Логотип
Мин ачкан дөнья

Чатыр тау могҗизасы

Фото: автор

Азнакайга барыргамы, юкмы дигән икеле-микеле уйлар юлга чыгып киткәнче мине эзәрлекләде. Казан белән Азнакай арасы шактый: 325 км. Җитмәсә әле бер яшьлек бала да бар... Тәвәккәлләп кузгалырга Чатыр тау сәбәпче булды дисәм дә ялгыш булмас. Дөресрәге, әни, аның ахирәтләре, тауның могҗизага тиң гаҗәеп сихри көче турында сөйләп, мине тәмам алгысыттылар. Могҗиза! Аһ, ничек кирәк ул миңа! 

Чатыр тауга бару бик җайлы, бернинди мәшәкатьсез килеп чыкты. Тау битенә килеп туктауга, машинаны шундагы махсус мәйданда калдырдык та акрын гына баскычлардан күтәрелә башладык. Изге урын эзләп килүче өлкәннәр, туристлар күплеген истә тотып, район хакимияте тау түбәсенә күтәрелү өчен  агач баскыч ясаткан, агач култыксаларга тотынып менәсең, бик уңайлы. Оныгыбыз килгәндә үк машинада йоклап киткән иде инде. Без чиратлап күтәрелергә булдык. 

Тау итәгендә калып, кошлар сайравын тыңлап басып торганда мин рәхәт бер тынлыкка чумдым. Тирә-юньдә ник бер җан иясе күренсен! Анысын да Ходай  бүләге итеп кабул иттем. Аулакта белгән догаларымны укып, якыннарыма, туганнарыма исәнлек сорадым. Үзеннән-үзе күзләремә яшь килеп, тыела алмый елап җибәрдем. Авыр уйлардан арындым – җиңел булып китте.

Татарстанның иң биек ноктасы. Диңгез өстеннән 334,5 метр биеклектәге бердәнбер борынгы дала урыннары.Тауның формасы чатырны хәтерләтә, шуңа аны Чатыр тау дип атаганнар. Ләкин русчага ул никтер «шатер» дип тәрҗемә ителә (Шатер-гора). «Чатыр» – «нык», «каты» мәгънәсен аңлата бит. 
Төрле чорларның атаклы кешеләре, бирегә килеп, Чатыр таудан уңай  биоэнергетика алып китә торган булган. Хәзер дә киләләр. XVII гасырда бу җирләр нугайларны сыендырган...

Халык риваятьләре буенча, тау катламнарында магнит-патша яшеренгән. Анда бик күп көмеш бар икән. Тау чишмәләреннән агып чыккан су менә ни өчен изге,  дәва көченә ия. Геологик күзлектән караганда, тау Пермь чорының утырма катламнарыннан, Урал тавы җимерелүдән хасил булган. Кызыл төстәге алевролит, балчык, комнан тауның шәрә битләре кызгылт булып күренә. Составында бакыр булган комташлар күп. Ике гасыр элек үк инде биредә бакыр ятмалары табылган. Чатыр тау янындагы ташландык өемнәрдә малахит һәм азурит табарга, моннан 200 миллион еллар элек үскән үлән эзләрен абайларга була. Бакыр һәм нефтьтән тыш, тау кыйммәтле чимал – җир асты суларына да бай. 1950-60 нчы елларда таудан бәреп чыккан суны изге чишмә дип атаганнар.

1972 елдан Чатыр тау табигатьнең ландшафт һәйкәле дип танылган. Чатыр тауның көнбатыш сөзәклеге күпсанлы штольня өемнәре белән капланган.

Риваятьләргә караганда, бу тауда Емельян Пугачев гаскәре тукталган. Тау түбәсе куышларында борынгы кораллар табылган. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр сөйләвенә караганда, 60 нчы елларда әле штольняга иярләнгән атта да кереп булган...

Тауга күтәрелгәч, үземдә шундый көч-куәт тойдым: әйтерсең бөтен авыр уйлар, борчылулар каядыр очып юкка чыкты. Җаным тынычлап калды. Шушы үзем дә белмәгән вәкаләтне үтәп, күңел күтәренкелеге, рух тантанасы кичердем. Кайтыр юлга кузгалдык. Шунда гаҗәп хәл булды: тыныч кына атлап кыр кәҗәсе барасы юлыбызны кистереп чыкты да, башын безнең якка борып карады  (нәкъ акрынайтылган кадрдагыча!) һәм шундук күздән дә югалды. Мин монысын да могҗизага тиңләдем. Догаларым барып ирешкән! Ялваруларыма, үтенечләремә җавапны шулай таптым мин. Машинадагылар таң калды. Беркемнең беркайчан шулай иркенләп йөргән кыр кәҗәсен күргәне юк иде.

Биредә яшәүчеләр тауга менүне һәрчак яхшыга юрый. Юлың уңа, теләкләрең кабул була, диләр.  
                    

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар