Логотип
Мин ачкан дөнья

Шальвар-камизлы кыз язмалары

Һиндстан белән балачагымда Редьярд Киплингның «Маугли»ы һәм «Рикки-Тикки-Тави» аша таныштым мин. Аннары әти-әниемнең яшьлегендәге фильмнар: Радж Капур һәм Наргис Датт катнашкан «Бродяга», «Господин-420». Әтием шул фильмдагы җырларны көйләргә ярата иде… Үсә төшкәч, мин бу ил белән чын-чынлап сихерләндем. Газета-журналлардан Һиндстан турындагы язмаларны җыя башладым, һинд авторлары китапларыннан бай китапханә тупладым.

…Беренче мәртәбә һиндстанга ­1989 елда турист буларак бардым. Безнең әле «иң бәхетле» совет илендә яшәгән вакыт. Билгеле, туристларга иң матур җирләрне генә күрсәттеләр. үземне әкият дөньясына эләккәндәй хис иттем. Кайтасым килмәде. Тагын бер кат һиндстанны күрү хыялы белән яшәдем аннан. Ниһаять, хыялым тормышка ашты.

Бу юлы мин Һиндстанны башкачарак күрдем. Искиткеч гүзәл храмнарын да, тар урамнарга тезелешеп утырган коточарлык хәерчеләрен дә; изге сыерларын да, чүплектә казынган зур дуңгызларын да… Кешеләрнең дә төрлесе очрады… Дөресен әйтим, Һиндстанга бару арзан түгел. Ничек юллык акча тапканымны сөйләп тормыйм. Баруымның сәбәбе — ахирәтем кияүгә чыга! Һинд егетенә! Йөрәк түрендәрәк тагын бер сәбәп бар — шактыйдан бирле миңа бер һинд егете хат яза, шылтырата да. Иленә кунакка чакыра. Ниятләре чын шикелле, чөнки Россиядән китеп, һиндка кияүгә чыккан Луиза ханым шулай дип язды. Аның ире белән Ракеш дуслар икән.

Юллык акча таптым да тәвәккәлләдем. Һиндстанда дусларым күп, югалмам, дип тынычландырдым үземне. Билетны Баку аша очкан самолетка алдым. Ул арзанрак. Аэропортта регистрация узу бик кәмит икән. Гел очкан кешегә гаҗәп тә түгелдер, миңа кызык тоелды. Мунчадагы кебек. Аяк һәм өс киемнәрен салып (бер кат күлмәктән калганчы) ләгәнгә тутырасың да, конт­рольгә киләсең.

…Аэропортта мине беркем дә каршы алмады. Төнге сәгать өч. Торам аптырап. «Мадам», — диеп таксистлар килеп дәшә. Беренчедән, мадамның таксистка дигән акчасы юк, икенчедән, мин бит чакырып китерелгән кунак! Кайда соң Света дустым? Кайда сез Луиза һәм Ракеш? Бер таксист хәлемнең мөшкеллеген аңлады булса кирәк, миңа кесә телефонын сузды. «Сине Ракеш каршыларга тиеш иде», — ди йокылы Луиза тавышы. Таксистка рәхмәт әйтеп, телефонын кайтардым. Бераздан ул борылып килде: «Мадам, сезне сорыйлар». Чит телефонга Ракеш шылтырата (аны Луиза уяткан булса кирәк): «Аэропортта «Гүзәл» дип язылган табличка тотып шофер торырга тиеш», — ди. Торган икән шул! Күрмәгәнмен, дөресрәге, карамаганмын. Шофер Ракешныкы булса да, Светаларга кайтырга уйладым…

Төнге Дәһли миңа бик серле булып күренде. Кәгазьгә язылган адресны, куе томанны аралап, бик озак эзләдек. Яктыра башлады. Урам сәүдәгәрләре лавкаларын ачып, мичкә ягып, чәй куеп җибәрделәр. Ә без һаман барабыз да барабыз. Туктап сорашабыз да тагын кузгалабыз. Хәерче районнарны узганда чүплектә казынган бозауларны күреп таң калдым. Игътибар беләнрәк карагач кына, аларның бозау түгел, зур дуңгызлар икәнен абайладым. Ил тулы ачлар булганда, тере дуңгызларның урамда йөрүе кемгәдер гаҗәп тоелыр. Әмма Һиндстанда күпчелек халык вегетарианнар шул. Кеше җаннары хайваннарга күчкән дип ышанучылар, әлбәттә, ит ашамый. Һиндстанда яшәсәм, мин дә ит ашамас идем дип уйлыйм. Чөнки һинд кухнясы бик бай, бердәнбер ризык — дөге дип уйлаучылар нык ялгышалар.

Иртәнге сәгать тугыз. Мин Светаның ире Санджай фатирында. Санджайның әти-әнисе мине ягымлы каршылады. Света бүлмәсенә, ахирәтем янына урнаштырдылар. Анда фатирлар башкачарак төзелгән, һәр бүлмә янында ванна бүлмәсе бар. Бүлмәләр бик уңайлы. Артык мебель белән тутырмаганнар. Фатирга ике ишек аша кереп була: берсе гадәти ишек, икенчесе кухня аша — анысыннан хезмәтчеләр йөри икән. һинд­станда хезмәтче тоту бик табигый. Хезмәтче бу йортта яшәми, килеп җыештырып йөрүче махсус кешеләр бар. Алар иртән килеп идәнне себереп, савыт-сабаны юып китәләр. Мин хезмәтченең идән себерүен карап тордым. Юк, андый эштән канәгать булмас идем. «Зита һәм Гита» фильмында Зитаның идән юу фрагментын хәтерлисезме икән? Ул чүпрәкне селкештергәләп кенә йөри. Хез­мәтченең эше дә шулайрак булды. Яшь кенә кыз иде ул. Мине — ак йөзле, сары чәчле «мадам»ны күреп исе китте. Чөнки биредә ак йөзле кешене телевизордан гына күрергә мөмкин. Кыз авызын ябарга да онытып, миңа караган килеш себеркесе белән тузан туздырып кына йөрде. Хезмәтченең гаҗәпләнүе башы гына булган икән, Санджайның күршеләре дә бик кызыксынып күзәтте мине.

Туй көне якынлашты. Санджайның туганнары килә башлады. Йола буенча Света туйга кадәр кияү йортында яшәргә тиеш түгел икән, шуңа да ахирәтемне Санджайның туганнарына илтеп куйдылар. Мин дә шунда күчендем. Беренче эш итеп өй җыештырдык. үзебезчә итеп! Соңыннан, «Хезмәтчеләр күрсә, безне тотып кыйнар иде», — дип көлештек. Конкуренция! Җыештыру — алар «ипие». Шулай да без берничә көн өйгә хезмәтче кызны кертмәдек. Туздырып йөрмәсен! Әмма безне өй җыюдан тыйдылар һәм хезмәтчене кертергә туры килде. Шунысы гаҗәп, ул бөтен бүлмәләрне себерсә дә, ванна-бәдрәф бүлмәсенә кермәде. Нигә кермәвен сорадык. «Кастам рөхсәт итми», — дип җавап бирде ул. әйе, һиндстанда касталар әле үз көчендә. Урамда чүп җыю өчен махсус каста бар. Аларга хәтта йөзләрен күрсәтергә дә ярамый. «Кагылгысыз» дип аталучы бу кешеләр иң пычрак эшне башкара. Аларга кагылырга да ярамый, янәсе.

Туй көне җитте. Света — православие динендә, ә Санджай католик. Туй католиклар чиркәвендә узды. Светаның туена үзебезнең йолаларны да кушасы килде. Без үзебезнең туйлардагы кебек, кияүдән кыз өчен акча сорарга уйладык. Санджайга кәләшнең бикләп куелганлыгын һәм ачкычны сатып алырга кирәклеген аңлатам. Кызны алырга килүче кунаклар, аптырап, миңа карыйлар. әмма без Санджайга алдан барысын да аңлатып куйган идек, ул ачкычны сатып алды. Аннан — туфлине.

...Чиркәүгә юл тоттык. Светаның йөзе фата белән капланган. Туйга кадәр ачарга ярамый булып чыкты. Рухани бик белемле оратор икән. Сүзен тарихтан башлады һәм Һиндстан белән Россия дуслыгы турында сөйләде. Инглизчәне сүзен-сүзгә аңлап җитмәсәм дә, аның сөйләгәннәре күңелемә үтте.
Бөтен тантана — кияү белән кәләшнең, әти-әнинең һәм кунакларның сүзләре алдан сценарийга язылган икән. Шуңа да бөтенесе театрдагы кебек үтте. Ниһаять, тантананың рәсми өлешеннән соң бәйрәм башланды. Туйда ул кадәр халык күргәнем юк иде. 250-300 кеше — бөтенесе Санджайның якын туганнары икән. Чиркәүнең махсус банкет залы бар. Анда йомшак диваннарда кунаклар утыра. ә официантлар ризык таратып йөриләр. Кияү белән кәләшне тәхет кебек биек урынга утыртып куйдылар һәм алар ашамыйча-эчмичә котлау кабул итеп утырдылар.

Бездә бит туйны тамада алып бара. Мәҗлес белән ул идарә итә. Яшь парлар өчен акча һәм бүләкләрне дә ул җыя. Монда да туйга музыкантлар килеп керде. Берсе бөтенесен көлдерә, сөйләштерә башлады. Ул һәр кунак янына килеп, кияү белән кәләш ягына күрсәтеп, акча җыя башлады. Чират миңа җиткәч, Санджайның Светаны «сатып алган» бөтен акчасын салдым. Күп акча күреп, «тамада» дигәнемнең күзләре түгәрәкләнде. Бөтен музыкантлар минем тирәмдә бөтерелә башлады. Соңыннан белдем: алар туйга кереп, акча эшләп йөрүче урам музыкантлары икән. Акчаны да үзләренә җыйганнар. Менә ни өчен минем «бүләгемә» сөенгәннәр икән алар.

Туй беткәч, Света белән Санджайны отельдә махсус алар өчен алынган номерга озаттык. Ә икенче көнне Санджайның апалары килеп, Светага сари кидерделәр һәм һиндча бизәндерделәр. Света ахирәтем инде һинд хатыны.
Туйдан соң, Света һәм Санджайны «баллы айларына» озаткач, мин Һиндстандагы башка дусларым белән аралаша башладым.


* * *

Луиза бик күп әйбер сораган иде. Аңа чемодан тутырып Донцова детективларын, капрон колготкилар, буженина (вегетарианнар илендә яшәп, Россия колбасасын сагынгандыр илдәшем), тагын әллә нәрсәләр алдым. Ул мине ачык йөз белән каршылады. әмма бу ханым миңа беренче күрүдә үк ошамады. Ясалма иде ул. Миңа сөйләгәннәре чынмы-ялганмы — белмим. Луиза тумышы белән Үзбәк­станнан икән. Үз сүзләре белән әйтсәк, ул «мафиозница» булган, ягъни алдау-талау хисабына көн күргән. Көннәрдән бер көнне болар төркеменең эзенә төшкәннәр. Луиза дүрт ел утырганнан соң, гаиләсен калдырып,  исән-имин чит илгә качып котылган. Аңа хәзер Россиягә кайтырга ярамый икән. Монда ул Һиндстанның хөрмәтле кас­тасыннан булган кешегә кияүгә чык­кан. Инде акылга утырган, тәүбә иткәндер дип уйламыйм. Луизасының кемлеген белгәч, мин Ракеш белән очрашырга да курыктым. Дөрес, күрдем мин ул Ракеш дигән кешене. Бәлки, минем фантазиям артык зурдыр, мин арттырамдыр, ләкин, минемчә, бу ике кешене бернинди гаилә дуслыгы түгел, ә уртак бизнес бәйли. Алар Һиндстанга «тере товар» кертәләр булса кирәк. Луиза интернеттан Һиндстан белән кызыксынучы кызларны эзли һәм аларга Ракеш исеменнән хат яза. Ул кызларның кылларын тарткалап карагач, Ракеш эшкә керешә: шылтыратып, кызларны кунакка чакыра. Фоторәсем һәм хатлар аша кызга гашыйк булуын, өйләнергә теләвен әйтә, бөтен юл чыгымнарын үзе каплаячагына ышандыра. Бәлки, мин ялгышамдыр, юл чыгымнарымны түләргә уйламаса да, Ракеш үзен бик тәрбияле тотты. Минем юл маҗараларымның «Алиса төлке һәм ата мәче Базилио» турындагы өлеше тәмам. Мин алар белән салкын гына хушлаштым да…

...Камалга шылтыраттым. Аның белән Дәһлига очар алдыннан интернеттагы бер сайт аша танышкан идек. Дәһлига барырга җыенганымны әйткәч, ул телефон номерын язган иде. Ул бер отель хуҗасы икән. Миңа үз кунакханәсендә яшәргә тәкъдим итте. Тәкъдименә ризалаштым. Чөнки туйдан соң Светаны да, Санджайның әти-әнисен дә борчыйсым килмәде.

...Отельдә яшәвем өчен Камал акча алмады. «Кадерле кунагым булырсың», — диде. Дөрес, кайбер һинд танышларым минем отельдә бушка яшәвемә ышанырга теләмәделәр. Берсе: «һиндстанда бушка агу да эчермиләр», — диде. Камалның кунакханәсендә мин чынлап та кадерле кунак кебек яшәдем. Мадамга, ягъни миңа, йокымнан торгач рестораннан иртәнге аш китерәләр. Аннары машина махсус һиндстанның тарихи урыннарын күрсәтергә алып китә. Хәтта мине озатып йөрү өчен аз-маз русча белүче егет тә таптылар...

Ә Һиндстанда карарлык матур урыннар бик күп. Андагы храмнарның матурлыгын, зиннәтлелеген сүз белән генә аңлата алмыйм. Шул байлыкка контраст хәерчелекне күрү авыр, билгеле. Матхура шәһәренең бер урамыннан Кришна храмына барабыз. Урам коточкыч тар. Шуның ике ягына хәерчеләр дә утыргач, бөтенләй кысылып барырга туры килә. Әйе, йортсыз-җирсез хәерчеләр бик күп Һиндстанда. Алар урамда яшиләр. Әмма, безнең бомжлардан аермалы буларак, юыналар. Урамда комган тотып юынып утырганнарын бер генә күрмәдем.

Һиндстанда миңа яхшы кешеләр генә очрады. үземнең күңелемдә начарлык булмагач, миңа башкалар да начарлык эшләмәгәннәрдер. Кеше­ләргә ышанырга кирәктер. Минем Һиндстаннан кайтасым килмәде. Самолетка утыргач, еладым. Яным­дагылар:
— Нәрсә булды? — дип сорыйлар.
— Китәсем килми, — дим. Руслар миңа гаҗәпләнеп карады. ә һиндларның күзләрендә үз илләре белән горурлану чагыла иде...

P. S. Шальвар — чалбар. Камиз — туника сыманрак күлмәк. Муеныңда яки җилкәңдә озын шарф булмаса, кос­тюм тулы саналмый, шальвар белән камиз тәнне каплап торса да, шарфсыз хәлдә хатын-кыз үзен ялангач хис итә. Мин бу костюмны бик яратып, язын-җәен-көзен киям. Яратам мин һинд илен!

«Сөембикә», № 9, 2007.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар