчен беренче чиратта әти-әниемә рәхмәтлемен. Чит илгә китәр алдыннан паспортымны алып: «Беркая да бармыйсың!» – дип, чыгармаска да мөмкиннәр иде. Әмма алар мине хуплады һәм мин очтым, – ди ул.

Әйе, Алсуга әти-әнисе һәрвакыт сайлау хокукы биргән. Ул еш карарларны үзе кабул иткән, шуңа күрә тормыш тәҗрибәсе дә зуррак. Шуңа Алсу академик ял алып, чит илдә җитди урында эшли дә.

Илһам – сәяхәттә!

Компаниягә әңгәмә үтәргә килгәч, Алсуга: «Илһам нәрсәдә табасың?» – дигән сорау биргәннәр. Ул уйлап та тормыйча: «Сәяхәттә!» — дип җавап биргән. Алсу инде Кытайда, Япониядә, Көньяк Кореядә, Төркиядә һәм Иорданиядә булырга өлгергән. «Һәр илдән алып кайткан иң кадерле әйбер – хатирәләр. Чит илгә күчкәч, тормышым тоташ җәйге каникулга әверелде. Мин гел хәрәкәттә:  эшлим, укыйм һәм дөньяның төрле почмакларында дуслар табам», – дип сөйли Алсу. 

Аның фикеренчә, мондый мини-трипларда кешеләргә, табигатькә, төрле мәдәнияткә һәм телләргә карата мәхәббәт туа. Планетаның төрле почмакларына сәяхәт ясап, тормышка карашыңны үзгәртәсең һәм үзең өчен яңа мөмкинлекләр ачасың.

Рус кызлары гарәпләр өчен иң матур кәләшләр булып санала

Әгәр дә үзебез барган илдәге традицияләрне, кагыйдәләрне үтибез икән – җирле халык та безгә ачык йөзле була. Еш кына чит ил кешеләре сәүдә үзәкләрендә, паркта яки рестораннарда танышырга ярата. Алсу моңа бәйле бер кызыклы хәлне сөйләде:

– Иордания башкаласы Амман шәһәрендә яныма супермаркетта ике гарәп хатын-кызы килде. Алар минем кияүдә булуымны белергә теләп, Иорданиядә тагын рус дус кызларым яки апаларым бармы дип сораша башладылар. Соңрак миңа аңлаттылар: рус кызлары гарәпләр өчен иң матур кәләшләр булып санала икән. Һәм иң кызыгы – ул хатыннар мине үз уллары һәм туганнары белән дә таныштырырга теләделәр.

Истанбул шәһәрендә яшәгәндә бер традиция бар иде. Алсу дуслары белән ял көннәрендә кафега барганда, һәркем үзе белән яңа бер дус алып килергә тиеш булган. Күз алдыгызга китерегез әле: бу илдә хәтта дүрт ай эчендә генә дә Алсуның күпме яңа танышлары барлыкка килгән?

Бер илдән икенчесенә күчсәләр дә, алар бер-берсе белән аралашудан туктамыйлар: еш кына видеоэлемтә буенча шалтыратышалар. Команда интернациональ булганлыктан, дуслар бер-берсен хәтта башка илләргә кунакка да чакыра.

Елмаю – хөрмәт билгесе

Көнгә күпме елмайганыгызны саныйсызмы? Без Россиядә сәбәпсез бер-беребезгә бик сирәк елмаю бүләк итәбез шул. Зур шәһәрдә яшәгәч, кайвакыт арып, кешеләрне күрәсе дә килми башлый... 

Алсу чит илдә яшәү дәверендә үзенә бик яхшы гадәт керткән – хәзер ул һәрчак елмая. Хәтта елмаюдан башка өйдән дә чыкмый: «Монда кешеләрнең елмаюы әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт билгесен аңлата. Кытайда: «Елмая алмый торган кеше кибет ача алмый», – дигән әйтем бар. Ә Япониядә, әйтик, зур универмагтагы эскалаторга керү юлында басып торучы кызлар сатып алучыларга елмаеп баш ия – бу көнгә 2 500гә якын елмаю һәм баш ию!». 

Кызык өчен генә, бүген ничә тапкыр елмайганыгызны санап карагыз һәм алдарак язылган сан белән чагыштырыгыз әле. Аермасы бармы?

«Татар теле минем өчен дөньяда иң матур тел булып калачак»
 
Гадәттә чит ил кешеләре арасында татар халкы турында бик азлар гына белә. Шуңа Алсу анда безнең милләткә ничек караулары турында тулырак сөйләде:

– Монда Россиядән килдем дип әйтәсең икән, димәк, син алар өчен рус кешесе. Әмма туган илемдә 190дан артык милләт яши дип аңлатканда, аларның һәркайсына да, аерым алганда, татар милләтенә сокланып, хөрмәт белдерәләр, – дип сөйли Алсу. – Азиядәге коллегаларым офиска яңа күлмәк киеп килгәч, миңа күп комплимент ясарга яраталар иде. Икенче атнада мин аларны шул ук сүзләрне ничек татар телендә әйтергә дип өйрәтә башладым. Хәзер бергә эшләмәсәк тә, алар шул ук фразаларны истә тотып, сөйләшкәндә аны миңа татар телендә әйтәләр. 

Күпме генә тел өйрәнмәсәм дә, кайсы илләрдә яшәмәсәм дә, татар теле минем өчен дөньяда иң матур тел булып калачак, – ди ул.

Синең өчен топ-5 ачыш?

1. Тормышыңның үзгәрүен көткән арада, тормыш синең кайчан үзгәрәчәгеңне көтә.
2. Иң яхшы эш — ул югары түләнә торган хобби.
3. Яныңда терәк һәм ярдәм булганда, иң өметсез хыялыңа да ышана башлыйсың.
4. Кызыл машина алырга телисең икән, син юлда гел кызыл машина гына очратачаксың. Мөмкинлек табарга теләсәң — аны бөтен җирдә күрәсең.
5. Ялны һәрвакыт эшкә караганда өстенлек итәргә кирәк. Ял итә, шатлана белмәсәң, нәрсәгә алайса тырышырга кирәк соң?

Алсу безгә – яшьләргә, студентларга инглиз телен ныклап өйрәнергә, үзебезне яңа өлкәләрдә сынап карау мөмкинлеген ычкындырмаска киңәш бирә. Курыкмаска! Грантлар һәм стажировка турында мәгълүматны җыерга, эзләнергә! Димәк, үзегез алдына куелган максатка ирешергә! Бар хыяллар да тормышка ашырга мөмкин. Аның өчен бары тик ышанырга, эшләргә һәм янып яшәргә кирәк.

Фотолар: Алсу Зарипова шәхси архивыннан

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар