«Ярканат» җиңле туника тегәбез

Кирәк:
* туниканың ике озынлыгы кадәр юка гына тукыма (шифон, ефәк, юка трикотаж);* тегү машинасына нечкә энә һәм нечкә җеп;
* юка флизелин кисәге;
* кыек тасма (косая бейка).
Эш барышы:
Без тегәсе туниканың итәге билбауга җыела, шуңа күрә эшкә керешкәнче, иң элек 14 сантиметр киңлегендә билбау кисеп алабыз, урталай бөкләгәч ул 7 сантиметр була, шуның астан-өстән берәр сантиметры тегү өлеше.Туникага өлге кирәкми, аны тукымада гына ясап кисәбез.
Тукыманы башта аркылыга, аннан буйга бөклибез. 4 кат килеп чыкты, урыннан күчмәсенгә, аны чукмарбашлы энәләр белән чәнчеп куябыз.
Туниканы аскы яктан сыза башлыйбыз. Моның өчен янбаш әйләнәсен үлчәп, киңлек өчен 15-20 сантиметр өстибез, килеп чыккан сумманы дүрткә бүлеп, тукыманың бөкләнгән кырыеннан шушы аерманы билгелибез.
Хәзер бер кулны кырыйга сузып, җиденче умыртка сөягеннән беләк буйлап теләгән озынлыкны үлчәп алабыз, шуны тукыманың бөкләнгән өске кырыеннан билгелибез. Бу – җиңнең озынлыгы һәм җилкәнең дүрттән бер киңлеге була. Шушы ноктадан аска таба җиңнең киңлеген үлчәп, тамгалап куябыз. Җиң киңлеге 20-25 сантиметр.
Аскы итәктә билгеләнгән нокта белән җиң киңлеген билгеләгән ноктаны дугалап тоташтырабыз һәм 1,5 сантиметр тегү өлеше калдырып, кисәбез.
Өске почмакта баш сыярлык тишек уябыз, якынча 11-12 сантиметр була (баш әйләнәсен үлчәп, дүрткә бүлегез). Баштан ук зур итеп кисмәгез, изүе бик ачык килеп чыгуы бар, тар булса, киеп караганда төзәтерсез, киңрәк икән, изүен бераз җыерабыз.
Кискәннән калган кисәкләрне икегә бөкләп, киңлеге 7 сантиметр, озынлыгы беләк юанлыгы кадәр булган манжетлар кисәбез, аларга флизелин ябыштырып куябыз. Җиң очын манжет кадәр генә калдырып җыябыз һәм манжетны җиңгә беркетәбез. Теләсәгез, җиң очын киңрәк итеп бөгеп, резинка гына киертергә мөмкин.
Янбаш киңлегенә 2-3 сантиметр киңлек өлеше кушып, алдан кисеп калдырган тукыма кисәгеннән билбау ясап, флизелин ябыштырабыз.Туниканың итәген билбау озынлыгы кадәр калганчы бөреп, билбауны туникага тегеп куябыз. Җиң кебек үк, итәкне дә резинкага гына җыярга яисә бөгеп кенә куярга була.
Муен уемын кыек тасма белән каймалыйбыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.