Цумами Канзаши

Канзаши — японнарның бик борынгыдан килә торган кул эше сәнгате. Ефәк тасмалардан ясалган бу чәчкәләр белән япон гейшалары чәчләрен бизи торган булганнар. Канзашидан чәч кыстыргычлары гына түгел, брошкалар, алкалар да ясарга мөмкин. Күлмәкне шундый брошка белән бизәп җибәрсәгез, гап-гади киемгә бәйрәмчә төс керәчәк. Аңа иш итеп чәч кыстыргычы да ясарга була.
Кирәк:
- 4-5 см киңлектәге төрле төстәге атлас тасмалар;
- чәчәкләрнең уртасын бизәр өчен эрерәк сәйләннәр;
- 10-15 см чамасы үтәкүренмәле каты җеп (леска);
- чәч каймасы (ободок), булавка;
- тиз ябыштыра торган җилем («Момент», «Титан» ише);
- шәм;
- энә-җеп, эскәк.
Эш барышы:
(Фото 2-5) Тасмаларны тигез шакмакларга кисәбез. Шакмакны урталай бөкләп, өчпочмак ясыйбыз. Анысын да урталай бөклибез. Ул өчпочмакны янә бер кат бөкләп, очын тигезләп кисәбез.
Эскәк белән кысып тотып, киселгән очын шәм өстендә аз гына эретеп алабыз да, бармак битләре белән кыскалап, тиз генә ябыштырып куябыз.
Өчпочмакның аскы ягын да тигезләп кисәргә кирәк. Анысын да шәм утында тотып алабыз. Чәчәкнең таҗ яфрагы барлыкка килә. Бу – очлы таҗ. Аның әле түгәрәк таҗ дигәне дә бар. Рәсемнәребезгә карап, аларны ясарга бик тиз өйрәнерсез.
(Фото 6) Таҗ яфракларын берәм-берәм җепкә тезеп, чәчәк рәвешенә китерәбез.
(Фото 7) Катыргы кәгазьдән түгәрәк кисеп алып, аңа чәчәк төсендәге тасма ябыштырабыз.
(Фото 8) Хәзер инде шушы түгәрәккә әзер чәчәгебезне ябыштырыйк. Чәчәк уртасына эрерәк сәйлән куела. Мин үзем ярашлы сәйлән таба алмадым. Шуңа күрә учыма вак сәйләннәр салдым да, җилем тамызып, яссы түгәрәк әвәләдем.
(Фото 9) Чәч каймасына җилем сылап, чәчәкне ябыштырабыз. Монда фантазиягә тулы ирек, үзегезгә ничек матур күренә, композицияне шулай тезегез.
Күбәләк (фото 10)
Күбәләкне чәч кыстыргычына ябыштырсаң да матур, брошкага да килешә. (Фото 11)Аның өстәге канатлары – очлы, астагылары түгәрәк таҗ яфракларыннан ясалган. Алар икешәр катлы – ике төстәге тасмадан.
(Фото 12) Канатларны, чәчәкнеке кебек үк, катыргыга ябыштырдык.
(Фото 13) Күбәләкнең уртасы җепкә тезгән сәйләннәрдән гыйбарәт. Мыеклары – үтәкүренмәле җептән (леска).
Барысын да ябыштырып бетергәч, күбәләкне булавкага беркетәбез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.