Логотип
Мин ачкан дөнья

Фиргавеннәр илендә. Мисыр.

Бала ияртеп юлга чыгудан ул кадәр куркасы түгел икән: аэропортта юынып-ашап-йоклап алу өчен бөтен шартлары булган балалар бүлмәсе бар; отельләрдә дә бала караваты яисә коляска эзләп азапланасы түгел; ресторанда балалар өстәле, нәниләр өчен махсус ризыклар каралган.

— Бездә гореф-гадәтләр законнан да, шәригать кануннарыннан да өстенрәк булып санала. Илнең төрле почмагындагы халык төрлесе төрлечә яши, мәсәлән, шәһәр халкы белән чүлдәгеләрнең яшәү рәвеше — җир белән күк аермасы, — дип сөйли “Пегас” туристик фирмасы гиды Мәхмүт. — әйтик, бәдәвиләр… Аларда хатын-кызның бернинди хокукы юк. Йортта тулысынча әти кеше хакимлек итә. Кыз бала үсә, әтисе аны үзе теләгән кешегә кияүгә бирә (калымны дөяләр белән түлиләр). Аларда хатын-кыз иренең бөтен сүзен тыңларга, аңа каршы дәшмәскә, гомумән, артыгын сөйләшмәскә тиеш. Ире берәр нәрсә сорый икән — җавап бирә, сорамаса, үзе башлап сүз катмый. Бер-бер гаебе булса, ире аны үтергәнче кыйный ала. әгәр кызы, тормышына чыдый алмыйча, туган йортына кайта икән, әтисе аны, ышанып әйтә алам, өйгә кертмәячәк. Аның чүлдә калып шакалларга азык булуы да бар. Шуңа күрә хатын-кызга үз язмышы белән килешүдән башка чара калмый. 

Ирем миңа төртә: янәсе, ир-атлар өчен оҗмах менә кайда икән ул! Дәшмим. Инде Мәхмүт шәһәр хатыннарына күчә.
— Шәһәрдә хәлләр икенчерәк. әтисе яки ире каршы килмәсә, хатын-кыз укый да, эшли дә ала. Яулыксыз да йөрергә мөмкин, ләкин андыйлар бик аз. Без бит — ислам республикасы. Канунда: ир-ат дүрт хатынга өйләнергә хокуклы, диелә. әмма өстәлмәсе дә бар: өлкән хатынның ризалыгы белән һәм өлкән хатыннан балалары булмаган очракта. Аннары, ул хатыннарның һәммәсенә дә бертигез карау да таләп ителә бит әле. Шәһәр хатыннары, ирләре икенче хатын хакында уйлый да алмасын өчен, алар алдында көн саен тавыш куптаралар, шул рәвешле өйдә кем хуҗа булуын күрсәтәләр. Ирләре гаиләне тартып бару өчен болай да җан-фәрманга тырыша, икешәр эштә эшли инде, югыйсә…

Хәзер инде төртергә минем чират: “Әһә, — дим иремә, — син үзең оҗмахта яшисең түгел микән әле!”
Мисырга барганда үзебез белән ике яшьлек кызыбызны да алырга җыенуыбызны белгәч, дуслар һәм туганнар, бала интектереп йөрисезмени, дип аптырады. “Ул түгел, мин интектем әле анда аның артыннан чабып!” — дип җавап бирәм хәзер үзләренә. 

Каһирәгә баруны да, диңгез буйлап бер көнлек сәяхәтне дә җиңел кичерде кызыбыз, бары тик мотосәфәргә (сафари — сәфәр дигән сүз бит инде) барганда гына аерылышып торырга туры килде. Бер көнне — мин, икенче көнне ирем барырга килештек.

Иртәнге сәгать дүрт. Тышта дөм-караңгы. Мине гид Ибраһим кереп алды. Алдан берни уйламый гына чыгып утырган идем, автобуста үземнән башка кеше күренмәгәч, эчемә шом керә башлады. Икенче бер отельгә кереп кеше алгач кына тынычландым.
Квадроциклларга утырып чүл эченә кереп киттек. Бер сәгать чамасы вакыт узуга, бәдәвиләр авылына килеп җиттек. Мин инде, Мәхмүт сөйләгәннәрдән чыгып, сәбәпле-сәбәпсезгә хатыннарын кыйный торган явыз бәдәвиләрне күрәчәкмен дип барам. Сәгать иртәнге алты. Авыл буп-буш (авыл дигәннәре — 8 гаилә яши торган, камыш койма белән әйләндереп алынган урын икән). Ком-таш арасында анда-санда яшел утрау булып агачлар үсеп утыра, тирә-якта сарык тавышлары ишетелә. Нәкъ “Клон” фильмындагы шикелле. Какча гәүдәле, чыраена караганда бер дә усалга охшамаган бәдәви уймак кадәр генә кружкалар белән куе кара төстәге чәй китерә. Гидыбыз Мөхәммәт теләгән кешегә гашишлы кальян тәкъдим итә. Авыр! әллә чүлдәге таш баса, әллә чит-ят җирдә берүзең генә булуданмы бу… өстәвенә, елмая белми торган, төмсә чырайлы гид күзгә чекрәеп карап сорау ала:
— Нигә берүзең генә син? Кем белән килгән идең?
— Ирем һәм балам белән. Ирем кечкенә кызыбыз белән калды, ул иртәгә киләчәк. “Ничек берүзеңне генә җибәрде соң ул сине?” дигән кыяфәт белән ышанмыйчарак карап торганнан соң, икешәр сүзле җөмләләр белән, бездәге халыкның диннән ерак торуы, намаз укымавы хакында “сөйләргә” тотына. әлбәттә, бездә күп кешенең пенсиягә чыккач кына дин белән кызыксына башлавы — алар өчен кыргыйлык. Эштә вакытың булмаса, намазны бит җыеп кич тә укырга була, дип гаҗәпләнә ул. Коръәннең “Фатиха” сүрәсен укып күрсәткәннән соң гына йөзенә азрак җылылык йөгерә.

Бәдәвиләрнең мәчетен күреп, анда керергә рөхсәт соравыма: “Юк, хатын-кызларга ярамый, ишектән генә карагыз”, — дип җавап бирәләр. Сиксән кешелек авылга кечкенә генә, бездәге гадәти авыл өе зурлыгындагы корылма. Бәдәвиләрнең иң матур биналары шушы. Ул тактадан эшләнгән, эченә матур келәмнәр җәелгән. Авыл уртасындагы яшел утраучыкны мин башта кое дип торам. Якынрак килгәч, уртасында өстәл белән урындык күренде. “Монда шәех утыра”, — дип аңлаттылар. Шәех — авылның иң бай кешесе һәм укый-яза белүче бердәнбер кеше дә әле ул. Аның рөхсәтеннән башка биредә бер генә эш тә эшләнми. 

Бәдәвиләр терлек асрап көн итә: дөя, сарык, кәҗә үрчетә. Аларны шәһәргә алып барып саталар. Бер дөя 500-1000 доллар тирәсе тора. Авылдан читтәрәк — кое. Суы пычрак, болганчык булганга, алдан дөяләр белән 
күпләп алып кайтып куялар да, ике-өч көн тондырганнан соң гына эчәләр.

Хатын-кызлар дәшми-тынмый гына дөя карый, ашарга әзерли. Биредә, гомумән, һәркемнең үз эше бар. Хәтта биш-алты яшьлек сабыйлар да нәрсәдер өчен җаваплы. Иң кечкенәләре генә аяк астында буталып йөри. үзләре еламый да, хәер, елап ни кырырсың: әниләренең алар белән әвәрә килергә барыбер вакыты юк бит. Ирексездән үз кызымны болар урынына куеп карадым…

Гореф-гадәтләрнең төрлелеге хакындагы сүз дөрес булып чыкты. Бәдәвиләр балаларын спартаннарча кырыс тәрбияләсә, шәһәрдә аларны Алла урынына күрәләр икән. Урамда очраган чит балага да, янына туктап, сөйләшеп, берәр нинди бүләк биреп узып китәләр. Минем Алия генә түгел, чех кызы Мариша да, поляк кызы Оливия дә, рус кызы Катя да күз өстендәге каш булды безнең отельдә. Ресторан, бассейн, пляжда да шул ук хәл. Диңгезгә экскурсиягә барган көнне гарәп гаиләсе белән юлдашлар булдык. Сәгадәт исемле өч яшьлек искиткеч шук, тиктормас малайлары бар иде. Алия узына башласа, йомшак җиренә бер-ике тапкыр биреп алып туктатам, ә болар елмаеп тик торалар. Бала ачулану — алар өчен кыргыйлык икән. “Без аларны иркәләп-яратып кына үстерсәк, киләчәктә алар да безне кадер-хөрмәттә яшәтәчәк”, — диләр. әмма бу — сукыр мәхәббәт дигән сүз түгел. Бала әти-әнине хөрмәт итәргә, сүз тыңларга кирәклеген үсә-үсә дин нигезләре аша, әти-әнисе үрнәгендә күңеленә сеңдерә. Чыннан да шулайдыр. Сәгадәтнең 8 һәм 12 яшьләрдәге ике абыйсы үзләрен шулкадәр дә итагатьле тота, әти-әниләренең күзенә генә карап торалар иде. 

Биредә сатучылар да балалар дип “үлеп китә”: урамнан бала ияртеп килүеңне күреп алуга, йөгереп чыгып, аңа берәр тәти бүләк итә һәм үз кибетенә чакыра. Карышып тору уңайсыз, кереп, берәр нәрсә сатып алырга мәҗбүр буласың. Гомумән, диңгез буендагы шәһәрләрдә туристлардан акчаны бик оста каералар. Бәяләр коточкыч кыйммәт. әйтик, гади футболкага 600 сум, күн сумкаларга 2500 тәңкә сорап торалар. Күп вакыт сатучылар 25 фунтлык (1 доллар — 5 фунт) әйбергә 25 доллар сорый. Кыйбат дип, алмый китә башласаң, бәяне бик тиз төшерәләр үзе. Артыграк сатулашуга китеп, үзләренә керемне бик аз ясасалар, артыңнан чын-чыннан үпкәләп калалар. Тауарның бәясен әнә шуннан чамалап була.

Мисырга барган кеше ювелир әйберләре  алырга тырыша. Бәяләре бездәгедән әлләни аерылмый: бер граммы 20 доллар (500 сум). Андагы алтын 750 нче пробалы. Монда инде сатулашуның мәгънәсе юк, сатучы, күп дигәндә, 10 процент ташлама ясый ала. Биредә һәр өч кибетнең берсе алтын-көмеш белән сату итә. Йөзек, алка, беләзек, муенсаларның ниндие генә юк! Мисыр хатын-кызларының барысы да алтын-көмешкә “төренгән”. Кулларында дүртәр-бишәр йөзек, катлы-катлы беләзекләр ялтырый. Халык ярлы яшәсә дә (уртача хезмәт хакы 2500 сумнан артмый, арада 1200 гә яшәүчеләр дә бик күп), алтынга акча кызганмыйлар икән, дигән фикер калды.

Мисырның төп байлыгы — Кызыл диңгез һәм анда булган тереклек: балык, мәрҗән (коралл), кабырчык. Мәрҗән белән кабырчыкны җыю катгый тыела. Чынлап та, килгән бер кеше мәрҗән чүпли башласа, аларның инде тамыры күптән корыр иде. (Белмәгәннәр өчен: без муенга асып йөри торган мәрҗән ташка әверелгәнче, аерым колонияләр рәвешендә тере организм булып үсә. үлеп, диңгез төбенә коелганнары ак известька охшаган ташка әйләнә.) Ярамагач — ярамый дип, аяк астына эләккән кабырчыкларны кире ташлыйм.

Беркөнне ирем, барыбер үлгәннәр бит инде алар дип, батыраеп мәрҗәннәр алып кайткан. “Ярый-ярамый” дип бәхәсләштек-бәхәсләштек тә, ахыр чиктә ике кисәкне сумкага салдык. Аэропортка барганда гидыбыз: “Мәрҗәнегезне таможня күрсә, 1500-2000 доллар штраф салачак”, — дип куркытты. Нишләмәк кирәк, бичара мәрҗәннәребезне чүп чиләгенә ташларга туры килде. Безнең арттан чүп чиләген барып караган полицейский башын чайкады да кире урынына барып утырды. Казанга кайтып җиткәч, карасак: косметичкам эчендә тырнак зурлыгындагы гына мәрҗән кисәге ята! Монысы турында онытканбыз бит! Ирем көлә: “Контрабандист икәнсең ләбаса”, — ди. Шунысы да бар: мәрҗән-кабырчыклар  алырга ярамаса да, алардан ясалган әйберләрне теләгән кадәр сатып алырга мөмкин.

 Дөньядагы иң шәп каркаде Нил буенда гына үсә, дип горурлана мисырлылар. Бер каркаде чәчәген өч тапкыр пешереп була, диләр. Кайнар каркаде кан басымын күтәрсә, салкыны төшерә икән. “Сезнең эшкуарлар бик оста: бездән каркаденың чүбен, тузанын җыеп алып китәләр дә,  үзегездә пакетларга тутырып, дөнья кадәр акча эшлиләр”, — ди миңа чәй сатучы. Килосына (олы бер пакет) 175 сум акчаны кызгангач, ваграгына 150 сум сорый. Монысы бигрәк сыйфатсыз дип, тагын баш тартам. Россиядә моннан да ваграгын алып эчүемне онытканмын! ә ул каркаденың тәме чынлап та бөтенләй башка. өстенә кайнар су агызгач, ачылып, чын чәчәккә әверелә ул. Боларда шулай ук сары чәй дә җитештерелә. Бодайга охшаган бөртекле чәйне кабак сыман үсемлектән ясыйлар икән. Тагын бер оригиналь тауарлары — ислемайлар. Май шешәләренең нинди генә формалылары, нинди генә төслеләре юк! Майлары да төрле-төрле: хушбуй урынына, косметикада, медицинада кулланыла торганнар һ. б. Безгә Диана принцессаның сөяркәсе буларак таныш Доди әл Фойедның абыйсы Нил буенда махсус үсемлекләр өчен плантация һәм парфюмерия фабрикасы тота икән. Йөздән артык ис: сандал, бөтнек, мускус, лотос… — барысын да аласы килә. Сандал җыерчыкларны бетерә, бәрелгән-сугылган урыннарны төзәтә, бөтнек белән эвкалипт сулыш органнары өчен файдалы. Баксаң, һәр ислемайның үз функциясе бар икән. “Нефертари” дигәне эшлекле хатын-кызларга тәкъдим ителсә, “Секрет 
пустыни” дигәне ир-атның игътибарын җәлеп итү өчен кулланыла. “Рамзес” дигәне, киресенчә, ир-атның куәтен арттыра икән. Риваятҗләр буенча, Рамзес атлы фиргавен гүзәл җенескә битараф булган. Жрецлар, фиргавен нәселен дәвам итү максатында, шушы ислемайны уйлап чыгарганнар, имеш. Шуннан соң Рамзесның гаремы барлыкка килгән. Фиргавен ике йөздән артык бала атасы булып киткән дөньядан. Ислемае гасырлар буена савытта яткан да, Мисыр парфюмерлары шуны яңадан ясый башлаганнар, имеш. Кыскасы, хатын-кызлар бу искә балга килгән чебен кебек тартылырга тиеш икән. Промоутер үзенең сүзен: “Кадерле хатыннар! Ирләрегезне командировкага җибәргәндә бу хушбуйны бирә күрмәгез!” — дип төгәлләде.

Ялга баруны диңгездән башка күз алдына китереп тә булмый. Мисырлыларның иң зур байлыгы, әйткәнемчә, Кызыл диңгез: ул алар өчен акча чыганагы. Диңгез өсте тулы йөзләрчә катер, яхталар йөзә һәм алар барысы да туристларга хезмәт күрсәтә. Диңгезгә бәйле экскурсияләрнең төрлесе бар: көне буе диңгездә сәяхәт кылып кайту, сископ (көймәнең пыяла идәне аша диңгез карап утыру), балык тотарга бару, дайвинг (акваланг белән су астына төшү). Без үзебез җирле халык телендә “Мисыр Венециясе” дип йөртелүче Эль-Гуно утраулар комплексын сайладык, чөнки аңа балык тоту да, диңгезгә төшеп, маскалар киеп йөзү һәм аквариум музеен карау да кергән иде. Ике кешегә ике мең сум акча түләдек (балага — бушлай). Утрау гел кунакханәләрдән генә тора диярлек. Ул Мисыр миллионеры, “Водофон” телефон компаниясе хуҗасының милке булып санала. әлеге миллионер егерме еллар элек бу утрауны дәүләттән квадрат метрын 2 сум 50 тиеннән сатып алган булган. Хәзер инде утраулар күперләр ярдәмендә бер-берсе белән тоташтырылган, бөтен җирдә пляжлар. Диңгез сай — ярдан ике-өч йөз метр эчкәрәк кергәч тә билдән суда басып торасың. Хәлеңнән килсә, теләсә нинди вакытка вилла арендаларга була. Ә сатып алу мөмкин түгел: утраулар хуҗасы үз милкен таратмаска карар биргән. 

Биредә цивилизация шул дәрәҗәгә җиткән ки, хәтта дөяләр дә бәдрәфкә йөри. Утраулар арасыннан көймәдә йөзгәндә кызгылт-сары төскә буялган корылманы күреп аласың. Якынрак килгәч, үз күзеңә үзең ышанасы килми: ишек төбендә сабыр гына кыяфәттә ике-өч дөя чиратта тора. әле ул гынамы, кыз дөяләр белән малай дөяләр аерым-аерым бүлмәләргә йөри! Бу тамаша тәэсиреннән чыга алмый барганда, катерны диңгезнең урта бер җирендә туктаттылар да туристларны, коткару жилеты, ласты, маскалар кидереп, суга ыргыта башладылар. Тәҗрибәлерәкләр мәрҗәннәрне дә, унбиш-егерме метр тирәнлектә өер-өер булып йөзгән балыкларны да күреп менде. Мин генә, авызыма тулган суны төкереп, пылт итеп кире чыктым — балыклары да, тозлары да үзләренә булсын, миңа аяк астымда басар җир кирәк! Шулай да күпчелеккә ошады — кырык минутлап чупырдаштылар. Кайткач, тугыз сәгать өчен ике мең кыйммәтрәк булмады микән дип исәпләп тордым әле. Барган юлыбыз нибары ике сәгатьлек, анда да күбрәк туктап торылды, кирәк-яракларны да катер хуҗаларына кире кайтардык. Пыяла аша диңгез караудан да баш тарттык. Экскурсия сайлаганда аның ничек буласын күз алдына китереп булмый шул. Хәзерге тәҗрибәм белән мин инде анда бармас идем. Бәяләргә килгәндә, Хургададан Каһирәгә бару өчен 3500 сум түләдек, һәм мин аны кызганмыйм, чөнки 350 километрдагы Актанышка кайтып килү өчен ике кешелек автобус билеты да ике меңгә якын тора. Тегендә исә без, баруы-кайтуы белән, мең чакрым ара уздык, әллә ничә музей, пирамида карадык.

Русларга мөнәсәбәт турында да әйтеп үтим.  Без килер алдыннан гына кунакханәбездә алты-җиде кешелек төркем ял итеп киткән. Эчеп-исереп, кунакханә тәртипләренә төкереп кенә карап, хлорлана торган бассейнда су коенып (безгә хлор — нипачум!), шәп итеп ял иткәннәр болар. Алар белән бергә туры килгән рус танышыбыз, реклама компаниясе директоры Михаил башта ук: “Монда безнекеләргә мөнәсәбәт әйбәт түгел, начар хезмәт күрсәтәләр, шуңа күрә мин инглизчә сөйләшәм, рус икәнемне белгертмим”, — дип әйтеп куйган иде. Без инде килгән көннән үк үзара татарча сөйләшеп, мисырлыларга да, Татарстаннан килдек, татарлар без, дип йөри идек. Татарларга мөнәсәбәт начар түгел, мөселман дигәч, бөтенләй эреп китәләр.

Кайттык. Анда шәп, бездә барысы да начар, димәс идем. Пычраклык, җимерекләр анда да, монда да җитәрлек. Илбашларына мөкиббән китү сыйфаты да барыбызга уртак: Хургадада гына да биш-алты квартал Хөсни Мөбарәк исемен йөртә, аның исемендәге урамнар, торак пунктлар — муеннан. “Кырыгалдар”лар, чегәннәр дә шактый — авызыңны ачып йөрсәң, мөлкәтеңнән колак кагуыңны көт тә тор. Анда исерекләр юк, ә менә гашиш тарту — табигый хәл. Кыскасы, бардым, күрдем, алдым гыйбрәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безгә алар кебек кунакларны кунак итәргә өйрәнәсе бар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мисыр, аның тарихи урыннары турында мәгълүмат шактый күп. Ә менә шушындый этник, милли үзенчәлекләр турында аз. Башка халык, аның менталитеты белән таныштыруыгыз өчен рәхмәт!!

      Хәзер укыйлар