Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Язучы Зифа КАДЫЙРОВА: "Югарыда утырганнарның эше дә югары булырга тиеш"

Язучы Зифа КАДЫЙРОВАның тормыш кагыйдәләре

 

Дус табып, кем беләндер уйнаулар миңа хас түгел. Мин балачакта тизрәк табигатькә чыгып китәргә, ялгызым гына хыял кочагында очарга ярата идем. Әни сыек чыбык белән эзли чыкканчы өйгә кайту юк. Сыер имиенә ябышып үстем, киләчәгемне аннан башка күз алдына да китерми идем. Минем дөньям – Башкортстанның Ахун авылы, аның урман-аланнары. «Сагынырсың, мин булмам» әсәрендә дә шул туган авылым турында яздым.

 

Без үскәндә авыл искиткеч иде – бия савулар, елкы көтүен көтүләр...Шомырт өлгергәндә – шомырт ботагы саен бер бала утыра иде. Бер кайтуда тау башына менеп бастым да карыйм – авыл урамнарында бер кеше юк. Авылда ир заты күренми. Берәр борылмадан ат җиккән берәрсе килеп чыкмасмы дип күпме көтсәм дә, беркем күренмәде.

 

Каләм – кешегә авыр чакта котылу чарасы икән ул. Яшьрәк чакта моны аңлаган булсам, җиңелрәк тә булыр иде. Мин исә 48 яшьтә генә кулга каләм алдым.

 

Кара эштән оялмыйм. Китап басу өчен типография сораган акчаны кара эштә,  шабашкаларда эшләп җыям.

 

Каләмгә тотынасы килү кешегә нидер күрсәтү өчен түгел, үзем өчен булды. Төнлә торып утырдым да өстәл янына килдем. Хат язаргамы соң, дим. Үзеннән-үзе Сөмбел язмышы языла башлады. Аны бәхетле итәсем килде. 540 битлек кулъязмамны башта күршем укып чыкты, аннан кулдан-кулга китте. Таушалып беткән караламаны көчкә табып алдым.

 

Хатын-кызның көче – көчсезлегендә. Традицион гаилә нигезләре юкка чыга.  Ата-ана кадере китә бара, бәясе төшә. Балаларга көчебез җитми. Ә хатын-кызларыбыз нинди? Машинасын гараждан алып чыгып кабыза да, бидон-бидон сөтен үзе төйи, чәче кыркылып киселгән. Иренә ашны пешереп куй дип әмер бирә дә кузгалып китә. Теге ир хуҗалыкта кирәкле әйбер сорап кергән күршесенә: «Хатын кайткач сорарсың», – ди. Ә безнең әбиләр нинди зирәк булган. Ир өйдә юкта, бусаганы чит ир-ат атлап кермәгән, ирдән узып җавап бирү тыелган. Менә шул нәрсә җитми бүген хатын-кызга. Ирләр гаилә башлыгы вазыйфасын өсләреннән төшермәсен, хатын-кыз исә дилбегәгә үрелмәсен иде.

 

Колакка ятышсыз сүзләр ишетеп, читкә китеп басам. Төрлесен күргән бар: йөргән кызын «телка» дип атаучысын да, «иркәм» дип дәшүчесен дә...

 

Онкология белән очрашкач, хатын-кыз иң элек нәрсә эшләп калдырырга дип баш вата. Өеңне җыештыру булсынмы, балаларыңны тизрәк башлы-күзле итүме, иреңне кем кулына тапшырасы... Юк, көлке түгел, кайсы иптәш кызга калдырырга икән дип уйлыйсың. Иреңнең кемгә калуыннан балаларыңның киләчәге тора бит. Бу уйлар барысы да минем баштан узган. 

 

Мин байлыктан куркам. Кеше сине аерып карый башлый, элеккеге мөнәсәбәтләр үзгәрә, тормышның күпмедер дәрәҗәдә кызыгы да югала. Алга барырга нәкъ менә җитешсезлекләр этәргеч ясый.

 

Табигать белән аралашкан кешедә генә эмоцияләр була. Ни өчен хәзер мәхәббәт тә, табигать тә сезнең киталардагы кебек түгел, диләр. Кеше табигать белән аралашмый, сәбәбе шунда.

 

Ачуны китерә торган әйберләр күп. Кайбер ирләр, эш эзлисе урынга, урамда хөкүмәтне сүгеп утыра. Элеккеге сыман, профсоюз килеп, хәлеңне белми шул. Китаплар чыгара башлагач та өч ел шабашкага йөрдем. Эштән кайтам да, ремонт ясарга китәм. Акчага интеккән, хәтта ашарга беткән чаклар күп булды.

 

Хатын-кыз ирен күтәрергә тиеш. Хатын-кыз тәрбияләгән бала чын ир була аламы? Әти тәрбиясендә үскән бала икенче төрле була. Хатын-кыз кызгана, шул ук вакытта идарә дә итә, ир бала хатын-кызның шул командасына буйсынып үсә.

 

Көчсезләр белән яшәү кызык түгел. Икенче яктан караганда, ирләрне үзебез көчсезләндереп бетерәбез дә, соңыннан алар белән горурланмыйбыз, сокланмыйбыз да.

 

Гаилә кодексының бер камил үрнәге дә юк. Берәр хәл килеп чыкса, син аны бертөрле, мин икенче төрле кабул итәм – кемнең хаклырак икәнен алдан белеп булмый.

 

Мин һәрвакыт аңлашу, диалог кору ягында. Сабыр кешемен. Берәрсен, ул шулай иткән, ул болай эшләгән дип и сөйлибез, и чәйнибез. Әмма менә шул кеше урынында булсам, нишләр идем дип үзеңә сорау бирсәң, дөрес җавапны таба алмыйсың.

 

Халык белән аралашканда гына укучыга ни кирәген аңлыйсың.  Ирләр язсыннар тарихны, сәясәт белән шөгыльләнсеннәр. Югарыда утырганнарның эше дә югары булырга тиеш. Ә мин хатын-кыз буларак, шул гаилә темасы белән шөгыльләнәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бәйрәмегез белән котлыйбыз. Иң хшы әсәрегез (минем өчен әлбәттә) "Сагынырсың..." Рәхмәт, Уңышлар сезгә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яратам Зифа Кадыйрованың әсәрләрен, тормышчан, мавыктыргыч, тирән эчтәлекле...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Очень люблю книги З. Кадыровой. Купила в Казани. Всё книги сейчас читают подруги и сестры. Спасибо Вам за эти произведения!

        Хәзер укыйлар