Логотип
Кулларыңнан куан

Свитшот тегәбез

Мастер-класста кулланылган үлчәмнәр 46-48 нче үлчәмле кием өчен. Кайбер саннар һәр размерга да ярашлы, аларын мастер-класс барышында әйтеп китәрбез.


Кирәк: 

* калынрак трикотаж тукыма;
* иңе – 140-150 см, ә буе киемнең
* ике озынлыгы кадәр;
* тукыма төсенә туры килә торган тегү җебе;
* чукмарбашлы энәләр;
* акбур яки сабын кисәге.
 
 
Эш тәртибе: 
 Тукыманы урталай бөкләп, өстәл-гә тигезләп җәябез (Киемнең өлге-се турыдан-туры тукымага гына сызыла.
 Бөкләнгән сызык буйлап, тукыма­ның бер очыннан киемнең озынлыгын үлчәп, тамга салабыз. Аны «А» хәрефе белән билгелик. «А»дан соң, тагын шушы ук озынлыкны үлчәп, ул ноктаны «Б» дип тамгалыйк.
(1 нче рәсем.)

 Хәзер җиң уемын (пройманы) бил­геләргә кирәк. Ничек үлчәргә икәнен югарыда әйттек. 
Безнең очракта ул 22 см. Моңа тагын 3 см киңлек өлеше дә кушыла. (3 см һәр үлчәм өчен дә уртак.) 22+3=25. 
 
 «А» тамгасыннан һәр ике якка да 25 см үлчәп билгелибез (сез инде үз үлчәмегезне кулланасыз). Сул яктагы ноктаны «В», уң яктагысын «Г» дип атыйбыз.
 Күкрәк әйләнәсенең үлчәмен дүрткә бүлеп, шуңа тагын 3 см (һәр размер өчен дә бер) киңлек өлеше кушабыз. Килеп чыккан санны «В» һәм «Г» нокталарыннан өскә таба үлчәп салабыз. Барлыкка килгән нокталарның сулдагысын – «Д», уңдагысын «Е» дип тамгалыйбыз. «Д» ноктасыннан – сулга таба,
«Е» ноктасыннан уңга таба да әлеге санны салып, нокталарның берсен «З», икенчесен «Ж» дип билгелибез.


Муен уемын ясау
 «А» ноктасыннан сул якка – 2 см, уң якка (анысы алгы як була) – 9 см, өскә 8 см билгеләп, нокталар куябыз. Шушы 3 ноктаны дугалап тоташтырабыз. Бирелгән саннар һәр размер өчен дә уртак. (2 нче рәсем.)
 
Реглан җиң:
 «Дуга»ның һәр ике ягыннан да астан өскә таба 7 см үлчәп (һәр размер өчен дә бер), нокталар төртәбез. Сулдагы ноктаны – «Д», уңдагысын «Е» нокталары белән тоташтырабыз. (3 нче рәсем.)
 «Дуга»дан өскә таба җиң озынлыгын үлчәп салабыз һәм аны «И» хәрефе белән билгелибез. Беләзек әйләнәсен икегә бүлеп, шуңа 3 см киңлек өлешен кушып, табылган санны «И» ноктасының ике ягына да үлчәп салабыз һәм аларны «И»¹, «И»² дип тамгалыйбыз. (4 нче рәсем.)
 «И»¹ ноктасын – «Д» белән, «И»² ноктасын «Е» белән тоташтырабыз. Кайчы рәсеме төшерелгән сы-зыклар буйлап, өлешләрне кисәбез. (5, 6 нчы рәсемнәр.)
 
Җиңнәрне бераз тарайтасы була. Моның өчен: җиңнең иң киң төшеннән («Д» һәм «Е» нокталары) эчке якка таба 4 см кереп, аны җиң очы һәм муен уемы белән тоташтырабыз. Шушы сызык буйлап кисеп тарайтабыз. (7 нче рәсем.)

Кискәннән калган тукымадан ике манжет, муен уемына кайма, аскы якка кереш кисәбез. (8 нче рәсем.)
 
Манжет:
Тукыманың буй юнәлеше буенча киселә. Озынлыгы – беләзек әйләнәсе (әгәр дә трикотаж сузылучан булмаса, 1-2 см киңлек өлеше кушарга кирәк булыр), киңлеге – 12 см. Бөкләгәч,
6 см кала. Аның 1 см – тегү өлеше. Әзер манжетның киңлеге – 5 см. Һәркемнең беләзек үлчәме төрлечә, әмма киңлеге һәр үлчәмгә дә уртак.
 
Аскы кереш:
Ул да тукыманың буй юнәлеше буйлап киселә. Озынлыгы – күкрәк әйләнәсенә тигез, киңлеге шулай ук 12 см. Әзер керешнең киңлеге – 5 см.
 
Муен уемына кайма:
Ул тукыманың буй җебенә 45 градуслы почмак белән киселә. Киңлеге – 6 см, озынлыгы – 48 см. Озынлыгының дөреслеген муен уемын үлчәп ачыкларга була. (9 нчы рәсем.) Алар тигез булырга тиеш. Әмма кайманы кискәндә һәр ягыннан да 1 см тегү өлеше кушыла.
 
Тегү:
Алгы як белән арткы якны кырый җөйләр буенча тегеп тоташтырабыз.  Җиңнәрне тегәбез. Тегелгән җиңне уң ягына әйләндереп, киемнең эченә тыгабыз һәм җиң тегеләсе урынга чукмарбашлы энәләр белән чәнчеп куябыз.
Кырый җөй белән җиңнең җөе туры килергә тиеш. (10 нчы рәсем.) Машина җөен култык астыннан сала башлыйбыз. 
Манжет, кереш һәм кайманың ике очын тегеп тоташтырабыз. Манжетны урталай бөкләп, җиң очына тегеп куябыз. Җөйләрнең бер-берсенә туры килүенә игътибарлы булыгыз. (11 нче рәсем.) 
Машина белән теккәндә, манжет өске якта булсын, аны бераз тартыбрак тегәргә кирәк, ә җиң очы, киресенчә, бераз җыелыбрак барсын, чөнки манжет җиң очыннан озынрак. (12 нче рәсем.)
 
Муен уемы да, аскы якка кереш тә нәкъ шушылай тегелә. Муен уемына тегелгән кайманы үтүкләгәндә, пар белән үтүкләп, бераз җыярга, урынына утыртырга да кирәк булачак.
Трикотаж тукыманың читләре, гадәттә, сыпылмый, шуңа күрә җөй кырыйларын эшкәртмәсәң дә була. Әмма, оверлогыгыз булып, эшкәртеп чыксагыз, бүләк итәсе киемегезнең эчке ягы пөхтәрәк күренәчәк.
Оверлок урынына машинаның зигзаг җөен кулланырга мөмкин.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар