Логотип
Кулларыңнан куан

​Энҗеле такыя калфак

Кирәк: 


* бәрхет тукыма;
* уртада калдыру өчен (бортовка) каты киндер тукыма;
* эчлек өчен ситсы тукыма;
* флизелин;
* җеп;
* энә;
* сәйләннәр;
* киерге;
* кайчы;
* калып (торттан калган түгәрәк тартма).
 

Эш барышы:

Маңгай өлеше
кәгазьдә маңгай өлешенең өлгесен ясыйбыз: киңлеге – 10-11 см, озынлыгы баш әйләнәсенең үлчәменә карап, мисал өчен, 59-60 нчы үлчәм өчен 62 см. Өлгене, ирләр түбәтәен кискән кебек үк, тукымага кыйгачлап салып кисәбез.
Бортовканы 9 см киңлектә, озынлыгын – үлчәмгә туры китереп, ягъни маңгай өлешенең озынлыгына карап кисәбез (бортовка өчен тегү өлеше калдырылмый). Эчлек өчен тукыманы бортовка белән бер озынлыкта, киңлеген берәр сантиметр арттырыб-рак кисәбез – 9+1 (тегү өлеше).

Түбә өлеше
бәрхет + 1 см өстибез (тегү өлеше);
бортовка – өлге буенча кисәбез;
эчлек – бәрхет өлеше белән бертигез.
Маңгай өлешенә сул ягыннан флизелин ябыштырып чигәбез (калфакны ничек чигәргә икәнен 2010 елгы журналның 4 нче саныннан карагыз). 
Бәрхет өлешләргә, һәр ягыннан 1 см калдырып, ак җеп белән чик ясап чыгабыз.

Тоташтыру
Түбә өлешен урталай бөклибез. Маңгай турысының уртасын җеп белән тамгалыйбыз. Бортовканы, эчлекне, бәрхетне тоташтырып күкләп чыгабыз. 

Маңгай өлеше
Бортовка белән бәрхетне тоташтырып күкләп чыгабыз. Маңгай өлеше­нең баш-башларын ак җепләр буенча ныгытып тоташтырабыз.

Эчлек белән бәрхетне бер-берсенә уң яклары белән каратып тегәбез (аскы һәм ян-ягын гына) һәм әйләндерәбез. 1-2 мм калдырып, эчлекне тегеп чыгабыз. Теләсәгез, уң ягындагы җөйне энҗе белән бизәргә дә мөмкин.

Маңгай өлешенең эчен тышка каратып калыпка киертәбез һәм түбә өлешен дә уң ягы белән эчкә каратып маңгай өлеше белән тоташтыра башлыйбыз: иң элек маңгай уртасындагы ак тамганы чиккән үрнәкнең уртасына туры китереп, тегеп куябыз. Маңгай өлешенең эчлеген бераз кайтарып куеп, аның – ике, түбә өлешенең өч катын да бергә тегәбез. Иң соңгы эш итеп, тегелми калган эч­лекне түбәгә таба кайтарып тегәбез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар