Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Рузия Мотыйгуллинаның тормыш кагыйдәләре

Мин үземне чибәр димәс идем. «Сөйкемле сөягең бар синең», диючеләр күп менә. Анысы белән килешәм. Дөресен генә әйткәндә, беркайчан да башкаларның тышкы кыяфәтенә кызыкмадым. Минем өчен кешенең рухи дөньясы – иң мөһиме. Артык мактанган, шапырынган, эчкән, тарткан ир-егетләрне яшьтән үк өнәмәдем.

 

Ирем белән беркайчан да бер-беребезгә комачаулаганыбыз, берөзлексез «син кайда, кем белән, нишлисең?» дип төпченеп торганыбыз юк. Гомеремдә дә көнләшкәнем булмады. Иремне юк-бар белән талкысам, мин кем булам инде?!Берәүнең дә иреген буарга теләмим, үземнекенә дә кагылдыра торганнардан түгел мин. Аллага шөкер, без бер-беребезгә ышанып гомер итәбез.

 

Мин бәхетле, дип әйтүне, гомумән, яратмыйм. Болай дип әйтүчеләрне аңламыйм да. Бәхет ул – бер мизгел, узып китүче хис кенә – шуны истән чыгармаска кирәк. Әйтик, менә театр училищесына укырга кергәнемне белгәч, миннән дә бәхетле кеше булмады. Вакыт узды, ул онытылды. Аннан шундый зур тарихлы театрда эшкә калдым, ул чакта да бик бәхетле идем. Анысы да узды. Менә шулай бәхет хисе туа тора, уза тора, онытыла тора. Шуңа күрә кеше гомере буе тоташ бәхетле генә була алмыйдыр. «Бәхет» сүзеннән куркам мин.

 

Яраткан эше, таянырлык ире, балалары, якыннары – барысы да булып, бер-берсенә үрелеп барганда гына хатын-кызның яшәвенең мәгънәсе буладыр. Бүгенге көндә мин тормышымнан канәгать. Үземне иркә хатын итеп тоям. Иремә рәхмәт.

 

Рузия бик горур ханым, диләр икән. Ул нәрсәдә күренә икән соң? Дөрес, мин ике сөйләмим. Гафу үтенергә дә яратмыйм. Иң мөһиме – гафу үтенерлек эшне эшләмәскә кирәк! Гайбәтләрдән дә өстен булырга омтылам: үзем дә сөйләп йөрмим, сөйләгән кешене дә хөрмәт итмим. Бәлки, горурлыгым шушыларда чагыладыр.

 

Исламия апам белән без капма-каршы. Ул үскәндә үк чын артистка кебек иде. Бер дә оялып тормады. Җырла, дисәләр – җырлый, бие, дисәләр – бии. Ә мин кире идем, оялчан булдым. Исламия апа берүзе Казанга барган, күчмә театрга урнашкан, хәтта фатир алу турында да сөйләшкән. Миннән булмас иде ул. Исламия апаның мине театрга кертәсе килде. Аларда яшәдем. Исламия апа белән Хәлил абый мине үз балалары кебек карадылар. Бу дөньяда сине якын күреп үстергән, үз үрнәгендә тәрбияләгән, дөрес юлдан китәргә юнәлеш биргән туганың булу,  апалы-сеңелле булып үсү – Ходай Тәгаләнең бер бүләгедер.  

 

Артистның бөтен бәхете – ул сәхнәне тутырырга, тамашачыны үзенә каратырга тиеш. Аягүрә басып кул чабалар икән – димәк, сине аңлаганнар, кабул иткәннәр, яратканнар.

 

Һәрбер ролемне җентекләп өйрәнәм, өйдә дә, ятканда да монологларымны кабатлыйм, үзлегемнән эшләргә яратам, җиренә җиткереп башкара  алдыммы, барып чыктымы икән дип һәрвакыт үз-үземә сораулар куям. Элек һәр спектакльне башта худсовет тикшерә, кимчелекләрне әйтә иде. Ул имтихан тапшырудан да авыррак кебек тоела иде... Театр ул – чыктым да уйнадым гына түгел шул. Өйрәнергә, эзләнергә, кат-кат эшләргә кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар