Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Алмаз Хәмзин: «Безнең күңелгә «Шахта» көе сеңгән!»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, баянчы, популяр көйләр авторы, режиссер, язучы, журналист, пародист, юморист Алмаз ХӘМЗИНның тормыш кагыйдәләре

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, баянчы, популяр көйләр авторы, режиссер, язучы, журналист, пародист, юморист Алмаз ХӘМЗИНның тормыш кагыйдәләре

Концерт килде безнең Ташлыкка. Мине алып бармадылар. Бала-чаганы гомумән клубка кертү юк иде! Бик яхшы тәрбия булган ул. Әле ул вакытларда яшьләр дә, өлкәннәр дә бер дә сүгенмиләр, тәмәке тартмыйлар иде. Тәртип булган авылда. Кешеләрнең яшәеше ниндидер бер калыпта ага. Яшьләргә тәрбияви карыйлар. Кычкырып сөйләшсәң, матур гына итеп ярамаганын аңлаталар. Тәмәке күрделәрме – беттең син! Ә эчкән кеше бөтенләй авылдан ук сөрелергә мөмкин. Без шулай булырга тиешлегенә ышанып үстек. Урлашу, караклык бөтенләй булмады. Кешеләр җор телле, гел мәкаль белән сөйләшәләр иде. Сөйләмне төгәлрәк, тулырак итә ул. Авыл кешесенең бөтен тормышына, яшәешенә аерым бер тәртип хас.

Бабай белән әби сугышка кадәр Кронштадт якларыннан кайтып төшкән. Культура бар иде аларда. Бабай председатель булган кеше, аны сөргенгә сөрәсе булганнар, ул, йортын сатып, ычкыну ягын караган. Китеп, әйбәт кенә урнашканнар. Озак та үтмәгән: «Мәликә, сугыш исе килә, кайтмый булмый!» – дигән әбигә. Кире әйләнеп кайтканнар. Аннары Зиннур бабай кабат сугышка киткән. Волхов фронтында әсирлеккә эләккән. 1953 елда гына авылына әйләнеп кайта алган ул. Сталин үлгәннән соң, пленда булганнарга да медаль биргәннәр. Аңа да керттеләр. Менә шунда бабайның елаганын күрдем. Бабай кебек көчле кешенең күзендә яшь күрү мине әллә нишләтте! Рәнҗегән иде ул. Сугыштан кайтканнан бирле эш бирмиләр бит аңа. Председатель булган кеше... Анда бара, монда бара. Шабашкаларда йөри, Ташкентларга китә... Йорт тергезәм дип, акча эшләп йөргән инде. Үз җиреңдә кирәксез булудан да авыры юктыр.

Бәрәңге алабыз. Сугыштан кайткан әти протез аяклары белән казып китә, җилләсен диптер инде. Парторгмы, авыл советы рәисеме ул шунда... Һәм кинәт кичкә көчле яңгыр килә. Мал-туар кайта, көтүне каршыларга кирәк, сыерны, сарыкларны кертәсе... Укытучы әнинең дә вакыты юк. Берүзе кайсын карарга белми. «Улым, булыш инде», – ди. Минем уенга чыгып таясы килә, урам каера. Мыр-мыр киләм. Шунда әни ялгыш үсеп чыккан бер көнбагышны төбе-тамыры белән кубарып алды да шундый итеп китереп бәрде сыртка! «Әни, әни, ни, булышам...» – дип ничек әйткәнемне дә сизми калдым. Әнигә нинди авырлык китергәнемне аңладым. Шул вакыт акыл кереп калды. Кешегә акыл кертер өчен сүзләр кирәкми икән.

Өйдә әти ике әйтеп тормый: бер генә карый иде. «Әтиегез!.. Әтиегезгә әйтәм!» – дип куркыта иде әни дә. Сугышмыйча кайткан юк иде анысы. Елап кайтсаң, әти бер генә тондыра – капка астына кереп китәсең. Сугышуын сугыштык, ләкин капканың теге ягында бетәргә тиеш иде ул. 

Күрше малайлары белән өелеп торган бүрәнәләргә утырып уйныйбыз-уйныйбыз да арыйбыз. Гыйльмулла Җәүдәте кереп китә өенә. Кара ипигә тоз сибеп чыга. Авыз сулары килә инде. Бер генә каптыр әле, дисең. Каптырмый. Бертуганнар Равил белән Назыйм черек бәрәңгедән пешерелгән көлчә алып чыгалар. Мәгъсүмҗан әйтә: «Назыйм, каптыр әле бер генә. Сугышканда яклар идем сине», – ди. «Сфера влияния» бүлешәләр шулай. Мин дә өйгә кереп китәм. Әни үзе пешергән күмәчне калын итеп кисә дә сыпырып кына май яга. «Чыккач, иң беренче Мәгъсүмгә каптыр. Аннары башкаларга... Үзеңә зур өлеш калдырма!» – ди. Үзе ачык тәрәзәдән чәчәкләр арасыннан нишләр икән дип карап тора. Мин инде әз-әзләп каптырып йөрим. Миңа рәхәт! Дусларны сыйлыйм бит! Мине сугышканда бөтенесе яклаячак болай булгач. 

Без үскәндә авылда бала-чага күп була иде. Солдатка озатканда 25–30 егет җырлап килә. Гармунчы – бер яктан, яшүсмер егетләр, алабута, кычыткан өзә-өзә, кырыйдан бара. Аларга да тиздән бу көн киләчәк. Без, 40–60 лап бала – алар артыннан... «Китә җаныем Донбасска...» – дип җырлыйлар. Җырның сүзләрен белмибез, көтеп барып, «шул!» дигән җирендә генә кушылабыз. Шул вакытта салам түбәле бәләкәй йортлар дер селкенгәндәй була. Менә шундый вакытта нинди дош-ман керсен безгә! «Шахта» көе нинди патриотик көй, бер уйласаң! Безнең күңелгә «Шахта» көе сеңгән! Милләт, татар булу белән горурлану... Беркайчан беркемгә баш бирмә! Шуны белеп үстек без.

Авылда оста баянчылар күп иде безнең. Минем дә шулар кебек уйныйсым килә. Әти тальян алып кайтып бирде. Ул җиде ел эленеп торды чөйдә. Беркөн кайтты да, таптым мин моңа хуҗа, ди. «Әти, әти, тимә, мин уйныйм», – дип, кулына барып ябыштым. Һәр әйбернең кадере югалта башлагач кына беленә икән. Сәер генә карап торды да, уйнасаң уйна инде, диде. Аның эштән кайтканын гына көтеп торам да тальянны шыгырдата башлыйм. Анда, монда басам. Ишетәм инде: тыңлап тора. Туйдыра бит инде ул әйбер. «Улым, бүгенгә җитәр инде!» – ди. Әти кайта дип шулай утыра торгач, «Умырзая»ны эләктереп алдым. Ул катлаулы түгел, гел бер үк телләргә басасы. Беркөнне әти кайтты да протезлары белән йөгереп керде сөенеп: «Була бит, улым, була! Молодец!» Аннары бию көен дә өйрәндем. Әти инде шундук хромка да алып кайтып бирде. Бик тиз өйрәндем хромкада да, чөнки азарт барлыкка килде бит. Аннары озак та үтми каяндыр табып баян да алып кайтты. Шулай итеп, авылның беренче баянчысы булып киттем.

Берзаман бездән ерак түгел Түбән Кама шәһәрен сала башладылар. Яктыга чыккан тараканнар шикелле, Шәңгәлче мәктәбеннән шунда киттек, бер авыз сүз урысча белмичә, шәһәр мәктәбенә күчтек. Интернатта бер рус малае гармун алып килде. «Уйнап карыйм әле», – дим. Өйдә гармуным бар иде бит. «Ты же татарин. Как ты можешь играть? Это же русская гармонь!» – ди. Алдым да уйнап җибәрдем, күзе шар булды! «Малайлар, карагыз әле, минем гармун татарча уйный!» – дип кычкыра. Хәзер дә аңлатма бирә алмыйм моңа. Рус гармунын да татарча уйнатырга була! 

9–11 классларны Түбән Камада укыдык. Разил Вәлиев белән бер партада утырдык. Ул – стена газетасы редакторы, мин рәссамы идем. Мәктәптә безгә һөнәр дә бирделәр. Штукатур-маляр булып, үзебез ремонтлар ясарлык булып чыктык. Мәктәпне ремонтлаган өчен безне Волгоградка экскурсиягә дә алып бардылар әле. Соңыннан, фатирлар алгач, Разил дә, мин дә ремонтларны үзебез ясадык. Без эшләп үстек. Безнең буын беркайчан да, эшләтеп интектерәләр, дип зарланып йөрмәде. Әти-әниләр дә сүзләмәде. Хәзер ата-аналар үзләре тәрбияли алмаган баласын мәктәпкә бирә дә мәктәптән таләп итә башлый.

 Урып-җыю чорында – комбайнга, язгы чәчү вакытында культи артына утырырга кызыга идек. Тугызынчы класс-та машина белән амбарга капчыклап ашлык китерәбез, төне буе ташыйбыз. Салам өюләр, печән чабулар безнең җилкәдә. Амбарга ашлык ташыган вакытта әти «Урал» мотоциклында бер капчык бодай алып кайтты. «Улым, менә бу синең беренче эшләп алган акчаң», – ди. «Безгә дә бирәләрмени?! Шуның кадәр күп итепме?!» – дип шаккаттым. Күзгә яшьләр килә. Без акчага эшләргә өйрәнеп үсмәдек. Ә хәзер «бишле» алган саен акча бирәләр балаларга. 

Киттек Казанга укырга. Минем әти башта ук председатель буласың, диде, өзми-куймый авыл хуҗалыгы институты турында сөйләде. Мин аны аңлыйм. Ул вакытта председатель иң зур авторитет иде бит! Ә минем анда барасы килми. Күңелдә – Алабуганың культпросветы, кәпрәеп гармунда уйнаулар... Авыл хуҗалыгына кердем керүен. Җыр, бию түгәрәкләренә рәхәтләнеп йөрдем. Курс ярым укыдым да әле. Җан тартмый инде. Институттан киткәч тә документны бирми йөрттеләр. Шимбә-якшәмбеләрдә цирк төзелешендә эшләп, аккордно акчалар да алдым. Ике көнгә алты тәңкә эләгә – бу хәйран акча иде ул вакытларда. Әти миннән ваз кичте. Әни инде, «нишлисең соң син анда, бала?!» дип, яшереп кенә акча җибәрә торган иде. «Борчылмагыз, үзем җаен табам», – дип, КХТИ ректоры Кирпичниковка кереп киттем. «Сездә укыйсым килә, сездә – хор бар...» – дим. «Сельхоз» бик яхшы вуз бит. Әйбәт инженерлар чыгаралар. Шунда укы. Хорга безгә йөрерсең», – ди ректор. Минем барыбер укымаска исәп! Хорлар сәбәп кенә бит! Үзеңне табу өчен җан тарту кирәк. Төзелеш институтының промышленность-гражданлык факультетына кичке бүлеккә кереп, көндезләрен балта осталары белән эшләп йөрим. Беләм ул эшне. Бабай белән йортлар салган бар. Үзем төзеп йөргәч, фатир да алырмын әле дип өметләнәм. Бергә эшләгән абзый: «И энем, квартира бирә торган булсалар, 25 ел эшләп мин алган булыр идем инде. Әле һаман бирмиләр!» – димәсенме! Башка бәрде! Бетте! Җитмәсә, армиягә повестка килеп төште! 

Армия хезмәтен Грузиядә – ракета гаскәрләренең космик частенда үттем. Яшерен серләрне саклаучы бик кирәкле кеше идем мин! 0-10 дигән бик мөһим приказ бар, шуңа гына буйсынам! Унбишләп сейф. Ачкычлар, печатьләр – кесә тулы, галифе чалбар тутырык. Яшерен мәгълүмат саклангач, өчәр-дүртәр катлы ишекләр, тәрәзәләр дә пәрәвез шикелле. Сигнал проводкалары сузылган... Шулай утырганда Илһам абый Шакировка охшатып «Кара урман»ны җырлап җибәрдем... Һәм бер заман мине машбюрога чакыралар. Анда командир хатыннары утыра иде. «Алмаз, шулкадәр матур тавышың! Безгә дә җырла әле!» – диләр. Җырлыйм. Шуның өчен чәй белән сыйлыйлар. «Кайсы телдә җырлыйсың?» – дип кызыксыналар. Бераз вакыт үткәч, часть командиры хатыны әйтә: «Безгә Тбилисидан генераллар кунакка киләчәк. Син шунда җырламассың микән?» – ди. «Татарчамы?» – дип сорыйм. «Билгеле, татарча! Сиңа костюмнар алдык. Татар дустыбыз дип таныштырырбыз», – ди бит бу. Җырладым! Туган җирдән еракта, башка халыклар каршында татарча җырлау никадәр мәртәбә, горурлык икән ул. Моны аңлатып кына да булмый! 

Студент чак. Келәттә йоклыйм. Бабай уята: «Улым, тор инде. Сыер көтүенә син дә чыксаң, ике чират берьюлы үтәр иде...» «Хәзер, бабай, хәзер...» Йоклыйм һаман. Биштә көтү куалар, ә мин дүрттә кайтып кына яткан булам. Керә дә: «Улым, тордыңмы?» «Тордым, бабай, тордым... биш минут кына ятам да...» «Улы-ым...» Сикереп торасың инде. Һәм ул көтү көтеп кайту – син эшләгән зур эш! Син кирәк! Барысы да тәрбия бит аның. Менә шушы яхшы эш эшләвеңә куана алу һәм аны бәяли белү бездә булырга тиеш.

Нәрсә эшләсәң дә, вак-төяк итеп кенә карарга ярамый. Милләтең өчен кирәкме бу? Аны шул югарылыкта бәяләргә кирәк. Авылың бар синең. Кайтып, ниндидер җыр җырлагансың күкрәк киереп. Күрдегезме, дип. Ә ул җырың синең бер тиенгә тора микән соң әле? Ул халыкка нәрсә бирә? Әти-әниеңә хурлык түгелме шулай йөрүең? Бу эш дип аталамы соң? Менә шунысын уйлый белергә кирәк. Халык бит ул шундый. Әнә Илһам абыйдан да сораганнар: Син берәр эштә эшлисеңме соң?» – дип. «Минем эшем шул бит инде», – дигән. Анализлый белмәгәннәр сораган инде. 

Син музфакта кемдә укыдың, дип сорыйлар иде. Хәмзинда, дия идем. «Хәмзин кем соң ул?» – диләр. Үзем, дим. Максим Горький әйтмешли, тормыш – минем университетларым. Нәкъ шулай. Үзеңдә булмаса, кемдә генә укысаң да, башыңны бәреп, төеп укысаң да, булмый инде ул. 

Телевидениедә эшләгәндә Илһам абый Шакиров белән Күн авылына барып, тимерчелектә бер видео төшердек. Тимерче алачыгына керү белән төшерә башла, дип, операторга әйтеп куйдым. Илһам абый сандалны, учакны, һава өрдерә торган күрекне күрде. Бөтенесен күздән кичереп, кыскычка тотынды. Тырма тешләрен күмеп куйган идек – аларын да тапты: кыскыч белән кыстырып алды. Дулкынланудан куллары калтырый үзенең. Чүкечне алды да, сандалга бәреп, теке-теке суга башлады, көй чыгарган кебек булып китте. Кайчан төшерәсез, ди. Төшердек инде, дим. «Белдеңмени син, минем әти тимерче иде бит!» – ди. Билләһи, белмәдем, дим. «Кулларым калтырый. Әти искә төште...» – диде Илһам абый. Кешенең күңелен кузгату өчен тиешле кылларына кагыла гына белергә кирәк. Бөек җырчыны менә шулай ача алуыма сөенәм. Кайткач, «Җырланмаган әле безнең җыр»га фонограмма куйдырдым. Шуны нибары бер тапкыр күрсәттеләр эфирда! Ә үзе шулхәтле ошаткан иде... 

Пединститутның музфагында укыганда «Саз» ансамблендә җырлап йөри идем. Дүртенче курс, дәүләт имтиханнары бара. Ә мин «Саз»ның солисты булып Мәскәүгә Бөтенсоюз конкурсына киттем. Съездлар Сараеның Концертлар залында «Ай былбылым» белән «Уфа ни өчен матур?»ны җырладык. Бер генә җырны алдылар. Мин пас булдым. Тамаша залында карап утырам. «Саз» чыга, икенче яктан Брежнев чыга. Чыга да утыра, тыңлый, кереп китә. Тагын «Саз» чыга, тагын Брежнев... Режиссерлар әйтте: «Генеральный секретарьга «Саз» ошаган икән!» – ди. «Ай былбылым» белән Гран-при алды ул вакытта «Саз»! Татар җыры Генеральный секретарьны да мөкиббән итте шулай. Кайбер мактаулар җиңүдән дә кыйммәтрәк.

Музфакның ниндидер юбилее иде. Табигать шартлары аркасында самолетлар очмагач, Ренат Ибраһимов Мәскәүдән кайта алмады. Василевский оркестрына җырлый идем мин. Ибраһимов урынына Василевский комиссиягә мине тәкъдим иткән. Мин «Туган ягым»ны җырларга тиеш. Шул вакытта әти килгән иде Казанга. «Мин концертка китәм, әти, җырларга тиешмен анда. Бармыйсыңмы?» – дим. Минем болай йөрүләремне яратмаганын, бармасын беләм бит инде. «Барам», – диде бит! Сәхнәгә чыгар алдыннан шулкадәр нык дулкынландым! Бәхеткә, җырым әйбәт килеп чыкты. Опера театрының арткы фойесыннан килә бу шыгыр-шыгыр протезы белән. Мондый малай белән җитди сөйләшергә кирәк бит инде! Шатланганын артык сиздерми. Шулай да кулын сузды да: «Улым, сиңа гомер буе комачаулаганмын икән», – ди. Иң шәп мактау сүзе булды бу минем өчен. Кырыс булса да, искиткеч кеше иде әти! Үземә гел әйтә торган идем, мин әти кебек булалсам, бәхетле булыр идем! Ул шулкадәр намуслы булды! Гомере буе партоешма секретаре булып эшләде, халык бик яратты үзен! Ул башкалар хөрмәт итәрлек югарылыкка иреште.

Пыр тузып рус эстрадасына бии яшьләр. Нишләп бездә шундый җырлар юк соң, дим. Шаяра-шаяра гына Разил Вәлиевнең «Үпкәләмә миңа» дигән шигыренә җыр яздым. «Саз» белән телевидениегә дә яздырдык. Тулай торак яныннан узып барам кич, шул җыр яңгырый! Яшьләр котыра-котыра бииләр! Шундый җырлар китте. Уйлый башладым: пүчтәк кенә тоелган темадан зур проблема чыгарып була икән бит. 

Мин укытучыларга әйтәм инде, нигә сез рус балаларын җәфалап, татар теленә нәфрәт уятып өйрәтәсез? Нигә «икеле» куясыз? Ике сүз өйрәнеп килсеннәр – куй «бишле»! Икенче көнне ул өч сүз өйрәнеп килер. Татар теле яраткан фәненә әйләнер. Безгә кушалар, системасы шулай бит, диләр. Система бетте хәзер! Юк ул! Хәйлә табып, система дигән сүзгә төренәләр. Балада кызыксыну уятырга кирәк!

Җырчыларга һәрчак әйтәм, хәләл продукция бирергә кирәк тамашачыга! Алар аны аңламый. Шуннан әйтәм инде, син көен язмаган, сүзен язмаган, аранжировкасын үзең эшләмәгән, тавышыңны да Ходай Тәгалә биргән. Ходай Тәгалә тавыш бирмәсә, җырчы да була алмас идең. Ә син бу җырны кем язганын да әйтмисең. Бу – хәрәм. Сине тыңларга килгән кеше түләп кергән – хәләл акчасына килгән. Син бу җырның авторларын әйтергә тиешсең. Һәр баланыкы кебек, җырларның да әтисе, әнисе була. 

Мин шикләнеп карыйм: юморны аңламаган кеше тулы микән? Бик тулы түгелдер. Чөнки тулы түгел икәнен белсә, төзәтер иде бу ягын. Әгәр дә белмәсә, бик мәхлук ул. Безнең мәктәпләрдә юмор һәм сатира белән тәрбияли башлау кирәк. Балаларыбыз ни өчен басынкы безнең? Чөнки аларга юмор тәрбиясе бирелмәгән. Киләчәктә мәктәп программаларында юмор-сатира булган бер фән барлыкка килүен телим. Юмор – кешегә бер дәва, юмор стресслардан саклый. Юморы булган кеше җитәкчеләр янына керергә дә куркып тормый. 

Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.
Фото Анна Арахамия
 

Теги: Алмаз Хәмзин Алмаз Хамзин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эферин Алмаз.Ижатынны,узенне бик яратам.

    Хәзер укыйлар