Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Кечкенәдән гади кеше булмаячагымны белдем

Татарстанның халык артисты Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВның тормыш кагыйдәләре


Гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килдем. Иң бәхетле чорым – балачак. Әлбәттә, авырлыклары да булды. Әти-әнием колхозда эшләде. Безгә өс киемнәре алыр өчен йон, май, йомырка саттылар. Ни гаҗәп, безгә барысы да җитте. 

 

Кечкенәдән гади кеше булмаячагымны белдем. Тарихта эз калдырасы килде. Алдан сиземләвем дә көчле, куйган максатларыма һәрвакыт ирештем. 

 

Хәзер тамашачылар җырчы Зөфәр Хәйретдиновка караганда композитор Зөфәр Хәйретдиновны күбрәк белә. Җырчылыгымның көнчелеге дә килә кайчак. Җырлау теләге кимегән булса да, җыр язу теләге һаман күңелдә яши. «Дөньяда яраткан өч нәрсәнең берсе – җырлау», – дип әйтә идем. Алар дүртәү икән. Дүртенчесе – көй язу. Бу – яшәешемнең мәгънәсе дә.

 

Барысы да очраклы гына килеп чыкты.  Мәктәптә укыганда  бераз җырлый, гармунда уйный идем. Төзелеш институтына укырга кердем. Анкета тутырганда  үзешчән сәнгатьтә катнашканың бармы дигән сорауга «әйе, җырладым» дип язып куйдым. Укый башлагач мине деканатка чакырдылар да: «Җырлыйсың икән, безнең хорга йөр», – диделәр. Ә минем җырлыйсым, бигрәк тә хорда җырлыйсым килми иде. Аның җитәкчесе тавышымны ошатты. «Бик сирәк була торган – тенор», – диде.  Ул мине йөрергә күндерә башлады, ә мин киреләнәм. «Проблемаларың бармы, стипендия аласыңмы?» – дип сорый. Ә минем бер «өчлем» бар иде. «Сиңа стипендия ясасам, йөриячәксеңме?» – дип сорый. Шулай итеп репетицияләргә йөри башладым.  Хор мине шулай итеп үзенә йотты. Берничә елдан үземне  җырларсыз күз алдына китерми дә башладым.  Нәтиҗәдә  дүртенче курста үземә максат куйдым – институтны тәмамлагач төзүче түгел, җырчы булырга. 


Үзем дә 5–6 сыйныфларда укыганда шигырьләр яза идем. «Яшь ленинчы» газетасына да җибәрдем. Шуннан бер көнне мәрхүм Роберт абый Миңнуллиннан җавап килеп төште. «Энекәш, шигырьләреңнең эчтәлеге бар, әмма рифма аксый…» – дип, кимчелекләрне әйткән дә, боларны төзәтү өчен укырга кирәк, дип киңәш биргән иде. Шуннан укый башладым. Тора-бара уку минем өчен чиргә әйләнде. Авыл китапханәсендәге бөтен китапны укып бетердем. Шагыйрь булып китмәдем, әмма шигъриятне яхшы аңлыйм.


Минем өчен гомер-гомергә Илгиз Закиров белән Фирзәр Мортазин үрнәк булды. Фирзәрнең җырларын башкарганым булмады, ә Илгиз абыйның җырлары белән иҗатым башланып китте.

Безне исә студент чакта хәрби кафедрада артиллерия юнәлешендә укыттылар. Мин – батарея өлкән офицеры. Институтны тәмамлагач, нибары өч ай хезмәт иттек, шул җитә калды.


Хатыныма ышанычым зур, шуңа күрә ерак сәфәрләргә чыгып китә ала идем. Димәк, тылның нык булуы кирәк. Мин хатыныма һәйкәл куяр идем.   Җырчы ир кешенең хатыны булу, гаиләне алып бару, туплап тоту, гаиләне таркатмау – бары хатын-кызның хезмәте. 


Сексуаль мәхәббәт бары тик мәхәббәтнең башында гына була. Иң асылы — гомер буе яшәү нәтиҗәсендә оешкан мәхәббәт.

Мин кычкырыша белмим. Гаепле булсам, икеле алган укучы кебек, кычкырып бетергәннәрен көтеп, шыпырт кына карап утырам.

Иҗатның төп максаты – тәрбия бирү, халыкның рухи дөньясын үстерү. Хәзер эстрадада «демократия» заманы.  

Гаиләнең тәмен, рәхәтен, олыгая башлагач, аңлыйсың икән. Кеше кайсы чорда бер-береңнән туеп, аерылырга мөмкин дигән сорау биргәннәр. 5−10 ел эчендә аерылмасаң, аерылу проценты кими. Без әлеге чорларны үттек. Бүген иң якын кешем — ул хатын. 


Көй язганда шигырьләргә бик талымлы мин. Бу шигырьгә көй язарга утырырга юкмы дип җиде кат уйлыйм.  Мине бары бик яхшы шигырьләр генә  рухландыра ала. 

Зөфәр Хәйретдиновның фикерләре төрле елларда, төрле матбгуатта чыккан интервьюларыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар