Логотип
Салатлар

Әй, кызлар, Яңа елга ниләр әзерлибез?



Баш каткан, дисезме. Без сезгә берничә тәмле дә, гади дә, матур да рецепт тәкъдим итәбез. Сайтыбызның «Аш-су» сәхифәсендә рецептларның төрле-төрлесе бар, анан да кереп карый аласыз.

 

Яңа ел табынына «Әфәнде» салаты әзерләп карыйк. Матур да ул (бәйрәм табынына матурлыгы да мөһим бит әле аның), ашказанына да авыр түгел.

Кирәк:

300 г брокколи (туңдырылганы да ярый);

250 г пешкән күркә түше;

1 банка кукуруза;

1 гранат;

1 баш кызыл суган;

1 яшел салат күчәне;

2 помидор;

1 сары борыч;

1 бал кашыгы горчица (дижонская);

бәлзәмле серкә (бальзамический уксус);

тәменчә тоз;

1 бал кашыгы шикәр комы;

үсемлек мае.

 

Әзерләү тәртибе:

тирән савытка 2 аш кашыгы бәлзәмле серкә, үсемлек мае, тоз, шикәр комы салып туглыйбыз. Итне нечкә саламлап турап, шушы маринадта 1-2 сәгать маринадлыйбыз. Кара борыч салсагыз да ярый.

Итне үсемлек мае салынган табада яхшылап кыздырабыз.

 

Кайнап торган тозлы суда брокколины 5-7 минут пешереп алабыз да, иләккә салып, салкын су белән чайкатабыз, суын саркытабыз.

 

Салатка заправка болай ясала: үсемлек мае, горчица, тоз (сарымсаклы тоз тәмлерәк була) салып, яхшылап болгатабыз.

 

Ярымбоҗралап туралган кызыл суганны ярты стакан суга 1 аш кашыгы серкә һәм шикәр комы салынган суда 15-20 минут маринадлыйбыз.

 

Зур тәлинкәгә кул белән генә ертып, юылган салат яфраклары, маринадыннан сөзелгән суган, кыздырылган ит салып, өстән заправка сибәбез. Помидорны яркаларга бүлеп (сигез яки унике өлешкә бүлүне күздә тотам), аны да ит өстенә матурлап тезәбез, суыннан арындырылган кукурузаны, саламлап туралган баллы борычны, кечкенә өлешләргә бүлгәләнгән брокколины да матурлап өеп, өстән кабат заправка сибәбез. Салатны гранат бөртекләре белән бизибез.

 

Кайнар закускадан «Симез» гөмбә ясыйк.

Кирәк:

500 г гөмбә (шампиньон):

2 суган;

2 тырнак сарымсак;

100 г ветчина (ансыз да тәмле була);

1 телем кипкән ак икмәк;

100 г сыр;

үсемлек мае;

тәменчә тоз.

 

Гөмбәнең элпәсен кубарып (юып тормыйча, элпәсен генә кубарсаң, суы аз чыга), тәпиен алабыз.

 

Гөмбә эшләпәләрен табага әйләндереп тезеп чыгабыз.

 

Эчлек өчен: суганны, гөмбә тәпиләрен ваклап турап үсемлек маенда кыздырабыз. Шунда вак шакмаклап туралган ветчинаны, уылган сарымсакны өстибез.

Ипине блендерда ваклап, кыздырган гөмбә янына аны да кушып җибәрәбез. Үзегез яраткан аштәмләткеч үләннәр һәм тәменчә тоз сибәбез.

 

Әзер эчлекне гөмбә эшләпәсенә тутырып, өстенә уылган сыр сибәбез дә 20 минутка 180-190 градустагы мичкә тыгабыз.

«Симез» гөмбәләрне табынга кайнар килеш бирсәң яхшы.

 

Икенче ашка «Урамалы тавык боты» матур була.

Кирәк:
6 тавык боты;

100 г каты сыр;

500 г катлы камыр (чүпрәсез);

2-3 тырнак сарымсак;

тәменчә тоз-борыч;

үсемлек мае.

 

Әзерләү тәртибе:

Тавык ботын юып, тоз-борыч һәм уылган сарымсак ышкыйбыз.

Сырны юка телемнәргә кисеп, ит белән тире арасына кыстырабыз.

Катлы камырны уклау белән җәеп, 0,5 см тасмаларга кисәбез. Тавык ботына шушы тасмаларны урап, табага тезәбез, өстеннән күпертелгән йомырка сарысы сылыйбыз. «Урамалы тавык боты» 180-200 градустагы мичтә 4-50 минут пешә.

 

Кайнар ризыклардан дөгеле помидор да тәмле килеп чыга.

Кирәк:
помидор (уртача зурлыкта);

1 стакан бүрттерелгән дөге;

100 г каты сыр;

туралган рәйхан, петрушка;

бераз атланмай.

 

Әзерләү тәртибе:

Помидорның «капкачын» кисәбез, эчен алабыз. Үзләрен юып, суын саркытырга калдырабыз.

Помидорның эчен ваклап турыйбыз.

Табада атланмай эретеп, башта суган, аннан туралган помидорны кушып кыздырабыз. Помидорның суы парга әйләнеп беткәч, бүрттерелгән дөге, уылган сыр, туралган үләннәрне кушабыз, тәменчә тоз сибәбез.

Әзер эчлекне помидор эченә тутырып, кечкенә генә атланмай кисәге куеп чыгабыз да «капкачын» каплап, 15-20 минутка 180 градустагы мичкә тыгабыз.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар