Кирәкми алтын-көмеше

Бәйләнгән бижутерия таккач, дус-ишләрнең, танышларның «О! Матур! Кул эшеме әллә? Үзең ясадыңмы? Матур. Тукта, ничек инде? Бәйләнгә-ән? Тукта-тукта, карыйм әле җентекләп. Мату-ур...» дигәннәре җанны сыйпап ала. Әйе, мондый бизәнү әйберләре – миндә генә! Ә хәзер алар «Сөембикә» журналы укучыларында да булачак, чөнки мастер-классны сезнең өчен генә әзерләдем!
Кирәк:
* пластик яки агач шарчыклар (диаметры 2 см);
* «Ирис» тибындагы җеп;
* 0,55 номерлы ыргак.
Эш барышы:
4–5 күз җыеп, боҗрага тоташтырабыз.
1 нче рәт – түгәрәк буенча бәйләп, күзләрне өсти барабыз: күз уртасыннан яңа күз бәйләп чыгаргач, ыргакта ике күз булыр. Икесен бергә бәйлибез дә, тагын шул ук күздән күз бәйләп чыгарабыз. Түгәрәк буйлап шулай бәйләп китәбез. Тишекләр калмасын өчен җепне тарттырыбрак бәйлибез. Тишекләр калмаган, пөхтә бәйләнгән шарчыклар гына матур күренә.
2 нче рәт – өстәмичә бәйлибез.
3 нче рәт – һәр күздән икешәр күз бәйләп чыгарабыз.
4 нче рәт – өстәмичә бәйлибез.
5 нче рәт – һәр күздән икешәр күз бәйләп чыгабыз.
6 нчы рәттә аралаштырабыз: бер күздән икешәр күз бәйләп чыгарабыз, киләсеннән – берне генә, шулай дәвам итәбез.Хасил булган «коймак»ны шарчыкка куеп, бәйләүне дәвам итәбез.
7 нче рәт – ике күз бәйлибез дә, өченчесеннән ике күз бәйләп чыгарабыз, шул рәвешле дәвам итәбез.
Шарчыкны «киендерә-киендерә», уртасына кадәр бәйлибез. Эш башында калган «койрык»ны шарчыкка киертәбез. Тагын 4-6 рәт өстәмичә генә бәйлибез.
Киметә башлыйбыз.
1-4 нче рәтләрдә икешәр күзгә киметәбез – бер күз аша атлап чыгабыз (тишек калмасын).
Алдагы рәтләрдә дүртәр-бишәр күзгә киметеп (кабатлап әйтәм, тишекләр калмасын!), эшне шул рәвешле тәмамлыйбыз.
Җепне кисеп, энә ярдәмендә шарчыкның икенче ягына чыгарабыз. «Койрык»ларны кисеп алабыз.
Шунысы да бар, әгәр дә ыргакны күз уртасыннан түгел, ә астыннан чыгарып бәйләсәгез – бизәк башкачарак булыр.
Хәзер инде фантазиягезне эшләтегез – җаныгыз теләгән муенса, беләзек, алка ясап карагыз. Әмма сак булыгыз – бу эш белән мавыгып, дөньягызны онытуыгыз ихтимал!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.