Кадерлемә бүләк

Бүген без ир-егетләргә өйдә кияр өчен җиңел тукымадан чалбар тегәбез. Аз-маз тегә белгән кеше башкарып чыга алырлык эш бу. Без биргән өлге базык гәүдәлеләр өчен 50-52 нче үлчәмгә исәпләнгән.
* эластик тасма;
* тукыма төсенә туры килә торган җеп.
Тукыманы икегә бөкләп, иң элек алгы як өлгесен, аннан артын төшереп алабыз. Ян-яктан тегү өчен 1 см, ә балак очында бөгү өлешен 4 см калдырып, чалбарны кисәбез (теләсә ничек түгел, ә буй җеп буенча). Алтакта да, арткысы да икешәр кисәк.
Ә хәзер кесәләр кисәбез. Алары – дүрт кисәк. Бар да әзер булгач, тегәргә керешәбез. Алдан ук искәртәм: һәр җөйне теккән саен, яхшылап үтүкләргә кирәк.
Беренче эш итеп, алгы һәм арткы якны уртадагы (аяклар арасындагы) җөй буенча тоташтырабыз.
Икенче эш итеп, алгы якка кесәнең бер өлешен тегеп куябыз (кесә урынын дөрес итеп билгеләгез, чөнки өске яктан 4 см ара кереш кертү өчен бөгеләчәк). Кесәнең икенче өлешен исә алгы яктагысына туры китереп, арт тактага тегәбез. Кесә өлешләренең бер-берсенә туры килүен тикшергәннән соң, кырый җөйне тегәбез (кесә өлешләрен дә бер-берсенә тоташтырабыз). Икенче балак та шулай тегелә.
Өченче этап – ике балакны урта җөй буенча бергә тоташтыру. Монда ике җөй салу отышлы, сүтелеп китәрлек булмасын. Алгы якта кесә читеннән 0,5 см килеп, матурлык өчен җөй салабыз.
Өстән 4 см бөкләп, эластик тасма кидерү өчен 2 см киңлегендәге ике кулиска ясыйбыз (тасма киң булса, берне генә дә мөмкин).
Иң ахырдан чалбарны иясенә кидертеп, озынлыгын билгелибез һәм ике тапкыр 2 см кайтарып, балакның очын бөгәбез (төшерү өчен запас).
Сыпылып бетмәсен өчен җөйләрне эчке яктан эшкәртеп чыгарга кирәк.
Кирәк:
* чалбарның буеннан 10-15 см артыграк тукыма (ул табигый җепселле һәм җиңел булсын);* эластик тасма;
* тукыма төсенә туры килә торган җеп.
Эш барышы:
Иң элек чалбарның өлгесен ясарга кирәк. Бу эшне катлаулы дип тапсагыз, ирегез яратып кия торган берәр чалбардан гына да төшереп алырга була. Тукымага салып кисәр алдыннан өлгенең дөреслеген тикшерегез: янбашы тар түгелме, торыгы (чалбарның өске өлеше) кыска була күрмәсен.Тукыманы икегә бөкләп, иң элек алгы як өлгесен, аннан артын төшереп алабыз. Ян-яктан тегү өчен 1 см, ә балак очында бөгү өлешен 4 см калдырып, чалбарны кисәбез (теләсә ничек түгел, ә буй җеп буенча). Алтакта да, арткысы да икешәр кисәк.
Ә хәзер кесәләр кисәбез. Алары – дүрт кисәк. Бар да әзер булгач, тегәргә керешәбез. Алдан ук искәртәм: һәр җөйне теккән саен, яхшылап үтүкләргә кирәк.
Беренче эш итеп, алгы һәм арткы якны уртадагы (аяклар арасындагы) җөй буенча тоташтырабыз.
Икенче эш итеп, алгы якка кесәнең бер өлешен тегеп куябыз (кесә урынын дөрес итеп билгеләгез, чөнки өске яктан 4 см ара кереш кертү өчен бөгеләчәк). Кесәнең икенче өлешен исә алгы яктагысына туры китереп, арт тактага тегәбез. Кесә өлешләренең бер-берсенә туры килүен тикшергәннән соң, кырый җөйне тегәбез (кесә өлешләрен дә бер-берсенә тоташтырабыз). Икенче балак та шулай тегелә.
Өченче этап – ике балакны урта җөй буенча бергә тоташтыру. Монда ике җөй салу отышлы, сүтелеп китәрлек булмасын. Алгы якта кесә читеннән 0,5 см килеп, матурлык өчен җөй салабыз.
Өстән 4 см бөкләп, эластик тасма кидерү өчен 2 см киңлегендәге ике кулиска ясыйбыз (тасма киң булса, берне генә дә мөмкин).
Иң ахырдан чалбарны иясенә кидертеп, озынлыгын билгелибез һәм ике тапкыр 2 см кайтарып, балакның очын бөгәбез (төшерү өчен запас).
Сыпылып бетмәсен өчен җөйләрне эчке яктан эшкәртеп чыгарга кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.