Логотип
Мин ачкан дөнья

Уенчыклар... сәяхәт итә?

Без яшәгән дөнья бик киң һәм бик кызыклы ул. Менә нәкъ шушы минутта аның башка бер кыйтгасында, син беркайчан аяк басмаган почмагында кемдер үзенең милли ризыгын пешерә, кемдер Җир шарының иң бөек нокталарыннан саналган таулар итәгендә басып тора, икенче берәүләр тарих эзләрен саклаган истәлекле урыннар яныннан узып бара... Ә сезнең өйдән чыкмыйча гына боларның барысын күрәсегез, шушы кешеләр янәшәсендә буласыгыз  – дөнья гизәсегез киләме? 
Кунакка киткән уенчыкларны күбрәк хатын-кызлар кабул итә, әмма арада ир-атлар да очрый. 
 
Гаҗәпләнмәгез, чыннан да, мөмкин эш бу! Һәм сезгә бу мөмкинлекне сәяхәт итүче уенчыклар бирә ала. 


 
«Ничек сәяхәт итә соң бу уенчыклар?» – диярсез. Бүген инде бар дөнья буйлап таралган бу күренешнең, бу мавыгуның тарихы болайрак. 2001 елда экранга «Амели» фильмы чыга. Әлеге фильмда Амели исемле кыз үзенең әтисен шатландырыр өчен аның бакча гномын таныш стюардессасына «ияртеп» сәяхәткә җибәрә. Әтисе башта гномны кемдер урлаган дип уйлый, ләкин, ни гаҗәп, бераздан аңа гном исеменнән дөньяның төрле почмакларыннан фотосурәтләр килә башлый. Нәкъ менә шушы гном www.toyvoyagers.com сайтын башлап җибәрүче өчен бер илһам чыганагы була да инде. Бу сайт башта бер эксперимент буларак кына барлыкка килә. «Иреккә чыгарылган», ягъни очраклы кешеләр тапсын да алсын өчен җәмәгать урыннарында калдырылган (чүплеккә чыгару белән бутамагыз!) уенчыкларны күзәтү мөмкинлеген биргән ул. Сайтта һәрбер уенчыкның үз номеры һәм сәхифәсе бар: анда аның хуҗасы (йә кабул итүчесе) фотографияләр өстәп, төрле узган вакыйгалар, кызыклы урыннар, рецептлар һәм башка нәрсәләр турында яза ала. Шунысы мөһим: бу сурәтләр һәм язмалар уенчыкның үз исеменнән булырга тиеш!



 
Тора-бара ToyVoyagers дөньякүләм бер ширкәткә әверелеп китә. Хәзер инде рәсми сайттан тыш, уенчыкларның маҗараларын Facebook, Flickr кебек социаль челтәрләр аша күзәтеп була. Кайбер уенчыкларның хәтта аерым блоглары да бар! Алай гынамы, Чехиядә һәм Япониядә йомшак уенчыклар өчен инде махсус сәяхәт бюролары да ачылган! 


 
Бу мавыгу үзенә нәрсә белән җәлеп итә соң? Әйткәнемчә, ToyVoyagers – уникаль бер күренеш: уенчыкка ияреп, аның күзләре белән дөнья күрү, чит илләрдәге тормышны эчке яктан күзәтү мөмкинлеге тудыра ул. Моның өчен почтага барып, кечкенә илгизәрне посылка белән «мин аны кабул итәргә әзер» дигән кеше адресына җибәрергә генә кирәк. Аннан инде уенчыгыңның сайттагы сәхифәсеннән яңартуларны, яңалыкларны түземсезләнеп көтәсе, күзәтәсе генә кала. 


 
Улым белән без кечкенә тычкан малае Батырның һәм шаян маэмаебыз  Караколакның маҗараларын әнә шулай көтеп утырдык та инде. Ел ярым вакыт эчендә алар икәү бергәләп ун илдә булдылар! Алар белән бергә без Гауда шәһәрендә (Голландия) сыр ашадык, Фольксваген заводында (Германия) машиналар карадык, Австрия тауларыннан сноубордта шудык, Португалиядә океан буенда пикник оештырдык, японнарның бамбук бакчаларында йөрдек... Һәм тагын бик күп-күп нәрсәләр эшләдек! Еш кына безнең уенчыкларга башка илләрдән килгән йомшак сәяхәтчеләр дә кушылды һәм алар бер хуҗада берничәү җыелдылар – дөньяны бергәләп карадылар. Кайчагында сәфәрчеләребез төрле җирләрдән безгә открыткалар «җибәрделәр». Өйгә кире әйләнеп «кайтканда» алар беркайчан буш кул белән кайтмадылар: үзләре белән гел бүләкләре, күчтәнәчләре дә була иде. Гадәттә, без посылкаларны улым белән бергә ачабыз. Әмма безнең бу мавыгуны белгән барлык якыннарым, туганнарым һәм дусларым: «Караколак хәзер кайсы илдә?», «Батыр әйләнеп кайттымы әле? Үзе белән ниләр алган?» – дип гел сорашып, кызыксынып торалар – аларга да кызык! Гомумән, посылка алу һәм ачу – дулкынландыргыч бер вакыйга.            


 
Мавыгуның икенче ягы да бар. Күңелле ягы! Үз уенчыгыңны сәфәргә  озатып кына калмыйсың, башкалар җибәргән йомшак сәяхәтчеләрне син дә үзегездә кунак итәсең. Без сигез илдән инде сигез уенчык кабул иттек: Британиядән фил малае Glennны, Финляндиядән Aura исемле камканы, Кытайдан курчак кызы Hanselны, Америкадан күкшә кошы – Buzzны, Нидерландтан  Dille исемле курчакны, Германиядән Gustav исемле смайликны, Япониядән бака кызы Matchaны, Канададан бөркет малае Landrovalны... Ә алар, әйткәнемчә, барысы да күчтәнәч «тотып килә». Мәсәлән, Голландиядән килгән «кунагыбыз» милли бизәкле кухня бияләе алып килгән иде. Ә Португалиядән килгәне безне балык консервасына охшатып ясалган шоколад белән «сыйлады». Эш бүләкләрдә генә түгел бит: өйгә яңа уенчык килү һәрвакыт көндәлек тормышны, яшәешне балкытып җибәрә, аңа бер яңалык өсти. Хәтта токмач басып аш пешерү дә кечкенә сәфәрче белән бер маҗарага, вакыйгага  әйләнә. Токмач камырын ничек басканыңны, аны ничек җәйгәнеңне, аннан вак кына итеп кискәнеңне – барысын-барысын «кунак»ның сайттагы сәхифәсендә сөйләргә, фотолар урнаштырырга кирәк. Бу юлларны укучылар токмачны үзләре җәеп, кисеп карарга теләрлек итеп! 


 
Ә инде «кунак»ка үзегез яшәгән шәһәрне «күрсәтик» дип, урамга чыксаң, үзең дә сизмичә, барысына да яңа караш белән карый башлыйсың  –  читтән килгән кеше карашы белән. Никадәр яңалык ачасың! Татарның гореф-гадәтләре,  мәдәнияте турында сөйләгәндә дә шулай бу. Сәяхәтчеләр белән бергә татар театрын да карадык, милли ризыклар да пешердек, аларны мин татар теленә дә өйрәттем... Бер йомшак курчакка хәтта татар милли күлмәген дә тектердем (ул кемгә кунакка барса да, үзенә шулай яңа кием тектерә иде).


 
Сәфәрче нәни дуслар ялкауланырга ирек бирмиләр: аларга күрсәтер өчен шәһәрнең кызыклы урыннарын искә төшертәләр, яңа идеяләр эзләтәләр, иҗади хыялларны үстерәләр... Гомумән, ToyVoyagers балалар, гаилә белән бергә вакыт уздыру өчен менә дигән бер шөгыль. Дөньяның киңлеген, төрлелеген шундый уен формасында өйрәнү, ачуның отышлы, файдалы яклары бик күп. Минем үзем өчен иң беренче чиратта, ToyVoyagers – дөньяга татар халкы, аның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары турында ишеттерүнең, танытуның бер юлы  ул. 



...Кунак киткәч, өй бушап, күңелсезләнеп кала бит – монда да шулай. Чираттагы уенчыкны алдагы сәфәренә озаткач, аның турында бик озак искә төшереп сөйләшәбез. Бигрәк тә аларга улым ияләшә, ул сагына. 
Ә бераздан инде яңа уенчыкны көтә башлыйбыз...

  
 
ToyVoyagers белән шөгыльләнергә теләүчеләргә берничә киңәш.
Сәфәргә җибәрү өчен нинди уенчык сайларга кирәк? 
* Җиңел. Почтада артык авырлык өчен акча түлисе булганга, уенчыкның авырлыгы 150-200 граммнан да артмасын дип киңәш итәләр. Шул ук вакытта бик кечкенә «сәяхәтчеләр» дә хупланмый, чөнки аларны  югалту ихтималы зур. Бәләкәй уенчыкларны фотога төшерергә дә уңайсыз.  
* Рәхмәтле. Уенчыклар буш кул белән сәяхәт итәргә «яратмыйлар», алар кабул итүчеләргә кечкенә генә бер күчтәнәч алып барырга ияләшкән. Без җибәргән чәкчәкне, Казан сурәтләре төшкән магнитларны, күн читек формасындагы брелокларны, сувенирларны барысы да яратып  кабул итте. 
* Иң яраткан уенчыгың булмасын. Бу киңәш сәеррәк тоелырга да мөмкин, ләкин эш шунда ки – уенчыклар почта аша сәяхәт итә, ә алар, кызганычка каршы, анда югала да. Шуңа күрә иң кадерле уенчыгыгызны андый хәтәр юлга җибәрмәсәгез яхшырак. (Безнең бер Чебешебез шулай әйләнеп кайтмады.)
Бу гади киңәшләргә колак салсагыз, кечкенә сәфәриләрнең сәяхәтләре тагын да күңеллерәк узачак. 
 
 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эти- энилэрне hэм балаларны берлэштерэ торган бик кунелле шогыль икэн! Башка иллэрдэ генэ тугел, э узебезнен эйлэнэ-тирэбездэ дэ бик матур бит, hэрвакыт купме яналык булып тора)

    Хәзер укыйлар