Логотип
Мин ачкан дөнья

Илаһи ният кылдым...

Төрле диннәр кисешкән борынгы шәһәр уртасында, ниндидер тылсымга төренеп, вакытка буйсынмыйча, аерым бер дөнья булып утырган ул мәчет бүген дә күз алдында... Ул вакытта: «Бирегә кабат махсус киләчәкмен һәм мәчеткә керәчәкмен», – дип үз-үземә сүз биргән идем. Ниятемне чынга ашырыр сәгать сукты бугай... 

Барысы да Зәлиянең туган көненә бер ай кала башланды. Көтелмәгән бүләк белән сөендерәсем килә иде үзен, тик аның нәрсә булырга тиешлеген белмим. Колак чите белән генә хатынымның туган көнен өйдә түгел, ә кайда да булса башка берәр җирдә үткәрәсе килүен ишетеп калган идем. Әкияттәгечә «бар  шунда – белмим кая, китер шуны – белмим нәрсәне», дигән кебегрәк баш ватып йөргән көннәрем. Шул вакыт күземә кредит картасы чалынды: анда минем бонуслар – бушлай мильләр шактый җыелган булырга тиеш бит! «Аэрофлот» офисында «әйе, шулай», диделәр – үзебез теләгән берәр илгә бушлай очып барып кайта алабыз икән. Ул көнне бәхет кошы тоткан кеше кебек очып кайттым да Зәлиягә: «Туган көнеңдә кайда буласың килә? Франциядәме, Италиядәме, бәлки, диңгез ярындадыр – сайла», – дидем. Уйлап та тормыйча: «Израильдә», – дип җавап бирде ул. Дөресен әйтим: шаккаттым. Аннан – сөендем. Минем өчен берьюлы ике куянның койрыгын тоту булачак бит бу: анда минем күптәнге дустым, элеккеге бас-гитаристым яши. Өйләнеп, шунда күчеп китте ул. Еш кына шалтыратып, кунакка чакыра. Сөйләшкән саен киләм, дип вәгъдә бирәм. Менә бит нинди җай чыгарга тора!.. 
Моңарчы нигәдер бер тапкыр да әйткәне булмады: Зәлиянең бик күптәннән Әл-Акса мәчетен күрәсе, изге урыннарда буласы килә икән.
Туган көнне – мәчеттә! Кызык... Өстәвенә, дустым Викторга да кунакка  барабыз. Әйткәнемчә, террассасында куй итеннән барбекю ясап, мине сыйларга күптән хыяллана ул. Аннан Әл-Акса мәчетенә бәйле нәзерем дә бар бит әле минем. 
Моңа кадәр Израильдә булганым бар иде минем үземнең. Экскурсия вакытында туристларга Иерусалимның гүзәл урыннарын өстән-өстән генә күрсәтеп чыгалар да – шуның белән вәссәлам. Дөрес, Вифлеемга да барып җиттем хәтта. Ә менә Әл-Акса мәчетенә керә алмадым. Койма аша аның алтын гөмбәзенә сокланып карап торганым әле дә хәтердә. Туристларны төркемләп кертмиләр шул анда. Ул вакытта яшь идем әле, аңлап та җиткермәгәнмендер, ләкин әллә нинди бер хис күңелне бимазалап калган иде. 
Билетларны җомга көнне иртән шәһәргә барып төшәрлек, җомга намазына мәчеткә өлгерерлек итеп алдым. Таныш хәзрәттән кайсы догаларны укырга икәнен сорадым, кайберләрен искә төшереп, хәтерне яңартып куйдым. Хәзрәт Әл-Акса мәчетеннән ерак түгел Ибраһим пәйгамбәрнең (с.г.в.) һәм тагын бик күп изге җаннарның каберләре бар икәнен әйтте. «Бик изге урыннар», – диде. 
Интернет аша гидлар эзли башладым. Мәчеткә гарәп гидлары гына алып керә ала икән, ә андыйларны табу катлаулы мәсьәлә булып чыкты. Нигәдер моңа борчылмадык, ничек тә хәл ителер әле, дидек.  
Очар көн җитте. Аэропортта теркәлүебез булды, рейс бер сәгатькә тоткарлана, дип игълан иттеләр. Бер сәгать безнең өчен хәлиткеч булырга мөмкин: Мәскәүдә икенче очкычка күчеп утырырга өлгермәсәк... Көтәбез. Тыштан тыныч кебек күренсәк тә, эчтәге киеренкелек арта бара. Безнең белән Зәлиянең дус кызы Наташа да оча: мин дә, ул да үзебезне кая куярга белмибез, Уфадан очуның мәгънәсе булырмы, дип баш ватабыз. Бер Зәлия генә тыныч: «Ходай ни язса, шул булыр», – дип, исе китмичә генә тик утырып тора.  
Мәскәүгә сәгать ярымга соңарып барып төштек. Чираттагы рейсыбызга өлгерү өчен, аэропорт буйлап чабарга туры килде: самолет салонына иң соңгы пассажирлар булып аяк бастык. 
Ура! Без – Тель-Авивта! 



