Яшьләрчә һәм җылы

Яшь чагында бер дә башка киясе килми бит ул. Башлыкны килешми дип табасың, яулыкны өлкәннәр генә бәйли дисең. Әниләрнең үзәге өзелеп калганын да уйламыйсың, салкыннан колаклар чымырдаса да сер бирмисең. Яшьләрнең модалы күренәсе килә. Бүген без тәкъдим иткән муенлы капюшон күпчелек кызларның күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Аны бәйләү артык катлаулы түгел. Пальто төсенә туры килгән җеп тапсаң, калганы — ике-өч көнлек эш.
Мастер-классны «Сөембикә» укучыларына күптәннән таныш Ания ГАТАУЛЛИНА үткәрә.
* 5 нче номерлы бәйләү энәләре;
* 1 м тар атлас тасма (киңлеге 1 см);
* зур күзле тегү энәсе.
Энәгә 80 күз җыябыз. Бу 56–58 нче баш үлчәменә туры килә.
10 рәт 2 уң, 2 сул күздән торган резинка бәйлибез (бәйләм әйләнә буенча бәйләнә).
11 нче рәттә тасма уздыру өчен тишекләр ясала. Моның өчен: энәгә җеп чалып, 2 күзне бергә уң белән бәйлибез. Шул рәвешле рәтне бәйләп чыгабыз.
12 нче рәттән 2 уң, 2 сул күз белән резинка бәйләүне дәвам итәбез. Резинка белән тагын 28 рәт бәйлибез. Барлыгы 20 см бәйләргә кирәк.
39 нчы рәттән бәйләмне һәр ике күздән соң бергә арттыра барып (40 күз өстәлә), күзләр санын 120 гә җиткерәбез.
40 нчы рәттән (уң як) бизәк белән бәйли башлыйбыз: 1 нче күз бәйләнми генә алына, 9 күз «энҗе бизәк» белән бәйләнә, 2 уң, 1 сул, 9 күзне рәсем-дәге үрнәк буенча бәйлибез, 1 сул, 74 күз уң, 1 сул, 9 күз үрнәк буенча, 1 сул, 2 уң, 9 күз «энҗе бизәк»,
1 (соңгы күз) уң.
«Энҗе бизәк»не бәйләү тәртибе түбәндәгечә: 1 уң, 1 сул, 1 уң, 1 сул...
Икенче рәтне бәйләгәндә уң урынына – сул, сул урынына уң күз бәйлибез.
41 нче рәт (сул як): 1 нче күз бәйләнми генә алына, 9 күз «энҗе бизәк», 2 сул, 1 уң, 9 сул, 1 уң, 74 күз сул, 1 уң, 9 сул, 1 уң, 2 сул, 9 күз «энҗе бизәк», 1 сул.
Капюшонның биеклеге 30 см булгач (муен өлешен санамыйбыз), кыл уртадан күзләр санын киметә башлыйбыз: 59–60 һәм 61–62 нче күзләрне бәйләгәндә ике күзне бергә бәйлибез. Игътибар: 61–62 нче күзләрне бәйләгәндә энәне өстән тыгабыз. Киметү бары тик уң якны бәйләгәндә генә башкарыла.
Бәйләм 40 см булганчы, гел шулай киметә барабыз. 40 см бәйләгәч, күзләрне япмый гына, капюшонның түбәсен трикотаж җөе белән тегәбез. Җепнең очын яшерәбез.
Капюшонны үтүкләү тактасына салып, үтүкнең табанын бәйләмгә тидерми генә пар белән үтүклибез. Тишекләр аша тасма уздыргач, үзе заманча, үзе җылы баш киемебез әзер.
Менә хәзер көзге салкын җилләр безгә куркыныч түгел!
– уң күз
– ике күзне бер итеп, сулга авыштырып бәйләү (энә күзнең өстеннән кертелә)
– ике күзне бер итеп, уңга авыштырып бәйләү (энә күзнең астыннан кертелә)
Мастер-классны «Сөембикә» укучыларына күптәннән таныш Ания ГАТАУЛЛИНА үткәрә.
Кирәк:
* 133м/100 г 3 йомгак бәйләү җебе (50% йон, 50% акрил);* 5 нче номерлы бәйләү энәләре;
* 1 м тар атлас тасма (киңлеге 1 см);
* зур күзле тегү энәсе.

Эш барышы:
Энәгә 80 күз җыябыз. Бу 56–58 нче баш үлчәменә туры килә.10 рәт 2 уң, 2 сул күздән торган резинка бәйлибез (бәйләм әйләнә буенча бәйләнә).
11 нче рәттә тасма уздыру өчен тишекләр ясала. Моның өчен: энәгә җеп чалып, 2 күзне бергә уң белән бәйлибез. Шул рәвешле рәтне бәйләп чыгабыз.
12 нче рәттән 2 уң, 2 сул күз белән резинка бәйләүне дәвам итәбез. Резинка белән тагын 28 рәт бәйлибез. Барлыгы 20 см бәйләргә кирәк.
39 нчы рәттән бәйләмне һәр ике күздән соң бергә арттыра барып (40 күз өстәлә), күзләр санын 120 гә җиткерәбез.
40 нчы рәттән (уң як) бизәк белән бәйли башлыйбыз: 1 нче күз бәйләнми генә алына, 9 күз «энҗе бизәк» белән бәйләнә, 2 уң, 1 сул, 9 күзне рәсем-дәге үрнәк буенча бәйлибез, 1 сул, 74 күз уң, 1 сул, 9 күз үрнәк буенча, 1 сул, 2 уң, 9 күз «энҗе бизәк»,
1 (соңгы күз) уң.
«Энҗе бизәк»не бәйләү тәртибе түбәндәгечә: 1 уң, 1 сул, 1 уң, 1 сул...
Икенче рәтне бәйләгәндә уң урынына – сул, сул урынына уң күз бәйлибез.
41 нче рәт (сул як): 1 нче күз бәйләнми генә алына, 9 күз «энҗе бизәк», 2 сул, 1 уң, 9 сул, 1 уң, 74 күз сул, 1 уң, 9 сул, 1 уң, 2 сул, 9 күз «энҗе бизәк», 1 сул.
Капюшонның биеклеге 30 см булгач (муен өлешен санамыйбыз), кыл уртадан күзләр санын киметә башлыйбыз: 59–60 һәм 61–62 нче күзләрне бәйләгәндә ике күзне бергә бәйлибез. Игътибар: 61–62 нче күзләрне бәйләгәндә энәне өстән тыгабыз. Киметү бары тик уң якны бәйләгәндә генә башкарыла.
Бәйләм 40 см булганчы, гел шулай киметә барабыз. 40 см бәйләгәч, күзләрне япмый гына, капюшонның түбәсен трикотаж җөе белән тегәбез. Җепнең очын яшерәбез.
Капюшонны үтүкләү тактасына салып, үтүкнең табанын бәйләмгә тидерми генә пар белән үтүклибез. Тишекләр аша тасма уздыргач, үзе заманча, үзе җылы баш киемебез әзер.
Менә хәзер көзге салкын җилләр безгә куркыныч түгел!

Үрнәк схемасы
– уң күз– ике күзне бер итеп, сулга авыштырып бәйләү (энә күзнең өстеннән кертелә)
– ике күзне бер итеп, уңга авыштырып бәйләү (энә күзнең астыннан кертелә)
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Вәгъдә йөзеге Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә...
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.