Логотип
Мин ачкан дөнья

Круиз

Бүгенге тормышта могҗизага урын бөтенләй калмый диярлек. Әмма шулай да бик теләсәң, гадәти соры көннәрне якты хатирәләр, җете тәэсирләр белән бизәргә була. Көннәр буе берни эшләмичә кояш астында пляжда яту – ялкыта торган ял минем өчен. Шуңа күрә башкача, яңача ял итеп карыйсым килде. Таныш дус кызымның үз туристик фирмасы бар. Европа диңгез круизын ул тәкъдим итте инде. Иң мөһиме – артык кыйммәт тә түгел.
 Берничә ел элек үк круиз ялына тукталган идем. Мондый төр ялның нәрсә икәнен аңлау, аның тәмен татып карау өчен бер генә бару җитми, әлбәттә. Беренче тапкыр шундый круизга ирем белән чыктык. Европа круизлары безнекеләрдән шактый үзгә. Бездәге елга круизларыннан арзан булуы белән дә аерылып тора әле. Күпкә арзанрак!
Европача круиз ничек була соң? Уңайлыклар, ниндидер затлылык, искиткеч сәяхәтләр. Әлбәттә, ул этикет кагыйдәләрен үтәүне, әдәплелек, тәрбиялелекне дә таләп итә. Аның каравы, гомергә истә калырлык сәяхәт була ул.
Үтә зиннәтле лайнер бортында матур табигатькә сокланып, дулкыннар шавын тыңлап, диңгез һавасын сулап йөрүләр, диңгез өстен йөзләгән төсмерләргә манчып, кояшның офык артына тәгәрәвен күзәтүләр... Европа шәһәрләре белән танышу, берьюлы берничә илдә булу...


 
Круиз лайнеры дигәнем уналты катлы зур туристик лайнер ул. Анда ниләр генә юк: казино, төнге клублар, рестораннар, гольф өчен мәйданнар, балалар өчен уен мәйданчыклары, бассейннар, кино һәм концерт заллары, хәтта үзләренең сәүдә үзәге һәм дюти фри да бар. Беренче күрүемдә гаҗәеп зур лайнер үзе таң калдырды мине. Аны тәки астан өскә кадәр карап та бетерә алмадым. Дөресен генә әйткәндә, вакыт җитмәде. Искиткеч дизайн, баскычлар, сваровски кристаллары белән бизәлгән рояль. Әлбәттә инде, кичке ашка дресс-код каралган, капитан белән очрашу һәм аның белән фотога төшү дә көтә кунакларны. 
Киңәш: Сәяхәткә юлламаны сигез ай алдан алдым мин. Броньны никадәр алдан кайгыртсаң, шулкадәр арзанрак. Бу суммага бар да кергән була: туклану, яшәү, лайнерда тәкъдим ителгән ял төрләре: бассейннан башлап кичке концерт программаларына кадәр, музыкаль салондагы тере музыка да кергән хәтта. 


 
Урта диңгез илләреннән кайсын сайларга белмәсәгез, иң башта кая барыйм дип аптырасагыз, круиз сезгә берничә илне күрү мөмкинлеген бүләк итә.
Беренче баруыбызда без Урта диңгез буйлап атналык круизны сайладык. Лайнерга Италиянең Генуя шәһәрендә утырдык, аннары Испаниянең Барселонасына йөздек, аннан Франциянең Марселенә юл тоттык, алда – Тунис, һәм кабат Италиягә кайтып төштек. Икенче сәяхәтебездә безне Мальта кызыктырды, ә өченчесендә инде географиябез Атлантик океанга һәм Төньяк диңгезнең Португалия, Дания һәм Германия кебек илләренә кадәр киңәйде.
Без тукталган беренче шәһәр – гүзәл Барселона иде. Алга китеп, шунысын да әйтим әле: ирем Барселонаны шулкадәр яратты, бу шәһәргә тәма гашыйк булдым диде. Барселонага килеп төшүгә үк автобус экскурсиясенә киттек. 25 еврога колакчыннар бирәләр, шәһәр турында бай мәгълүмат аласың, экскурсия көн буена сузыла. Аерым бер тукталышларда чыгып, шәһәр белән танышып йөрисең, күңелеңә хуш килгән урыннарны фотога төшерәсең. Икенче автобус, сине утыртып, Каталония башкаласы белән таныштыруны дәвам итә. Барселонада шунысы яхшы – ул порт шәһәре, порт үзе дә шәһәр үзәгенә урнашкан. Бик уңайлы! Анда адашу мөмкин түгел. Автобуста Азәрбайҗан  гражданнары белән дә таныштык әле. Әтисе белән кызы «Барселона» футбол клубының штаб-квартирасын күрер өчен махсус килгәннәр. Казаннан икәнебезне һәм кайчандыр безнең «Рубин» бер матчта «Барса»ны җиңгәнен әйткәч, кыз җиңелчә генә кашларын җыерып куйды, «Барса» барыбер шәбрәк, ди. Әйе инде, шәбрәк, әлбәттә. Баланың хыялларын җимереп буламы соң! Меңнәрчә чакрымнар үтеп, яраткан футболистларын күрергә килсен дә ди...
 Искиткеч матур урыннарны карап йөреп, Гаудиның гаҗәеп архитектурасына сокланып, лайнерыбызга әйләнеп кайттык, сәфәребез дәвам итте.


 
Чираттагы илебез һәм безнең өчен яңа шәһәр – Франция, Марсель иде.
Марсель – Париждан кала, Франциянең иң зур шәһәре. Эре сәнәгать төбәге буларак, илнең шактый бай мәдәни һәм тарихи мирасын үзенә туплаган. Урта диңгездәге иң зур порт та әле ул. Марсель илнең көньягында, Лион култыгында урнашкан. Безнең эрага кадәр 600 нче елда Кече Азиядән килгән греклар шәһәргә нигез салган. 1481 елда Марсель Франция корольлеге территориясенә кергән.
Франциянең гимны «Марсельеза». Ул Марсель халкы тарафдарлары булган республиканецларның җиңүе хөрмәтенә шулай атала.
Икенче бөтендөнья сугышы елларында нәкъ менә Марсель эре каршылык үзәге санала. Бүген ул Франциянең чәчәк атучы шәһәре, илнең мәдәни-тарихи үзәге һәм искиткеч курорт. Яңгыр сибәләп торганга, озаклап йөрмәдек: кафеге кереп, атаклы француз круассаннары белән кофе эчәргә булдык. Чыннан да, Франция круассаннары бик тәмле. Ә сырлары тагын да ныграк ошады. Кечерәк бер парфюм кибетенә сугылып чыктык, туган-тумачага француз духилары алдык. Бездәгедән 60 процентка арзанрак ул духилар.


 
 Рәхәт соң: отелебез үзебез белән бергә төрле илләргә күчә бара. Дөнья күреп, илләр гизеп йөрисең дә, үз номерыңа кайтып, тагын юлыңны дәвам итәсең. Ашык-пошык чемодан җыеп чапмыйсың инде. 
Диңез круизында ял иткәндә, Европаның халык аз йөри торган кечерәк шәһәрләрен күрәсең, гадәттә, күбесенчә зур шәһәрләрне,  башкалаларны сайлыйлар бит. Ә болай никадәр порт шәһәрләрен күрү мөмкинлеге ачыла. 
Икенче юлы мин сәяхәткә дус кызларым белән барырга булдым. Бу круизда инде бер илдән икенчесенә күчеп йөрдек. Без Тунис портына керер алдыннан гына Африкадан килгән качакларның чуалышы башланды, шуңа маршрутыбызны үзгәрттек: Мальтага тукталдык. Менә ул язмыш бүләге: Тунис белән Мальтаны чагыштырып буламы соң! Круиз кампаниясе хуҗалары пассажирлар иминлеге өчен барысын да эшләргә әзер. Корабльне бүтән якка бору берни тормады аларга.
Аһ, Мальта! Аны бер барып күрүчеләр күңелендә бәйрәм рухы гомергә саклана. Мальтаның башкаласы Валетта XVI гасырда төзелгән. Гасырларны кичкән тар урамнар һәм мәһабәт биналар рыцарьлык чорына алып кереп китә. Валеттаның иң матур архитектура корылмасы булган Изге Иоһанн соборын һич читләтеп үтеп булмый. Валетта бер күрүдә яраттыра торган шәһәр. Эш стажы булмаган өлкән яшьтәге кешеләрнең айга 500 евро алулары турында белгәч, Мальта хөкүмәтенә хөрмәтебез бермә-бер артты...
Быелгы круизга без десант булып җыендык, турның да иң зурысын сайладык: Атлантик океанның Урта диңгезе һәм Төньяк диңгезендә йөзә-йөзә, ун көн дәвамында Италия, Испания, Португалия, Франция, Дания һәм Германияләрне күрү. 9 Майда – Җиңү көнендә Берлиндагы Рейхстаг янында кулга флаглар тотып, пилоткалар киеп басып тору үзе бер вакыйга! 
Бөек диңгезчеләр иле Португалия Пиреней ярымутравына урнашкан. Аның көньяк һәм көнбатыш ярларын Атлантик океан сулары юа.  
Португалия болытлы көне белән каршыласа да, ул һич тә Лиссабон белән танышуыбызга комачауламады. Лиссабон турында күпләп, озаклап язып була. Кайчандыр артта калган Европа иле кинәт туристларны җәлеп итәрлек илгә әйләнсен әле. Португалиядә ял арзан түгел. Ә анда җитештерелгән товарлар дөнья базарында дан тота. Португалия аяк киемнәре арзан һәм чыдам булуы белән аерылып тора. Табигый бөкеләрдән эшләнгән әйберләр дә бик популяр. Азык-төлеккә бәяләр кыйммәт түгел.


 
Лиссабон җиренә аяк басуга, экскурсия автобусларын эзләргә керештек. Рус телле экскурсоводлар табу кыен булмады. Үтә күренмәле моторикшада шәһәр белән танышырга киттек. Паша – үз эшен яхшы белә, әти-әнисе Украинаныкылар. Безгә атаклы замок һәм чиркәүләрне, Европадагы борынгы органны, Васко да Гама, Пантеон кебек атаклы шәхесләрнең төрбәләрен күрдек. Мәһабәт корылма борынгы Лиссабонның теләсә кайсы ноктасыннан да күренә. Аның эче дә затлы, матур. Милләтнең бөек җәмәгать эшлеклеләрен, дәүләт эшлеклеләрен, сәнгать әһелләрен, футболистларны җирләү өчен бик лаеклы урын. Балюстрададан шәһәргә гаҗәеп күренеш ачыла. 
Борынгы экскурсия трамвайлары – Лиссабонның визит карточкасы. Алар шәһәрнең борынгы урамнары буйлап әллә кайларга алып китә.
Миңа барыннан да бигрәк керамик мозаика, төрле чәчәкләр, төсләр һәм рәсемнәр белән бизәлгән йорт фасадлары ошады. Кайберләренең меңәр еллык тарихы бар, майолика буяуларын бернинди ураганнар, катаклизмалар да җимерә алмаган. IX–X гасырларда исламның Португалияне яулап алуын сөйләүче мирас ул биналар. Гарәпләр португаллар мәдәниятенә күп нәрсә керткән. Майолика, шәрык архитектурасы, кофе һәм башкалар. Лиссабоннан китәсе дә килмәде. Дусларым «Миңа җитмәде» дигән канатлы сүзләремне белә инде. Монда тагын бер киләм әле.
Соңгы сәяхәт ностальгия, романтизм һәм моңсулык белән тулы иде. Ничектер шулай килеп чыкты. Бу баруымда сугыштан инвалид булып кайткан бабам турында озак уйландым. Ул да бит Берлинга ук барып җиткән. Шуңа күрә Рейхстаг янында фотога төшәргә күптән хыяллана идем. Ата-бабаларыбызны, туганнарыбызны искә алып басып тордык без анда. Шул тирән кичерешләр халәтендә Европа кешеләре тормышындагы кайбер детальләргә игътибар иттем.
Испаниядә, Виго урамында яшәр урыны да булмаган сукбай, ипине ваклап, күгәрченнәр сыйламакчы, әрсез акчарлак тәкәллефсез генә кошның ипиен талап алып ашый, сукбай тешсез авызы белән шуңа елмая.
Анда-монда кәефле урам сатучылары тулгана. Кара тәнле качаклар шактый.  Ярлыларга кайда да рәхәт түгел...
Киңәш: Чит илләргә барырга җыенып та, тел белмәү каршылыгы килеп туса, бер дә аптырап калмагыз. Һәрчак кулланыла торган сәламләү, рәхмәт әйтү сүзләрен, кибеттә, урамда бирелә торган кайбер сорауларны өйрәнеп куегыз. Ышанып әйтәм, шундук үз кеше булып китәрсез. 


 
Берлинда мине гаҗәпләндергәне – русча сөйләшүчеләр бигрәк күп икән! Кичке шәһәр буйлап ял итеп йөрибез, һәр тарафтан рус сүзләре колакка керә. Хәтта кафе, даруханәләрдә дә сатучылар русча сөйләшә. Әйе, Берлин шаккаттырып та куйды безне. Чисталыгы, толерантлыгы, киемнәргә – югары, ризыкка түбән бәяләре белән. Таксистларының  төрекләр булуы белән. Тәме – балачагыбызны искә төшертеп, нәкъ әбиебез мичкә салып пешергән күмәчне хәтерләткән ипие белән...
 
9 Май иртәсендә Рейхстаг янына килдек. Әле халык күренми. Берничә ватандашыбыз баскыч янында фотога төшә. Тирә-як әйләндереп алынган. Пропусклар һәм экскурсиягә алдан бирелгән заявкалар буенча гына эчкә уздыралар.  Пилоткаларыбызны кидек тә, флагларыбызны җилфердәтеп, фотога төшә башладык. Бездән килгән егетләр бәйрәм белән котлады үзебезне. «О, кызлар әзерләнеп тә караган!» – дип, флаг, пилоткаларыбызны фотога төшәргә сорап тордылар. «Сез бит Самарадан, безнең Татарстан флагы нигә?» – дип соравыма, «Без КАМАЗ егетләре белән бергә эшлибез!» – дип дәррәү җавап бирделәр. Башкалар да яныбызга килә, бәйрәм белән котлый башлады. Пилоткаларыбызны алып торучылар да булды. Менә шулай күңелле ноталарда Җиңү көнен билгеләп үттек. Һәркайсыбыз җиңү һәм тынычлык хакына башларын салган туганнарыбызны искә алды. Җаныбызга тагын нидер җитми кебек. Бераз читкә китеп, дога кылдык. Аннары кайту ягына борылдык.
Круизларга чыгып, сез дә тормышыгызны яңа эмоцияләр белән баетыгыз. Яңа хатирәләр, яңа танышлар, дуслар белән очрашырсыз... Һичшиксез ошаячак сезгә! 
                                                                                                           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чит илләргә чыгу- сәях җаныңны рухи байлык белән тукландыру бик яхшы. Аллаһ насыйп итеп, хаҗ гыйбадәтен кылырга язсын иде һәммәбезгә дә, әмииин!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Айгол Бариеванын инстаграмыннан кердем укырга. Круиз унайлы эйбер икэн. Бездэ барырга булдык. Статьягыз шундый тулы, рэхмэт.

      Хәзер укыйлар