Логотип
Мин ачкан дөнья

Хашимид патшалыгы

Картлык хөрмәткә лаек! Өлкән кешеләрне мин ниндидер үзгә бер ярату белән яратам.
Әнием инде бик күптәннән бирле Мисырдагы пирамидаларны барып күрергә хыяллана иде. Кайвакыт кешеләрнең хыялларын тормышка ашырырга яратам мин – үзеңне тылсымчыдай хис итәсең. Бу сәяхәтебез бик тә үзенчәлекле булды әле безнең. Үзебез белән әниемнең дус «кызларын» да иярттек. Алар файдалы белән күңеллене бергә бәйләп, үзләре кызыксынган белән кызыксынучылар төркеменә берләштеләр.

Күз күрмәгән җирләр һәм андагы тарихи ядкарьләр ымсындыра безне. Алар саклаган серләр кызыктыра. Африка илләрендә күп тапкырлар булганым бар: Мисыр, Тунис, Марокко... Шулай булса да, һәр барганымда үзем өчен яңалык ачып кайтам. Бер баруда барысына да җитешү өчен, без Мисырга барышлый юл уңае башка илләргә дә сугылып чыгарга ниятләп, юлламаның шундыен алдык. Һавага Казанның үзеннән күтәрелдек.

Мисыр безне, гадәттәгечә, кайнар кояшы, һава аланында ыгы-зыгы килгән гарәпләре һәм кунак­ханәдәге ачык йөзле хезмәткәрләре белән каршы алды. Безне тиз һәм уңайлы итеп урнаштырдылар. Без тукталган отель­нең тирә-юне, һәрвакыттагыча, тәртипле һәм чиста, яшеллеккә чумып утыра. Ашау-эчү дә юлдаш ханым­нарым­­­ның таләпләренә туры килердәй. Әнием һәм аның дус «кызлары» – дин кануннары белән яшәүчеләр. Мисыр, Төркия, Тунис кебек илләрдә хәләл ризык белән бәйле проблемалар туганы юк әле. Сәяхәттән үземә дә яңалык һәм рухи канәгатьлек алу өчен, күңел­ләрне сихерли торган Кызыл диң­гез­дән тыш, Петра белән Иорда­нияне дә күреп кайтырга ниятлә­дем. 

Иордания, дөресрәге, Иордан Хашимид Корольлеге Мисырның күршесендә генә урнашкан ил. Бу гаҗәеп илдә бик борынгы Петра шәһәре бар. Ул инде югалган шәһәр­ләрдән санала. Петра диңгез өсте тигезлегеннән 800–1340 метр югарыда, Вади-Араба үзәнлеге төбәгендә урнашкан. Вади-Араба үзәнлеге Африкада җир катламы чатнаган урында барлыкка килгән. Ул Иорда­ния­не башка дәүләтләрдән аерып торучы табигый чик ролен үти.

Петра грекчадан «таш» дип тәрҗемә ителә. Галимнәр бүгенгәчә бу шәһәрнең яңадан-яңа серләрен ача торалар. Петра кеше күзеннән читтә, кыяларга сыенып утырганлыктан, ул серләр бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Әнә шулай итеп, шәһәр гасырлар шаукымына каршы тора алган. 

Юлыбыз Кызыл диңгездәге тар гына Акаба култыгы аша уза. Таң беленеп килгәндә без инде паромга төялеп, култыкны кичә идек. Каршы ярда безне гидлар һәм озатып йөрүчеләр көтә. Төркемдәшләрем килеш-килбәтләре белән башкалардан бик нык аерылып тора. Шуңамы, безне күрүгә үк кайдан килүебез, кемнәр булуыбыз турында сорауларга күмеп ташладылар.
Ак яулык ябынган озынча ак йөзле, зәңгәр күзле апаларны гомерләрендә тәүге күрүләре иде, күрәмсең.

Шатланып, барыбыз бер тавыштан дигәндәй, сөрән салдык: «Без Татарстаннан!» Гидыбыз Хәсәннең ничек куанганын күрсәгез. Ул элек фәнни хезмәткәр булып эшләгән һәм Казанга фәнни симпозиумнарга килгәне булган икән. Пенсиягә чыккач, гид булып, Россиядән килгән туристларга хезмәт күрсәтә башлаган. Русча гаҗәеп яхшы сөйләшә ул, Советлар Союзында укыганлыгы күренеп тора. Гадәти булмаган төркемебезне Хәсән үзе җитәкләде.

Уңайлы автобусларга күчеп утырып, корольләр йөри торган юлдан Петрага кузгалабыз. Юл буе сораулар тынып тормый. Яңа эрага кадәрге алтынчы гасырда Петра тауларында набатейлар яшәгән (борынгы семитлар). Кызганыч, набатейларның тарихы әлегәчә өйрәнелмәгән, алар хакында бер генә чыганак та сакланмаган. Ул чорлар­ның күп серләрен белмибез әле без. Борынгы кулъязмалар Бөек Александр хакимлек иткән чорда (б. э. к. дүр­тенче гасырда) табылган булган. Алардагы мәгълү­мат та бик аз. Тарихчылар бу халыкны Гарәб ярымутравыннан килгән сәяхәтчеләр булырга тиеш дип фаразлый. Алар белемле, талантлы, көчле халык булган. Уйлап табарга хирыс набатейлар кыяны кисеп, каналлар, дамбалар ясаган. Эссе җирдә сусыз яшәп булмаганлыгы мәгълүм. Набатейлар суны саклау һәм дөрес куллану өчен әкәмәт корылмалар уйлап тапкан. Ул чорда Петра аша Йәмән­нән Урта диңгез портларына илтүче кәрван юлы узган. Кулларында кәтмәннән башка эш коралы булмаган бу халык ничек итеп кыяларны чокып шәһәр сала алган, билгесез.

Гидның хикәятен тыңлый-тыңлый, тауга менеп җит­кә­небезне сизми дә калганбыз. Ярты юлда бик шәп тук­тау урыны бар икән. Хозу­рыбызда искиткеч матурлык! Халык «шалт та шолт» фотога төшерә башлады. Бераз сулу алгач, юлыбызны дәвам иттек. Ял итәргә туктагач, бер нәрсәгә игътибар иттем: таулар төрле төстә иде. Юл буйлап җирле халык тезелешкән, үзләре үстергән җиләк-җимеш саталар.
 
Ничә яшьтә булсагыз да, сәяхәткә чыгудан курыкмагыз. Ышаныгыз, бу бер дә куркыныч түгел.

Минем чал чәчле юлдашларым юл буе дога укып, тирә-юньнең матурлыгына сокланып бардылар. Петра безнең алда көтмәгәндә пәйда булды. Борылыштан узуга, кыя куен­ына сыенган бәләкәй генә авыл һәм биш йолдызлы кунакханә кү­рен­де. Алга таба без инде башка гид карамагына күчәсе идек. Аның исеме хәтердә калмаган, ә менә хаты­ны­ның рус милләтеннән булуын яхшы хәтерлим. Яңа гидыбыз да Советлар Союзында укыган икән. Шунда рус кызына гашыйк булып, гаилә корган. Кайчандыр рус кызы булса да, ул хатын күптән­нән руслыгын югалткан инде. Советлар Сою­зын­да югары белем алган иорданлылар безнең илне яхшы белә һәм безгә хөрмәт белән карый. 

Алга таба юлыбыз кыялар арасындагы тар сукмак аша уза. Ташлы урыннары да бар. Ак юл ташы кояш нурында көзге кебек ялтырый, күзләр авырта хәтта.(Көньякка сәяхәт итсәгез, үзегез белән баш киеме, кара күзлек, су алырга онытмагыз. Киемегез уңай­лы, иркен булсын. Гади тукымадан тегелгәне яхшы, муен һәм иңбаш­ларын капласын. Югыйсә кояшта пешәчәксез.)
Җәяүле юлны чал юлдашларым егетләрчә узды, гәрчә арыганлыклары йөзләренә чыкса да. Ниндидер бер тылсымлы көч аларны алга әйди иде булса кирәк. Алар, гидның һәр сүзен «йотып», акрын гына атлады да атлады. Чуар төсләр белән балкыган гаҗәеп кыяларга әкияти бер могҗизага караган кебек карый иде алар. 

Юлга үзем белән татар халкы­ның милли уен коралы булган кубызны алган идем. Цивилизация­дән ерак кайсы да булса берәр храмның бусагасына утырып, кубыз чиртү иде хыялым.
Петра — Иордания һәм Якын Көнчыгыштагы иң матур урын.

Кыялар арасындагы арбалы ат кына уза алырлык тар сукмактан атлыйбыз. Шәһәргә илтүче бу юл гарәпчә Сик дип атала. Аның озынлыгы 1200 метр. Сукмакка авып торган кыяларның биеклеге 40 метр­дан алып, урыны-урыны белән 110 метрга кадәр җитә. Ташларның төсе карадан алып кызылгача, сары һәм хәтта зәңгәр ташлар да очрый. Кыя ташларының төрле төстәге бу катламнары миңа, никтер, хәлвәне хәтерләтте. Аеруча арасында шоколад һәм чикләвекләре булган төрек хәлвәсен. Ул да бит шулай катлам-катлам булып киселә.

Кинәт борылыш артында тирә-юнен текә кыялар әйләндереп алган киң генә мәйдан һәм шул мәйдан каршында кыяны кисеп кереп ясалган кызыл кирпеч төсендәге «Хәзи­нә» мәгарәсе пәйда булды. Ул матурлыкны сурәтләргә сүз юк. Мәга­рә үзенең архитектур бизәлеше бе­лән таң калырлык. Тылсым дими, ни дисең. Таш кыялар арасыннан барасың барасың да, кинәт кенә алдыңда «Мең дә бер кичә» әкиятендәге сыман серле шәһәр ачыла. «Хәзинә» мәгарәсе набатейлар­ның архитектура мирасының гүзәл бер үрнәге. Ничә гасырлардан соң да бу халыкның таланты һаман сокландыра. Храмның алгы ягы һәр яктан җентекләп уйланылган. Кая саласын да белгән бит борынгылар. Шәһәр­дән керү-чыгу юлына салганнар. Җилләрдән ышык урында, туфрак убылу куркынычы янамаган җирдә ул. Храмның атамасын бәдәвиләр биргән. Алар мәгарә эчендә алтын саклана дип уйлаганнар. Башка бер фаразы да бар. Беркөн иртән таң нурында храм алтын нурлар белән балкый башлаган. Бәдәвиләр аны алтыннан коелган дип уйлаган. Кич белән храм янына килсәләр, иртән җемелдәгән нурлар юкка чыккан. Бәдәвиләр алтынны кайсысыдыр алып китте дип фаразлаганнар.

Петрада каберлекләр бик күп. Алар арасында патшалар җирләнгәне дә бихисап. Иң зур каберлекнең биеклеге 46 метр, озынлыгы 49 метр. Алар барысы да кыяга чукып эшләнгән. Петрада Византия чиркәвен, антик театрны, Византия чорыннан ук сакланып калган искит­мәле мозаикаларны күрерга була.

Җиденче гасырда ислам дине барлыкка килү набатейлар өчен дә. Петра өчен дә хәлиткеч чор булган. Мәккәгә бару юлыннан читтә урнашканлыктан, шәһәрнең әһәмияте кимегән. Шул сәбәпле, кешеләр акрынлап Петрадан китә башлаган. Сигезенче гасырда булган көчле җир тетрәү дә Петрага зур зыян салган. Уникенче гасырда шәһәр бөтенләй дә бушап калган.

Петраны кабаттан бөтен кешелеккә XIX гасырда танылган рәссам Дэвид Робертс ача. Шотланд рәссамы Якын Көнчыгыш, Мисыр, Фәләстин буйлап сәяхәт кыла. Җирле бәдәвиләрдән югалган шәһәргә юл күрсәтүләрен үтенә. Шунда ул берничә атна буена яшәп, Петраны сурәткә төшерә. Андагы сурәтләр бүгенге чынбарлыктан бик нык аерыла. Дэвидка юл күрсәтә килгән бәдәвиләр антик сыннарга уктан атып ярышканнар. Исламда кеше йөзләрен сурәтләү гаеп санала. Шуңа да алар тамчы да вөҗдан газабы кичерми, барлык тарихи ядкарьләрне кырыпмы кырган...

Без гидыбызның һәр сүзен игътибар белән тыңладык. Ул безгә яши торган йортларын искитмәле итеп бизи белгән, берничә мең еллар буена дөнья тоткан, эшләгән, шәһәрләр төзегән набатейлар атлы бөек халык хакында сөйләде. Алар борынгы мәдәниятнең нигезендә торучылар булган. Петра – башка кыйтгаларда яшәүчеләр әле җәнлек тиресе ябынып йөргән, тамакларын аучылык белән генә туйдырган чорда ук төзелгән шәһәр.

Без храм каршына утырыштык. Кесәмнән кубызымны чыгарып, иреннәремә китердем. Борынгы Петра урамнарына татар моңы агылды. Чал чәчле юлдашларым да яныма тезелешкән. Кояш зәүвәлдә, һавада челлә эссесе, әмма шушы мизгелдә болар берсе дә мөһим түгел иде инде. Һәркем үз уена чумган, тын гына татар көе агыла, якында гына йөргән туристлар барысы да безнең янга өелешкән. Кызык, нәкъ шул мизгелдә күңелемә бер уй килеп төште: «Әле ярый әнине алып килдем». Әни исә бу вакытта Коръән укый иде...


фото 1:
Өлкән кешеләр белән сәяхәткә чыкканда, ирен­мәгез: икеләтә иминият сатып алыгыз. Бу артык кыйммәт түгел, ә сезне күп кенә күңел­сез­лек­ләр­дән коткарачак. Кайсы гына илгә барсагыз да, һәркайда өлкән кешегә хөрмәт белән карыйлар. Алар өчен иң яхшы шартларны тудырырга тырышалар. 

фото 2:
Гидыбыз кыя ташыннан вакыт, җил һәм яңгыр дигән осталар уйган берничә сын күрсәтте. Аларның берсе «Алла Пугачева» дип атала. «Нигә Пугачева?» дигәнебезгә, гид: «Бары Пугачеваның гына авызы шулай зур һәм тавышы шулай гай­рәтле», – дип җавап бирде. 

фото 3:
Гомумән, Петрада набатейлардан башлап, грек, мисыр, гарәп төзүчелә­реннән калган һәр корылма – архитектура казанышы. Дэвид Робертс сурәтлә­рендә биналар әле яхшы сакланган булган – бүген алар инде төп бизәкләрен югалткан. Күп нәрсәне инде кабат торгызып булмаячак.


«Сөембикә», № 6, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар