Логотип
Кулларыңнан куан

​Бәләкәй кызларга

Наилә – хисапчы. Бәйләү белән кызы тугач кына мавыга башлаган. «Кибетләрдә кыз балалар өчен берсеннән-берсе матуррак киемнәргә карап, үзем дә бәйләргә өйрәндем. Кызымнан күреп, башка әниләр дә кызыга, безгә дә бәйләп бир әле дип әйтәләр иде. Шулай итеп, бәйләү минем кәсебемә әйләнеп китте», ди Наилә ханым. Берәүдә дә булмаган кием бәйләп кияргә телисез икән, аңа гына мөрәҗәгать итегез. Бүгенге мастер-класста исә ул безне кечкенә кызлар өчен җәйге сумка бәйләргә өйрәтә. Сумкага иш итеп баш киеме дә бәйли аласыз.

 

 Кирәк:

* 5 төсле бәйләм җебе: rose 50 г / 150 м (без ике төсле яшел, ике төсле шәмәхә, ачык көрән төсләр кулландык. Сез үзегез яраткан төсләрдән бәйли аласыз);
* 2,5 һәм 1,5 санлы ыргаклар;
* бәйләм җепләре белән яраша торган сәйләннәр (диаметры 4 мм);
* матур сәдәфләр;
* үтә күренмәле нечкә кыл;
* сумканың эчлеген тегү өчен ныкча тукыма;
 

 Эш барышы:

 0 нче рәт: ачык көрән җептән 4 буш күздән торган чылбыр үреп, боҗрага тоташтырабыз.
 1 нче рәт: 3 буш күздән 1 күтәртү баганасы бәйлибез (күтәртү баганасы һәр рәт башында бәйләнә). 1 чалулы 11 багана бәйләп алабыз. Рәттә күзләр саны 12 булырга тиеш. Һәр рәт саен күзләр санын 12 гә арттыра барабыз.
 2 нче рәт: 3 буш күздән 1 күтәртү баганасы, аннары һәр күздән чалулы икешәр багана бәйлибез. Бәйләм осталары телендә мондый бәйләм үрнәге классик түгәрәк дип атала. 2 нче рәттә күзләр саны 24 булырга тиеш.
 3 нче рәт: ачык шәмәхә төсендәге җепкә күчеп, 3 буш күздән торган күтәртү баганасы бәйлибез дә үрнәк буенча бәйләүне дәвам итәбез.
 4 нче рәттә сыек яшел төскә күчеп, чалулы баганалар белән бәйлибез.
 5 нче рәт: куе яшел төстән чалусыз багана белән бәйләнә.
 6 нчы рәт: чалулы багана белән ачык шәмәхә төстән бәйләнә.
 7 нче рәт: чалулы багана белән куе шәмәхә төстән бәйләнә.
 8 нче рәт: куе яшел төсле җептән чалусыз багана белән бәйләнә.
 9 нчы рәт: ачык көрән төстән чалулы багана белән бәйләнә.
 10 нчы рәт: сыек яшел төстән чалуы багана белән бәйләнә.
 11 рәт: шулай ук сыек яшел төстән кабартулы багана белән бәйләнә. Игътибар: бу рәттә уртадагы 22 күз чалулы багана белән бәйләнә. (Сумканың авызы булачак урын.)
 12-13 нче рәтләр: куе яшел төстән кабартулы багана белән бәйләп тәмамлана. Теге 22 күз бәйләмдә катнашмый.

 Сумканың алгы ягы да, арткы ягы да бертөсле бәйләнә. Алгы якның 9 нчы рәтенә үтә күренмәле кыл белән сәйләннәр тегеп чыгабыз. Аларны бәйләгәндә үк беркетергә дә була.


Сумканың янын бәйләү 

Ачык шәмәхә төстән 106 күзле чылбыр үреп, 3 рәт ярымбагана (полустолбик) белән бәйлибез. Урта сызык буйлап яшел төстәге сәйләннәр тезеп чыгабыз. 
 

Сумканың капкачын  бәйләү 

0 нче рәт: ачык шәмәхә төсле җептән 6 күз җыеп, боҗрага тоташтырабыз.
1 нче рәт: шул ук җептән 3 күтәртү баганасы һәм 11 чалулы багана бәйлибез.
2 нче рәт тә шул ук җеп һәм чалулы багана белән бәйләнә.
3 нче рәт: ачык көрән җепкә күчеп, иң элек 3 күтәртү баганасы, аннары 1 буш күз, 1 чалулы багананы чиратлаштырып бәйлибез.
4 нче рәт: куе шәмәхә төскә күчеп, һәр тишек өстенә чалулы икешәр багана бәйләп чыгабыз.
5 нче рәт: шул ук төс белән күпертүле баганалар бәйләнә.
6 нчы рәт: ачык шәмәхә төсле җеп белән чалулы багана бәйлибез.
7 нче рәт: сыек яшел төсле җептән берәр буш күз, чалулы ике багана, бер буш күз, ике багана чиратлаштырып бәйләнә.
8 нче рәт: куе яшел төс белән чалусыз баганалар бәйләп чыгабыз.
9 нчы рәт: ачык көрән төсле җептән чалулы баганалар бәйлибез.
10 нчы рәт: ачык шәмәхә төс белән җилпәзә бизәк бәйләп, бәйләмне төгәллибез. Шушы рәтне бәйләгәндә уртага элмәк бәйләп калдырырга да онытмыйбыз. Сәдәфне каптырыр өчен ул. Зурлыгы да сәдәф зурлыгы кадәр. Ул болай бәйләнә: 8 күздән (10 яки 11 күздән торырга мөмкин, сәдәфегез нинди бит!) торган чылбыр үреп, бәйләм читенә тоташтырабыз. Чылбыр тирәли чалусыз баганалар бәйләнә.

Сумканың бавы шәмәхә төстәге җептән бәйләнә. Озынлыгы – баланың буена бәйле. Тыгызрак булсын өчен аны 1,5 лы ыргак белән бәйләсәң яхшырак.
 
Бәйләп бетергәч, һәр өлешне кайнар пар бөркеп тигезлибез. Үтүкне бәйләмгә тидермәгез, җепләрне үтүкләсәң, рәвешен югалта.


Бизәкләр ясау 

Бәйләм җебен ике катлап, озынрак итеп алабыз. Бер башын төенләп, 10 см булганчы сәйләннәр тезәбез. Җепнең калган өлешеннән чылбыр үрәбез. Мондый бизәк икәү кирәк. 

Өченчегә чук ясыйбыз: ачык яшел төсле җепне калын гына итеп уң кулның дүрт бармагына урыйбыз. Аннары бармакларны алып, уртасыннан җеп белән ныгытып бәйлибез. Чукның өске ягыннан 1 см 
төшеп, аркылы җеп чорныйбыз, таралып китмәсен өчен яхшылап бәйлибез. Кайчы белән чукны тигезлибез.
 

Эчлекне тегү 

Ныкча тукымадан сумканың эчлеге тегелә. Ул ике түгәрәктән һәм тар озын турыпочмаклыктан гыйбарәт. Түгәрәкләрнең зурлыгы сумканың диаметры (безнең сумканың диаметры 16 см) + 1 см тегү өлешенә тәңгәл. Турыпочмаклык исә 44 см озынлыгында, 4 см киңлегендә киселә. Аларны машина җөе белән тегеп тоташтырабыз.
 

Сумканы җыю 

 Алгы як белән ян өлешне чалусыз багана белән бәйләп тоташтырабыз. Җепнең ачык шәмәхә төслесен кулланабыз. Аннары арткы якны да шулай ук тоташтырабыз. Капкачны арткы өлешкә үтә күренмәле кыл белән тегеп куябыз.
 Бауның ике очын сумканың ике читенә тегәбез. Бер кырыйга бизәкләрне беркетәбез. 

Сумка эченә әзер эчлекне кидереп, авызын кулдан гына күренми торган җөй белән тегәбез. Элмәк турысына сәдәф беркетелә.

Бер җептән икенче төсле җепкә күчкән урын бәйләмдә беленмәсен өчен бер сер өйрәтик әле: рәттәге соңгы күзне бәйләгәндә багананың иң соңгы элмәген күчәсе җеп белән бәйләп алабыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар