Логотип
Мин ачкан дөнья

«Ни хао» «Исәнмесез» була... 

 Сеңлем Альбина Кытай балаларына инглиз теле укытырга киткән иде. Андагы табигать, Кытайның халкы, аларның тормыш-көнкүреше турында язып тора башлады. 

 

 Сеңлем Альбина Кытай балаларына инглиз теле укытырга киткән иде. Андагы табигать, Кытайның халкы, аларның тормыш-көнкүреше турында язып тора башлады. 

Ике катлы йортның өске катында – Альбина, беренче катта вакытлыча кытай егетләре Юн белән Зиан яши икән. Юн – менеджер, Зиан – укытучы. Егетләрне тиздән башка урынга күчерәләр, аларда чемодан настроениесе ди. Кухнялары уртак. Кайчак бергә ашарга әзерләргә дә туры килә. Капчыгы белән дөгене күреп башта аптырап калган Альбина, аларның төп ризыгы дөге икәне яңадан гына исенә төшкән. 

Кытайлар үз исемнәренең мәгънәсенә бик игътибар итәләр, һәм шуны калку итеп күрсәтергә яраталар ди. Юн – батыр, Зиан – тыныч холыклы, мәсәлән. Ә Альбина өчен Юн – Юныска, Зиан Җиһанга әйләнгән. Ниләр ашыйсыз, ничек аралашасыз, дип сорап язган идем, ватсаптан җавап килде.   

«Беркөн Юн мине сыйларга булды. Майлы табага помидор белән сарымсак салды, шуларга тофу, ягъни соя сыры турап өстәде.  Азиатларда киң таралган ул тофу. Тәмсез исе борынны ярып керде. Кытайлар ризыгын бер дә өнәмәсәм дә, бик кыстагач, авыз итәргә булдым. Һәм... абау! Тозсыз! Бер кабып карадым да йөземне чыттым. Кәефен төшерәсем килмәсә дә, авызымнан «тәмсез» сүзе очып чыкты. Юн да бер-ике капты да, тәмсез икән шул, дип, чыгарып ташлар өчен төреп капка тутырды. Ач каласың бит, әйдә, мин сыйлап карыйм, дим. Балык кыздырдым, бәрәңге пешереп, аны сөт-май кушып төйдем, турап суган салдым.  Юн шаккатты. «Тәмле», дип мактап, тәлинкәсен ялт иттерде. Хәзер икәүләп миннән бәрәңге боламыгы пешерергә өйрәнәләр. Җиңел генә итеп ясмык ашы, макарон пешереп тә күрсәттем. Хәйран калып ашыйлар! 

Миңа бүләк ясарга булдылар. Бик затлы, кыйммәтле чәй дип, бер кап яшел чәй тоттырдылар. Пешереп карасам – нәкъ бүрттергән дөгеле кайнар су тәме инде! Ошамады әлбәттә! Үзләренә дә әйттем. Көләләр. Үзара инглизчә аралашабыз. Аларның инглиз теле – авызга манный боткасы тутырып сөйләшкән кебегрәк. 

Ә бала-чага мине ошата дип беләм. Беркөн «Ни хао» дип кытайча сәламләгән идем, и шатланып көлделәр инде!» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар