«Әнием чәчкәләре»

Мастер-классны Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казан дәүләт технология университетының «Дизайн» кафедрасы доценты Наилә ГАЛӘВИЕВА алып бара.
* рәсемсез тукыма (40х50);
* ДВП (40х50);
* ПВА җилеме, пумала, кайчы;
* төсле атлас тасмалар һәм төсле җепләр;
* нечкә бакыр тимерчыбык;
* синтепон (мамык белән алмаштырып була);
* кәгазь (40х50), карандаш, күчермә кәгазь;
* открытка яки рәсем юка картон яисә конфет тартмалары.
Открыткадагы чәчәкләрнең зурлыгын чамалап, рәсемен кәгазьгә күчерәбез. Кәгазьдәге барлык детальләрне тамгалап чыгарга кирәк.
Күчермә кәгазь ярдәмендә картонга деталь өлгеләрен күчереп, кисәбез. Эчке ягыннан, кәгазьдәге тамгалары белән туры китереп, тамга салабыз. Барлык детальләрне тышкы яктан җилемлибез һәм синтепонга ябыштырабыз – шулай итеп, детальләрне күләмле итәбез.
3-4 сантиметрлап киселгән тасма очларын ябыштырып, үтүк белән бастырабыз. Килеп чыккан «элмәк»ләр күп булырга тиеш – иллешәр данә чамасы.
Чәчәк
Тукыма белән тышланган, синтепонга утыртылмаган картон түгәрәк әзерлибез, ул чәчәк зурлыгында булырга тиеш. Шул картон түгәрәк кырыйларын җилемлибез һәм рәт-рәт итеп таҗларыбызны ябыштыра башлыйбыз – баштан шәмәхә төс, аннары ак... Уртасына килеп җиткәч, чәчәк үзәгенә синтепонга утыртылган (утыртылмаса да ярый) тукыма белән тышланган картон түгәрәк детален урнаштырабыз.

Чәчәк сабагы
Чыбыкны буеннан-буена җеп белән урап чыгабыз. Җеп очын җилемлибез һәм үтүк белән бастырабыз.
Фон
Фон өчен әзерләнгән картон кырыйларын, 5 мм кыр калдырып, сызыклар сызабыз (ул кыр безгә картинаны рамга куйганда кирәк булачак). Өлге рәсемгә карый-карый, әзерләнгән детальләрне фонга тезеп чыгабыз. Аннары аскы өлештән башлап җилемгә утыртабыз. Телисез икән, панно кырыйларын тасма белән бизи аласыз. Рам эченә урнаштырсагыз да була.
Дөнья искиткеч матур һәм кызыклы. Сәнгать кешеләре тарафыннан иҗат ителгән әйберләргә сокланабыз. Аларга охшатып кына булса да, үз кулларың белән матурлыкны иҗат итәсе килә башлый. Кул эшләре һәрвакыт югары бәяләнгән, алар һәрвакыт модада.
Кирәк:
* төрле төстәге тукыма кисәкләре;* рәсемсез тукыма (40х50);
* ДВП (40х50);
* ПВА җилеме, пумала, кайчы;
* төсле атлас тасмалар һәм төсле җепләр;
* нечкә бакыр тимерчыбык;
* синтепон (мамык белән алмаштырып була);
* кәгазь (40х50), карандаш, күчермә кәгазь;
* открытка яки рәсем юка картон яисә конфет тартмалары.
Эш тәртибе
ДВПның шома ягын ике-өч мәртәбә җилемлибез. Бераз кипкәч, өстенә рәсемсез тукыма җәябез, кул белән тигезлибез, марля аша үтүкләп алгач, пресс астына куеп киптерәбез.Открыткадагы чәчәкләрнең зурлыгын чамалап, рәсемен кәгазьгә күчерәбез. Кәгазьдәге барлык детальләрне тамгалап чыгарга кирәк.

Детальләр ясыйбыз:
Күчермә кәгазь ярдәмендә картонга деталь өлгеләрен күчереп, кисәбез. Эчке ягыннан, кәгазьдәге тамгалары белән туры китереп, тамга салабыз. Барлык детальләрне тышкы яктан җилемлибез һәм синтепонга ябыштырабыз – шулай итеп, детальләрне күләмле итәбез.Детальләрне тышлыйбыз:
Синтепонга ябыштырылган кәгазь детальне синтепон ягы белән аска каратып, тукыма өстенә салабыз, деталь тирәли карандаш белән сызабыз. Кырыйларын кискәләп – «керфекләр» ясыйбыз. Детальнең синтепон ягын аска каратып салабыз, «керфекләр»не берәм-берәм җилемләп картон ягына ябыштырабыз. Кулыбызда – күләмле деталь. Калган детальләрне дә шулай эшлибез.
Таҗлар
3-4 сантиметрлап киселгән тасма очларын ябыштырып, үтүк белән бастырабыз. Килеп чыккан «элмәк»ләр күп булырга тиеш – иллешәр данә чамасы.Чәчәк
Тукыма белән тышланган, синтепонга утыртылмаган картон түгәрәк әзерлибез, ул чәчәк зурлыгында булырга тиеш. Шул картон түгәрәк кырыйларын җилемлибез һәм рәт-рәт итеп таҗларыбызны ябыштыра башлыйбыз – баштан шәмәхә төс, аннары ак... Уртасына килеп җиткәч, чәчәк үзәгенә синтепонга утыртылган (утыртылмаса да ярый) тукыма белән тышланган картон түгәрәк детален урнаштырабыз.

Чәчәк сабагы
Чыбыкны буеннан-буена җеп белән урап чыгабыз. Җеп очын җилемлибез һәм үтүк белән бастырабыз.
Фон
Фон өчен әзерләнгән картон кырыйларын, 5 мм кыр калдырып, сызыклар сызабыз (ул кыр безгә картинаны рамга куйганда кирәк булачак). Өлге рәсемгә карый-карый, әзерләнгән детальләрне фонга тезеп чыгабыз. Аннары аскы өлештән башлап җилемгә утыртабыз. Телисез икән, панно кырыйларын тасма белән бизи аласыз. Рам эченә урнаштырсагыз да була.
Дөнья искиткеч матур һәм кызыклы. Сәнгать кешеләре тарафыннан иҗат ителгән әйберләргә сокланабыз. Аларга охшатып кына булса да, үз кулларың белән матурлыкны иҗат итәсе килә башлый. Кул эшләре һәрвакыт югары бәяләнгән, алар һәрвакыт модада.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.