​Бискорню – чиккән бүләк

Бискорню (фр. — бөгелгән) – энәләр өчен мендәрчек. Ул чигелә һәм төрле рәвештә бөгелеп тегелә. Менә дигән бүләк!


Кирәк:

* 5 х 35 яки 40 х 40 ике кисәк канва; 
* мулине;
* синтетик мамык;
* ике кечкенә төймә;
* энә, кайчы.
 

Эш барышы:

Схемага карап канваны чигәбез. Кырыйлары буйлап энәне артка атлатып чыгабыз (як-яктан тоташтыру өчен берничә миллиметр калдырырга онытмагыз). Сул яктан үтүкләп алабыз.

Ә хәзер тоташтыра башлыйбыз. Бискорню өлешләрен канвасыннан текмибез, читләрен билгеләүче җепләрне тоташтырып барабыз! 
Бискорнюның өске өлешендә, кырый якның уртасын билгеләп, төен ясап куябыз. Аны бискорнюның аскы өлешендәге почмагына тоташтырабыз. Шулай итеп, өлешләрне җөйләреннән тоташтырып чыгабыз.

Почмакларны пөхтәләп тоташтырабыз. Бер ягын тегеп бетермибез – бискорню эченә синтетик мамык тутырабыз. Хәзер тоташтырып бетерәбез. Күләмле фигура килеп чыкты! Җеп очын эчкә яшерәбез. 

Соңгы штрих калды. Бискорню уртасын тарттырабыз. Моның өчен аскы өлешенең уртасына төймә тагып, энәне өске өлешенә чыгарып тарттырабыз һәм икенче төймәне дә тегеп куябыз (шулай итеп берничә җөй салабыз). Теләсәгез, мендәрчекне чук белән бизәсәгез дә була.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...