Челтәр топ

Җәй көне итәк-чалбар белән кию өчен челтәр топ бик килешле. Якыннарын берсеннән-берсе матуррак әйберләр бәйләп куандыручы Миңниса апа СӘЕТОВА бүген безгә 42-44 нче үлчәмгә ярашлы берничә топ үрнәге тәкъдим итә. Тиз һәм җиңел генә бәйләнә алар. Ә сез үз үлчәмнәрегезгә туры китереп бәйләгез.
* 2,5 ле энәләр.
1 нче рәт: беренче күзне сул күз итеп бәйләп алабыз, калганнары барысы да уң белән бәйләнә.
2 нче рәт: беренче күзне энәгә бәйләми генә күчерәбез, калганнары бар да сул белән бәйләнә.
3 нче рәт: беренче күзне бәйләми генә алабыз, ике күзне бергә сул белән бәйлибез (бу өч мәртәбә кабатлана); бер тапкыр җепне чалып алабыз һәм бер күзне уң белән бәйлибез, янә чалабыз, янә уң күз, шул рәвешле алты мәртәбә кабатлана; ике күзне сул белән бергә бәйләп алабыз, монысы өч тапкыр кабатлана, кырый күзне уң белән бәйлибез.
4 нче рәт: беренче күзне бәйләми генә алабыз, калганнары сул күз.
5 нче рәт: беренче рәттән кабатлыйбыз.
Хәзер инде кофтаның үзен бәйләргә керешик. Ул алтакта һәм арттактадан тора. Икесендә дә күзләр саны тигез. Энәгә 110 күз (икесе кырый күз) җыябыз. Күзләр саны 18 гә бүленергә тиеш. Болардан алты бизәк чыга. Ян-якта бизәк яртышар гына, алтакта белән арттактаны тоташтыргач, бер тулы бизәк була.
1 нче рәт: бер күзне сул белән бәйләп алабыз, калган күзләр уң белән бәйләнә.
2 нче рәт: беренче күз бәйләнми генә алына, калганнары бар да сул.
3 нче рәт: беренче күз бәйләнми генә алына, ике күзне бергә сул белән бәйләп алабыз, моны тагын ике мәртәбә кабатлыйбыз (алты күздән өчәү генә кала); җепне бер тапкыр чалып алып, бер күзне уң белән бәйлибез (монысы алты мәртәбә кабатлана); ике күзне бергә сул белән бәйлибез (алты тапкыр); җепне бер тапкыр чалып, берне уң белән бәйлибез (алты мәртәбә). Күргәнегезчә, бизәк кабатланулардан тора.
4 нче рәт: бер күз бәйләнми генә алына, калганнар бар да сул белән бәйләнә.
5 нче рәт: беренчесе бәйләнми генә алына, калганнар уң белән бәйләнә.
6 нчы рәт: беренче күз бәйләнми алына, калганнар сул белән бәйләнә.
7 нче рәт: өченче рәттән башлап, бәйләмне кабатлыйбыз.
+ Шул рәвешле, бәйләмне муен уемына җиткәнче туры гына бәйлибез (без 28 см бәйләдек). Култык асты уемын ясамыйбыз;
+ кофтаның изүенә җиткәч, уртадан 36 күзне ябабыз. Иңсәләрне бәйләргә һәр ике яктан 36 күз кала. (бу – 42 нче үлчәмгә.) Иңсә биеклеген – 16 см бәйләп, күзләрне ябабыз;
+ арттакта да 110 күздән, нәкъ алтакта үрнәге белән бәйләнә. Әмма арттактада муен уемы бераз өстәрәк ясала. Анда да уртадан 36 күз ябыла, иңсәләр кирәкле озынлыкка җиткәнче бәйләнә;
+ алтакта белән арттактаны кырый җөйләр буенча тоташтырып тегәбез; муен һәм җиң уемын ыргак белән бер рәт бәйләп чыгабыз.
Кызыл топ
* шул җепкә туры килә торган бәйләм энәләре.
Иң элек 12 күздән үрнәк бәйләнә.
1 нче рәт: 1 кырый күз, 4 сул, 2 уң, 4 сул, 1 кырый күз.
2 нче рәт: 1 кырый күз, 4 уң, 2 сул, 4 уң, 1 кырый күз.
3 нче рәт: 1 кырый күз, 4 сул, 1 чалу, 2 күзне бергә уң белән бәйлибез, 4 сул, 1 кырый күз.
4 нче рәт: 1 кырый күз, 4 уң, 2 сул (алдагы рәттә чалып алынган җеп сул белән бәйләнә), 4 уң, 1 кырый күз.
5 нче рәт: 1 кырый күз, 4 сул, 2 күзне бергә уң белән бәйлибез, 1 чалу, 4 сул, 1 кырый күз.
6 нчы рәт: 1 кырый күз, 4 уң, 2 сул, 4 уң, 1 кырый күз.
Бу топ та ал һәм арттактадан тора. Күзләр саны икесендә дә тигез. Иң элек энәгә 92 күз җыябыз һәм 1 уң, 1 сул белән 3 см тирәсе бөрмә (резинка) бәйлибез. Аннан соң топ үрнәктәгечә бәйләнә.
+ муен һәм җиң уемы алда бәйләгән топтагыча;
+ ал һәм арттактаны кырый җөйләр буенча тегеп тоташтырабыз;
+ муен, җиң уемнарын ыргак белән бәйләп чыгабыз.
* 150 г люрекслы кара бәйләм җебе;
* 2 ле энәләр.
+ энәгә 92 күз җыеп, 1 уң һәм 1 сул белән 3 см бөрмә бәйлибез. Калганы оек бәйләме белән генә бәйләнә (оек бәйләмен белмәгән кеше юктыр инде ул);
+ җиң уемына килеп җиткәч, һәр ике яктан да өчәр күзне киметәбез. 2-3 рәт бәйләгәч, тагын икешәр күз кими. Янә ике рәт бәйләп, берәр күзне киметәбез, һәм бәйләмне турыга гына бәйләп дәвам итәбез. Муен уемына килеп җиткәч, иңсә өчен һәр ике яктан да 18 күз калдырып, уртадагы күзләрне ябабыз;
+ арттакта да шул рәвешле бәйләнә;
+ ал белән артны тоташтырып теккәч, муен һәм җиң уемнарын ыргак белән бер-ике рәт бәйләп чыгабыз.
Зәңгәр топ
Кирәк:
* 200 г нечкә бәйләм җебе (500-600 м);* 2,5 ле энәләр.
Эш барышы:
Топны ничә күздән бәйләргә кирәген белү өчен, иң элек үрнәк бәйлибез. Энәгә 38 күз җыябыз.1 нче рәт: беренче күзне сул күз итеп бәйләп алабыз, калганнары барысы да уң белән бәйләнә.
2 нче рәт: беренче күзне энәгә бәйләми генә күчерәбез, калганнары бар да сул белән бәйләнә.
3 нче рәт: беренче күзне бәйләми генә алабыз, ике күзне бергә сул белән бәйлибез (бу өч мәртәбә кабатлана); бер тапкыр җепне чалып алабыз һәм бер күзне уң белән бәйлибез, янә чалабыз, янә уң күз, шул рәвешле алты мәртәбә кабатлана; ике күзне сул белән бергә бәйләп алабыз, монысы өч тапкыр кабатлана, кырый күзне уң белән бәйлибез.
4 нче рәт: беренче күзне бәйләми генә алабыз, калганнары сул күз.
5 нче рәт: беренче рәттән кабатлыйбыз.
Хәзер инде кофтаның үзен бәйләргә керешик. Ул алтакта һәм арттактадан тора. Икесендә дә күзләр саны тигез. Энәгә 110 күз (икесе кырый күз) җыябыз. Күзләр саны 18 гә бүленергә тиеш. Болардан алты бизәк чыга. Ян-якта бизәк яртышар гына, алтакта белән арттактаны тоташтыргач, бер тулы бизәк була.
1 нче рәт: бер күзне сул белән бәйләп алабыз, калган күзләр уң белән бәйләнә.
2 нче рәт: беренче күз бәйләнми генә алына, калганнары бар да сул.
3 нче рәт: беренче күз бәйләнми генә алына, ике күзне бергә сул белән бәйләп алабыз, моны тагын ике мәртәбә кабатлыйбыз (алты күздән өчәү генә кала); җепне бер тапкыр чалып алып, бер күзне уң белән бәйлибез (монысы алты мәртәбә кабатлана); ике күзне бергә сул белән бәйлибез (алты тапкыр); җепне бер тапкыр чалып, берне уң белән бәйлибез (алты мәртәбә). Күргәнегезчә, бизәк кабатланулардан тора.
4 нче рәт: бер күз бәйләнми генә алына, калганнар бар да сул белән бәйләнә.
5 нче рәт: беренчесе бәйләнми генә алына, калганнар уң белән бәйләнә.
6 нчы рәт: беренче күз бәйләнми алына, калганнар сул белән бәйләнә.
7 нче рәт: өченче рәттән башлап, бәйләмне кабатлыйбыз.
+ Шул рәвешле, бәйләмне муен уемына җиткәнче туры гына бәйлибез (без 28 см бәйләдек). Култык асты уемын ясамыйбыз;
+ кофтаның изүенә җиткәч, уртадан 36 күзне ябабыз. Иңсәләрне бәйләргә һәр ике яктан 36 күз кала. (бу – 42 нче үлчәмгә.) Иңсә биеклеген – 16 см бәйләп, күзләрне ябабыз;
+ арттакта да 110 күздән, нәкъ алтакта үрнәге белән бәйләнә. Әмма арттактада муен уемы бераз өстәрәк ясала. Анда да уртадан 36 күз ябыла, иңсәләр кирәкле озынлыкка җиткәнче бәйләнә;
+ алтакта белән арттактаны кырый җөйләр буенча тоташтырып тегәбез; муен һәм җиң уемын ыргак белән бер рәт бәйләп чыгабыз.
Кызыл топ
Кирәк:
* 200 г чамасы нечкә бәйләм җебе;* шул җепкә туры килә торган бәйләм энәләре.
Эш барышы:
Иң элек 12 күздән үрнәк бәйләнә.1 нче рәт: 1 кырый күз, 4 сул, 2 уң, 4 сул, 1 кырый күз.
2 нче рәт: 1 кырый күз, 4 уң, 2 сул, 4 уң, 1 кырый күз.
3 нче рәт: 1 кырый күз, 4 сул, 1 чалу, 2 күзне бергә уң белән бәйлибез, 4 сул, 1 кырый күз.
4 нче рәт: 1 кырый күз, 4 уң, 2 сул (алдагы рәттә чалып алынган җеп сул белән бәйләнә), 4 уң, 1 кырый күз.
5 нче рәт: 1 кырый күз, 4 сул, 2 күзне бергә уң белән бәйлибез, 1 чалу, 4 сул, 1 кырый күз.
6 нчы рәт: 1 кырый күз, 4 уң, 2 сул, 4 уң, 1 кырый күз.
Бу топ та ал һәм арттактадан тора. Күзләр саны икесендә дә тигез. Иң элек энәгә 92 күз җыябыз һәм 1 уң, 1 сул белән 3 см тирәсе бөрмә (резинка) бәйлибез. Аннан соң топ үрнәктәгечә бәйләнә.
+ муен һәм җиң уемы алда бәйләгән топтагыча;
+ ал һәм арттактаны кырый җөйләр буенча тегеп тоташтырабыз;
+ муен, җиң уемнарын ыргак белән бәйләп чыгабыз.
Кичке кара топ
Кирәк:
Кирәк:
* 150 г люрекслы кара бәйләм җебе;
* 2 ле энәләр.
Эш барышы:
+ энәгә 92 күз җыеп, 1 уң һәм 1 сул белән 3 см бөрмә бәйлибез. Калганы оек бәйләме белән генә бәйләнә (оек бәйләмен белмәгән кеше юктыр инде ул);+ җиң уемына килеп җиткәч, һәр ике яктан да өчәр күзне киметәбез. 2-3 рәт бәйләгәч, тагын икешәр күз кими. Янә ике рәт бәйләп, берәр күзне киметәбез, һәм бәйләмне турыга гына бәйләп дәвам итәбез. Муен уемына килеп җиткәч, иңсә өчен һәр ике яктан да 18 күз калдырып, уртадагы күзләрне ябабыз;
+ арттакта да шул рәвешле бәйләнә;
+ ал белән артны тоташтырып теккәч, муен һәм җиң уемнарын ыргак белән бер-ике рәт бәйләп чыгабыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.