Корама дип карама

Корама япма тегәргә күптәннән кызыга идек. Аның белән ныклап торып шөгыльләнүче чын осталарга да мөрәҗәгать итеп карадык. Ахыр чиктә, тәвәккәлләп, корама тегәргә үзебез алындык. Дөресен генә әйткәндә, бик катлаулы эш түгел ул, бераз вакыт кына кирәк тә, тукыма кисәкләрен төсе белән бер-берсенә яраштыра белергә генә кирәк. Корама тегү өчен ситсы, бәз кебек табигый тукымалар яхшы. Алар шумый, кырыйлары тиз генә сыпылмый, юарга да ансат. Корамадан япмалар гына түгел, юрган, мендәр тышлары да, хәтта киемнәр дә тегәләр. Без бүген балалар кәнәфие өчен тәгаенләнгән кечерәк япма тегәбез. Димәк, башлыйбыз.
* иңе – 150 см, буе 24 см булган дүрт төрле тукыма. (Өске ягы тузган күлмәк итәкләре яки уртасы тузган матур урын-җир җәймәләрен дә кулланырга мөмкин. Гадәттә, аларның чит-читләре әле таза була);
* иңе 150 см булган ике төрле тукыма. Берсенең буе – 21 см, икенчесенеке 28 см (болары кайма кисү өчен);
* буе – 160, иңе 90 см зурлыгындагы бер катлы синтепон;
* япманың аскы ягын тегү өчен иңе – 90 см, буе 160 см булган тукыма;
* тегү җебе;
* үрнәк кисү өчен катыргы кисәге.
Әзер япманың буе – 158 см, иңе – 86 см.
Катыргы кисәгеннән 12х12 см зурлыгындагы шакмак кисеп алабыз.Ул безгә тукымаларны шакмаклап кисү өчен кирәк, чөнки линейка белән үлчәп утыру күп вакытны ала.
Тукыманы бер катлап, сул ягын өскә каратып өстәлгә салабыз да, өстеннән катыргы кисәген куеп, гади карандаш белән эз төшерәбез. Шушы эздән тукыманы кисәбез. Кибетләрдә моның өчен махсус пычак та сатыла.
Әлегә өч төрле тукыманы гына кулланабыз. Тукымаларның төсе дә, бизәге дә бер-берсен ачып, тулыландырып торырга тиеш. Гел караңгы төсләрдән генә торган япма күзне иркәләмәс, тукымалар ачык җете төсле булса, матур. Тукыма кисәкләре бер-берсенә зигзаг җөй белән ялгана. Корама пөхтә килеп чыгуның тагын бер сере – үтүк кул астында гына торсын. Теккән һәр җөйне үтүкләп куябыз.
Ул 22 шакмактан һәм 20 өчпочмактан тегелгән. Башта икешәр шакмакны бер-берсе белән тоташтырабыз. Аннары шул турыпочмаклыкларны үзара тоташтыргач, зур бер шакмак хасил була. Аны ромб рәвешендә кыйгачлап салабыз.
Шуңа башка шакмакларны ялгыйбыз. Аскы һәм өске якта, чит-читтәге шакмак араларына өчпочмаклар тегелә (өченче рәсем). Нәтиҗәдә, иңе 33 см, буе 128 см булган турыпочмаклык килеп чыга.
Дүрт төрле тукымадан 12х12 см зурлыгында сигезәр шакмак кисәбез. Аларны диагональ буенча ике өчпочмакка бүләбез. Төрле тукымадан киселгән дүрт өчпочмакны бергә тоташтырып, 16 зур шакмак тегәбез. Теккәндә игътибарлы булырга кирәк, өчпочмаклар бер тәртиптә генә ялгана. Шакмакның зурлыгы – 16х16 см.
Сигез шакмакны горизонталь буенча тегеп тоташтырабыз – киң генә тасма килеп чыга. Калган сигез шакмактан икенче тасманы тегәбез. Бу тасмалар урта өлешнең ике читенә ялгана.
Әлегә кагылмыйбыз дигән тукыманың берсеннән иңе – 7 см, озынлыгы 71 см булган ике тасма теләбез (кисәргә тотынганчы, үзегезнең япманы үлчәп, озынлыгын тәгаенләгез, чөнки без биргән үлчәм туры килеп бетмәскә мөмкин).
Тасмаларны япманың баш-башларына тегеп куябыз.
Шул ук тукымадан киңлеге янә 7 см, озынлыгы 131 см булган ике тасма кисеп, аларны япманың ике читенә тоташтырабыз. Икенче тукымадан да шундый ук 4 тасма кисәргә кирәк. Аларның да киңлеге 7 см булса, икесенең озынлыгы –
85 см, калган икесенеке – 142 см. Бу тасмалар да япманың чит-читләренә тегеп куела.
Хәзер инде япма зурлыгында синтепон һәм тоташ тукымадан аслык кисик. Аслыкның үлчәме дә япма зурлыгына тәңгәл.
Корама өстеннән синтепонны түшибез. Тегү энәсенә җеп саплап, өч катын да япма кырыйлатып бергә типчеп чыгабыз. Аннары шул эздән машина белән җөй салабыз. Җөйне аслык ягыннан салырга кирәк, синтепон өстеннән җөй салуы кыен.
Япманы уң ягына әйләндерү өчен аскы итәктә бер араны текми калдырабыз. Соңыннан аны белендерми генә кулдан тегеп куябыз.
Ахырдан япманы яхшылап үтүклибез.
Кирәк:
* иңе – 150 см, буе 24 см булган дүрт төрле тукыма. (Өске ягы тузган күлмәк итәкләре яки уртасы тузган матур урын-җир җәймәләрен дә кулланырга мөмкин. Гадәттә, аларның чит-читләре әле таза була);* иңе 150 см булган ике төрле тукыма. Берсенең буе – 21 см, икенчесенеке 28 см (болары кайма кисү өчен);
* буе – 160, иңе 90 см зурлыгындагы бер катлы синтепон;
* япманың аскы ягын тегү өчен иңе – 90 см, буе 160 см булган тукыма;
* тегү җебе;
* үрнәк кисү өчен катыргы кисәге.
Әзер япманың буе – 158 см, иңе – 86 см.
Эш барышы:
Катыргы кисәгеннән 12х12 см зурлыгындагы шакмак кисеп алабыз.Ул безгә тукымаларны шакмаклап кисү өчен кирәк, чөнки линейка белән үлчәп утыру күп вакытны ала. Тукыманы бер катлап, сул ягын өскә каратып өстәлгә салабыз да, өстеннән катыргы кисәген куеп, гади карандаш белән эз төшерәбез. Шушы эздән тукыманы кисәбез. Кибетләрдә моның өчен махсус пычак та сатыла.
Әлегә өч төрле тукыманы гына кулланабыз. Тукымаларның төсе дә, бизәге дә бер-берсен ачып, тулыландырып торырга тиеш. Гел караңгы төсләрдән генә торган япма күзне иркәләмәс, тукымалар ачык җете төсле булса, матур. Тукыма кисәкләре бер-берсенә зигзаг җөй белән ялгана. Корама пөхтә килеп чыгуның тагын бер сере – үтүк кул астында гына торсын. Теккән һәр җөйне үтүкләп куябыз.
Урта өлеш:
Ул 22 шакмактан һәм 20 өчпочмактан тегелгән. Башта икешәр шакмакны бер-берсе белән тоташтырабыз. Аннары шул турыпочмаклыкларны үзара тоташтыргач, зур бер шакмак хасил була. Аны ромб рәвешендә кыйгачлап салабыз. Шуңа башка шакмакларны ялгыйбыз. Аскы һәм өске якта, чит-читтәге шакмак араларына өчпочмаклар тегелә (өченче рәсем). Нәтиҗәдә, иңе 33 см, буе 128 см булган турыпочмаклык килеп чыга.
Кырый өлеш:
Дүрт төрле тукымадан 12х12 см зурлыгында сигезәр шакмак кисәбез. Аларны диагональ буенча ике өчпочмакка бүләбез. Төрле тукымадан киселгән дүрт өчпочмакны бергә тоташтырып, 16 зур шакмак тегәбез. Теккәндә игътибарлы булырга кирәк, өчпочмаклар бер тәртиптә генә ялгана. Шакмакның зурлыгы – 16х16 см. Сигез шакмакны горизонталь буенча тегеп тоташтырабыз – киң генә тасма килеп чыга. Калган сигез шакмактан икенче тасманы тегәбез. Бу тасмалар урта өлешнең ике читенә ялгана.
Әлегә кагылмыйбыз дигән тукыманың берсеннән иңе – 7 см, озынлыгы 71 см булган ике тасма теләбез (кисәргә тотынганчы, үзегезнең япманы үлчәп, озынлыгын тәгаенләгез, чөнки без биргән үлчәм туры килеп бетмәскә мөмкин).
Тасмаларны япманың баш-башларына тегеп куябыз.
Шул ук тукымадан киңлеге янә 7 см, озынлыгы 131 см булган ике тасма кисеп, аларны япманың ике читенә тоташтырабыз. Икенче тукымадан да шундый ук 4 тасма кисәргә кирәк. Аларның да киңлеге 7 см булса, икесенең озынлыгы –
85 см, калган икесенеке – 142 см. Бу тасмалар да япманың чит-читләренә тегеп куела.
Хәзер инде япма зурлыгында синтепон һәм тоташ тукымадан аслык кисик. Аслыкның үлчәме дә япма зурлыгына тәңгәл.
Җыю тәртибе:
Аслыкны уң ягы белән өскә каратып, идәнгә җәеп салабыз. Аның өстенә сул ягын өскә каратып, корама япманы салабыз (алар бер-берсенә уң яклары белән капланган, соңгы рәсемдә ачык күренә).Корама өстеннән синтепонны түшибез. Тегү энәсенә җеп саплап, өч катын да япма кырыйлатып бергә типчеп чыгабыз. Аннары шул эздән машина белән җөй салабыз. Җөйне аслык ягыннан салырга кирәк, синтепон өстеннән җөй салуы кыен.
Япманы уң ягына әйләндерү өчен аскы итәктә бер араны текми калдырабыз. Соңыннан аны белендерми генә кулдан тегеп куябыз.
Ахырдан япманы яхшылап үтүклибез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
Соңгы комментарийлар
-
17 август 2022 - 08:30Без имениГел дорес сузлэр генэ сойлисенИлсөя Бәдретдинова әйтсә, каты әйтә!
-
16 август 2022 - 17:54Без имениМин сезнең өчен бик шатмын, бер-берегезне кабат тапкансыз.Ике туй – бер ир
-
15 август 2022 - 20:31Без имениУземнең телем сынып бетте моны укыганда.Баланы сөйләшергә өйрәтәбез!
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.