Логотип
Мин ачкан дөнья

Театрга – Тромсега!

Казан зәмһәриреннән Норвегиянең Тромсе суыгына чумдык. Очкыч рейсларын тоткарларга оста әче җил, кинәттән явып китүчән кар синең, чыннан да, төньяк котыпта басып торуыңа инандыра.
Тромсены «Арктика капкасы» дип атыйлар. Котып сәяхәтчеләренең экспеди­цияләре менә шушыннан башланган икән… Биредә иң төньяк университет, ботаник бакча, католик собор, планетарий һәм башка «иң төньяк­тагылар» урнашкан (чөнки тагын да төньяк­таракта андый нәрсәләр башка юк). Биредә мәдәни тормыш­ның кайнап торуы, университет, күпсанлы ресторан-кафелар булу сәбәпле, җирле халык шәһәр­ләрен яратып, «Төньяк Париж» дип тә җибәргәли.

«Бу шәһәр безнең Нурлат хәтле генә бит», «Әйе шул, монда алтмыш меңләп кенә кеше яши икән», – дип, янәшәмдәге Фәрит абый белән Люция апа фикер алыша. Әйе, без бирегә Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм аның хатыны, актриса Люция Хәмитова белән бергә килдек. Нәрсәгә булсын тагын? Театр карарга, әлбәттә!


«Һималай маймылы»

Кытайда узган мастер-классларга өч мәртәбә барырга туры килде үземә. Ibsen International дип исемләнгән Норвегия–Кытай воркшобында сигез язучы катнашабыз – Кытай, Норвегия, АКШ, Италия, Көньяк Африка һәм Татарстаннан. 

Кытайда күргәннәрдән илһам алып, һәрберебез ярты ел эчендә миграция темасына пьеса яздык. Норвегиядә шушы воркшопның чираттагы этабы узды да инде – барлык сигез пьесадан өзекләр алып, «Халогаланд» арктик театрында тамашачы хозурына «Һималай маймылы» дип исемләнгән спектакль тәкъдим ителде. Бүгенге көндә спектакль Норвегиянең шәһәрләре буенча гастрольләрдә йөри.



Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, бу ел ахырында Гуанчжоуда узачак театр фестивалендә катнашуыбыз (пьесам шунда һәм Г. Камал театрында да куелачак дип планлаштырыла) Норвегия театры белән хезмәттәшлек күперләрен сузуның тәүге адымнарның – берсе.

Кызык хәл: миграция темасы, әйтерсең, һавада очып йөри. Әнә бит, Г. Камал театрында да драматург Илдар Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» исемле пьесасы буенча спектакльнең репетицияләре бара. Ә ул нәкъ шул темага бит!
Биредә спектакль вакытында йөткерү-төчкерү, кәгазь кыштырдату, телефон җырлавы юк. Әллә Норвегия тамашачысы һәрвакыт сау-сәламәт? Әллә соң инде сумкаларында кыштырдаучан кәгазьләре һәм җырлаучы телефоннары юк?!
 

Кино! Кино!

Бер атуда – ике куян! Шушы ук көннәрдә Тромседа бик популяр, халык тарафыннан ел саен көтеп алына торган Халыкара кинофестиваль уза. Конкурс программасындагы фильмнар барган кинозаллар шыгрым тулы. Ә безгә – төрле ил-
ләрдән килгән язучыларга – әлеге кинофестиваль кысаларында шәхсән үзебезгә якын булган, пьесаларыбызны яхшырак аңларга ярдәм иткән өстәмә фильмнар тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде!
 
Котып янында урнашкан 60 меңлек Тромседа нишләп әле бер татар булмасын, ди, әйеме?!

Татар тарихы белән таныштырырга, үзебез төшергән киноны күрсәтергә теләдем. Шуңа күрә башка язучылар тәкъдим иткән «Великий Гэтсби», «Жизнь Пи» кебек мәшһүр фильмнар арасында авторлары Денис Красильников белән Фәридә Корбангалиева булган «Война непрощенных» фильмы да күрсәтелүен теләдем. (Әлеге документаль фильмда Фәрит Бикчәнтәев алып баручы ролендә!) Залдагы тамашачы Идел–Урал легионерлары, татар халкы турында беренче ишетүләре булганмы? Юктыр, чөнки шушы зур залда миңа бер ханым: «Сез Казаннанмы? Мин дә Казаннан! Хәзер Тромседа яшим», – дип дәште. Кызганыч, якыннан аралышырга мөмкинлек тумады.  

Үзәк урам уртасында зур экран һәм эскәмияләр куелган. Көндез фестиваль фильмнарын күрми калган шәһәр халкы, кичен, кай-нар каһвә эчә-эчә, саф һава сулый-сулый, кино карап утыра. Кышын да балалары пластик шешәдән су имә». Салкынныдыр инде… Ресто­ран­да да норвеглар боз тутырылган графиннан су эчә! Нишләүләредер…

 
Ни дисәң дә, кар муллы­гына, җил әчесенә ка­ра­мастан, биредә котып салкыннары түгел. Гольфстрим агымы галиҗәнаплары җылыта.
 

«Халогаланд» театры

Театр бинасында йөрибез. Кино­залга тартымрак театр залында оркестр чокыры булмавына бик хафаланалар. Аның каруы, сәхнә артындагы бүлмә-остаханәләр – көнләшерлек! Костюмнар да тегелә, һәртөрле декорацияләр дә ясала – сәхнә артына фабрика яшерелгән, диярсең!

Елына ун-унике премьера уйналса да, труппа бары тик унике актердан гыйбарәт. Кирәк чакта башка актерлар белән килешү төзелә. Актерларның айлык хезмәт хакы белән кызыксынмый кала алмадык. Өч-дүрт мең евро икән.
Гримеркаларның тәрәзәләре исә… тауларга, диңгез култыгына, фьордларга – төньякның кырыс һәм җитди холыклы табигатенә карый… Заманыбызның танылган драматургы норвегияле Йон Фоссеның «Җәй­нең бер кө­нендә» спектаклендәгечә, Люция Хәмитова Арктик театр тәрәзәсеннән, үзе уйнаган героиня сыман, фьордларга карый. Күзләре белән нидер эзли. Казанда спектакльне уйнаганда ул хәзер героинясы күргән диңгез-кыяларны күрәчәк, бу аның карашында чагылачак…



Белсәгез, «Җәйнең бер көнендә» спектакле Россиядә беренче мәртәбә Г. Камал театрында куелды. Узган елның ахырында Тромсе театрының директоры Ингер Буресанд һәм Ibsen Internationalның кураторлары­ның берсе Фабрицио Массини (Кы­тайда яши), татар театрының юбилеена килде һәм шушы спектакль­дән соң: «Норвегия язучысы пьес­а­ның атмосферасын, герой­ларының холкын ни дәрәҗәдә төгәл тасвирлый алган да бөтенләй башка таби­гатьтә яшәүче, башка һава сулаучы режиссер аларны никадәр төгәл тоеп, күрсәтә белгән бит», – дип сокланганнар иде.

 

Кош очышы биеклегеннән караш ташлау

Алга китеп булса да, әйтим: кош биеклеге булса да, кошлар күрен­мәде. Караш ташлау өчен Фьельхей­сен канат юлыннан өскә күтәрелдек. Җилгә, карга каршы елмаеп, безнең кебек карга күмелгән шәһәр үзәгенә карап рухландык, бер-беребезне фотога төшердек. (Чынында, «тиз генә рухланып алу» булды ул. Салкын чөнки.)

Тромсе үзәге урнашкан Тромсеа утравы шәһәрнең материктагы өлешенә күпер һәм туннельләр белән тоташкан. Норвегиядә барлыгы егерме мең күпер бар!


Боланнар хакы

Әйтүемчә, Тромсе материкта һәм утрауда урнашкан. Тау үтәли туннельләр дә бихисап, һава юлы да сузылган… Әмма таулар күп булганга күрә Норвегиянең төньяк өлеше илнең тимер юл системасына тоташмаган.
Тәрҗемәчебез Марианна: «Халык хөкүмәттән 1920 еллардан бирле тимер юл сорый – иң унайлы һәм имин транспорт бит. Әмма бу барып чыкмас, ахрысы. Болан үрчетүчеләр моңа каршы», – дип аңлатты.



Ул безнең белән хушлашты да, велосипедына атланып, карлы урам буйлап тәгәрәп китте. 
 

Polarmuseet

География дәреслекләреннән генә укып белгән Нансен һәм Амундсен экспедициясендә катнашкан Котып өйрәнүче Ялмар Йохансен Тромседа туган. Алдыңда Руаль Амундсен сыны торган Котып музеена кереп чыкмыйча мөмкин түгел. Музей­дагы экспози­цияләр, аучыларның көнкүрешен сурәтләгән манзаралар, тормыш кирәк-яраклары Котыпта яшәүнең никадәр авыр булуына ышандыра.



«Балачагымда кит ите көндәлек ризык булуы истә калган, – дип сөйләде Марианна. – Бик арзан иде ул. Хәзер исә нәкъ киресе, кит ите – кыйммәтле деликатес. Элек балалар мәктәптән туп-туры портка чабалар иде. Анда аларны акчалы эш көткән – өелеп торган тәрәч балыгы-ның телләрен кисеп, бер читкә өеп бару».
 

Ял икән – ял!

Якшәмбе киченә кадәр вакытым бар. Кайтыр юлга чемоданым җыелган. Тромсеның үзәк урамы буйлап йөрүдән башка бер эшем дә юк. Ял көне дигәч, биредә чыннан да башка Европа илләрендәге кебек үк чын-чынлап ял итәләр. Һәркеме! Бик сирәк кафе, азык-төлек кибет­ләре сүлпән генә эшләп тора. Йә, хуш, хәтергә нык уелып керсен дип, шәһәр буйлап йөрим, саф-чиста һавасын сулыйм, кешеләрен күзәтәм.

Хәзер монда берничә сәгатькә генә яктыра да, кабат караңгы төшә. Котып төне. Норвегларны кызганып та куйдым хәтта. Депрессия халә­тенә кереп бетәләрдер инде, бичаралар… Аннары аларның төньяк балкыш күренешенә гадәти бер нәрсәгә караган кебек кенә карауларын исемә төшерәм дә, үземне кызганып куям. Кызганыч, балкыш күрү тәтемәде – күк йөзе бер генә көнгә булса да ачылмады.



Караңгылыктан ничек качалар, дисезме? Урам фонарьлары гына коткармас. Кафе, кибет, кинотеатр, фитнес заллары һәм йортларның беренче катларына тәрәзә пәрдә­ләре эленми икән монда. Биналар­ның беренче катлары – тоташ ачык тәрәзәләр. Кем чәйләп утыра, кем тренажерда йөгерә, кем кибет эчендә тауар сайлый – шәһәр кайный, хәрәкәт итә. Нәкъ шушы ачыклык, бер-береңне күрү депрессиягә юл куймыйдыр да.

Кибет дигәннән, чемодан тутырып күчтәнәч алып кайтам димә. Безнең ише кешегә хәтәр кыйммәт монда. Мисал өчен, бер сагыз кабының бәясен безнең акчага әйләндерсәң – 160 сум чамасы. «Киндер сюрприз» – 200 сум тирәсе. Сэндвич бәясе – 450 сумга якын.

Норвегиянең сукбайлары да бай, дигән фикергә килдем. Көнозын урамның бер почмагында хәер соранып утыручы абзыйның мобиль телефоннан сөйләшеп утыруы гайре табигый нәрсә түгеллеген абайласам да, бик сәер тоелды... Икенче көнне аның урынында бүтән бер хатын утыра иде… Теге абзыйның ял көне булды микән?.. Шулай икәү генәме соң алар?!
 
Әйе, Норвеглар кышын да велосипедта йөри, көпчәкләрен кышныкына алыштыралар да – алга!

Норвегиянең язын да күрәсе килә, җәен дә. Тролльләр юлын, Теннеседәге кыя рәсемнәрен, шау яшелгә күмелгән тауларны – болары күрелмичә, ымсындырып калды. Җәйләрен театрлары эшли микән?..

_____________________

 Норвегиягә барып истәлеккә сувенир тролльсез кайткан кеше сирәктер. Икешәрне алырга киңәш итәләр, янәсе тролльнең берьялгызына үтә моңсу булачак...




______________________________

 Урамдагы бозга ком да, реагент та сипмиләр. Таясың икән, әнә, аяк киемеңә махсус «кыргычлар» ки дә элдерт.



____________________________

 Берничә кафе­ның ишегалдында өстәл-урындыклар тезелгән. Кафе хуҗалары эскә­мия­ләргә болан тиреләре җәеп куя.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар