Логотип
Мин ачкан дөнья

Уртаклык: без — замандаш!

Җир шарының ят бер почмагына эләгүең була, ул илнең һавасына гашыйк булып кайтасың. Мин үзем шулай, һәрхәлдә.  Һәм ул «һава», әлбәттә, һава гына түгел. Аннан кайткан фотосурәтләрең компьютерыңнан югалырга, алып кайткан сувенирлар дус-туганнарга таратылырга, музыка тупланган дисклар иптәш кыз киштәсендә мәңгегә урын алырга мөмкин, әмма күңелең ял тапкан ил һавасына чорналып, анда кичергән хисләреңне теләсә нинди вакытта, аз гына вакытка булса да, яңартырга була. 

Төркия һавасы... Төркия һавасын, мәсәлән, сулап кына калмыйсың, аның эчендә йөзеп барасың сыман...


Урта диңгез дулкыннарын күзли-күзли иренеп кенә кояшта кызынып, иренеп кенә татлы сулар эчеп, тирәдәгеләр белән иренеп кенә әңгәмә корып һәм иренеп кенә су кереп, таулар белән хозурланып узган бер озын көн ирендерүе белән туйдыргач, Кемер шәһәренең экскурсия агент­лыклары мул итеп тәкъдим иткән сәя­хәтләрне «төргәге белән» сатып алдык. (Әлбәттә, отельдагы гидларыбыз безне — яңа килгәннәрне җыеп, яхшы гына куркыттылар, экскурсияләргә «урамнан» йөрсәң, янәсе, әллә ниләр булып бетәргә мөмкин — урам ширкәтләре ышанычлы түгел... Ә без барыбер тәвәккәлләдек, чөнки гидлардагы  путевкалар күпкә кыйммәтрәк.)

Яхтада сәяхәт. Яныбызда урнашкан алман һәм поляклар, безнең шикелле үк, акылларын паспорт конт­роле тирәсендә калдырганнар да, хис белән яшәүгә күчкәннәр — диңгезнең төсенә хәйраннар калып, безне узып китүче яхталарга кул болгап, палубада фотога төшәләр... Диңгез һавасында баш җилләнә, ки­рәкле-кирәксез уйлар ерак-еракларга очып китә... Диңгез уртасында күңелең һәм... көлдерә, биетә, җырлата торган аниматорлар (күңел ачтыручылар) гына кала!



Ялның күңелле үтүе өчен, аның күңелле үтүенә көйләнү кирәктер, мөгаен. Биш йолдызлы отельдә дә, теләсәң, кимчелекләрен табып, борын җыерып йөререргә була, шулай ук йолдызлары кимрәк булганында яки ярымпансионатта да менә дигән ял мөмкин. Төркиягә, минемчә, бар нәрсәгә дә әзер булып килергә кирәк. Һичшиксез, сезне кибет-базарларда да алдарлар (һичшиксез, алдарлар!), башыгызны әйләндереп, юмалап, бөтенләй кирәк булмаган әйберләр дә алдырырлар. Кыскасы, сатучылар акчагызны суырып алу өчен бөтен көчләрен куялар. Боларга юмор белән карамасаң, кәефең  кырылып, ямьле ялның яме китәчәк. (Алданырга теләмәсәгез, кибетләргә бөтенләй кермәгез, җәмәгать!) Шуның өчен, мәсәлән, экскурсия вакытында алдан вәгъдә ителгән Олимпоска кермәячәгебезне һәм VII гасырда төзелгән борынгы Фаселис хәрабәләрен күрү өчен өстәмә билет алырга кирәклеген ишеткәч, күңелне төшермәскә булдык — боларга риза булып акчабызны чыгардык.
 
Отельдәге гидыбыз: «Турист беренче көнне үк баш миенең барлык функцияләрен кечкенә мигә тапшыра. Шул сәбәпле хәзер башларны нык итеп эшләтеп алыйк әле, дуслар: язып куегыз, бүген сәгать дүрттә җыелабыз…»

Рафтинг. Инструкторлар белән рафтларга (резин көймәләр) утырып, башлангычын тауларда алган сап-салкын, бусагалар тулы шаулы елга буйлап йөзү — онытылмаслык тамаша! Бусагалар — зурлыклары һәм урнашу рәвешләре белән төрле дәрәҗәдә куркыныч тудыручы эре-эре ташлар-валуннар. Икенче-өченче дәрәҗәле бусагалар (моннан артыгы — спортчылар өчен генә) куркынычсыз дип кабул ителгән — рафтингта балалар да, пенсионерлар да катнаша ала, ягъни. (Куркыныч янамый дип әйтсәләр дә — ничек кенә күңелле булмасын, су артык шаяруны яратмый — инструктор әмерләрен үтәргә кирәк. Йөрәгегез сау түгел икән, бармавыгыз  хәерлерәк — салкын сулы тау елгасыннан төрлесен көтәргә була...)
— Суга төшәсез икән, башны аска төшерегез,  аякларны  өскә   күтәрегез — аяк киемнәрегездән танып, үзем­некеләрне чүпләп алырмын шунда. Ишкәк белән... ярдәм итәрмен! — чибәр инструкторыбызның шаярту сүзләре командабызны рухландырып җибәрде.



...Рафтка милләтләргә карап бүлеп утырттылар. Каскалы башлар рафтын үтеп барышлый су белән коендырып киткән каскасызлар рафтына игътибар итәргә  җай  тапсаң,  беренчелә­ре немецлар, икенчеләре — Россия, Украина гражданнары булыр. Россия­дән килүчеләр каска киеп тормый, әлбәттә!!! Йохооу!!

Әһә! Тукталыш! Бөтен төркемнәр дә җыелган урында — мыжлаган туристны шарлавыклар фонында бозлы суда йөздереп фотога, камерага төшерәләр. Тагын бер аттракцион бар икән — кыядан суга сикерү. Әз­мәвердәй егетләр берсе артыннан берсе аска ташлана... Сикерергә икән, сикерергә — без дә салкын һәм юеш билгесезлеккә очтык... Кайтып барганда автобустагы ир-егетләр: «Ай-яй, кызлар! Сикерерсез дип уйламаган идек! Афәрин!» — дип соклануларын белдерделәр. «Нәрсә?! Сикермәсәң дә яраганмыни?!» Ярар инде. Теге мәзәктәгечә, «икылдамагаең — чикылда, акчасы түләнгән...»

Отельгә кайтып егылдык. Шул ук төнне безнең тагын бер экскурсия көтә иде — Химера утларына сәяхәт. Әлеге экскурсиягә халык кырылып йөрми. Романтик рухлылар әзәйгәнме соң? Кап-караңгыда ирле-хатынлы поляклар белән вата-җимерә ниндидер кушма телдә сөйләшеп барабыз — хәтта аңлашабыз! (Һәрхәлдә, без аңлаешлы итеп аңлатабыз.) Озак менәсе...



Риваять. Кемер атамасы безне Гомерның мәшһүр «Илиада»сының алтынчы китабына илтә. Бу җирләрдә арыслан башлы, кәҗә гәүдәле, аждаһа койрыклы ут төкерүче Химера яшәгән, ди. Баһадир Беллерофон канатлы атка — Пегаска — атланып, албастыны җиңә. әмма Химера утлары безнең көннәргә кадәр Янарташ тавында дөрләп тора...

Менә алар — Химера утлары... Таулар арасындагы кичүдә нәни чокыр­лардан гасырлар буе бәреп торучы газлы учаклар сихерләп ала.

...Яңадан отельгә көчкә кайтып егылдык. Тагын нидер майтарасы килә... Кемер шәһәрендә дан тоткан төнге клубларның берсенә барырга булдык. 

Ачык һавадагы төнге клуб. Капкада карадан киенгән, серле наушниклар таккан баһадирлар тора — чат кинодагы шикелле.
Бию мәйданында төтен, сәхнәләрдә ярымшәрә кызлар бии (ата-аналары беләләр микән? — шул уй тынгылык бирмәде), эчемлекләр елга булып ага... Кем ничек булдыра, шулай бии. Әнә, бер кыз артык хисләнеп бии башлауга, янына ук капма-каршы җенестән берәү килеп артыгын кыйлана башлады. Кызда җавап хисләре уянмаганлыгын абайлап алган тәртип саклаучы әзмәверләр дәртле егетне култыклап (яхшы әдәп кагыйдәләре курсы үткәрергә диптер) өстерәп киттеләр.

Организм отельгә ашкына башлады. Көн, ниһаять, тәмамланды.

Джипсафари. Джипларга (кара тәрәзәле дәү машиналар түгел, түбәсе генә капланган кечкенә җиңел джип­лар) утырдык һәм серпантин юллар буйлап диңгез өсте тигезлегеннән мең метрдан артык биеклеккә күтәрелдек. һава... Нарат исе, болыт исе, тынлык исе...
Дөнья, бер яктан, никадәр кечкенә булып тоелмасын, икенче яктан, искиткеч киң, зур ул. Синнән очкычта өч сәгатьлек ара ераклыгында яшәгән яшьтәшең белән аралашу өчен көч куеп, тел өйрәнергә генә кирәк. Сөйләшә-сөйләшә шуны аңлыйсың: телләр төрле, илләр төрле, ә шулай да беркем үзгәрталмаслык уртаклык бар: без — замандаш!

Тукталышларның берсендә безгә ике мең яшьлек агач күрсәттеләр. Чыннан да ике мең ел яшәде микән?.. Хуш, шуның кадәр булсын, ди. Матур гипотеза бит?



Төрек ир-егетләренең игътибарлары, балы тамып торган комплиментлары тәмам шөбһә тудыра — шуның кадәр чибәр икәнлегеңдә шикләнә үк башлыйсың. (Барлык егетләргә дә бер үк дәрәҗәдә ошау мөмкин түгел бит инде!) Үзеңне автопилотка көйлисең: елмаеп китеп барасың... Әмма юньле егетләр бөтенләй үк юк дәрәҗәдә түгел, җәмәгать!

Сафаридан ук яныбызга танышырга килгән ике төрек егете Олимпостагы рокбарга барырга чакырды. (Егетләр үзләре дә турист — университет тәмамлап, эшли башлаганнар, хәзер ял итәләр икән.) Дөнья хәлләрен, яраткан музыкаль төркемнәр, илләребездәге матурлыклар — барысын да сөйләшеп бетердек!

Памуккале. Иртәнге сәгать биштә үзебезне отельдән ничек алып  чыгып, автобусларга кертеп урнаштырганбыздыр, белмим. Гидыбызның: «Сә­лам, геройларым!» — дип каршы алганы гына хәтердә — кырылышып йокыга китеп беткәнбез...


Составына кальций оксиды кергән җылы су җир астыннан бәреп чыгып, дәверләр дәвамында үзе ясаган известьле таш диварлардан, терраса — травертиннарга әверелгән гаҗәеп таш баскычлардан каскадлар хасил итеп аска агып төшә. Ерактан яки фотосурәтләрдән караганда, бу җирләрне кар белән капланган тауларга яки мамык өемнәренә охшатасың. Исеме дә шуннан килә — Мамык кирмән. ЮНЕСКО тарафыннан саклана торган «карлы бассейннар», кызганычка каршы, һәр ел үткән саен ка­раңгылана бара, травертиннардан ташып торган су да кими, шуның өчен экскурсовод бу матурлыкны күреп калуыбызга шатланырга кушты. Кояш үзе дә эсселектән агарып эрегән, антик заманнардан ук курорт булып танылган җирләрдә шатланышып ялан тәпи йөрибез. Хозурлык.

«Мамык кирмән»нән ерак түгел Клеопатра бассейны урнашкан. Тө­бендә борынгы колонналар яткан, магний, кальций сульфаты, углеводород белән баетылган җылы минераль сулы бассейнга кереп яшәрергә те­ләүчеләр — бихисап. Күптөрле авырулардан дәвалаучы, шампан шәрабы сыман күбекләнеп-сикереп торучы суга керүдән өстәмә билет алырга ки­рәклек тотып кала аламы соң?! 



Анталья шәһәренә бару, Мира-Кеккова гыйбадәтханәләренә,  Памук­ка­леның могҗизалы урыннарына сәя­хәт­... Гидлар сезне сату-алу мәркәзләренә, тире, текстиль, алтын  ки­бет­­ләренә алып керерләр. Мәркәзләр­дә бәяләр — ай-һай! «Дустым урынына күреп, ташлама ясарбыз, мондый арзанга каян табарсыз тагын?!» — дигәннәренә ничек кенә ышанырга теләсәм дә, ышанмаска булдым. Сез дә ышанмагыз. Үзегез кибет хуҗасы булсагыз, «бай» туристлардан акча каермас идегезме? Бай, әлбәттә. Юкса, Каф тау аръягына ялга килер идеме? Яхшы һәм чагыштырмача кыйммәт булмаган әйбер алып кайту өчен Истанбулга барырга кирәктер, мөгаен. Кайтышлый гидыбыз белән сөйләшеп киттек. Ат­насына бер көн дә ял итми икән — елның алты ае калган алтысын туендыра. Көне төнгә ялганган туристлар сезоныннан соң ярты ел ял, ягъни эшсезлек. Кибетләрдә бәяләрнең югары булуы шуның белән аңлатыла да.



Күрше шәһәрләргә, республикаларга, чит илләргә чыксаң, һавасын сулаган, кешеләре белән аралашкан, табигатенә сокланган шул җирләр сиңа якын була башлый. җир шарының теге ягындагы афәтләр туган илең афәте, андагы куанычлар синең куанычың булып кабул ителә. Барлык  кешеләр­не — туганнар дип хис итү дөньябыз­ны саклап калыр да әле. Шулай түгелме?

Биюче дәрвишләр.                 
Дөньяда нинди генә бәйрәмнәр, җыеннар юк! Мәсәлән, Төркиядә аерым бер төркем елга бер мәртәбә Конья шәһәренә, дәрвишләр орденына нигез салучы шагыйрь җәлалетдин Руми (Мәүләна, ягъни Господин) каберенә җыела. Ак күлмәк һәм кызыл фәсләр кигән дәрвишләр «шейх» янына киләләр (ул мәүләвиләрнең рухи бабасын — Мәүләнаны символлаштыра). Шейх семазеннарга (биючеләр) яшерен күрсәтмәләр биргәч, барабаннарга җан керә, флейталар уйнап җибәрә, дәрвишләр исә әйләнә башлыйлар. (Семазен минутына 33-40 мәртәбә әйләнә. Суфи биюе — сема исә ике сәгатькә сузылырга мөмкин. Бию вакытында семазенның башы якынча 25 градуска авышкан була. Бу — җир күчәренең авышлыгына — 23 градуска тәңгәл килә — гаҗәеп бит! 



Семаның башында дәрвиш уң кулын гыйбадәт кылган сыман итеп, күккә таба күтәрә, сулын — җиргә таба суза: «Аллаһыдан алып, кешеләргә таратабыз. үзебезгә берни калдырмыйбыз. Без бары тик арадашчылар гына», — дип аңлаталар алар. «Аллаһыга бик күп юллар илтә. Без аңа сема һәм музыка ярдәмендә ирешәбез», — дип әйтә Мәүләвиләр.
Бөек фәлсәфәче, мәгърифәтче, гуманист, суфи җәлалетдин Руминың тууына 800 ел тулу уңае белән узган 2007 ел ЮНЕСКО тарафыннан Мәүләна елы исеме астында узды.

Казан—Кемер—Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар