Логотип
Кулларыңнан куан

Алтын-көмешме?

Без, хатын-кызлар, шундый инде: алка, йөзек, муенсаларга битараф карый алмыйбыз. Зөлфия СӘЛИМҖАНОВАның үз куллары белән тудырган сәнгать әсәренә тиң бу бизәнгеч­ләрен күреп тә «аһ!» иттек. Җаның ниндиен теләсә, шундыен ясый ул. Гаҗәпләнәсе юк, бабасы да көмешче булган аның. Зөлфия үзе Чирмешәндә туып, Бөгелмәдә буй җиткергән. Белеме буенча — укытучы. 17 ел мәктәптә эшләп, яраткан эшен калдырырга мәҗбүр булса да, кул кушырып утыручылар­дан түгел ул. Төп эшеннән бушаган арада, шушысына — җанына шифа биргәненә керешә. Алар өч дус — Юлия, Людмила һәм Зөлфия бергәләп эшли, төрле күргәзмәләрдә дә катнаша икән. Бүгенге мастер-классыбызда Зөлфия безне муенсага тагу өчен кулон ясарга өйрәтә.


Кирәк:

* асты яссы таш (кабашон), ул булмаса, матур яссы сәдәф, хәтта бака кабырчыгы да ярый;

* 10 нчы номерлы 20 г сәйлән. Сәйләннең төсе таш төсенә ярашлы яки киресенчә, капма-каршы булырга мөмкин;

* 12 нче номерлы сәйлән энәләре (нәзек һәм озын);

* үтә күренмәле бик нык кыл;

* фетр яки берничә кат флизелин;

* күн кисәге;

* үтә күренмәле җилем;

* муен чылбыры.

 

Киңәш:

сәйлән сайлаганда кытайныкын алмаска тырышыгыз. Без чех сәйләне алдык. Чех сәйләннәренең төрлесе төрле зурлыкта булуы бу очракта кулай гына.


Эш барышы:

Ташны яссы ягы белән фетрга ябыштырабыз. Фетр таштан шактый чыгып калсын. Энәгә бер терсәк әйләнәсеннән аз гына мул кыл сап­лап, очын төенлибез. Сәйләннәрне караңгы төстәге (сәйләннәр үзләре караңгы төстә булса, ачык төстәге) тукыма өстенә таратып салабыз. Болай аларны араларга һәм энәгә эләктерергә уңай.

Энәне фетрның уң ягына чыгарып, ике сәйлән эләктерәбез. Энәне ташка терәп үк, сул якка чыгарабыз. Уң якка исә ике сәйлән уртасыннан чыгарып, икенче сәйләннең эченнән уздырабыз. Бу – беренче атлам булды. Икенчесе дә шулай ук башкарыла. Сәйләннәр барысы да бер үк зурлыкта булып, бер-берсенә терәлеп торсыннар. Ташны уратып алган сәйләннәр җөп санда булырга тиеш.

Икенче рәтне башлаганда энәгә өч сәйлән эләктерәбез. Аларның икесе зуррак, уртадагысы кечерәк булсын. Энәне җеп чыккан сәйләннең икенче ягыннан тыгып, рәттән өч сәйлән аша уздырабыз. Икенче атламда энәгә ике генә сәйлән (беренчесе кечерәк, икенчесе зуррак) эләктерә­без. Энәне бая гына тезгән теге өч сәйләннең иң кырыйда торган зуррагы аша тыгып, беренче рәттәге ике сәйлән аша уздырабыз. Сәйлән тезү схемасын рәсемнән карый аласыз. Рәтне энәгә бер кечкенә генә сәйлән эләктереп төгәллибез.

Өченче рәтне башлыйбыз. Максатыбыз – икенче рәтне тезгәндә буш калган араларга сәйлән тезү. Кечерәк сәйлән эләктереп, энәне янәшә торган сәйлән аша уздырабыз. Шул рәвешле рәтне чыкканчы дәвам итәбез.

Сәйләннәрне тезеп бетергәч, энәне янәшәдәге сәйләннәр аша йөртеп, җеп очын төенләп яшерәбез.

Нык булсын, сәйләннәр таралып китәрлек булмасын.

Сәйлән тезгән җепләрне эләктерми генә, таш тирәли фетрны кисәбез. Хәзер шуны күн кисәгенә ябыштырып, җилемнең кипкәнен көтәбез. Җилем кипкәч, күнне дә таш тирәли тигезләп кисәбез. Ташның аскы итәге буйлап сәйлән тезеп чыгабыз. Әлеге аскы рәт күн белән фетр читен капларга тиеш. Рәтне башлаганчы бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: бу рәтне төгәлләгән урынга элмәк ясаячакбыз, шуңа күрә рәтне башлаганда карагыз – элмәк кайда булса, отышлы.

Аскы рәтне башлаганда энәне күн белән фетр арасыннан кадап (төене күренмәсен!), уң якка тартып алабыз һәм бер үк зурлыктагы ике сәйлән эләктереп, энәне тартып алган эздән үк кире сул якка чыгарабыз. Сәйләннәр тигез ятмый әле, шуның өчен энәне аста торган сәйлән аша уздырып, кылны тарттырабыз. Икенче атламда бер генә сәйлән эләктереп, энәне сул яктан кадап алабыз һәм шул ук сәйлән аша уздырабыз.

Энә эзе күн читеннән 2 мм эчтәрәк булсын.

Элмәкне 2 сәйлән өстенә ясарбыз. Иң элек энәгә сәйләннәр тезәбез. Аларның саны чылбырның калынлыгына бәйле. Чылбырны элмәккә кидерергә кирәк булачак бит. Энәне кабаттан җеп чыккан сәйлән аша уздырып, янәшә торганына кертәбез. Янә энәгә сәйләннәр тезеп, алдагы гамәлләрне башкарабыз. Энәне янәшәдәге сәйләннәр аша йөртеп, җеп очын төенлибез, яшерәбез.

Әзер кулонны көмеш чылбырга элеп, дус кызларыбызны кызыктырырга йөгерәбез. Муенса күн бауда да бик матур күренәчәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар