Җәйгә җиңел муенса

Эссе көннәр турында хыялланып алыйк әле!
Күптәнге танышыбыз Зөлфия СӘЛИМҖАНОВА безгә җәй өчен бик матур муенса үрергә тәкъдим итә. Чын ташлардан, беркемдә дә булмаганны! Җәйге күлмәкләр белән бик килешәчәк ул. Зөлфия үзе аларның төрледән-төрлеләрен үрә. Күргәзмәләрдә хатын-кызларның иң яратып алган әйберсе икән бу муенса. «Сөембикә» укучыларын үз итеп, ул муенса үрү серен безнең белән уртаклашырга булды. Рәсемдәге мастер-класста беләзек үрү үрнәге күрсәтелгән. Муенса да нәк шулай ук үрелә, аермасы – озынлыкта гына.
Кирәк:
* 1 уч авантюрин ташы (яшел төстә ул);
* 1 уч аметист (ачык шәмәхә төстә);
* ташлар төсенә ярашлы сәйләннәр. Бу очракта кытай сәйләне бик яхшы. Аның эреле-ваклы булуы уңайлы;
каптырма ясау өчен фурнитура (лобстер, штифтлар, каплавычлар (русча колпачки дип йөртәләр), пин, кыска чылбыр);
* 3 данә түгәрәк авантюрин ташы, диаметры 8 мм;
* 2 нче санлы ыргак;
* сәйлән энәсе;
* 0,2 мм калынлыктагы үтәкүренмәле кыл (2 м чамасы кирәк булыр);
* түгәрәк башлы каргаборыны (круглогубцы).
Эш барышы:
1. Сәйләннәрне, ташларны бергә катнаштырып, бер савытка салабыз. Сәйлән энәсенә кыл саплап, башта төрле төстәге 6-7 сәйлән (1,5 см), аннары берәр таш эләктерәбез. Янә сәйләннәр, аннары таш – шул рәвешле 1 м чамасы булганчы (муенса өчен 2,5-3 м) сәйләннәр белән ташларны аралаштырып, кылга тезеп чыгабыз. Ниндидер бер эзлеклелек сакларга кирәкми.
2. Сәйләннәрне кирәк кадәр җыеп бетергәч, кылны өзмичә генә, шушы сәйләнле кылдан ыргак белән чылбыр үрүгә күчәбез. Ул буш күзләр (воздушная петля) белән үрелә. Һәрбер күзгә 1 яки 2 сәйлән кертеп калдырыла. 2 сәйлән белән матуррак: бер сәйләнне күзнең уң ягына, бер сәйләнне күзнең сул ягына авыштырасың. Мөһим әйбер: чылбырны буш итеп үрергә, күзләрне тарттырмаска кирәк.
3. Беләзекнең озынлыгы беләзек сөяге әйләнәсенә тигез. Хәтта 1 см чамасы җитми калса да ярый, югыйсә кулдан төшеп китә торган булыр. Муенса үрсәгез, озынлыгы умрау сөягенә кадәр булса яхшы.
4. Йомшак кәнәфи аркасына 2 энә кадап куябыз. Аларның арасы беләзекнең озынлыгы кадәр. Чылбырның бер очын бер генә җебеннән энәләрнең берсенә эләктерәбез, икенче энәгә беләзекнең икенче очы эләктерелә. Чылбырны беләзек озынлыгы кадәр генә калганчы җыябыз. 5-6 кат та, 6-7 кат та булырга мөмкин ул.
5. Энәгә эләктерелгән күзләрнең һәрберсен озын штифтка күчерәбез. Игътибарлы булыгыз, бер күз дә штифтка керми калмасын. Икенче энәдәге күзләр икенче штифтка күчерелә. Түгәрәк каргаборыны белән штифтның бер очын бөгеп, ике катлы боҗра ясыйбыз. Икенче очын бөгәргә керешкәнче, штифтка башта каплавыч, аннары бер түгәрәк авантюрин кидереп калдырабыз. Каргаборыны белән штифтның ул очын да боҗралап бөгеп куябыз. Беләзекнең икенче очы да нәкъ шулай ясала.
6. Беләзек әзер дип әйтерлек. Аның бер очындагы боҗрага – лобстер, икенче очындагысына ике катлы боҗра кидерәбез. Беләзекнең озынлыгын көйләргә мөмкин булсын өчен, әлеге боҗрага кыска гына чылбыр эләбез.
7. Чылбыр очын тагын бер авантюрин белән бизибез. Әлеге түгәрәк таш чылбырга пин – бер башы йомры булган кыска кадак – ярдәмендә беркетелә. Ташны пинга кидереп, буш калган очын карга борыны белән боҗралыйбыз. Шушы боҗраны чылбырга эләктерәбез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.