Хикмәт: Израильдә моңа кадәр күрелмәгәнчә салкын һава торышы, термометр – нульне күрсәтә, юеш кар ява. Микроавтобуста Иерусалимга барып җиттек. Йөртүчесе – русча сөйләшә торган үзбәк булып чыкты: юл буена шаярышып сөйләшеп бардык. 
Кунакханәбез борынгы шәһәрнең уртасында ук урнашкан иде. Иртәнге бишкә килеп җиттек, безне исә, барлык отельләрдәге кебек үк, номерга көндезге 12 дән генә кертә башларга тиешләр. Әмма, ни гаҗәп, сәгатькә карап тормадылар, урнаштырдылар, өстәп түләгез дә димәделәр. Киресенчә, юлдан килгәнсез, ачыккансыздыр, дип, искиткеч тәмле иртәнге аш белән дә сыйладылар әле: төрле-төрле балыклар, дистәгә якын төрле сыр, салатлар... Хезмәткәрләр дә, ашчылар да тәкъдим иткән акчамны алмадылар, елмаеп кына кире кактылар. Вак нәрсәләр, әлбәттә, тик менә шушылар ничектер күңелдә эз калдыра һәм уйландыра. Дөньяга карашны үзгәртә. 
Алдан ук белешкән гид белән очраштык. (Кызык, ничә еллар гид булып эшли, ә үзе иске шәһәр эчендә кунакханә барлыгын да белмәгән!) Болай үзе гаҗәеп ачык күңелле кеше булып чыкты. Бөтен диннәргә дә объектив карашта, һәркайсы турында искиткеч бай мәгълүматы бар. Без шунда ук таныш гидлары арасыннан гарәп милләтеннән булганын эзләвен үтендек, бик тә мәчеткә керәсебез килә, дидек. Ул кемнәргәдер шалтыратты, озак итеп сөйләште һәм, ниһаять, тапты. 
 
 Мәчеткә кереп, бер-ике рәкәгать намаз укый алсак, безнең өчен шул да зур бәхет булачак. 

Чистарындык, тәһарәтләр алдык. Ашыкканда, дулкынланганда шулай була бит – Зәлия, ялгыш кына бите белән бәрелде, кан ага башлады. Бетте, бара алмыйбыз инде, тәһарәтсез ярамый бит, дибез. Кәефе төшеп, Зәлия елап ук җибәрде. Шөкер, ярасы алай зур булмады, канны тиз туктаттык,   лейкопластырь да таптык. Тынычланып, янә чистарындык һәм юлга кузгалдык. Урамга чыгуыбыз булды – коеп яңгыр ява башлады. Җил котыра гына! Кулчатырларыбызны әйләндереп үк ташлады. Әмма кире борылу уебызда да юк! Наташа Иерусалим буйлап экскурсиягә китте, без – гарәп гиды белән очрашу урынына. 



Йөз-кыяфәте белән Роман Карцевны хәтерләтә торган шук кына бер егет булып чыкты ул.  Үтә дә тар урамнар буйлап безне сәфәребезнең төп максатына таба алып китте. Ике яклап шәрык өслүбендәге кибетләр тезелгән. Һәм – полиция нарядлары кебек, автомат тоткан хәрбиләр. Шундый постларны дүрт тапкыр узарга туры килде. Икесе яныннан узу өчен гид сөйләште, ә икесендә, безне туктатып, «Әл-Фатиха» һәм «Ихлас» сүрәләрен укыттылар. Зәңгәр күзле булгангамы икән, догаларны Зәлия укыганда, аеруча игътибар белән тыңладылар. Хәер, Зәлия Коръән сүрәләрен миннән күбрәк белә, шуңа да аның өчен борчылмадым. Ул догалар укый башлагач, безнең гидның да күзләре маңгаена менде. Ә инде аның гарәпчә укый-яза белүен дә ишеткәч, чын-чынлап ихтирам итә башлады. 
 
 Гомергә бер була торган мизгелләр кичерүебезне мин дә, Зәлия дә аңлый идек. 

Тар урамнар, иксез-чиксез тыкрыклар аша бара торгач, киң мәйданга килеп чыктык. Безнең алда гүзәлләрдән-гүзәл манзара ачылып китте. Шунда ук каршыдагы мәчетнең зур алтын гөмбәзенә күзем төште. Сизми дә торабыз – яңгыр туктаган икән бит! Кояш юеш курткаларыбыз аша да җылыта. Намаз вакыты җитеп килә.  Хатын-кызлар намазларын әнә шул алтын гөмбәзле «Кыя гөмбәзе» мәчетендә укый икән. Ул шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан күренеп тора. Ә ир-атлар – түрдәрәк урнашкан Әл-Акса мәчетендә. Бөтен җирдән нур һәм пакьлек бөркелә кебек. Күңелгә шатлык тула. Ни гаҗәп: ул хис монда яши бугай. Ташларга кадәр сеңгән дә, шулардан безнең күңелләргә үзеннән-үзе иңә... Ә манарадан яңгыраган азан тавышы! Шундый моңлы –  бәхеттән елыйсы килә хәтта. 



Мин гидка иярдем, ә Зәлия хатын-кызлар ягына атлады. Аны анда шактый  маҗаралар көткән. Хикмәт шунда: ул ашыгып, тырнагыннан маникюрын сөртеп бетерә алмаган иде. Намаз укый башлагач, янәшәсендәге гарәп хатыннары аның кулларына күрсәтеп, катгый рәвештә «хәрам» диешә башлаганнар. Зәлия исә намазыннан аерылмаган, бирелеп-бирелеп укуын дәвам иткән. Читтән караганда ул шактый сәер тоелгандыр инде: ап-ак тәнле, зәңгәр күзле, киемнәре дә бүтән, җитмәсә, бер коры җире юк, битендә – лейкопластырь... Үзе чын күңелдән намазга оеган. Җомга намазы тәмамлангач, гарәп хатыннары, калып, тагын берничә рәкәгать укырга булганнар. Зәлия дә алар белән калган. Нәрсәдер сөйләшмәкче дә булып караганнар, ләкин бер-берсен аңламаганнар. Шуннан соң хатыннарның берсе Зәлиягә тәсбихын бүләк иткән: учына салган да: «Ал», – дигән кебек баш каккан. Ихласлыгыма ышандылар, дип кабул иткән моны Зәлия. Шушы ниятен тормышка ашыру өчен ерактан ук килгәнен аңлаганнар, күрәсең. Хатын-кызлар шул – сизгерләр... 



Ә мин исә мәчеткә аяк бастым да... әллә кая очтым бугай. Җомга намазын укыганымны хәтерлим, аңа өстәп тагын берничә рәкәгать укыганымны... Колонналар, матур түшәмнәр, киштәләрдә Коръән китаплары, келәмнәр... Ләкин барысы да төш кебек кенә узды, гүя мин бөтенләй башка дөньяга эләктем. Атом һәм молекулалардан тыш, анда һавада тагын нидер бар кебек иде. Тыгыз, тулышкан, кырыс, шул ук вакытта игелекле һәм рәхмәтле... Музыкант буларак, мәчеттән чыкканда бу моңны озаккарак хәтерләп калырга тырыштым. Гид нәрсәдер сөйли, ә мин тик елмаеп басып торам, күңелемнән генә әлеге гүзәл һәм якты көйне бергә җыйнарга тырышам...
Мәчеттән чыгуга, мәйданда Зәлия белән очраштык. Бәхеттән башлары күккә тигән ике җан! 





Ә безнең җитез гидыбыз ул арада «Кыя гөмбәзе» мәчетенең астында урнашкан, кайчандыр пәйгамбәрләр гыйбадәт кылган мәгарәгә керүне сөйләшеп, килешеп куйган. Безгә анда кереп, бер-ике рәкәгать намаз укырга да рөхсәт иттеләр. Әйтүләренчә, бу мәгарәдә Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр дә гыйбадәт кылган, диләр. Мәгарә зур түгел, әмма аның ташларыннан ниндидер рәхәт энергия килеп тора.  

Без урамга чыгуга кабат яңгыр яварга тотынды. Зәлия белән без дә шактый кыюлана төштек: гидыбызны Ибраһим пәйгамбәр (г.с.в.) каберенә алып барырга үгетли башладык. Башта каршы торды: «Сез чыннан да анда барырга телисезме?» – дип кат-кат сорады. Чөнки ул Шевронда –  Иордан елгасының көнбатышында урнашкан. Ә ул территорияләрдә кораллы бәрелешләр булып тора, Палестинаның низаглы урыннары икән. Анда барырга теләсә кайсы такси йөртүче җөрьәт итми, барса, шунда яшәүче гарәп кешесе генә алып бара, ди. Ләкин без ниятебездән баш тартырга җыенмый идек инде. Гидыбыз, таныш-белешләренә шалтыратып, андый таксистны тапты. Хакы тешләшә тешләшүен, ләкин мондый форсат тагын кайчан чыга әле? Һәм без, кулчатырларыбызны ачып та тормыйча (барыбер чыланып беттек!), янә тар тыкрыклар буйлап,  үзебезне таксист көтеп торган урынга йөгердек. 
Таксист безне: «Әссәламегаләйкем!» – дип елмаеп каршы алды. Без исә тешләр тешкә тимәсә дә: «Вәгаләйкем-әс-сәлам», – дип, сәламен алдык та җылы, коры машинага кереп чумдык... Киттек, Аллага тапшырып! 
Шәһәрне чыгуга таулар башланды, урыны белән куе томан – гүя болыт юл өстендә генә асылынып тора. Борма юллар аша озак бардык, блокпостлар аша үттек. Капчыклар артында кораллы солдатлар утыра, бронялы джиплар йөреп тора. Бетон плитәләрдән салынган ныгытмалар аша үтәбез. Таксист белгән кешеләре булгач, безне беркайда да тоткарламадылар. 
Һәм менә шәһәргә керәбез. Гарәпләр яши торган гадәти кала. Тар тыкрыклар, борынгы таш йортлар. Шәһәр калкулыкка урнашкан: урамнар әле үргә менә, әле түбәнгә төшә. Рульдәге шофер бу кадәр тар юллардан йортларга бәрелмичә ничек йөри аладыр – анысы миңа караңгы булып калды. Без әле уңга, әле сулга борылабыз, әйтерсең лә юлны таба алмыйбыз. Әллә адаштык инде? «Мәчеткә берничә урам алып бара, бүген исә кайбер урамнарны Израиль хәрбиләре  япкан», – диде гидыбыз. Аңлап бетермәдек, күптән түгел генә теракт ясалгангамы, җомга көн булгангамы – мәчеткә кертмиләр икән. Ниндидер бер урында туктадык. Машинабызны әллә нинди шикле кешеләр урап алды. Зәлия белән сүзсез генә бер-беребезгә карашабыз: беренче тапкыр күргән гид белән таксист, шәһәрнең хәвефле бер районы... Шушында төшереп калдырып китәләр икән, исән-имин цивилизациягә барып җитәрмен, димә... Шул вакыт безнең гид янына 10-12 яшьләр чамасындагы бер көтү малай-шалай йөгереп килде. Ул аларга тиз-тиз генә нәрсәдер әйтте дә тегеләр төрлесе-төрле якка чәчелде. Гид та, таксист та машина янындагы кешеләр белән кызып-кызып нидер турында сөйләшәләр. Без сүзсез генә утыруыбызны дәвам итәбез – хәзер барысы да Аллаһы Тәгалә кулында инде...  Күп тә үтмәде, теге малайлар кире йөгереп килеп, куллары белән кайсыдыр  якка таба төртеп күрсәтә-күрсәтә, нидер сөйләргә керештеләр. «Малайлар мәчеткә үтеп керерлек тишек тапканнар», – ди гидыбыз. Таксидан чыгып, малайлар артыннан ашыктык. Алар шунда ук кулларын суздылар: һәрберсенә  тәңкәләр өләшеп чыктым – сүз әйтеп булмый, эшләп алдылар... Шактый атлый торгач, коймада малайлар тапкан  тишеккә килеп җиттек. 



Мәчет территориясенә үтсәң дә, эчкә тиз генә керерлек түгел икән әле. Ишек төбендә броня пыяла артында хәрби кешеләр утыра. Металлдан эшләнгән зур турникет. Син өчпочмак эчендә каласың – тикшерә башлыйлар. Мин үземне Россиядән, дидем. Шунда бер солдат торып басып: «Россиянең кайсы төбәгеннән?» – дип сорады. Күрәсең, безнең ватандаш иде. Татарстаннан, дидем. Алар үзара нәрсәдер сөйләшеп алдылар һәм турникет ачылды. Татарстанда да мөселманнар яши, диюләре булгандыр инде. Сак бик төгәл һәм уяу иде. Бер караганда, шулай кирәктер дә – изге урын бит. Бу урынны «Патриархлар мәгарәсе» дип йөртәләр. Биредә Ибраһим пәйгамбәр, аның уллары Исхак белән Якуб, хатыннары Сара, Ревекка һәм Лиянең җәсәдләре ята. Алар турында бик күп сөйләп була, аларны бөтен диннәрдә дә хөрмәтлиләр. Риваятьләргә караганда, Адәм белән Хава да биредә җирләнгән. Гомумән, бу урында дүрт пар җирләнгән дип тә әйтәләр: Адәм белән Хава, Ибраһим белән Сара, Исхак белән Ревекка, Якуб белән Лия. 
Зәлия белән мәчет эченә үттек. Ходайның хикмәте дими ни дисең – бу көнне без мәчеттә икәү генә идек диярлек. Сакчыдан кала, билгеле. Бераздан ул безнең үзебезне генә калдырды. Анда күпме вакыт булганбыздыр, хәтерләмим... Намазлар, догалар укыганнан соң, һәркайсыбыз тын калып, эчтән генә бик озак теләкләр теләдек. Мәчеттән чыккач та бик озак сөйләшә алмадык әле, хәер,  сүзләр артык иде... 



Аннан соң, коеп яуган яңгыр астында Иерусалимга кайттык. «Елау дивары»на барып килдек, синагогага кереп чыктык. Иртә белән гарәп базарын карап чыктык та икенче шәһәргә – дустыбызга кунакка киттек. Вәгъдә ителгәнчә, анда безне барбекю көтә иде. Бергәләшеп диңгез ярына бардык. Ул кичне тәрәзәләре диңгезгә карап торган отельдә кундык. Иртә белән серфингистларның дулкыннарда чайкалуын күзәттек... Шушында кадәр килеп, шопингсыз да булмый бит инде. Кызлар ниндидер кремнар алдылар – мин хатын-кызларның бизәнү әйберләрендә берни аңламыйм анысы, әмма аларның сөенүләренә караганда, бик әйбәт кремнар булды бугай. Тагын балаларга эчертергә балык мае сатып алдык – бик сыйфатлы, диделәр. 
Юлыбызга гел изге күңелле, яхшы кешеләр генә очрап торгач, Израильдә гел шундый кешеләр генә яшидер, дигән тәэсир калды. Тагын шунысы бар: без Израильне яһүдләрнең тарихи Ватаны дип санарга күнеккән. Анда исә мөселманнар да шактый. Гомумән, бик күп диннәр яралган җир бу. Ата-бабаларыбызның уртак икәне, изгеләребез дә бер үк кешеләр булуы монда аерымачык күренә – бу тарих Израильдә өстә, күзгә күренеп ята. Һәм шуны яхшы аңлыйсың: безне бер-беребездән бер генә нәрсә аерып тора – тәкәбберлек.  «Мин синнән өстенрәк» дигән уй кальбебездә яшәгәндә, бу сугышларның чиге булмас, күрәсең... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезгэ Аллахнын рэхмэтлэре тошсен, иман байлыгы, бэхетле озын гомер телим!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сезнең белән үзем дә йөрегән кебек булдым . Күңелне ниндидер рәхәтлек биләп алды. Изге сәфәрегез , аны тәфсилләп язуыгыз өчен ЗУР РӘХМӘТ СЕЗГӘ .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик якты, матур, кин язма. Ахырда да нинди мэгънэле сузлэр язылган! Бик ошады язмагыз!

        Хәзер укыйлар