Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Гомер җепләре

Залда тынлык: чигәләрдә типкән кан тавышы да аппарат тавышы гына. Бер мизгел узды, ике... өч... Тынлык... «Диффибулятор!» – хирург тыныч, ләкин катгый тавыш белән фәрман бирә. Бер заряд! Тынлык... Заряд! Тынлык... Ә вакыт бара. Бармак араларыннан коелган ком бөртекләре сыман, иң кадерле мизгелләр үткәнгә күчә бара.

Язма операция сестрасы булып эшләүче Фәридә УСМАНОВА сөйләгәннәргә нигезләнеп әзерләнде.

Хыялы шәфкать туташы булу түгел иде. Әни кебек бухгалтер буласы, саннар, отчетлар дөньясында кайныйсы килә иде аның. 

Киләчәкне алдан тою сәләте булган әниебез медицина көллиятенә сеңлемне җитәкләп дигәндәй алып килде. Хәер, чирләп үлгән каз бәбкәләре, сарык бәрәннәренең берсен дә ярмый гына күммәгән кызының киләчәген медицина белән бәйләр өчен алдан күрә белү дә кирәк булмагандыр.

Ялгышмаган ул. Әнинең төпчек кызы – Фәридәсе бүген иң катлаулы операцияләрдә катнашучы югары категорияле шәфкать туташы. Аның иң беренче тәэсирләре, тәүге уңышлары, үлем белән күзгә-күз очрашулары – барысы да безнең күз алдында булды. Савыккан баласы өчен бәхеттән балкыган әни, тәртипсез тормышы аркасында аяксыз калган кыз, баш миендәге шешне алдырганнан соң бәби тапкан хатын – барысы-барысы да сеңлем тормышының бер сәхифәләре. Аның сөйләгәннәрен искә төшерә-төшерә, сеңлемнең үзе булып, мин шул сәхифәләрне барлыйм.

«Тирә-ягым ап-ак. Ак стена, ак түшәм, ак җәймәләр... Борынны әче ис яра. Мине кушеткага сузып салганнар. Бермәл ни булганын аңламый ятам. Аннары гөрселдәп ауганым искә төшә.

Практиканың беренче көне иде ул. Табибка ияреп, хирургия бүлегенә кердек. Кемнең сукыр эчәгесен алганнар, кемнең ашказанына операция ясаганнар... Җәймәләрен ияк астына кадәр күтәреп, барысы да табибның үзе янына килгәнен көтә. Төркемебез белән яшь кенә ир янында тукталдык. «Общий перитонит», – диде хирург безгә сынап карап. Янәсе, сез әзерме? Ә үзе ялт кына ирнең өстендәге җәймәсен ачты. Йа Раббым! Мондый яра белән кеше яши ала микәнни? Сызлануларына ничек түзә икән соң ул? Бичараның ашказаныннан касыгына кадәр ярык иде. Хирург озын пинцетка салфетка эләктерде дә, йодинолга манчып, яраны эшкәртергә кереште. Бүлмәгә шулкадәр авыр ис таралды. Менә шул мизгелдә аңымны җуйганмын да инде. Һушыма килгәндә, тирә-ягымда аклык иде. «Йә, чибәркәй, уяндыңмы? Безнең эштә батыр булырга кирәк шул», – дип күз кысты өстемә иелгән табиб».

 

«Бүген мин эшкә урнашырга килдем. «Кайсы бүлектә эшләргә телисең соң? – ди өлкән шәфкать туташы. – Перевязочныйга да кеше кирәк, хирургия бүлегенә дә. Операция сестралары да җитми...» «Операция бүлегендә эшлисем килә», – дидем. Белмим, ник менә шул бүлекне сайладым икән?

Өлкән шәфкать туташы Тамара Александровна мине операциягә өстәл әзерләргә өйрәтә. «Сул яктан башлыйбыз. Иң элек кисүче инструментлар тезелә: кайчылар, скальпельләр... Аннары эләктерә торганнары: пинцетлар, кыскычлар... Боларның барысының исемнәрен белеп бетерергә генә дә, ай-һай. Тәҗрибәле шәфкать туташлары операциянең кайсы этабында кайсы инструмент кирәген яттан белә. Монда бар да тиз кирәк: өстәлдә ятучы пациентның гомере шушы секундларга бәйле.

2001 елның 1 октябре иде ул. Минем беренче эш көнем. Һәм иң беренче операциям – венэктомия. Урта яшьтәге хатын-кызга ясадык. Катлаулы операция түгел, бар да яхшы узды. Тик кулларым ачытуга гына чыдарлык түгел менә. Көнгә ике-өч тапкыр терсәккә кадәр кырмыска кислотасына тыгып, тоташ яралардан гына тора хәзер беләкләрем».

 

«Кешеләргә булыша алу – үзе бәхет. Бүген бер баланың йөрәгенә операция ясадык. Ерак танышларыбызның кызы ул. Йөрәк зәгыйфьлеге тумыштан ук булган икән. Андый балалар әллә каян аерылып тора: аксыл йөзлеләр, ябыклар. Яшьтәшләренең пыр тузып куышканын бер читтән тын гына күзәтәләр. Тыннары бетмәсә, алар да рәхәтләнеп уйнар иде. Операциядән соң, берничә ай узгач, кабат күренергә килгәндә без инде аларны танымыйбыз: көрәйгәннәр, үскәннәр, битләре алланып тора.

Безгә килгәнче, танышларыбыз кызны кемнәргә генә күрсәтмәгән. Кайдадыр зур акчалар сораганнар, кайдадыр алынырга кыймаганнар... Баласын савыктырудан гаҗиз әнисе хәтта багучыга кадәр барып караган. «Савыга. Юлыгызда яхшы кешеләр очрый, алар ярдәм итә», – дигән ул. Йөрәк-кан тамырлары хирургиясендә эшләвемне белгәч, телефонымны эзләп табып, миңа чыктылар.

Инде менә ул бала бүген безнең өстәлдә. Операция катлаулы, йөрәкне туктатып, «АИК» (ясалма кан әйләнеше аппараты) белән ясала. Йөрәк элпәсенә биш тиен акча зурлыгындагы ямаулык тектек. Операция барышында гел бер доганы кабатладым: «Савыга гына күр инде, балакаем». Танышыбызның кызы булган өчен генә түгел, бар кешегә дә шулай дип телим.

Кайчак, акча түләмәсәң, хирурглар сине яхшылап карамый, тиешле даруларны салмый икән, диләр. Дөрес сүз түгел ул. Операция өстәлендә кем генә ятмасын – хирург аның гомере өчен җаваплы. Аны саклап калу өчен кулыннан килгәннең дә, хәтта килмәгәннең дә барысын да эшләячәк ул. Хирурглар кешене кызганмый, диләр. Бик кызганалар. Больница дежур торган төннәрдә кемнәрне генә алып килмиләр: БОМЖлары да була, наркоманнары, исерекләре дә... Берсенә дә тиешле ярдәм күрсәтелмичә калмый: «Ул да адәм баласы бит», – ди хирурглар. Алга китеп булса да әйтим әле: танышларыбызның кызы бүген үзе дә операция сестрасы».

Операция өстәлендәге кеше баймы, ярлымы – хирург өчен мөһим түгел. Иң мөһиме – аның исән калуы гына.

 

«Шанс юк, ләкин без булдыра алганның барысын да эшләргә тиеш!» Операция залында киеренкелек – берьюлы дүрт бригада эшлибез. Мондый хәлләр сирәк була. Операция өстәлендә яшь кенә ир. Тәнендәге пычак эзен санап бетерерлек түгел – баш түбәсеннән башлап, балтырларына кадәр тоташ яра. Бик күп кан югалткан. Бәхетенә, юан кан тамырлары исән.

Төнлә китерделәр аны. Таксист икән. Пассажирлары арттан пычак белән һөҗүм иткән, акчасына кызыкканнар инде. Йа Аллам, кеше кадәр кеше гомерен шул өч-дүрт меңгә бәяләделәр микәнни?
Анестезиолог наркоз биреп, йокыга киткәнче ул гел бер сүзне кабатлады: «Хатыным бәбиләргә тиеш иде...» Без аны төне буе тектек: бер бригада – кулларындагы яраларын, икенче бригада – эчке әгъзаларын, өченчесе – башындагы яраларны, дүртенчесе – аякларын. «Моның җөйләрен кем генә салдырып бетерер икән инде?» – дип уйлап куйдым. Һәм ничек дип уйлыйсыз: ул эш миңа язган икән. Кырык минут буе салдырдым мин аның җөйләрен.

Әйе, ул исән калды. Аның бик-бик яшисе килә, яңа туган баласын, хатынын күрәсе килә иде. Яшәү өчен бар көченә көрәште. Больницадан хатыны белән икесе бер көнне чыктылар. Безнең ничек куанганны белсәгез иде!»

 

«Һәрбер операция – бик зур риск, хәтәр сынау ул. «Смерть может наступить даже от внутримышечного укола», – дип өйрәттеләр безне. Ә операция укол гына кадау түгел.

Операциягә 11 яшьлек малайны алдык. Әнисенең бердәнбер улы, диделәр. Соңарып кына тапкан булган. Йөрәк элпәсендә тишек – табиблар телендә ДМПП дип йөртелгән диагноз белән керде ул. Мондый операцияләрне еш ясыйбыз, моңа кадәр барысы да уңышлы чыкты. Йөрәк элпәсендә тишек зур булмаганда, йөрәкне туктатмый гына, гипотермия шартларында башкарыла ул. Хирург күкрәк читлеген ача, кан тамырларын кыса һәм йөрәк элпәсендәге тишекне табып, ике-өч җөй белән тиз генә тегеп куя. Ул бик тиз, бер-ике минутта башкарылырга тиеш. Бу вакытта йөрәккә кан керми тора. Элпәне тегүгә, кан тамырларын ачалар, йөрәк эшләп китәргә тиеш.

Операциянең соңгы этабына кадәр бар да яхшы гына барды. Анестезиологлар – үз эше, без үз эшебез белән мәшгуль. Залда фәкать инструментлар шалтыравы һәм хирургның ара-тирә биргән күрсәтмәләре генә ишетелә. Киноларда гына ул аһ-ваһ киләләр, операция залы буйлап чабышалар, кычкыралар. Мин андый киноларны карый алмыйм: барысы да ялган. Чынлыкта, беркем дә алай кычкырмый, ыгы-зыгы килми. Кайчак операция барышында кан китү башлана. «У нас кровотечение», – ди хирург. Анестезиологлар ситуацияне бәяли, отсоста күпме кан булуын, пациентка никадәр кан яки плазма салырга кирәген тыныч кына хәл итәләр.

Без инде операцияне төгәлләп килә идек. Хирург йөрәкне текте, хәзер ул эшләп китәргә тиеш. Барыбызның да күзе – күкрәк читлегеннән ап-ачык күренеп торган бәләкәй йөрәктә. Залда тынлык: чигәләрдә типкән кан тавышы да аппарат тавышы гына. Бер мизгел узды, ике... өч... Тынлык... «Дефибриллятор!» – хирург тыныч, ләкин катгый тавыш белән фәрман бирә. Бер заряд! Тынлык... Заряд! Тынлык... Ә вакыт бара. Бармак араларыннан коелган ком бөртекләре сыман, иң кадерле мизгелләр үткәнгә күчә бара. Заряд, тагын заряд, тагын, тагын! Эшлә инде, йөрәк, эшлә! Кинәт, тынлыкны бозып, кардиомониторда яшәү авазы ишетелә. Шушы мизгелдә, баланың әнисен уйлыйм. Йөрәк эшләп китмәсә, без аңа бу хәбәрне ничек җиткергән булыр идек?»

 

«Ул кызны әле дә хәтерлим. Сап-сары чәчле, аксыл йөзле... Без дежур торган көнне «Ашыгыч ярдәм» белән китерделәр аны. Уң аягы зәп-зәңгәр. Наркоман икән. Бот төбендәге артериясенә укол кадый-кадый, кан тамырын черетеп бетергән. Аякка кан бармый, зәңгәрләнүе шуннан. Мондый очракларда без артерияне сәламәт венага алыштырабыз. Хирург белән икәү кичке сигездә операцияне башладык. Бер венасын ачабыз – яраксыз. Икенчесен – анысы да яраксыз. Веналары тәмам кысылып беткән, берсеннән дә кан йөрерлек түгел. Тамырларда кан йөрешен көйли алмыйбыз икән, аякны кисәргә туры киләчәк. Кызның гомерен шунсыз саклап калып булмый. «Совсем юная ведь, совсем юная», – өлкән яшьтәге хирургның ампутация кулланасы килми. Үземә дә кызганыч. Кичке сигездә башлаган идек, сәламәт вена эзли-эзли, таң атты. Иртәнге дүрт. Хирургка Джигли пычкысы сузам – башка чара юк. Веналарның берсе генә дә эшкә ярамый. Иртәнге алтыда киселгән аякны моргка төшердем. Күз алдымда теге кызның ефәк кебек сап-сары чәчләре. Бер аяк белән яшәүләре җиңел булмас инде аңа.

Бер көннән соң операция ясаган хирургтан кызның хәлен белешәсе иттем. «Убежала она!» – ди. Төнлә операция булды, икенче көнне аягы киселгән килеш чыгып качкан. Милициягә хәбәр итәрләр дип курыккандыр инде».

Яртышар көн барган операцияләр була. Кеше гомере өчен 12 сәгать буе аягүрә көрәшкән табибларны фәрештәләргә тиңлим.

 

«Яңа ачылган үзәккә эшкә чакырдылар. Нейрохирургия бүлеге, мөгаен, тормышымның яңа этабыдыр. Монда операцияләр күпкә катлаулырак. Баш һәм арка миеннән шешләр алабыз. Күбесе уникешәр сәгать бара. Башындагы шеш аркасында күзләре күрми, колаклары ишетми башлаган кешеләргә кабаттан кояш яктысын күрү, җир тавышын ишетү мөмкинлеген бирә нейрохирурглар. Мин аларны могҗиза ияләренә тиңлим. Дөньядагы иң изге эш – хирург башкарган эш.

Күптән түгел генә бер хатын рәхмәт хаты язып салган. Гипофиздан аденома алган булганбыз. Шуның аркасында ничә еллар балага уза алмаган, хәзер хыялы чынга ашкан. Менә бит!»

...17 ел шәфкать туташы булып эшләгән сеңлемнең көндәлекләре калын. Биектән егылып төшеп, эчке әгъзалары өзелгән, хирургларның фидакарьлеге белән генә исән калган таҗик егете дә (бандаж кирәк булгач, төн утырып чуптарлы сөлгедән бандаж теккән идем аңа), баш миендәге кан тамыры шартлап, әҗәл тырнагыннан йолып алып калган яраткан җырчысының концертында аның өчен шатланып утырулары да, эчәгеләре яраланган наркоман егетне коткарганда үзенең бармагына ялгыш шприц энәсе кадалып (егеттә йогышлы гепатит та, СПИДта була), сеңлемнең бер ел буе үз сәламәтлеге өчен көрәшүе дә – боларның берсе дә кәгазьгә язылмаган. Алар – күңел дәфтәрендә генә.

 

 

 

 

 

 

 

 

Теги: медицина язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сенлегезнен эшларенда унышлар гына булсын,пациентлары исан булсыннар!!!

    Хәзер укыйлар