​Сәйләнле шарф

Зөлфиянең кул эшләре һәркайсы үзенчәлекле. Беркайчан да бер-берсен кабатламый, кемгә дә килешә торган. Менә бу шарф та һәр хатын-кызны бизи торган. Җәй өчен дә, кыш өчен дә матур ул. Теләсә кайсы киемне ачып җибәрә, бәйрәмчә тантаналы төс өсти. 
 

Кирәк: 

* матур шифон шарф (буе – 1,5 м, иңе – 40см);
* 6 төстәге эре мәрҗәннәр. Диаметры – 6 мм. Һәр төстән 65 данә. Төсләре шарфның бизәкләре белән ярашырга тиеш;
* 200 г үтә күренмәле вак сәйлән (№ 10);
* нечкә һәм нык кыл яки җеп (кул белән генә тартып өзәрлек булмасын);
* нечкә сәйлән энәсе;
* кайчы.
 

Эш барышы:

1,5 м җеп кисеп алып, энәгә саплыйбыз. Шуңа 1 вак сәйлән элдереп, аны җепнең очына кадәр этәрәбез (20 см чамасы «койрык» калдырырга кирәк була) һәм энәне кабат шушы ук сәйлән эченнән уздырып, төенләп куябыз, җеп буйлап шуып йөрмәслек булсын. 
1 нче рәт: энәгә 1 вак сәйлән (чөнки рәт башында берәү бар инде), 1 мәрҗән, 2 сәйлән, 1 мәрҗән (бу юлы инде башка төслесен), 2 сәйлән, 1 мәрҗән итеп, мәрҗәннең алты төслесен дә энәгә элдерәбез (алтынчы мәрҗәннән соң, сәйләнне берне генә алабыз, аннары бу рәтне боҗрага тоташтырабыз: энәне рәт башында беренче булып торган ике вак сәйлән аша уздырабыз.

2 нче рәт: энәгә 5 вак сәйлән һәм аскы рәттәге мәрҗән төсендәге мәрҗән эләктереп, энәне аскы рәттә шушы турыдагы мәрҗәннән соң икенче булып торган сәйлән аша тыгып алабыз. Энәгә кабат 5 сәйлән, аннары тагын бер мәрҗән (алар һәрвакыт астагы рәттә торучы мәрҗән төсендә булырга тиеш) эләктереп, барлык алты төсле мәрҗәннәрне дә бер рәткә җыеп бетерәбез. 6 нчы мәрҗәнне энәгә эләктергәч, безгә өскә таба үрергә кирәк булачак. Моның өчен энәне икенче рәтнең башында торган 5 сәйләннең иң өстә торганы аша уздырып алабыз. 

3 нче һәм калган барлык рәтләр: энәгә 5 сәйлән, аннары аскы рәттәгесе төсендәге мәрҗән эләктереп, энәне аскы рәттәге сәйләннәрнең бишенчесе аша уздырабыз. Калган барлык рәтләр дә шушы рәвешле бәйләп дәвам ителә. 
Иң соңгы рәт: энәгә бер сәйлән һәм мәрҗән эләктереп, энәне аскы рәттәге бишенче сәйлән аша уздырабыз. Иң соңгы адым: энәгә 1 сәйлән, 1 мәрҗән һәм 1 сәйлән элдерәбез. Әлегә җепне кисми торабыз.

Шарфны сәйләнле «торбага» кидерү:
шарфны уң ягы тышка калырлык итеп, буйга гармунлап төрәбез. «Гармунны» шарфның икенче чите белән каплыйбыз. «Гармунны» сак кына җыеп тотып, бер башыннан җеп белән чорныйбыз. Җепнең икенче очын карандаш ише артык юан булмаган озынрак таякчыкка бәйлибез. Шушы таяк ярдәмендә шарфны «торба» аша уздырабыз. Гадәттә, шарфның бер очы чак кына озынрак итеп калдырыла, бәйләп куйгач, тигезлек саклансын өчен кирәк бу. 

Соңгы эш итеп сәйләннән үрелгән «торбаның» баш-башларын тарттырып, энәне соңгы рәтнең сәйләннәре аша йөртәбез, астагы рәттәге сәйлән аша уздырып, төенлибез һәм җепне кисәбез. 

Сәйләннәрне тезә генә башлаганда, без бер сәйләнне җепкә урап, беркетеп калдырган идек бит. Сак кына җепнең очын сүтеп алып, аны энәгә саплыйбыз һәм энәне соңгы рәт аша уздырып, аскы рәттәге сәйлән аша йөртеп, җеп очын төенлибез.  

Шарф әзер. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9852
    11
    116
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9875
    9
    80
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    5557
    4
    64
  • Көтеп алынган бәхет Әллә күзенә күренәме, сискәнеп китте Гөлгенә. Каршысында пәйда булган Гамилне күргәч, ни уйларга да белмәде, чөнки бу  очрашу көтмәгәндә, кинәт булды. Унсигез еллап гомер үтсә дә, шундук  таныды  аны: шул ук озын буй, киң җилкә, серле караш, тик куе кара чәчләренең чигә тирәләренә ак бәс яткан. Күзләрендә ниндидер сагышмы, назмы...
    4502
    0
    47
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6707
    2
    30
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 4 август 2021 - 13:40
    Без имени
    Нигэ бэхетне чит илдэн эзлисен? Кузенне зуррак ачып тирэ ягына кара,может сине бэхетле итэр кеше янында гына йоридер!
    Чит ил кияве
  • 4 август 2021 - 09:01
    Без имени
    Берни дэ ан,ламадым. Ужасное состояние семейнлй жизни. Э балалар?
    Эшләмәскә ничек өйрәнәсе?
  • 4 август 2021 - 00:24
    Без имени
    Сезнен барыбер узегезчэ эшлэгэнегезне белеп нервагызны ашый хорэсэн ирегез. Узе кайсысын устерешергэ олеш кертэ, шуны гына ашатыгыз узенэ, узегезгэ нэрсэ ошый, шуны устерегез дэ ашагыз. Узегезне яратырга ойрэнегез. 1 атна булса да ул эйткэнчэ эшлэгез, идэн я кер юа башлагач мырлый икэн, туктагыз да, 2 че диванга барып ятыгыз, тик анын янына тугел. Хэм шулай, 7-10 кон дэвам итегез, туктамас жиреннэн туктар, бэлкем. Хотя, бокерене кабер генэ турайта.
    Эшләмәскә ничек өйрәнәсе?
  • 4 август 2021 - 07:57
    Без имени
    Тугри фикирлар язылган
    Башыңны сакла, балам...
  • 2 август 2021 - 19:02
    Без имени
    Оендэ жыеп укырсын бигрэк кыланасыз ботен шарты туры килми ул
    Марсель Вагыйзов аэропортта күңелсез хәлгә тарыган
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан