«Йолдызлар өстеннән йөрибез...»

Августны – җиләк-җимешне кышлыкка әзерләү, балаларны мәктәпкә җыю, сәяхәтләр һәм... Салават концертларына йөрү вакыты дип истә калдырырга ияләштек. Әмма быелгы җәй башка төрле булды. Концерт залларында яраткан җырлар яңгырамады, чәчәк бәйләмнәре сәхнәгә менмәде, алкышлар тын калды...
Салават Фәтхетдинов иҗатын яратучыларга җырчының тормыш кагыйдәләрен тәкъдим итәбез.
Башка җырчыларның иҗатын бәяләп утырырга хокукым юк. Кайчак миннән: «Ә кайсы җырчыны яратасың? Кемне тыңлыйсың?» – дип сорыйлар. «Үземне генә яратам», – дип җавап бирәм. Чөнки берсен әйтерсең, икенчесен онытырсың – ул үпкәләр... Хәзер кызык – сәхнәдә яңа пәйда булган җырчыларны: «Каршы алыгыз, яңа йолдыз!» – дип чакырып чыгаралар. Йолдызның яңасы, искесе булмый. Мин әйтәм, бар йолдызлар җиргә төшеп бетте инде, хәзер йолдызлар өстеннән йөрибез.
Илһам Шакировка бер дусты Мәскәүдә: «Такой прекрасный голос. Если бы ты пел на русском, тебе бы цены не было. Может споешь на русском», – дигән. «Когда Зыкина запоет на татарском, я спою на русском», — дип җавап кайтарган Илһам абый. Русча җырларга миннән башка да татар телен оныткан маңкортлар җитәрлек. Без – аларныкын, алар безнекен җырлый алмый.
Сабантуй ул безнең халык уйлап чыгарган бәйрәм. Туй ясау өчен аның сабаны булырга тиеш. Соңгы вакытта сабаны – безнеке, туе башка халыкныкы була башлады. Без сабантуйларны бик күп үткәрәбез. 200-300 артист җыеп, чит илдән татар эзләп йөрү дөрес түгел. Сабантуй Казанда булырга тиеш. Биш-ун көн барсын. Сабантуйны күрергә бөтен дөнья татары Казанга җыелырга тиеш!
Менә шундый закон чыгачак: һәркем нәрсәгә укыган – шуны эшләргә тиеш булачак. Алайса химияне – физик, физиканы шизик укыта. Шушы закон чыгып эшли башласа, тәртип булачак.
Татар ул – проблемалы халык. Татарның проблемалары беркайчан да бетмәячәк. Тел, дин, җыр, моң – гомер буе шуны саклыйбыз дип сугышабыз.
Хатын-кыз хыянәтне белмәскә тиеш. Ә «лучше» хыянәт итмәскә...
Заманында бер психолог дустым белән ир-хатын мөнәсәбәтләре турында сөйләшеп утырдык. Гадәттә, хатын-кызлар ирләре эштән кайткач, көне буе җыелган нервыларын чыгара. Минем хатын да фәрештә түгел. Элегрәк андый вакытта кроссовка шнурымны бәйлим дә чыгып китә идем. Иң элек дустым – Камал театры директоры Шамил Закиров янына бара идем. Хәзер җан дустым юк дип тә әйтергә була. Дуслык ул – үзенә күрә бик авыр хезмәт!
Мин илебезнең күп кенә төбәкләрендә гастрольләрдә булам һәм һәрвакыт безнең Татарстаннан да яхшырагы юк икәненә инанам.
Ләйсән бервакытта да җырламаячак. Ул инде утыз елдан артык минем хатыным булып эшли. Һәм бик уңышлы. Ул үзе дә, мин дә аның сәхнәдә җырлавын теләмибез. Гаилә тормышыбызның беренче көненнән үк кемнең нәрсә белән шөгыльләнәчәген хәл иттек.
Элек гастрольләрдән айлар буена кайтмый идек, ә хәзер биш-алты көннән әбиемне, балаларымны, оныкларымны сагынып кайтам. Әби дип Ләйсәнне әйтәм, өч оныгыбыз бар, чын әби инде ул.
Популярлык миннән мәңге китмәячәк. Ул гомергә минем белән, чөнки ат кебек эшлим, үз йөгемне ат кебек тартам. «Салават» эстрада театры – бүгенге көндә гастрольләрдә иң күп йөри торган төркем. Мактанып әйтүем түгел, бу, киресенчә, сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Әллә инде берәр ел ял итеп торыйм микән дигән уйлар да бар – туктап торырга ярамый. Артист тормышы – бик катлаулы. Игътибар киңлегеннән бер югаласаң, кире кайтмавың да ихтимал. Бер күтәрелгәнсең икән, шул урында кала белергә кирәк.
Мине «усал әти» диләр, яннарында булмасам да, балаларны контрольдә тотарга тырышам. Интернетка керәм, Рөстәмнең «онлайн» икәнен күрәм. Шундук шалтыратам, ачуланам. Ул инде: «Әле генә кердем», – дип, мине тынычландыра башлый. Минем өчен интернет, телефон чире – иң куркыныч әйберләрнең берсе. Безгә ул чир янамый, ә менә балаларны аннан саклап калырга кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.