Логотип
Кулларыңнан куан

Өй «читеге»

Бу матур «читекләр»не бәйләргә безне Ания ГАТАУЛЛИНА өйрәтә. Ания Марий Иле Бәрәңге районының Мазар Башы авылы кызы. Татар дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлап, дүрт ел мәктәптә укыткан. Хәзергә биш яшьлек уллары Йосыфны үстерә. Аниянең әнисе дә бәйләргә бик оста, күп нәрсәне ул аңардан өйрәнгән икән. Ания бәйләгән киемнәр өйдәгеләрне генә җылытып калмый, ул әле башкаларга да бәйли. Шул арада төрле күргәзмәләрдә катнашырга да вакыт таба.

Кирәк: 

(37 нче үлчәмле «читек» өчен)
* шул үлчәмдәге киез аслыклар (базарда сатыла);
* дермантин яки ясалма күн (тукыма кибетләрендә бар);
* 100–150 г ак төсле йон җеп (100 м = 100 г);
* 100 г зәңгәр төсле (100 м = 100 г);
* 4–5 нче номерлы ыргак;
* кара төсле бик нык тегү җебе;
* камыт энәсе.
 

Эш барышы:

Киез аслыкны дермантин өстенә салып, эзен төшерәбез һәм кайчы белән шул эздән кисәбез. Камыт энәсенә кара җеп саплап, дермантин белән киезне элмәк җөе белән тоташтырабыз. Дермантинның шома ягы аста булсын. Безнең җөй 76 элмәкле булып чыкты.

Ак йон җебен ыргак белән шушы элмәк аша тартып алып, чалусыз багана (столбик без накида) белән бәйләп чыгабыз. Бәйләмне арткы яктан уртадан башларга кирәк. Дүрт рәт бәйләгәннән соң, җепне өзеп, очын яшерәбез.
 

«Читек»нең йөзен бәйлибез

Алгы якның кыл уртасыннан дүрт күзне чалусыз багана белән бәйлибез, бишенче күзне сикертеп кенә үтеп, алтынчы күзне тоташтыручы элмәк белән бәйләп алабыз. Бәйләмне борып тотып, кирегә бәйләп китәбез. Бишенче күзне бу юлы да сикертеп үтеп, алтынчысын тоташтыручы элмәк белән бәйлибез.

Өченче һәм дүртенче рәтләрне бәйләгәндә, бишенче күзне исә чалусыз багана, алтынчысын тоташтыручы элмәк белән бәйлибез. Алдагы рәттә алты күзне бәйлибез, җиденчесен тоташтыручы элмәк белән бәйләп алабыз, шул рәвешле һәр рәтне чыкканда берәр күзгә арттыра барабыз. Барлыгы егерме рәт бәйлибез.

 Егерменче рәтне чыккач, бәйләп килгән уңайга тубык кырыйлап бәйләп китәбез. Йөзлеккә килеп җиткәч, андагы беренче күзне тоташтыручы элмәк белән бәйләп, икенче күзне чалусыз багана белән бәйлибез. Бәйләмне борып тотып, кирегә таба бәйләп китәбез. Йөзлеккә килеп җиткәч, янә беренче күзне тоташтыручы элмәк, икенчесен чалусыз багана белән бәйлибез. Шул рәвешле дүрт рәт бәйләнә.

Куныч. Ул бизәк белән бәйләнә. Рәт башында 3 күзле чылбыр үреп (күтәрү баганасы), беренче күз аша чалулы өч багана бәйлибез. Икенче күзне сикертеп үтеп, ыргакны өченче күзгә кертәбез һәм янә чалулы өч багана бәйлибез. Шулай, рәт беткәнче бәйләнә. Рәтне тоташтырабыз һәм өч күзле чылбыр үреп, беренчесе кебек үк, икенче рәтне бәйлибез. Бу юлы чалулы баганалар сикертеп киткән күзләр өстенә бәйләнә.

Өченче һәм дүртенче рәтне зәңгәр җеп белән бәйлибез. Ак җепне өзеп торабыз. Бишенче-алтынчы рәтләр ак җеп белән бәйләнә. Бизәге шул ук: рәт башында өч күзле чылбыр, бер күз аша чалулы өч багана, икенче күзне сикертеп үтәбез... Калган өч рәтне зәңгәр җеп белән бәйләп, бәйләмне төгәллибез.


Киңәш:
Йоннан бәйләнгән әйберләрне 30-35 градус җылылыктагы суда махсус порошок белән юалар. Артыгын ышкы-маска, сыкмаска тырышырга кирәк. Чайкаганда да шул ук җылылыктагы суда чайкыйлар, югыйсә кием утыра.

Нык керләнгән әйберне башта сабынлы суга салып, 3-4 сәгать тоталар. Әмма төрле төстәге җептән бәйләнгән киемнәрне суга озак салып тотсаң, төсе йогарга мөмкин, шуңа күрә сак булыгыз. Бәйләнгән свитерлар да суда озак тотканда җәелә.
Әгәр юганда әйбер киезләнсә, аны 10 л суга 3 аш кашыгы нашатырь спирты, 1 аш кашыгы скипидар һәм 2 аш кашыгы аракы кушылган эремәдә тоталар.

Йон әйберләрне юу өчен яңгыр яки кар суы әйбәт. Яңгыр суы булмаса, суны нашатырь спирты салып йомшарталар. 10 л суга 5 аш кашыгы нашатырь салына. Нашатырь спирты йонның сыгылучанлыгын, ялтыравыгын кайтара.

Йон киемнәрне көя күбәләгеннән саклау өчен шактый тырышырга кирәк. Көя күбәләге зәһәр исләрне яратмый. Сабын, әрем, яңа газета, лаванда, борыч, эрбет, сары мәтрүшкә, канәфер исләренә якын да килми ул.

Киемдә көя күбәләге кортын күрсәгез, аны беразга салкынга чыгарып элү дә җитә. Кояш нурлары да бик тиз юк итә аларны. Киемгә ияләнгән көя күбәләгеннән котылу өчен, шкафка ике көнгә «Антимоль» ише төймәләр куеп торалар. Бу вакытта шкаф ишеген ачмый торырга кирәк.
 
Шәл бәйләүче апалар йон киемнәрне оннан, шикәр комыннан бушаган капчыкларда сакларга киңәш итә, аларга да көя күбәләге керми икән.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар