Логотип
Мин ачкан дөнья

Мукам сараенда...

Казан рәссамнары һәм осталары белән Санкт-Петербургта Россия этнография музее күргәзмәсендәге экспозицияләрне карап йөргәндә, Төрекмәнстан витринасы янында озаккарак тукталдык. Искиткеч матур келәмнәр, таслап өелгән йон юрганнар, милли киемле манекеннар, йорт кирәк-яраклары, төрекмәннәрнең көнкүреше безне таң калдырды. «Их, үз күзләрең белән күреп, тотып карасаң иде боларны!» – дигән уй һич баштан чыкмады. Ул фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер: күп тә үтми шул ук төркем белән Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадка очтык. Ахалтекин юртаклары, кулдан тукылган кабатланмас келәмнәр мәркәзенә без Санкт-Петербургта «Сөембикә» журналы редакциясе оештырган «Бүгенге көн Татарстан милли сәнгате» күргәзмәсен алып килдек.
2016 елның октябрендә Татарстан Президентының Төрекмәнстанга эшлекле визиты кысаларнда Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан арасындагы күпьяклы хезмәттәшлекне үстерү һәм багланышларны ныгыту максатында мәдәни чаралар узды. 





Кояшлы Ашхабад –  ак мәрмәр кала –  октябрь аенда 25 градус җылылык белән эчтән балкып каршы алды безне.



«Төрекмәнбашы» (бөтен дөнья төрекмәннәре башлыгы), соңрак «Бөек Төрекмәнбашы» титулы мәҗлес карары буенча рәсми рәвештә беренче президент Сапармурат Ниязовка бирелә. 



Төрекмәнстан  башкаласы – дөньяның иң якты ак мәрмәр каласы (ак мәрмәр белән йөгертелгән 543 яңа бина), дөньяда иң биек әләм колгасы (133 метр), иң зур фонтан комплексы (27 синхронлашкан фонтан), ябык типтагы иң зур күзәтү боҗрасы һәм – телебашнядагы сигез кырлы Угыз-хан йолдызы –  иң зур архитектур йолдыз булган шәһәр – берничә тапкыр Гиннесс рекордлар китабына кертелә.
Шәһәрне күзәтеп барабыз, тәрәзәдән шәйләнүче берсеннән-берсе матур биналар белән кызыксынабыз. Машина йөртүче: «Монысы – төзүчеләр сарае, Төрекмәнбашы хөрмәтенә шулай атала, үзәк никахлашу сарае да Төрекмәнбашы исемен йөртә», – дип, юл буе безне биналар белән таныштыра. Ашхабадта урамнар, проспектлар, мәйданнар, төрле учреждениеләр Төрекмәнбашы хөрмәтенә аның исеме белән йөртелә. Каспий диңгезе ярында Төрекмәнбашы дигән шәһәр дә бар хәтта, ул совет чорында Красноводск дип атала иде. Бер шәһәр исемендә тулы бер илнең тарихы чагылган! Бездәге юллар һәм автомобильләр белән чагыштырганда, урамда кешеләр аз, машиналар да сирәк очрый. «Халык кайда?» дигән сорауга, шофер, елмаеп, «эштә» дип җавап бирә.
Шәһәр яшеллеккә күмелгән. Тарихи өлеше ачык һавадагы музей итеп сакланган, ялт иткән чисталык соклану уята. Ерактан таулар күренә, арырак –  Иран. Кунакханә тәрәзәсеннән чит ил күренешенә соклану төрле хисләр уята.



Биредә биналарны фантазия белән төзиләр икән: Мәгариф министрлыгы бинасы – ачык китап рәвешендә, Нефть һәм газ министрлыгы бинасы – чакматашны хәтерләтә. Яңа матур йортларда кемнәр яшәве белән кызыксынабыз. Фатирлар, нигездә, министрлык хезмәткәрләренә бирелә икән. Аларда хәтта дәүләт кредит программасы да бар: әгәр кеше бер министрлыкта 10 ел эшләсә, фатирны кредитка сатып ала; ярты бәясен министрлык түли, ә калган өлешен үзе, процентларсыз гына, бүлеп түләп бетерә.
 
Төрекмәнстан башкаласы Ашхабад шәһәренә 1881 елда нигез салынган. Шәһәр Иран чигеннән 25 км төньякта, Копетдаг тау итәгендә урнашкан. 2013 елгы рәсми статистика буенча анда 1 миллион кеше яши.

Аэропортка килеп төшү белән милли киемле кызлар күзгә ташланды. Һинд хатын-кызлары гел саридан йөргән кебек, төрекмән хатын-кызлары да кайда да милли костюмнан йөрүе хакында ишеткәнем бар иде инде. Ләкин XXI гасырда инде яшьләр джинсыга күчкәндер  дисәм, бөтенесе милли киемнән, милли баш киеме «курте»дан һәм «чырпы»дан. Анда яшәүче рус хатыннары да төрекмән костюмын яратып кия икән.



Соңгы вакытта калфаклар белән кызыксынам. Кая гына барсам да, шунда яшәүче хатын-кызларның баш киемнәренә игътибар итә башладым. Кияүгә чыккан төрекмән кызы яланбаш беркемгә дә күренергә тиеш түгел. Аларның баш киеме яулык белән бәйләнгән зур шиньонны хәтерләтә. Сере – мондый шиньон цилиндр формасындагы катыргы кәгазьдән ясала һәм аңа милли бизәкле яулык бәйләнә, бер белмәгән кеше чәчләре озын һәм калын икән дип уйлый инде. «Болай йөрү уңайсыз түгелме соң?» – дигән соравыма, «Җайлы да түгел, әмма бездә тәртип шулай, түзәргә туры килә», – дип җавап бирделәр. Баш киеме зуррак булган саен, хатын-кыз зифарак, матуррак күренә. Башта сәер тоелган иде. Уйлана калдым, җентекләп тагын бер күздән кичергәч, бөтен сере аңлашылды! Башыңда мондый катлаулы әйбер булганда, үзеннән-үзе гәүдәне төз тотып атлыйсың икән бит. Төрекмән апалары менә ни өчен олыгайгач та бөкрәймиләр, зифа буй-сынлы, яшь күренәләр икән!
Нәкышларга бай, колоритлы хатын-кыз костюмнарын мода белән киенүче төрекмән кызлары аеруча яратып кия. «Яка» чигүе төрле яшьтәгеләр арасында да популяр, һәм ул татар «изү»ен хәтерләтә. Яшьләр, эшлекле стильне бераз эклектика белән аралаштырып, бик яратып тахьядан йөри. Өлкән яшьтәгеләр чигүләр белән бизәлгән «дон», «койнек», «чавыт» кебек уңайлы милли күлмәк һәм халатларга өстенлек бирә.



Шунысы ошады: киемнәрнең мөселманнарныкын хәтерләткән бернинди гарәп-төрек вариантлары юк. Барысы да үзләренеке, милли, күз карасыдай саклана. Төрекмән хатын-кызларына сокланмый мөмкин түгел!



Алар һәр заманда да ирләрне сокландырып кына калмаган, илһамландыра да белгән, алар белән иңгә-иң торып, үз халкының тарихын тудырган, гаилә учагын саклау, балалар үстерү белән бергә, гаҗәеп гүзәл сәнгать әсәрләре иҗат иткән.



Безнең эраның V меңьеллыгыннан башлап, Төрекмәнстанда бөек алиһә-анага, җир, уңыш һәм йорт учагы алиһәсенә табынганнар. Шәрыкны өйрәнгән галим М. Морозова Төрекмәнстанда булганнан соң болай дип яза: «Төрекмән хатын-кызлары турында аерым әйтергә кирәк. Алар кабатланмас матурлыклары, күз явын алырлык милли киемнәре, зифа буй-сыннары белән сокландыра.  Алар ишле гаиләләрен дә карый, балалар да үстерә, ирне һәм әти-әниләрен дә хөрмәтли, өйдән тыш эшләрдә – кырда, фабрикада, мәгариф һәм медицина өлкәсендә, дәүләт хезмәтендә армый-талмый эшли. Нәкъ менә төрекмән хатын-кызы милләтнең бизәге булып тора. Дәүләт хакимиятенең хатын-кызга күрсәткән игътибары һәр төрекмән гаиләсенә карата сак һәм кайгыртучан мөнәсәбәте булып гәүдәләнә».
Төрекмән хатыннарының төп казанышы –  аларны ирләре кадерли. Алар алдынгы, заманча, белемле, юмор хисенә бай – үзем күреп кайттым!



     Җай чыгу белән чын төрекмән тормышын күрер өчен базарга чыгып чаптык. Ни гаҗәп, ул «Рус базары» дип атала икән. Хуш исле кавын-карбызлар, җиләк-җимеш, борынны ярып кергән төрле тәмләткечләр исе безне тәмам ымсындырды – тәмен татып карыйсы килә башлады. Шәрык базарларына гына хас булганча, безне авыз итеп карарга чакыралар, җитмәсә. Кунакчыл елмаеп, һич ялкытып бәйләнмичә, алыгыз дип аптыратмыйча гына. Кечерәк кенә кафега кереп утырып, сыр, яшел тәмләткечләр белән самса алдык. Катламлы юка камыр кетердәп тора, үзләре әзерләгән брынза телеңне йотарлык. Хушланып, тагын юлыбызны дәвам иттек. Кызларыбыз сувенирлар дуканын камап алган! Дөя йоныннан атаклы озын оекбашлар, түбәтәйләр, күз тиюдән саклаучы амулетлар, кулдан ясалган бизәнү әйберләре, кечкенә җыйнак сумкалар – берсе дә игътибардан читтә калмады, бөтенесен җыйдык!



Базарда бәяләр арзан, сезонлы җимешләр, яшелчәләр бер дә кыйммәт түгел. Карбызны, мәсәлән, 50 сумга алдык. Ни генә юк: кара уылдыкка кадәр саталар! Кипкән җимеш, чикләвек, күз тиюдән, башка авырулардан булыша торган төрле үләннәрнең хуш исе җыенысы бергә кушыла. Син, әйтерсең, урта гасырлардагы Шәрык базарына килеп эләккәнсең!
Бераз арырак кулдан тукылган келәмнәр кызыктыра иде инде. Гасырларны кичеп, төрекмән хатыннары келәм тукуның, киез басуның, милли чигешләрнең филигрань сәнгатен бүгенге көнгәчә китереп җиткерә алган. Келәм сата торган дуканда халык мыжлап тора. Андый күз явын алырлык бизәкле келәмнәрне мин хәтта Истанбулда да очратмадым. Ул төсләр балкышы, әкияти бизәкләр, геометрик күчешләр тәмам әсир итте. Келәм өчен йонны манганда, бары тик чын буяулар гына кулланалар ди! Келәмнәрнең шома йон өслекләре тотып карауга ефәк кебек тоела. Алар кулдан тукыла, бер келәмне әзерләү ике елга сузылырга мөмкин. Төсләр, бизәкләрнең катлаулылыгы, келәмнең үлчәме – барысы да исәпкә алына. Шушы туку эше белән шөгыльләнүче хатын-кызлар династияләре бар икән хәтта! Төрекмәнбашының яраткан үз осталары бар ди! Аларга Төрекмәнстанны дөнья базарында танытырлык затлы бүләкләр әзерләү вәкаләте тапшырыла. Келәмнәр арзан түгел, алар гаиләнең буыннан-буынга күчә торган кадерле ядкаре булып саклана ала. 



Тукымалар кибетенә сугылсак, сатучылар анда яңа товар куеп ята икән. Милли бизәкле тукымаларга ихтыяҗ да зур. Игътибар иттем: барысы да чын йон- ефәктән, чын киҗе мамыктан. Мода яратучы төрекмән кызлары контраст бизәкләрне хуш күрә. Кара, кызыл, сары төсләр бик популяр анда. Түзмәдем, мин дә үзебезнең татар бизәкләрен хәтерләтүче тукыма сатып алдым – җәйгә күлмәк тегәчәкмен! Ахирәтемә төрекмән хатын-кызлары бәйли торган бик модалы, матур бизәкле яулыклар алдым. Аларны төргәге белән саталар, өйдә кисеп, берничә яулыклы буласың. Бүләккә менә дигән! Чит-читләрен чуклап та куйсаң була әле.



     Төрекмән хатын-кызлары ирләрнеке саналган һөнәрләрне дә үзләштергән. Алар менә дигән зәркән осталары. Күбесенчә затлы металл белән эшлиләр. Милли зәркән эшләнмәләре бик авыр. Алар аны ничек тагып йөридер – анысы табышмак менә! Кайберләренеке утызар килограммга ук җитә бит! Күбесенчә ул көмеш, кайчак бакыр була, асылташлардан, әлбәттә, якут, фирүзә өстенлек итә.
Ир-атлары ачык йөзле, шат күңелле. Кунакханәгә барыр өчен машина туктаткач, моңа тагын бер кат инандык. Сөйләшеп кайта-кайта, бензинның литры 18 сум  (безнең акча белән) икәнен дә, бушлай бензинга лимит каралганын да, коммуналь түләүләрнең өлешчә бушлай булуын да, газ белән электрга түләмәгәннәрен дә белдек. Тоз да бушлай икән Төрекмәнстанда. Хезмәт хакы кечкенә дип зарлансалар да, аена уртача 30 мең (безнең акча белән!) чыга дигән җавапны ишеткәч, аптырап калдык. Безнең акчалар, коммуналь хезмәткә киткән түләүләр белән чагыштыра башласаң...
Төрекмәнстанда тел проблемасы юк кебек. Һәрхәлдә, Ашхабадта ул сизелмәде. 1948 елгы җир тетрәүдән соң бирегә бик күп руслар шәһәрне торгызырга килә һәм биредә урнашып кала. Шәһәр өр-яңадан төзелә. Һәр тарафта русча сөйләшкәннәре ишетелә. Кырын карауларны тоймадым. Күпләр совет чорын сагынып искә төшерә. 



Кешеләрен яратып кайттым Ашхабадның. Төрекмәннәр тырыш, булган, үз илләрен ярата торган халык. Аралашучан, ярдәмчел үзләре. Теләсә нинди соравыңны үтәргә әзерләр. Төрекмәнстан – ябык ил, болай гына барып чыгып булмый анда. Ялга барсаң гына инде... Илдә интернет һәм яшьләрне җәлеп итәрлек башка төр әйберләр чикләнгән. Бәлки әле шуңа да һәрнәрсә белән кызыксыну, ихласлык, тормышны ярату бөркеләдер якты карашларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар