Логотип
Сердәшем

Френдзона һәм аның кагыйдәләре

«Френдзона» термины көндәлек лексиконга әле күптән түгел генә килеп керде, ләкин күп кешенең зур мәхәббәт турындагы хыялларын җимерергә өлгергән. Бу материалда френдзонаның кагыйдәләре һәм аннан җайлы һәм зыянсыз чыгу юллары турында сөйлибез.

«Френдзона» термины көндәлек лексиконга әле күптән түгел генә килеп керде, ләкин күп кешенең зур мәхәббәт турындагы хыялларын җимерергә өлгергән. Бу материалда френдзонаның кагыйдәләре һәм аннан җайлы һәм зыянсыз чыгу юллары турында сөйлибез.

Нәрсә ул френдзона? 
Белмәүчеләр өчен искәртеп китик. Френдзона (friend zone – инглиз теленнән тәрҗемә) – ул ир-ат белән хатын-кыз арасындагы дуслыктан шуларның берсенең тагын да «тирәнрәк» хискә күчүе, ягъни гашыйк булуы. Романтик хис кичергәне шушы френдзонадан чыгып, мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә күтәрергә омтыла яки үзенең чарасыз хәле белән килешә: чын мөнәсәбәтен яшереп, дуслык идиллиясен бозмый. Кызганыч, ләкин чын тормышта икенче вариант ешрак очрый. 

Френдзона нәрсә белән куркыныч?
Егет-кызларның күбесе френдзонаны дуслык дип атый. Әгәр дә берсе икенчесенең үзенә карата романтик хисләр кичергәнен тоеп ала икән, сизмәстән, ул кешене үз максатларында файдалана башлый: «диванны 5 катка күтәрергә булыш», «авылга алып кайтып кил», «ул минем белән араны өзәргә тели, синең киңәшең кирәк...». Ә тегесе акылын-һушын җуеп, сөйгәненә якын булу өчен, аның көен көйли. Бу күренеш берничек тә хэппи-энд белән тәмамлана алмый. Әлбәттә, ике як та гаепле. Берсе – артык самими, икенчесе – эгоист. Моны чишү юлы бер генә: гашыйкка горурлыгын бер йодрыкка җыярга, ә партнерга күзләрен киңрәк ачып, үзенең зур хата эшләгәнен аңларга кирәк.  
Чын дуслыкта ике як та бер-берсен тиң күрә. Кирәк чакта ярдәм итә, диван да күчерергә булыша, яраткан кешесе белән мөнәсәбәтләрдә киңәш (сораса!) бирә. Иң мөһиме: дуслыктан артып китәрлек бернинди адымнар булмасын. 

Френдзонадан ничек чыгарга соң?
1. Беразга күз тирәсеннән югалып тор. «Дустың» синең тормышың ансыз да бик уңышлы бара икәнен аңласын, сагынырга, юксынырга өлгерсен. 
2. Тормышыңдагы кызыклы вакыйгаларны социаль челтәрләреңдә актив яктыртып бар.
3. Тышкы кыяфәтеңә үзгәрешләр керт. Күптән үзең кызыккан әйберне ал. Ул хәтта эчке кием дә була ала. Беренче карашка, вак-төяк кенә тоелган әйбер дә үз-үзеңә ышанычны арттыра.
4. Иң үтемле юл – көндәшлек. «Дустыңны» сине башка берәүгә көнләргә мәҗбүр ит. Ләкин уеннан уймак чыкмасын, беркемнең дә йөрәгенә яра сала күрмә.
5. Үз мөнәсәбәтеңне, хисләреңне яшермә. Әгәр дә күзгә-күз аңлашырга туры килсә, барысын да ачык итеп сөйлә. 
6. Ашыкма, өметеңне дә өзмә, инициатива аның ягыннан килүне көт.
7. Бу исемлектә соңгы, ләкин гамәлдә иң баштан ук игътибар итәргә кирәк булган кагыйдә. «Бәлки, бу кеше белән миңа дус булу да җитәдер, артыгы кирәкме?» дигән сорауга җавап бир. 

Һәрхәлдә, тирә-ягыңдагы кешеләргә игътибарлырак бул. Аларның үзеңә карата мөнәсәбәте нинди? Ә син алар белән үз-үзеңне дөрес тотасыңмы? Ялгыш кына берәүнең җанын ялкынлы утта яндырмыйсыңмы икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар