Шукларга – шаян башлык

«Буратино» башлыгы бик җиңел бәйләнә! Берне бәйләп чыгуга, һичшиксез барлык туганнарыгызның, дусларыгызның балаларына да бүләккә берәр башлык бәйләмичә булдыра алмассыз! Фантазиягезне җигеп, төрле-төрле башлыклар уйлап таба аласыз. Мондый башлык кигән сабыегызны әллә каян танып булыр.


Кирәк:

 бәйләү энәләре, тегү энәсе, җебе;
 төрле төстәге бәйләү җепләре (махсус балалар өчен булганын сайлагыз – кычыттырмасын, гипоаллерген булсын) – кара, кызыл, яшел, әфлисун, шәмәхә…
 картоннан киселгән ике түгәрәк (чук ясау өчен).


Эш барышы:

Гадәттә, яшь-яшь ярымлык бала башлыгы өчен 90 күз җыела (өлкәнрәкләре өчен 96 яхшы). 

Кара җеп белән 1х1 резинка белән 12 рәт бәйлибез (маңгай өлешен киңрәк кайтарырлык булсын дисәгез, тагын бер биш рәт өстәгез). Кызыл җепкә күчеп (мин карасын өзеп тормыйм), тагын 4 рәт резинка белән бәйләүне дәвам итәбез (башлыкның маңгай өлешен кайтарып куйганда пөхтә булсын өчен кирәк бу). 

Алга таба уң якны уң күзләр, тискәре якны сул күзләр белән бәйлибез. 

Кызыл җеп белән тагын 5 рәт. Күчәбез кара төскә. Ике рәт бәйләгәч, башка төскә алмаштырабыз, 5 рәт бәйлибез. 

Башлыкның биеклеге 11-12 сантиметрга җиткәч, һәр дүртенче рәттә ике яктан да икешәр күз яба барабыз. 

Башлык озын булсын дисәгез, эшнең уртасына якынлашкач, берешәр күз генә ябыгыз. Эшнең рәтенә бик тиз төшенәчәксез!

Энәдә алты күз калгач, бәйләүне тәмамлыйбыз. Тискәре ягындагы җеп­ләрне бер-берсенә пөхтәләп тоташтырабыз, очларын матур итеп кисеп чыгабыз. Энәне артка атлатып, башлыкны тегеп тоташтырабыз. 

 Игътибар! Маңгай өлешенең кайтарылуы турында онытып җибәрмәгез! Аның иң аскы өлешендә җөй уң якта булырга тиеш!

 Чукны балачактан ук барыбыз да ясый алабыз, онытып җибәрүчеләр, фотоларга карап, рәхим итеп, хатирәләрен яңартып җибәрә ала.

Фото: Газинур Хафизов

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3322
    5
    124
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10451
    5
    69
  • «Бүтән әнием юк...» – Әнием Картлар йортында минем...
    8936
    11
    61
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    5763
    0
    60
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    3966
    1
    46
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 29 ноябрь 2021 - 12:37
    Без имени
    Физәлиянең барлык әсәрләре дә тәрбияви, матур эчтәлекле, бик яратып укыйм рәхмәт.Баласы ана назына, иркәләвенә мохтаҗ чагында, чирле баласын ташлап киткән кешене ничек кичермәк кирәк, бу очракта мин Илүсне гәепләмәс идем
    ​Югалган әни
  • 28 ноябрь 2021 - 19:09
    Без имени
    Июнь аенда туучыларныкы тамчы да туры килми.
    Туган ай буенча холык билгеләү
  • 29 ноябрь 2021 - 02:43
    Без имени
    Нинди үрнәк гаилә. Фәнил абыйдан күпкә яшь, мин алай булдыра алмас идем.
    Нәселнең матур киләчәге – тамырларның нык булуында
  • 29 ноябрь 2021 - 10:39
    Без имени
    Гафу итегез бэлки мин дорестэ уйламыймдыр ,чирле баласын ташлап китткен (эни )кешене миндэ гафу итэ алмас идем ,устерген ,аякка бастырган гына чын эни булып каладыр ул ,кайберэулэр ния эзлэп бармаган ул дилэр ,э ния анарга ул хазер кирэк ,бэлэкэй чагында ,чирле чагында балага кирэк булган ,хазер бер кирэгедэ юк ,узе кермэген бит димэк ана кирэкмэген улы ....
    ​Югалган әни
  • 26 ноябрь 2021 - 17:41
    Без имени
    Ришат бэхетле булыгыз концертынны карадым тетевизордан семья белэн искиткеч мэгнэле матур Мишэрский эйтсэм натуральный булды Унышлар балам сина хэр яклап бик матур жырлыйсыз!!!
    Ришат Фазлыйәхмәтов: “Начар сүз әйтүчеләр Тәтишкәмне белми...”    
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан