Бәйрәм күлмәге

Тегү остасы Энҗе Локманова гади генә күлмәк өлгесе тәкъдим итә. Энҗе ханым мәктәптә укыганда ук тегү белән мавыккан. Хәзер аның үз ательесы бар. Чалбар балагын кыскартудан башлап, чәшке туннарга кадәр тегәләр монда. Энҗе кул астында эшләүчеләр барысы да оста тегүчеләр, шуңа да бу ательены халык үз итеп өлгергән.
Күлмәк 40-42 нче үлчәмгә тегелә. Ул ике катлы, күкрәк астыннан өзек кысалы. Атлас күлмәк тезгә кадәр озынлыкта, арттан ерыгы бар.
Шифон күлмәк бөреп тегелә һәм билбауга җыела, озынлыгы — теләгәнчә.
* 1 м атлас-стрейч (икесенең дә иңе 140 см);
* дублирин;
* күлмәк төсенә туры килә торган 50 см яшерен молния;
* төймә урынына 3 пар махсус каптырма;
* тегү җебе;
* 65 нче, 75 нче номерлы машина энәсе.
Беренче этап — атлас күлмәкне тегү
Күкрәкчәнең алгы ягындагы рельефлы җөйләрне һәм арттагы вытачкаларны тегәбез. Ал белән арттактаны бер-берсенә уң ягы белән каплап иңбашындагы җөйне салабыз, кырый җөйне тегәбез.
Һәр җөйне теккән саен яхшылап үтүкләргә кирәк.
Итәкнең вытачкаларын һәм кырый җөйләрен тегәбез. Аннан соң итәк белән күкрәкчәне тоташтырабыз. Арткы яктагы урта җөйгә яшерен молния тегелә. Аны тегү өчен машинаның махсус табаны кирәк. Молниядән соң күлмәкнең ерымы тегелә.
Җиң һәм муен уемнары астар кайма белән эшкәртелә. Астар кайманың киселү тәртибе: тукымага ал һәм арттактаны салып, муен һәм җиң уемын төшерегез һәм 4 см киңлегендә кисегез. Күлмәккә тоташтырганчы астарга дублирин ябыштырыла. Астарга теккәннән соң, җөй кырыеннан 1-2 мм эчкәрәк кереп, бастырып чыгарга кирәк.
Итәк очын оверлок (ул булмаса, зигзаг җөй) белән эшкәртегез һәм 4 см кайтарып, нечкә энә белән кулдан гына тегегез.
Икенче этап — шифон күлмәкне тегү
Алтактаның иңбашын һәм аскы ягын бөрү өчен рәттән ике җөй салабыз да шуларның аскы җебеннән тартып тиешле озынлыкка калганчы бөрәбез.
Алтакта белән арттактаны уң ягы белән бер-берсенә каратып, иңбаш һәм кырый җөйләрне ябык җөй белән ялгыйбыз.
Итәкнең алгы һәм арткы өлешләре дә шушы җөй белән тоташтырыла. Итәкнең өске ягы исә күкрәкчә озынлыгы кадәр калганчы бөрелә.
Шифон күлмәкнең изүен, җиң уемын, итәк очын һәм кырыйларын Мәскәү җөе белән тегәбез (тар гына итеп бер кат кайтарып теккәннән соң яхшылап үтүклибез һәм тагын бер мәртәбә кайтарып җөй салабыз).
Шифон күлмәкнең күкрәкчәсе һәм итәге билбауга тоташтырыла. Билбауның тышкы ягы шифоннан, аста-ры – атластан. Әзер килеш – 6 см киңлектә, озынлыгы күкрәк асты әйләнәсе кадәр. Шифон белән атласны бер-берсенә куеп, кул белән күкләп чыгабыз. Тиешле озынлыкка калганчы бөрелгән итәк белән күкрәкчә шушы билбауга тегелә, сыпылып бетмәсен өчен җөйләрне эшкәртеп чыгабыз. Күлмәк ачылып китмәсен өчен билбау читенә 3 пар каптырма тегелә.
Күлмәкне тагын да бизәп җибәрү өчен шифоннан чәчәк ясыйбыз. Моның өчен киңлеге – 12, озынлыгы 30 см булган тасма кисеп алабыз һәм киңлеге буенча икегә бөкләп үтүклибез. Тасманың аскы ягыннан вак кына атлатып кул белән җөй салабыз һәм бераз гына бөрәбез.
Артып калган шифоннан кисеп алынган кечкенә генә кисәкне бөтереп, жгут ясыйбыз һәм аскы яктан җеп белән чәнчеп куябыз. Бу – чәчәкнең уртасы булачак. Баягы шифон тасмадан бөкләмнәр ясый-ясый, чәчәк рәвешенә китерәбез, уртасын да куеп калдырырга онытмыйбыз. Таралып китмәсен өчен чәчәкне аскы ягыннан энә-җеп белән эләктерәбез һәм булавкага утыртабыз.
Күлмәк 40-42 нче үлчәмгә тегелә. Ул ике катлы, күкрәк астыннан өзек кысалы. Атлас күлмәк тезгә кадәр озынлыкта, арттан ерыгы бар.
Шифон күлмәк бөреп тегелә һәм билбауга җыела, озынлыгы — теләгәнчә.
Кирәк:
* 3 м шифон;* 1 м атлас-стрейч (икесенең дә иңе 140 см);
* дублирин;
* күлмәк төсенә туры килә торган 50 см яшерен молния;
* төймә урынына 3 пар махсус каптырма;
* тегү җебе;
* 65 нче, 75 нче номерлы машина энәсе.
Эш барышы:
Иң элек гәүдә үлчәмен алырга кирәк. Үлчәм дөрес булсын өчен күкрәк астын тасма белән буып куябыз. Кирәкле үлчәмнәр: күкрәк әйләнәсе, бил әйләнәсе, янбаш әйләнә-се, култык асты уемнарыннан алып алгы яктан күкрәк киңлеге һәм арка киңлеге, иңбаш киңлеге. Алгы яктан муен төбеннән күкрәк астына кадәр озынлык, арткы яктан муен умырткасыннан калак сөякләре аша күкрәк астына кадәр озынлык. Күкрәк асты әйләнәсе. Күлмәкнең озынлыгын исә туфлиләрне киеп билгелиләр. Кисәргә керешкәнче, су бөркеп үтүкләп, иң элек тукыманы утыртырга (керештерергә) кирәк. Журналда тәкъдим ителгән өлгеләрне кәгазьгә төшереп алыгыз. Анда бирелгән үлчәмнәрне үзегезнеке белән чагыштырыгыз. Төгәллегенә инангач, өлгеләрне тукымага салып, күлмәкне кисәбез. Болардан тыш билбау да кисәргә кирәк. Ул күкрәк астыннан үтә. Киңлеге 6 см һәм берәр сантиметр тегү өлеше калдырыла.Беренче этап — атлас күлмәкне тегү
Күкрәкчәнең алгы ягындагы рельефлы җөйләрне һәм арттагы вытачкаларны тегәбез. Ал белән арттактаны бер-берсенә уң ягы белән каплап иңбашындагы җөйне салабыз, кырый җөйне тегәбез.
Һәр җөйне теккән саен яхшылап үтүкләргә кирәк.
Итәкнең вытачкаларын һәм кырый җөйләрен тегәбез. Аннан соң итәк белән күкрәкчәне тоташтырабыз. Арткы яктагы урта җөйгә яшерен молния тегелә. Аны тегү өчен машинаның махсус табаны кирәк. Молниядән соң күлмәкнең ерымы тегелә.
Җиң һәм муен уемнары астар кайма белән эшкәртелә. Астар кайманың киселү тәртибе: тукымага ал һәм арттактаны салып, муен һәм җиң уемын төшерегез һәм 4 см киңлегендә кисегез. Күлмәккә тоташтырганчы астарга дублирин ябыштырыла. Астарга теккәннән соң, җөй кырыеннан 1-2 мм эчкәрәк кереп, бастырып чыгарга кирәк.
Итәк очын оверлок (ул булмаса, зигзаг җөй) белән эшкәртегез һәм 4 см кайтарып, нечкә энә белән кулдан гына тегегез.
Икенче этап — шифон күлмәкне тегү
Алтактаның иңбашын һәм аскы ягын бөрү өчен рәттән ике җөй салабыз да шуларның аскы җебеннән тартып тиешле озынлыкка калганчы бөрәбез.
Алтакта белән арттактаны уң ягы белән бер-берсенә каратып, иңбаш һәм кырый җөйләрне ябык җөй белән ялгыйбыз.
Итәкнең алгы һәм арткы өлешләре дә шушы җөй белән тоташтырыла. Итәкнең өске ягы исә күкрәкчә озынлыгы кадәр калганчы бөрелә.
Шифон күлмәкнең изүен, җиң уемын, итәк очын һәм кырыйларын Мәскәү җөе белән тегәбез (тар гына итеп бер кат кайтарып теккәннән соң яхшылап үтүклибез һәм тагын бер мәртәбә кайтарып җөй салабыз).
Шифон күлмәкнең күкрәкчәсе һәм итәге билбауга тоташтырыла. Билбауның тышкы ягы шифоннан, аста-ры – атластан. Әзер килеш – 6 см киңлектә, озынлыгы күкрәк асты әйләнәсе кадәр. Шифон белән атласны бер-берсенә куеп, кул белән күкләп чыгабыз. Тиешле озынлыкка калганчы бөрелгән итәк белән күкрәкчә шушы билбауга тегелә, сыпылып бетмәсен өчен җөйләрне эшкәртеп чыгабыз. Күлмәк ачылып китмәсен өчен билбау читенә 3 пар каптырма тегелә.
Күлмәкне тагын да бизәп җибәрү өчен шифоннан чәчәк ясыйбыз. Моның өчен киңлеге – 12, озынлыгы 30 см булган тасма кисеп алабыз һәм киңлеге буенча икегә бөкләп үтүклибез. Тасманың аскы ягыннан вак кына атлатып кул белән җөй салабыз һәм бераз гына бөрәбез.
Артып калган шифоннан кисеп алынган кечкенә генә кисәкне бөтереп, жгут ясыйбыз һәм аскы яктан җеп белән чәнчеп куябыз. Бу – чәчәкнең уртасы булачак. Баягы шифон тасмадан бөкләмнәр ясый-ясый, чәчәк рәвешенә китерәбез, уртасын да куеп калдырырга онытмыйбыз. Таралып китмәсен өчен чәчәкне аскы ягыннан энә-җеп белән эләктерәбез һәм булавкага утыртабыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.