Логотип
Тормыш кагыйдәләре

«Мәхәббәтне очрату минем өчен тетрәнү белән бер булды...»

Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллинның тормыш кагыйдәләрен тәкъдим итәбез. Төрле елларда матбугатта басылган әңгәмәләрдән файдаланып әзерләнде.

Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллинның тормыш кагыйдәләрен тәкъдим итәбез.
(Төрле елларда матбугатта басылган әңгәмәләрдән файдаланып әзерләнде.)

Мин театрга уйламыйча гына килеп эләктем дисәм дә була. Театр балалары монда үсте инде ул, мин дә шулар арасында. Әмма ул вакытта үлеп театрга гашыйк булдым, үземне шушы дөнья өчен әзерләдем дип әйтә алмыйм. Килеп кердем һәм башка чыга алмадым. Аны монда кергән һәм гомерлеккә калган беркем дә аңлата алмый. 

Театр шундый дөнья – бер эләксәң, чыга алмыйсың.

Әнием Алсу Гайнуллина – бөек артистка, аны нәрсә белән шаккатырасың инде?

Мин аурама кеше кертергә яратмыйм. 

Үзебезнекеләр арасында, гаиләдә үземне әйбәт хис итәм, алар өчен мин - ачык. Чит кешеләр арасында, зур компанияләрдә миңа авыр, «керпеләнәм».

Аралашырга яратмыйм дию дөреслеккә үк туры килеп бетмидер, мин бераз «ябыграк» кеше.

Образга керү дигән нәрсәне бөтенләй аңламыйм – мин бит акылдан язган кеше түгел. Бу бит эш.

Хатын-кызны ничек кибеткә чыгарып җибәрәсең ди? Әлбәттә, күлмәкләре өчен үзе йөрсен, әмма хатын-кыз ит-ипи күтәреп йөрмәскә тиеш.

Нәрсә ул мәхәббәт?... Газап ул, тынгысызлану һәм шул ук вакытта җаваплылык хисе дә.

Мин хисчән кеше – шуңа мәхәббәтне очрату тетрәнү белән бер булды.

Мин бит гомумән куркак кеше. Тормышта да, эштә дә. Җаваплылык каушата. 

Бәбиебез тугач кына аңладым - тормышта «главный» кеше бала икән.Төнлә уянса, сикереп торам, эштән кайтып керешкә һава суларга чыгып китәбез, машинада йөрергә өйрәнәбез, бөтен дөньяны батырып бетереп ботка ашыйбыз... Минем менә шул иң кадерле кешемне кеше итәсем бар.

Баш рольне уйнау бернәрсә түгел бит ул. Әйе, рольләргә кытлык кичермим. Режиссер эшкә мөнәсәбәтле, тырышларны ярата. Мин - тырыш кеше.

Мин инде шактый еллар сәхнәгә дулкынланмыйча чыга идем. Т.Миңнуллинның «Мулла»сы алдыннан каушадым. Бөтен спектакль өчен тулаем борчыла торган гадәтем бар - пионер отряды җитәкчесемени!..

Рольләрнең биеми, җырламый торганнарын яратам. Элегрәк тә андый рольләр белән интегә идем - физик яктан да, мораль яктан да алар миңа авыр. Миңа акрын гына йөреп, урындыкта гына утырып сөйли торган җитди рольләр кирәк.

Бөтен иҗат кешесенең дә эчке дөньясында шәхси бер бүлмәсе бар. Минем ул бүлмәдә ишек һәрвакыт ачык. Әмма анда кеше кермәскә тиеш.

Бала булу рәхәт. Әмма еллар узу белән аның җаваплылыгы арта бара - мин бит гаиләдә берүзем. Борчыган чакларым да булмады түгел. Хәзер, бала буларак, әти-әни өчен  җаваплымын - минем сәламәтлегем, тормышымның бәхетеннән алар бәхете дә тора.

Спектакль уйнаганда, кайчагында артыгын да тырышып ташлыйм. Ә артыгын тырышу ул тамашаны бозып та куярга мөмкин. Кеше синең уйнавыңны карарга акча түләп килгән икән инде, димәк, син аңа яхшы уен күрсәтергә тиешсең. 

Мин тормышны шаяртуларсыз күз алдына китерә дә алмыйм! 

Мин начар уйналган спектакльне карый алмыйм, ул минем кәефемне төшерә. Әсәр хәтта начар язылган очракта да, аны яхшы итеп уйнарга була. Ә сыйфатсыз уен ул хәтта гомер буе сәхнәдә эшләгән кешенең дә иҗатка булган дәртен сүндерергә мөмкин.  

Фото: https://kamalteatr.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар