Логотип
Мин ачкан дөнья

«Мең дә бер кичә»нең дәвамы

Тәрәзә артында кыш салкыннары тунга төренгән халыкны каядыр куалап ашыктыра. Кая чабалар, нинди гамь йөртә аларны – үзләренә генә билгеле.
 
Менә мин дә аяк астында ап-ак булып яткан карны шыгырдата-шыгырдата Казан урамнары буйлап барам, ә уйларым шәрык әкиятләрен хәтерләткән Мароккога йөгерә. Минем сәяхәтем турында Шаһрезадә кебек 1001 әкият сөйләп була, мин аларның кайберләренә генә тукталырмын... Хәтер китабын ачам да беренче әкияткә чумам.

 

Мароккода хатын-кыз

Шәрык кызы – серле зат, шуңа да һәрвакыт игътибарны үзенә җәлеп итә. Чыннан да, нинди соң алар, Марокко хатын-кызлары? Без аларны кара киемнән булырга тиеш дип күзаллыйбыз. Әмма мин бик ялгышканмын икән! Алар киемендәге төсләрдән башлар әйләнә. Шау-шулы, җырларга, аралашырга яраталар, көләләр-шаяралар – алар искиткеч тәэсир калдыра. Әле дә тәрәзә артында кемнең дә булса кычкырган тавышын ишетсәм, гарәп кызларының җырлы-биюле, уен-көлкеле кичләре искә төшә. Көннәрнең берендә без аларга татарча җыр да өйрәтеп маташтык әле – «Эх тала-тала, тала ике белә­гем...» Без җырладык, алар кушылды. Шулай итеп дуслашып киттек.

Гаиләдәге хатын-кыз – бөтенләй башка. Безгә бер гаиләдә кунакта булырга туры килде. Тыйнак, гаилә учагы сакчысы, балалар әнисе безгә чын мәгънәсендә гарәп кунакчыллыгының нинди булуын күрсәтте. Шулай ук өлкән яшьтәге хатыннар турында әйтми кала алмыйм. Аларга бер караш ташлауга ук каз тәннәре чыга. Йөзләренә татуировка төшерелгән, маңгай һәм ияк буйлап вертикаль сызык үтә. Болар бәрбәр ыруы вәкилләре булып чыкты, узган гасыр урталарына кадәр алар шундый татуировкалар төшергән.

 

Шәрык туе

Чираттагы әкият капкаларын үтүгә безне бәйрәм рухы чорнап ала. Сәяхә­тебезнең бер көнендә таныш гарәп кызы безгә үзенең туе төшерелгән видеоны күрсәтте.

Менә шунда: «Восток – дело тонкое, Петруха», – дисәң дә була инде! Шәрык туе бер генә көн түгел, хәтта ике генә дә түгел, ә алты көн дәвам итә икән! Беренче көн – мунча көне. Бу чисталык көне мәҗбүри санала, һәм кәләш аны мунчада үткәрә. Икенче көнне кәләшне кына белән бизиләр. Никах укытыр алдыннан шәрык кызларының аякларына һәм кулларына кына белән төрле бизәкләр төшерү йоласы бар. Бу процессны кәләш үзе күрергә тиеш түгел, аның күзен бәйләп торалар. Кәләшне кыз туганнары уратып ала, үзләре җырлар җырлый. өченче көнне кәләш йортына кияү килә. Ул бик күп бү­ләкләр китерә. Тылсымлы сандыгында ниләр генә юк! Аннан алтын-көмеш әйберләр, туфлиләр, сумкалар чыга...

Әти кеше кияүгә ризалык бирүгә янә җырлый башлыйлар. Шуннан соң кәләш махсус алдан бизәлгән сандык өстенә утыра да, аны шәһәр урамнары буйлап йөртә­ләр. Янәшәсендә кемдер барабан кага, кемдер җырлый – кәләшне күрми калу мөмкин түгел! Бәхет тели-тели аларга ияреп баручылар да була. Бишенче көн күлмәк көне икән. Бу көнне кәләш өч күлмәк алыштыра, җыр-бию дәвам итә, кияү кәләшенә асылташлар белән бизәлгән алтын пута бәйли. Туй йолалары көндез ресторанда тәмамлана. Моның өчен олы бер сарайны арендага алалар, һәм барлык кунаклар яшь парны котларга шунда җыела.


Таулардагы шәһәр

Каядыр Марокко таулары арасында могҗизага тиң Шевшаун шәһәре җәйрәп ята. Тар гына кечкенә урамнар, открыткадагы кебек, зәңгәрсу төскә чумган. Тау түбәләреннән үк агып төшкән шифалы чишмә суын адым саен диярлек авыз итәргә була.

Әкияттәге кебек шул тар гына урамнардан ниндидер могҗиза буласын алдан сизгән кебек атладык. Могҗиза безне җирле рәссам өендә көткән булып чыкты. Тыштан бернәрсәсе белән дә аерылып тормаса да, рәссам яшәгән йорт эчтән үзенчәлекле музейны хәтерләтә иде. Бу йорт диварларында рәсем төшерелмәгән, фото ябыштырылмаган, картина эленмәгән бер генә мыскал урын да юк. Һәрбер сантиметрда рәссам кулы сизелеп тора. Тагын берничә минуттан инде башлар әйләнеп, урамга чыгып киттек. Һәм шунда ук сумка сатучыга юлыктык. Ул үзенең «чын күннән» тегелгән сумкаларын мактый-мактый безгә сатмакчы була. Сумкаларны якыннанрак карый башлагач, ялганын тиз тоттык һәм тизрәк китәргә ашыктык. Ә ул, «искиткеч» товарының хакын төшерә-төшерә, артыбыздан озак чапты әле. Ә безне алда яңа маҗара көткән икән.

Берзаман үз вакытында шәһәрне төрле һөҗүмнәрдән саклап калган ныгытмага килеп чыктык. Шәһәр тарихын тыңлый-тыңлый кальга буйлап йөргәндә, очраклы рәвештә богаулы-зынҗырлы караңгы бер бүлмәгә алып керә торган ишеккә юлыктык: зиндан! Монда аяк-куллары богауланган кеше­ләр утырган заманнарның исе әле дә сакланып калган. Бу узган гасырлар кайтавазы.

Кальга белән әйләндереп алынган бакчада шагыйрьләр бәйрәме үтә торган булган. Агач күләгәләре астына ышыкланып, шагыйрьләр бер-берсенә шигырь укыган...

Кальга капкаларын чыгуга ук үз чорыбыз тарихына кайтып төштек. Кулларына төрле уен кораллары һәм «Без король яклы!» дигән язулы плакатлар тоткан кешеләр мәйдан уртасында тамаша оештырган. Автобуска таба барганда төрле машиналарда мәйданга менеп килүче икенче бер төркемне күреп алдык. Алар каршы якныкылар иде. Бу ике төркемнең бәхәсе ничек тәмамлан­ганын гына күрә алмадык: китәргә вакыт иде инде.

 

Сарай

Ерак Уажда шәһәрендә икенче әкият көткән икән. Безне чын шәехкә кунакка алып киттеләр. Сарай капкалары аша атлап кергәндә үк күңелне моңарчы таныш булмаган бер хис биләп алды. Шәехнең галәмәт зур биләмәсендә кечкенә генә корылмалар һәм бер зур сарай бар. Ул гади шәех түгел, ә суфи икән. Үз хәрәкәтен будырып, шәкертләр тәрбияли. Бирегә дөньяның төрле почмакларыннан килеп яшиләр, гыйлем туплыйлар, зирәклеккә өйрәнәләр.

Без анда кайбер хатын-кызларның чатыр астына җыелып, көйли-көйли оерга тырышуын күзәттек. Алар көйләгән көй ачык, талгын: күзләре әкрен-әкрен йомыла, үзләре бездән ерагая бара. Соңрак без шәех белән дә очраштык. Аны ак рясалар – киң җиңле озын киемнәр кигән тарафдарлары уратып алган, шәех авызыннан чыккан һәр сүзне йотлыгып тыңлыйлар. Ул бик тыныч тавыш белән сөйли, соңрак сөйләгән сүзләренең мәгънәсен аңлаттылар: «Без һәркай­сыбыз матур. Ул эчке матурлык. Аны күрә белү мөһим». Шәех авы­зыннан чыккан гап-гади хакыйкать тә аның шәкертләренә тиңе булмаган белем булып тоела иде.

Барыннан да бигрәк мине Франциядән килгән хатын гаҗәпләндерде. Ул гарәп телен белми, шәех французча аңламый. Әмма бу хатын, җаннарыбыз үзара аңлаша, дип ышандырырга тырышты. Ул сарай буйлап иң бәхетле кеше кыяфәтендә йөри һәм һәрвакыт борын астыннан нәрсәдер көйли.

Шәехтә кунакта булсак та, безгә аның сараенда кунарга туры килмәде. Биләмәсендә, килгән хатын-кызлар өчен, идәненә түшәкләр түшәлгән махсус барак бар икән. Кайсына телисең, шунысына ятып йокларга була. Көндез шәехнең шәкертләре суфичылык­ның бу юнәлешен тирәнтен өйрә­нергә үгетләп караган иде, шул бераз шикләндерде. Йокларга ятканда да үзенә бер шик-шөбһә бар иде. Иртән шәех сараена сибелгән кояш нурлары бу шикләрне куып таратты. Үзенчә­лекле шәехнең гадәти булмаган сараена сәяхәтебез әнә шулай тәмамланды.

 

Базар

Базар тыкрыкларында кемне генә очратмыйсың?! Ул базарлар һәрбер шәһәрдә, хәтта бик бәләкәй шәһәрләрдә дә бар. Шәрык базарына килгәндә бер кагыйдәне истән чыгармаска кирәк – сатулашмыйча товар ала күрмә! Югыйсә әйберне сатучы куйган хакына алып, аны үпкәлә­түең дә ихтимал. Кайчак елмаеп, кайчак каршы килеп йә каш җые­рып, без шомарып беттек – сатулашырга өйрәндек. Базарда нинди генә кибетләр юк! Иң эреләре хәтта районнарга бүленә: күннеке, киемнеке, үрелгән эшләнмәләрнеке... Сату­чылар бертуктаусыз чакырып тора. Әгәр дә сиңа бәясе ошамый икән, курыкмыйча бу турыда әйтеп, борылып китә аласың, ул шундук сине үзе куып тотачак, һәм сез уртак фикергә килеп хушлашачаксыз...

 

Әкиятнең үзе

Тылсымлы йомгак безне чираттагы әкияткә алып килде. Ул – Мараккеш шәһәре. Монда чын-чынлап тылсымга төренгән төннәр. Шәһәр төрле ил туристлары белән мыжлап тора. Фна мәйданы кичләрен иң бай фантазияле кешеләрнең кайнау ноктасына әйләнә. Бер якта музыкантлар фольклор мотивларын көйли, тора-бара алар башка көй­ләргә күчә. Халык, сихерләнгәндәй, алар янына тартыла. Аннан соң аяклар үзеннән-үзе биючеләр ягына атлый. Бераз арырак акробатлар күз явын ала. Икенче якта еланнарны буйсындыручылар урнашкан. Янә­шә­ләрендә үк – төрле төстәге фонарьлар белән сату итүчеләр. Кулла­рына кына белән сәнгать әсәре кебек бизәкләр төшерүче хатын-кызлар яныннан тыныч кына үтеп китеп тә булмый. Үткән-сүткәнгә күз кысыштырып калучы милли киемле ир-егетләр төркеме күзгә чалына.

Мәйданда эскәмияләре белән озын өстәлләр тезеп куелган – шәһәр үзенең кунакларын ачык йөз белән каршы ала. Янәшәдә генә – бәрән башларын кыздырып сата торган кафелар. Нәкъ шушы деликатестан авыз итү өчен генә дә Мараккешка киләләр икән. Бәрән башларын иртәдән үк кыздыра башлыйлар, һәм бу урын­ның даны бөтен дөньяга таралган, ди. Әфлисун, грейпфрут, лайм фреш­лары сатыла торган рәтләр яныннан да тыныч кына үтеп китеп булмый. Әкәм-төкәмнән аш пеше­рүч­е пешекчеләр янына иң кыюлар гына барадыр. Ни дисәң дә, көн саен әкәм-төкәм ашы ашап тормыйсың!

Вакыт соң булгангамы, күзләр үзеннән-үзе йомыла, әйләнә-тирә төш кебек кенә тоела башлый. Без читкәрәк китәбез. Мәйдан өстеннән төтен күтәрелә. Төтен эчендә һәм төрле төстәге фонарьлар яктысында ул әкият дөньясын хәтерләтә. Әкият­тән тар гына урам-тыкрыклар лабиринтына таба кузгалабыз. Анда әкият геройларын очратырбыз кебек. Ләкин бу лабиринт безне чынбарлыкка алып чыга...

 

Кухня

Кухня белән дә кызыксынмагач, нинди сәяхәт инде ул? Без Марокконың көньягында яшәдек, ә анда европача фаст-фуд ашарга өйрәнгәннәр. Шулай да милли ашларны да татып карый алдык. Монда иң киң таралган милли ризык – кус-кус. Безнеңчә әйтсәк, ит һәм яшелчәләр белән пешерелгән кукуруз ярмасы. Әчкелтем тәмле харира ашын да ошаттык. Аны хөрмә (финик) җимеше белән бирәләр икән. Ашы әче, җимеше татлы булса да, бик тәмле тоелды.

Эссе көннәрдә сусауны баса торган Марокко чәе турында да әйтми калалмыйм. Чынаякның яртысына җиткәнче бөтнек тутыралар, өстенә чәй агызалар һәм күп итеп шикәр салалар. Ә берсендә без, диңгез сәяхәтче­ләре кебек, төшке ашны ашарга портка бардык. Анда ачык һавада сардина балыгын кыздырып, зур тәлинкәгә салып бирәләр. Шунда гына диңгезчеләр, пешекчеләр йөри, симереп беткән мәчеләр портка килгән туристларны күзәтеп ята. Барысы да гап-гади, әмма безнең өчен бик тә тәмле тоелган балык ашый.

 

Океандагы кораб

«Нинди могҗиза бу мәчет? Кеше ышанмаслык бит!» Киләсе әкияте­без Хәсән II мәчете турында булыр. Бу мәчеткә якынрак килгән саен гүзәллектән тын кысыла, ә инде эченә узуга телсез каласың. Ярар, тәртибе белән сөйлим әле.

Марокконың атаклы шәһәре Каса­бланкада дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе урнашкан. Ул океан ярына ук салынган. Кырыйдан караганда, океан дулкыннарында тибрәлүче зур корабны хәтерләтә. Манаралары исә күккә ашкан. Бу хозурлыкка таң калып бераз басып тордык та эчкә үттек. Анда күргәннәрне аңлатырга сүзләр дә җитмәс! Залларының бизәлеше, аның зурлыгы, атмосферасы бөтен­ләе белән чынбарлыктан аерып, илаһи бер дулкынга көйли. Әйтер­сең, бу чын түгел! Әйтерсең, аны купшы итеп шулай ясап куйганнар!

Соңрак мәчеттән чыккач, шушы тирәдә уйнап йөрүче бала-чага мине чынбарлыкка алып кайтты. Алар мәчет каршындагы мәйданнан... туп-туры океанга сикерә!

Ә без Марокконың көньягына кузгалабыз.

 

Мәгъриб тә, Мәшрикъ тә

Борынгы грек мифологиясенә ышансак, Танжер шәһәренә Посейдон белән Геяның улы Антей нигез салган. Геракл Антейны җирдән аерып буып үтергәч, шәһәргә аның тол калган хатыны Тингиның исемен биргәннәр. Соңрак Тинги атамасы Танжер булып үзгәргән.

Танжер – гарәп әкиятләре фонын­да испан мотивлары белән баетылган шәһәр. Урамнары буйлап йөргәндә, кайчак гарәп илендә икәнлегеңне онытып та җибәрәсең. Әмма борылышка килеп җитүгә шәрык базарларының шау-шуы тагын үзенә йомып ала. Танжер теләсә кемне гашыйк итәрлек – ул башка бер шәһәргә дә охшамаган. Архитек­турасы ике төрле мәдәният­не берләштерүе белән дә үзенчәлекле.

Танжер – порт шәһәре, аның ярларын Гибралтар бугазы һәм Атлантик океан сулары юа. Шәһәр урамнары буйлап бераз адашып йөрсәң, Гибралтар бугазының гүзәл манзарасы ачыла торган аркага килеп чыгасың.

Шулай да минем өчен иң истә калганы океан ярына сәяхәт иде. Океан манзарасы күзне иркәләгән балконга чыгуга барыбыз да «аһ» иттек. Безне чиксез ирек тойгысы биләп алды. Һәркайсыбыз үз уйларына чумып, бер тын гына ерак офыкка карап тордык. Ә инде хисләрдән бераз айнуга гаҗәпләнү катыш соклану сүзләре яудырырга тотындык. Мин һәр мизгелне хәтерләп калырга тырыштым. Кошларның кыяларга корган оялары янында уйнаклап очуын, шул ук кыяларга дулкыннар кагуын, зур океанда бәләкәй генә булып күренгән көймәне, кояшның офыкка таба тәгәрәвен... Саубуллашыр вакыт җиткәч, янә тынып калдык. Карашлар янә офыкка төбәлде. Күңелнең «Мин иректә!» дип кычкырган мизгелен мәңгегә саклап каласы килә иде... Бирегә төрле илләрдән шагыйрь­ләр һәм язучылар еш килә, диде­ләр. Бу бер дә гаҗәп түгел.

Ул минутларда океанның кодрәтенә һәм гүзәллегенә сокланудан безнең күңелләрдә дә җыр туды түгелме соң?!

Шушы җырны кабат ишетер өчен күңел тагын океан ярлары буйлап йөгерә. Кышкы озын кичләрдә Марокко янә үзенә дәшә.

Күн эшкәртү – Мароккода иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Фәс шәһәрендәге буяу алачыкларында табигый чимал гына кулланып, борынгы ысуллар белән эшлиләр. Известь, анар суы, күгәрчен тизәге һәм агач кайрыларыннан төрле төсләр алалар.

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык материал. Фотолар да шэп. Мэгълумат та куп. Рэхмэт. Бик тэ барып кайтасы килде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Танжер щэхэрен барып курергэ хыялланам, Пауло Коэльо китапларын укыганнан сон.

      Хәзер укыйлар