Җиләкле беләзек

Кирәк:
* Кызыл, сары, яшел, әфлисун, ак, көрән төстәге пластик;* чылбыр;
* каптырма;
* штифтлар (кыл белән дә алмаштырып була);
* каргаборын;
* лак.
Төсләрне кушып, яңа төсләр китереп чыгару мөмкинлеге турында да онытмагыз.
Мәсәлән:
кызыл+сары=әфлисун;
кызыл+яшел=көрән;
зәңгәр+кызыл=шәмәхә;
кара+ак=соры;
ак төсне кушып ачык төсләр ясала.
Эш барышы:
Алма (груша да шундый принцип белән ясала).Ачык яшел төсне алып изәбез, шарчык тәгәрәтәбез.
Куе яшел төсле пластикны изеп, роллер ярдәмендә җәябез (1-1,5 мм калынлыкта).
Шарчыкны җәелгән пластик кисәгенә төрәбез. Бармаклар белән тигезләп, шарчыкны формалаштырабыз, аны икегә бүләбез.
Стека ярдәмендә алма уемнары ясыйбыз.
Алма эчлеген ясыйбыз, көрән пластиктан төшләр ябыштырабыз.
Алманы энә ярдәмендә тишәбез (эшләнмәне суытып алу файдалы — тишкәндә, кулыгызда изелмәс), тигезлибез.
Әфлисун
Әфлисун төсендәге пластиктан шарчык тәгәрәтәбез (әлеге төс әз икән, алма техникасын искә төшереп, эченә калдык-постыктан шарчык тәгәрәтеп, әфлисун төсендәге пластикка төреп куя алабыз). Энә ярдәмендә тишәбез.
Кабыгын ясагач кына энәне тартып алабыз.
Яфрак
Яшел пластиктан шарчык тәгәрәтәбез. Ямьшәйтәбез. Бер кырыен чеметеп алабыз.
Стека ярдәмендә ике яктан да тамырлар ясыйбыз.Энә ярдәмендә тишәбез.
Барлык җиләкләребезне шырпы очына кидертеп, әзерләп куелган җирлеккә (бөке, фольга) урнаштырабыз. Салкын мичкә куябыз, мичне кабызабыз (130 градуска кадәр җылытып, 30 минут тотабыз). Мичтән чыгаргач, шырпыларын алып, суытабыз.
Лак белән буйыйбыз. Җиләкләрне чылбырга тагып чыгабыз.
Моны белергә кирәк:
* эш алдыннан һәм эштән соң кулыгызны яхшылап юыгыз;
* пластикның куе төсләре белән эшләгәннән соң, ачык төсләргә тотынмагыз – пычратырсыз!
* әгәр дә мичегездә градуслар билгеләнмәгән икән, минимумга куеп, 10-15 минут тотыгыз. Җиңелчә ис чыгуга, мичне сүндерегез. (Эшләнмәне җиңел генә кысып карагыз, йомшак икән, тагын пешерергә кирәк.) Кечерәк эшләнмәне мич-тә әзрәк тотыгыз. Төтен һәм ис чыгып, эшләнмәләрегезнең төсе ямьсезләнгән икән, димәк, яндыргансыз.
Тәрәзә-ишекләрне ачып бүлмәне җилләтегез, өстәлдә калган ризыкны ашарга ярамас. Эшләгәннән соң мичне яхшылап юыгыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
25 май 2022 - 12:23Без имениМэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 май 2022 - 23:21Без имениУзен язасын гел ирём бн кинэшлэшэм дип, узен Кэйна Сузен тынлыйсын, монда анлашылмый, ыганыч баксов синаКайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 20:41Без имениБарлык кызларны да бер калыпка салмагыз әле. Егетләрнең кузләре шундый җилбәзәк кызларга төшә дә, аннан соң барлык кызларны гаепли башлыйлар. Шәhәрдән кайткан кызны озатмаса, авылда уңган, акыллы кызлар беткәндер. Озаткан егеткә сантый дип әйтерлек кыз бик төпле тугел икәне билгеле инде. Дөрес, кызларның да сайлау хокукы бар. Тик акыллы кыз моны мөмкин кадәр упкәләтмичәрәк эшлиЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 18:05Без имениМолодец! Уч итеп, тырышып кеше булган. Кемдер уч итеп эчэргэ сабышып, юлдан язык идеЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.