Логотип
Кулларыңнан куан

«Бияләй» калфак

Кирәк: Буе якынча 22, иңе 16-18 сантиметрлы ике катлы бәрхет (плюш та ярый)..

Кирәк:

  • Буе якынча 22, иңе 16-18 сантиметрлы ике катлы бәрхет (плюш та ярый);
  • эчлеге өчен сатин яки ситсы тукыма;
  • каты тукыма (киндер);
  • аксыл яки ак сәйлән;
  • сәйлән энәсе һәм гади энә;
  • ак һәм җирлек өчен алынган бәрхет төсендәге җепләр;
  • күчермә кәгазь (флизелин булса, тагын да яхшы);
  • киерге;
  • кайчы;
  • өч ыргак.
 


Эш барышы:

Каты кәгазьдә чигеләчәк калфакның өлгесен ясыйбыз. (фото 1)

Үтә күренмәле күчермә кәгазьгә рәсемен төшерәбез. (фото 2)

Аны бәрхетнең бизәк чигеләчәк урынының эчке ягына энәләр белән беркетәбез. (фото 3)

Бәрхетне киергегә киертеп, рәсемне җеп белән типчеп чыгабыз (чигеләсе яктагы җеп атламнары озынрак булса, рәсем яхшырак күренер). (фото 4)

Чигү барышы:
Киергене тукыманың уң ягына  кидертәбез. Эшнең башында ике энәгә җеп саплыйбыз (сәйлән энәсенә ак җеп, икенчесенә – караны), җеп очларын бер-берсе белән төйнибез. (фото 5)

Сәйлән белән эш итүче энәне сул яктан чигәсе урынга чәнчеп чыгарабыз. Энәгә берничә сәйлән җыябыз һәм рәсем контурына салабыз. (фото 5а)

Хәзер шул тезмәнең һәрбер сәйлән арасындагы җебен беркетеп чыгабыз:
сул кул белән сәйлән җебен тарттырып, имән бармакның тырнагы белән сәйләннәрне тыгызлап, беренче һәм икенче бөртекләр арасыннан икенче энәне өске якка чәнчеп чыгарабыз һәм, сәйлән җебен беркетеп, энәне кире сул якка чыгарабыз. Шулай итеп, һәрбер сәйләнне тигезләп, бер-берсенә тыгыз итеп урнаштырып, рәсем контуры буйлап беркетеп чыгабыз. Сәйләннәр арасындагы җеп күренмәскә тиеш. (фото 6)
 
Кабартып чигү:
Сәйлән тезмәсе белән «сызылган» контурлар эченә бөтерелгән мамык тутырабыз (мамыкны җеп белән беркетсәгез дә була). (фото 7, 7а)
 
Контур ягына нечкә энә чыгарабыз да, таҗның киңлегенә карап, аңа 4-5 сәйлән тезәбез. Тезмәне буш та, артык кысан да калдырмыйча мамык җәймәсенә яткырып, контурның сул ягына чыгарып тоташтырабыз. (фото 8, 8а)
 
Бизәкнең кайбер өлешләрен – мисал өчен, чәчәкләрнең сабакларын рәт-рәт сәйлән тезмәсе белән чигәбез. Ахырда өлге өчен тегелгән җепләрне өзеп, чүпләп чыгабыз. Күчермә кәгазен җайлап кына ертып алабыз.
 
Чигелгән ягына өлге куеп, калфакны кисеп алабыз (маңгай өлешендәге җөй өчен урынны күбрәк калдырабыз). (фото 9)
 
Шулай ук калфакның арткы өлешен һәм ике катлап ситсылы эчлеген дә кисәбез. (фото 10)
 
Каты тукыманы бер катлы итеп кисәбез. (Ул калфакның алгы өлешендә генә булачак.) (фото 11)
 
Маңгай өлеше тагын да каты булсын өчен, тукыманы ике тапкыр озынрак алып, аны икегә бөкләп, сырып чыгабыз. Каты тукымадан тагын бер кисәк әзерлибез – маңгай өлешеннән ике тапкыр киңрәк итеп кисеп алабыз һәм, икегә бөкләп, сырып чыгабыз (ул калфакның арткы өлешенә тегеләчәк).
 
Калфакның алгы бәрхет өлешенә каты тукыманы куябыз. Калфакның авыз өлешендәге бәрхетнең җөй өчен калдырылган өлешен тукыма өстенә әйләндереп, тегеп чыгабыз. Бәрхет ягына чыгучы җөйләр вак булсын (ул җөйләргә сәйлән тагып барсак та була). Калган өлешен дә атлатып чыгабыз. (фото 12)
 
Бәрхетнең арткы өлешенә исә каты тукыманың кечкенә кисәген тегеп куябыз. (Искәрмә: калфак баш түбәсенә уңайлырак ятсын дисәк, бәрхетне каты тукыма өстенә күбрәк бөкләп тегәбез.)
 
Калфакның каты тукыма тегелгән өлешләрен өстә калдырып, тоташтырып чыгабыз. (Бәрхет бик нәзберек тукыма булганга күрә, калфакның алгы һәм арткы өлешләрен тегеп чыгу алдыннан кырыйларын, очын берничә җөй белән чеметеп калдырабыз.) Калфак балалар өчен тегелә икән, як-якка резинка тегеп калдырабыз.
 
Эчлек. Киселгән ситсыны уң яклары белән эчкә каратып, авызын калдырып, кырыйларын тегеп чыгабыз (машина ярдәмендә тексәк тә була). Эчлекне калфакның алгы өлешенә салабыз һәм кырыйларыннан тегеп чыгабыз, калфак белән бергә уң якка әйләндереп чыгарабыз. Эчлекнең авызын эчкә бөгеп, пөхтәләп атлатып чыгабыз. (фото 13)
 
Калфакның очына һәм арткы өлешенең кырыйларына ыргаклар тегеп куябыз. (фото 14)
 
Калфакны уң якка әйләндерәбез.

«Сөембикә», № 4-5, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар