Логотип
Салатлар

Гөлнур АЙЗАТ тәкъдим итә: Кара торма кушкан алма салаты

 

Бу салат тәмле дә, файдалы да. Аны әзерләр өчен 5 минут вакыт җитә.


Кирәк:

1 кара торма;

1 алма;

2 кечкенә помидор;

сыр;

2 тырнак сарымсак;

укроп.

 

Эш тәртибе:

Торма белән сарымсакны – вак угычтан, алма белән сырны эре угычтан уабыз. Помидорны һәм укропны турыйбыз. Һәм шуларга 1 аш кашыгы каймак (яки майонез) белән бер чеметем тоз салып болгатабыз.

Тел йотарлык була!


Игътибар:

алма белән торманы кабыгыннан әрчергә онытмагыз!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар