Логотип
Мин ачкан дөнья

Хельсинки: гадилектә – матурлык

Янәшә торганлыктан, Санкт-Петербургта яшәүчеләр өчен Финляндиягә Шенген визасын алуның бер кыенлыгы да юк. Шуңа күрә дә Петербург халкы рәхәтләнеп ял көннәрендә Финляндиягә азык-төлек, йорт кирәк-яраклары алырга барып кайта.
 

 Финляндия, көт мине!

Санкт-Петербургта яши башлавымның дүртенче елы китте. Ә мин кул сузымы гына тоела башлаган фин иленә бер тапкыр да аяк басмаган әле... Меңәрләгән чакрымнарга сузылган урманнары, исәпсез-хисапсыз сауналары, әкияти Лапландиясе, Төньяк балкышы белән дан тоткан Финляндия һаман үзенә дәшә сыман. Ниһаять, бергә укый торган дусларым белән сөйләштек тә, Хельсинки белән танышып кайтырга булдык. Кирәкле документларны илтеп тапшырып, ике атна үтүгә виза әзер иде инде. Ярты елга бирелгән әлеге виза белән Шенген биләмәсенә кергән илләргә сәяхәт итәргә мөмкин. Әмма Финляндиягә бару саны башка илләргә чыгуга караганда күбрәк булырга тиеш. Шулай ук иң беренче сәяхәтең дә нәкъ менә Финляндиягә булуы зарур. «Бу шартларны үтәгән очракта, фин шенгенын кабат алу проблема булмаячак», – дип аңлаттылар безгә. 

Ярый, виза кулда, рюкзаклар җыелды. Уйларым белән инде күптән Хельсинки урамнары буйлап атлыйм кебек. Мотор тавышы гына киресен исбатлый... Финляндия чигенә кадәр – өч, Хельсинкига кадәр тагын өч сәгатьтән артык юл үттек. Алты сәгать ярым автобус тәрәзәсеннән карап бару озаграк, әлбәттә. Юлчылар белән җиңел машинада тизрәк һәм арзанрак бәягә барырга да мөмкин анысы. Әмма автобус белән ышанычлырак. Шуңа без бу вариантны сайладык.

Финляндия чиген үткәндә, паспорт тикшерүе уздык. Тикшерүчеләрнең бармак эзен алган чакта «палэц» дип әйтүләре шулкадәр кызык тоелды. Россиялеләр Финляндиягә еш йөргәч, алар инде рус телен дә аңлый, димәк. Контрольне бик тиз узып, җылы бинадан урамга чыктык. Фин иленең салкын һавасы үпкәләргә тулды. Суларга рәхәт булып китте... 
Мине аеруча нык гаҗәпләндергәне – җирле халыкның беркая да  ашыкмавы.


Гадилектә - даһилык

Финляндия – бик салкын ил. (Елның кайсы фасылында барсаң да!) Өстәвенә, туктаусыз яңгырлар ява. Хельсинки өстендә куерган болытлар бу кечкенә шәһәргә сорылык өсти. Аның каравы, шәһәрдәге төрле төсле йортлар әлеге сорылыкны оныттыра. Биредә сез күккә ашкан биек биналарны күрмәссез. Шулай ук балконнар да сирәк очрый. Хельсинкига һич кенә дә купшылык эзләп килергә ярамый, чөнки сез аны биредә тапмаячаксыз. Йортлар җыйнак, гади. Санкт-Петербургтагы затлы сарайлардан соң Хельсинкидагы архитектура аеруча тыйнак тоелды. Шул гадилеге белән җәлеп итте дә бугай инде ул мине. Хельсинкида булган тыныч ритм күңелем халәте белән тәңгәл килде. Без бер-беребезне таптык, ахрысы...
Хельсинки урамнарында кыйммәтле машиналарның сирәк булуына игътибар иттем. Питерда һәркем берничә миллионга алган машиналарда җилдерә, берсен-берсе уздыра-уздыра мактаныша, ә финнарда бу масаюны күрмәдем. Тыйнаклар, димәк. Урамнарда велосипедта йөрүчеләр (алар өчен махсус юллар бар) бик еш очрый. Тагын бер кызыклы факт – биредә трамвайларның тавышы бик әкрен. Россиядә бит аның килгәне әллә каян ишетелә, ә аларда трамвай андый көчле тавыш чыгармый, тыныч йөри. Гүя шәһәрдәге тынлыкны бозарга теләми.
Дөнья буйлап сәяхәт иткән, Рим, Париж, Мюнхен, Нью-Йорк, Гонконгларда  булган турист өчен Хельсинки, бәлки, күңелсез һәм артык тонык тоелыр. Әмма дөнья ыгы-зыгысыннан алҗыган, купшылыктан туйган бер мизгелдә монда килсәгез, тәнегез генә түгел, җаныгыз да ял итәчәк. Ләкин Ватанга кире кайткач, кызу ритмга көйләнүе генә бераз авыррак булуы ихтимал, чөнки Финляндиядәге салмак агым йогышлы ул. Биредә вакыт шулкадәр акрын барган кебек: туктаусыз каядыр ашыккан дөньядан бу тынычлыкка килеп эләккәч, бераз сәеррәк тә әле башта. 
 

Ничек туңмыйсыз сез, финнар?!

Монда елның 170 көнендә кояш чыкмый, диләр. Без яңгырга эләкмәдек, хәтта кояш та чыккалады, әмма... суык иде. Өстемдә җылы свитер, муенга шарф урадым, куртка киеп килдем... Әмма барыбер туңдым. Ә финнар үзләре исә юка гына пальтолардан йөри. Әйтерсең салкынны бөтенләй тоймыйлар. Кайберләре, безне үртәгән сыман, изүләрен дә төймәләмәгән әле. Ничек туңмый соң алар?! 
Хельсинкига барып кергәндә иртәнге сәгать алты иде. Бездә, гадәттә, иртән урамнарны себерәләр, ә Хельсинкида... юлларны шампунь салынган су белән юалар икән! «Стериль» шәһәргә килгәнбез», – дип көлештек... Гаҗәеп чиста ил ул Финляндия! Урамда бер чүп күрмәссең. Дөрес, кануннар да кырыс. Мәсәлән, шәхси йортлар янында хуҗалык кирәк-яраклары ятарга тиеш түгел. Моның өчен зур күләмдә штраф салып китәчәкләр.
Урамнарда йөргәндә финнарны ерактан ук танып аласың. Күбесе озын буйлы. 50 яшьтән узган ир-ат һәм хатын-кызлар да үзләрен карап, зәвык белән киенеп йөри. Чәчләренең төсе аксыл, алардан яктылык бөркелеп тора. Читтән караганда шулкадәр затлы булып күренә! Алар янәшәдән узып киткәч, артка борылып карыйсы, истә калдырасы килә үзләрен... Матурлык салоннарына, чәчтарашханәләргә күбрәк 50 яшьтән өлкәнрәкләр йөри. Гадәттә, без бит мондый җирләрдә яшьләрне күрергә күнеккән, ә Хельсинкида, киресенчә, өлкәннәр үзләрен бик нык карый, ә яшьләр тышкы кыяфәтләренә артык зур игътибар бирми дигән нәтиҗәгә килдем. 
Әйтергә онытып торам. Финнарның сауна яратуы һәркемгә мәгълүм инде. Ә менә биредә һәр өч кешегә бер сауна туры килгәнен, бәлки, белми дә торгансыздыр. Сауналар биредә һәр җирдә: шәхси йортларда, отельләрдә, коттеджларда, хастаханәләрдә һәм хәтта заводларда да. Җирле халык өчен ул чистарыну, тәнне генә түгел, җанын ял иттерү урыны да. 
 

Кесәң калын – тамагың тук

Безнең күзлектән караганда, Финляндия  – яшәү өчен артык кыйммәт ил. Биредә бәяләр бик югары. Тамак ялгап аласың килсә, кесәңнең калын булуы кирәк. Мисал өчен, кафеларда бургерлар бездәгедән берничә мәртәбә кыйммәтрәк. Иң арзан комплекслы төшке аш өчен 700 сум тирәсе түләргә кирәк. Кибетләрдә дә бәяләрдән чәчләр үрә торды. 1 килограмм тавык түшкәсе – 500 сум! 
Сауналар Финляндиядә милли символ булып санала. 

Хельсинки – идеаль шәһәр

Хельсинкиның архитектурасы аерым игътибарга лаек. Шәһәр буйлап атлаганда классицизм, модерн, функционализм стильләренең үзара шулкадәр туры килеп, үзгә бер ансамбль барлыкка китереп утыруларын күрәсең. Чатта очраган даруханә яки кибет бинасы да бу матурлыкка үзенә бер ямь өсти сыман. Шәһәр урамнары белән шулай танышып йөреп кенә дә эстетик ләззәт алырга мөмкин. Әйткәнемчә, бу каланың бөтен матурлыгы – гадилегендә. Аны күрә белергә генә кирәк. 
Хельсинкиның иң истәлекле урыны – Сенат мәйданы. Биредәге калкулыкта Кафедраль собор урнашкан. Ерактан ук күренеп тора ул. Якынрак килгәч, мәһабәт колонналары, Гайсә пәйгамбәр тормышындагы вакыйгаларны сурәтләүче барельефлары, соборның түбәсенә урнаштырылган цинктан коелган унике апостол сыны күзгә ташлана. Соборның эчке бизәлеше православ чиркәүләреннән аерылып тора. Гадилек, аклык хөкем сөрә, купшылыкның эзе дә юк. 
Сенат мәйданы үзәгендә Россия императоры Александр II гә һәйкәл урнашкан. «Ни өчен рус императорына?» – дип аптырашта калыр күпләр. Сере бик гади: 1809 елда Финляндия Россиягә кушыла. Ә 1817 елның 6 декабрендә нәкъ менә Александр II Финляндияне автоном республика дип игълан итә, фин телен дәүләт теле буларак таный. 
Янәшәдә – университет бинасы. Каршы якта XIX гасырда яшәгән күренекле сәүдәгәрләрнең резиденцияләре күренә. Сенат мәйданын әйләндереп алган йортлар да бу гармонияне һич кенә дә бозмый, үзара тәңгәл килеп тора. 
Хельсинкида чиркәүләр бик күп. Иң үзенчәлеклесе, әлбәттә, мәрмәр кыяда урнашкан лютеран чиркәве. Темппелиаукио чиркәвен кыяны уеп эшләгәннәр. Чиркәү кыяның тупас өслеге белән гаҗәп дәрәҗәдә туры килә. Җир астында урнашса да, аның эчендә бик якты. Сере шунда – табигый яктылык чиркәүнең пыяла гөмбәзе аша үтеп керә. Менә шундый кызыклы архитектура корылмасы. Финляндиягә килеп, әлеге чиркәүне күрмичә китәргә һич ярамый.
Моңарчы күрмәгән яңа илдә бул да, милли музейга да барма, имеш. Барам, әлбәттә! Финляндиянең Милли музее гаҗәеп бинада урнашкан. Тышкы кыяфәте буенча ул урта гасырлардан калган скандинав сарайларын хәтерләтә. Бу бинаны башкасы белән һич кенә дә бутап булмый. Декоратив ташлардан торган фундамет, роман стилендәге тәрәзәләр, биек конус сыман манара... Аңа күз ташлауга, әкияткә эләккәндәй буласың. Финляндиянең тарихы һәм мәдәнияте белән тирәнтен танышып, вакытыңны файдалы үткәрү өчен шәп җир. 
Шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышып йөргәндә күңелемдә бу шәһәрдә яшәп карау теләге уянды. Уңайлы, артык зур да түгел, чиста һәм тыныч... Яшәү өчен идеаль шәһәр! Шундый уйлар белән кинәнеп Хельсинки һавасын сулыйм. Күзәтәм һәм... тыңлыйм. Тыныч су өстендә баеп барган кояш нурларын. Балык сата торган базар өстендә очкан акчарлаклар тавышын. Иске парктагы талгын җилдә тибрәлгән өрәңгеләр шавын. Рәхәт... Хушлашмыйм, саубуллашып кына торам! 
Финча балык ашы пешереп сыйлану өчен өйдән дә чыгасы юк!

P. S. Юк, сәяхәтебезгә бу урында нокта куелмады әле! Хельсинкидан паром белән туп-туры Швеция башкаласына юл алдык. Стокгольмның һәр почмагы саен әкият яшеренгән сыман. Йортларның түбәләреннән үзең дә сизмәстән Карлсонның өен эзлисең... Гасырлар тарихын үзенә туплаган һәм заманча кыяфәтле әлеге шәһәр бер күрүдә әсир итә. Әмма Стокгольмда күргәннәрем инде бөтенләй башка хикәя...
 

Фин ашлары

Калакукко – әлеге ризыктан башка финнарның бер генә бәйрәме дә узмый. Гади итеп әйтсәк, бу – балык пирогы. Камыр арасына сөләйман балыгы, пешкән йомырка, яшел тәмләткечләр тезәсең, өстенә йогырт яки каймак агызасың. Бик тәмле, әмма калорияле ризык. 
Финча балык ашы – тәмле дә, өстәвенә, әзерләве дә ансат. Форель балыгы, бәрәңге, шәмәхә суган, бодай оны, сөт, лимон согы гына кирәк. Болар инде һәммәбезнең суыткычында табыла. Финча балык ашы пешереп сыйлану өчен өйдән дә чыгасы юк!
Перунапиирайта – бәрәңге боламыгыннан әзерләнгән ике коймак арасына  тары боткасын ягып әзерлиләр. Аны ак май белән майлап, өстенә укроп сибеп, духовкада пешереп алалар.
Пюттипанна – фин кухнясының тагын бер традицион ризыгы. Бәрәңге, кишер, суган, ысланган казылык, томат пастасы, тәмләткечләр кирәк. Тәртип буенча һәрберсе табага салынып, сүрән утта пешерелә. Табынга каймак белән чыгарыла. 
Хернерокка – гадәти көннәрдә финнар яратып пешерә торган борчак ашы. Туклыклы, тәмле, әмма шулай ук артык калорияле ризык. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар